Балаларыгызны башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтегез
Балаларыгызны башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтегез
ТАТАР халкында: «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне»,— дигән бер мәкаль бар. Бу мәкальнең мәгънәсе шундый: үзен әдәпле тота белгән кешегә карата башкалар яхшырак һәм дусларча мөгамәлә итә.
Яшьләрнең тәүфыйклы булуын күрү бик шатландыра! Гондураста район күзәтчесе булып хезмәт иткән һәм төрле яшьтәге вәгазьчеләр белән өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгән бер абый-кардәш болай ди: «Еш кына мин башкаларны хөрмәт иткән тәртипле баланың өй хуҗасына минем сүзләремә караганда күбрәк тәэсир итүен күрәм».
Башкаларны санга сукмау киң таралган вакытта башкалар белән үзеңне ничек тотарга икәнен белү файдалы. Өстәвенә, без Изге Язмаларда «Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәргә» чакырылабыз (Флп. 1:27; 2 Тим. 3:1—5). Үз балаларыбызны башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтү бик мөһим. Аларны тышкы яктан әдәпле булырга гына түгел, ә чын мәгънәдә башкаларны хөрмәт итәргә ничек өйрәтеп була? *
Башкаларның үрнәге әдәпкә өйрәтә
Балалар башкалардан үрнәк алып өйрәнә. Шуңа күрә ата-аналар башлыча үзләре әдәпле булып, балаларын яхшы гадәтләргә өйрәтә ала (Кан. 6:6, 7). Балаларыгыз белән әдәплелек турында сөйләшү мөһим, ләкин бу гына җитәрлек түгел. Искә төшерүләр белән бергә яхшы үрнәк күрсәтү дә бик зарур.
Мәсихче гаиләдә әнисе белән генә үскән Пола * мисалын карап чыгыйк. Бар кешеләргә хөрмәт күрсәтү аның гадәте булып киткән. Ни өчен? Ул болай ди: «Әнием бу яктан үрнәк күрсәтә иде, шуңа күрә без дә, балалар, башкаларны хөрмәт иттек». Уолтер исемле бер мәсихче үз улларын Йәһвә Шаһите булмаган әниләрен хөрмәт итәргә өйрәткән. Ул болай ди: «Мин улларымны әниләрен хөрмәт итәргә үз үрнәгем белән өйрәттем, мин беркайчан да хатыным турында начар сөйләмәдем». Уолтер үз малайларын Аллаһы Сүзе нигезендә өйрәтүен дәвам иткән һәм Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылган. Аларның берсе хәзер пионер булып, ә икенчесе Вефильдә хезмәт итә. Алар әтисен дә, әнисен дә яратып, хөрмәт итә.
Изге Язмаларда: «Аллаһы — тәртипсезлек Аллаһысы түгел, бәлки тынычлык Аллаһысы»,— диелә (1 Көр. 14:33). Йәһвәнең бар эшләре билгеле бер тәртиптә. Мәсихчеләр аңардан үрнәк алып, бу сыйфатын чагылдырырга тырышырга һәм өйдәге бар нәрсәләрен пөхтә тотарга тиеш. Кайбер ата-аналар үз балаларын һәр көн мәктәпкә китәр алдыннан үз урыннарын җыярга, киемнәрен тиешле урынга куярга һәм өйдәге көндәлек эшләрдә ярдәм итәргә өйрәтә. Балалар өйләрендә тәртип һәм пөхтәлек күрсә, алар, мөгаен, үз бүлмәләрен һәм әйберләрен чисталыкта саклаячак.
Балаларыгыз мәктәптәге укуларына ничек карый? Алар укытучыларына биргән белемнәре өчен рәхмәтләрен белдерәме? Ата-ана буларак, сез шулай эшлисезме? Балаларыгыз дәресләргә һәм укытучыларга сез күрсәткән мөнәсәбәтләрен чагылдырырга омтылачак. Сез аларны үз укытучыларына рәхмәтләрен белдерергә дәртләндерсәгез, яхшы булыр иде. Башкарган эшләре өчен, мәсәлән, укытучыга, табибка, сатучыга һәм башкаларга рәхмәт белдерү — хөрмәт күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек (Лүк 17:15, 16). Әдәпле булулары һәм яхшы тәртипләре белән үз классташлары арасында аерылып торган яшь мәсихчеләр мактауга лаек.
Әдәплелек турында әйткәндә, мәсихче җыелыштагы кардәшләр яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш. Җыелыштагы яшьләрнең «рәхим итегез» һәм «рәхмәт» дигән сүзләрне әйтеп, башкаларга хөрмәт күрсәтүләрен күрү ничек күңелле! Зурлар очрашуларда ишеткәннәренә игътибарлы булып, Йәһвәне хөрмәт иткәннәрен күрсәткәндә, яшьләр дә алардан үрнәк алачак. Балалар Патшалык Залында кардәшләрнең үрнәк алырлык тәртипләрен күреп, үз якыннарын хөрмәт итәргә өйрәнә ала. Мәсәлән, дүрт яшьлек Эндрю зурлар яныннан бәрелмичә үтәргә теләгәндә, «гафу итегез» дип әйтеп китәргә өйрәнгән.
Үз балаларын тиешле тәртипкә өйрәтер өчен, ата-аналар тагын нәрсә эшли ала? Алар вакыт табып, үз балалары белән Аллаһы Сүзендәге күп кенә сабак алырлык мисалларны карап чыга ала һәм шулай эшләргә тиеш тә (Рим. 15:4).
Изге Язмалардагы мисаллар нигезендә өйрәтегез
Ягъкуб, үз гаиләсе белән Кәнган җиренә кире кайтканда, Эсау белән очрашачагын белгән. Һәм, күрәсең, ул үз балаларын аның каршысында баш ияргә өйрәткән (Ярат. 33:3, 6, 7). Сез дә кечкенә балаларыгызны исәнләшергә, мәсәлән, «исәнмесез», «хәерле көн» дип яки сез яшәгән җирдә әйтелә торган сәламләү сүзләрен әйтергә, өйрәтәсезме? Үзләрен әдәпле тоткан балалар Йәһвәгә дан китерә, ә ата-аналары алар белән горурлана.
Хөрмәт итү белән хөрмәт итмәү арасындагы аерманы күрсәтер өчен, Изге Язмалардагы мисалларны кулланып була. Мәсәлән, Исраилнең тугры булмаган Охозия 4 Пат. 1:9, 10).
патшасы, Ильяс пәйгамбәрне күрергә теләгәч, илле кеше өстеннән башлыкны илле кешесе белән аны чакырып китерергә җибәргән. Бу башлык пәйгамбәрнең үзе белән баруын таләп иткән. Ул Аллаһының вәкиле белән алай сөйләшергә тиеш булмаган. Ильяс моңа ничек җавап биргән? «Ярар, мин Аллаһы кешесе икән, күктән ут төшсен дә сине һәм синең илле кешеңне юк итсен». Нәкъ шулай булган да. «Шундук күктән ут чыкты һәм аны илле кешесе белән юк итте» (Тагын бер илле кеше өстеннән башлык Ильясны алып килергә җибәрелгән булган. Ул да Ильяска үзе белән барырга боерган. Һәм кабат күктән ут чыккан. Аннары Ильяс янына өченче илле кеше өстеннән башлык килгән. Бу кеше аңа хөрмәт күрсәткән. Ильяска боерык бирер урынына, ул аның алдында тезләнеп, болай дип үтенгән: «Хак Аллаһының кешесе, үтенәм синнән, минем җаным һәм бу илле кешенең, синең хезмәтчеләреңнең, җаннары, синең күзендә кадерле булсын иде. Күктән төшкән ут беренче ике иллебашны илле кешеләре белән юк итте, ләкин минем җаным синең күзеңдә кадерле булсын иде». Хәтта куркуыннан андый хөрмәт белән сөйләшкән кешегә Аллаһы пәйгамбәре ут төшүен сорар идеме? Бу акылга сыймаслык булыр иде! Йәһвә фәрештәсе Ильяска бу хәрби белән барырга кушкан (4 Пат. 1:11—15). Бу очрак хөрмәт күрсәтүнең никадәр мөһим икәненә басым ясамыймы әллә?
Рәсүл Паулны Рим гаскәриләре гыйбадәтханәдә кулга алгач, ул үзенең халыкка сөйләргә хакы бар дип санамаган. Ул хөрмәт белән гаскәриләр башлыгыннан: «Сиңа бер нәрсә әйтергә мөмкинме?» — дип сораган. Нәтиҗәдә, Паулга үзен якларга мөмкинлек бирелгән булган (Рәс. 21:37—40).
Кулга алынган төнне баш рухани Гайсәне сораштырганда аның яңагына сукканнар. Әмма Гайсә моңа ничек итеп җавап бирергә кирәк икәнен белгән: «Мин ялган сөйләгән булсам, ялган икәнен исбат ит, ә дөресен сөйләгәнмен икән, нигә Миңа сугасың?» Гайсәнең җавабында беркем дә бернинди гаеп таба алмаган (Яхъя 18:22, 23).
Аллаһы Сүзендә шулай ук җитди төзәтү бирелгәндә үзеңне ничек тотарга икәне һәм үткәндә кылган гөнаһны я гамьсезлекне ничек хөрмәт белән танырга икәне турында мисаллар бар (Ярат. 41:9—13; Рәс. 8:20—24). Мәсәлән, Әбигыя үзенең ире Набалның Давыт белән тупас мәгамәләсе өчен гафу үтенгән. Алай гына да түгел, ул Давытка юмарт бүләкләр дә биргән. Бу Давытка шулкадәр тәэсир иткән ки, ул Набал үлгәннән соң Әбигыяне хатынлыкка алган (1 Пат. 25:23—41).
Авыр шартларда хөрмәт күрсәтү я гомумән яхшы гадәтләр күрсәтү турында сүз барамы, һәрхәлдә, үз балаларыгызны башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтегез. Безнең яктылыгыбызның шулай итеп балкып торуы кешеләр алдында Күктәге Атабызны данлый (Мат. 5:16).
[Искәрмәләр]
^ 4 абз. Әлбәттә, ата-аналарга үз балаларына олыларны хөрмәт итү белән һәм начар ниятләре булган кешеләргә буйсынуның арасындагы аерманы күрә белергә ярдәм итәргә кирәк. «Уяныгыз!» (рус) 2007 ел, октябрь ае, 3—11 битләрне кара.
^ 7 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.