Аллаһы хуплавы мәңгелек тормышка алып бара
Аллаһы хуплавы мәңгелек тормышка алып бара
«Әй Ходай, Син шул гаделгә фатиха бирәсең; калкан белән каплаган күк, аны Үз ризалыгың белән саклыйсың» (МӘД. 5:13).
1, 2. Ильяс Сарептада яшәүче тол хатыннан нәрсә сораган, һәм аны нәрсәгә ышандырган?
КЫТЛЫК еллары. Кешеләр ачлыктан интегә. Сарепта шәһәрендә яшәүче бер тол хатын үзенә һәм улына ризык әзерләр өчен утын җыеп йөргәндә, Аллаһының Ильяс исемле пәйгамбәре аңардан су һәм икмәк сорый. Ул аңа эчәргә алып киләргә әзер, ләкин аның ризык әзерләр өчен «зур савытта бер уч оны гына һәм кечкенә савытта әз генә мае бар». Шуңа күрә ул соңгы ризыгын бу пәйгамбәр белән бүлешә алмый дип саный, һәм моның турында аңа әйтә (3 Пат. 17:8—12).
2 «Башта үзеңдә булганнан миңа кечкенә икмәк әзерләп, миңа китер,— дип әйтә аңа Ильяс,— ә аннан соң үзеңә һәм улыңа берәр нәрсә әзерләрсең. Исраилнең Аллаһысы, Йәһвә, болай ди: „Йәһвә җиргә яңгыр җибәрәчәк көнгә хәтле зур савыттагы он бетмәячәк һәм кечкенә савыттагы май кимемәячәк“» (3 Пат. 17:13, 14).
3. Нинди мөһим сорау җавапны таләп итә?
3 Бу тол хатын алдындагы мәсьәлә ул үзенең актык икмәген бу кеше белән бүлешерме юкмы икәне турында карар итүдән генә тормаган, хәл катлаулырак булган. Ул үзенең һәм улының тормышын Йәһвә кулына тапшырырмы, я үзенең физик ихтыяҗларын Аллаһы хуплавын һәм дуслыгын алудан өстенрәк куярмы? Безнең барыбызга да шундый ук сайлау ясарга кирәк. Без Йәһвәнең хуплавын алырга тырышырбызмы, я мул тормышка омтылырбызмы? Аллаһыга өметләнер өчен һәм аңа хезмәт итәр өчен сәбәпләр бик күп. Аның хуплавын ничек алырга? Әйдәгез моны карап чыгыйк.
«Син дан, хөрмәт... кабул итәргә лаеклы»
4. Ни өчен Йәһвә безнең гыйбадәткә лаек?
4 Йәһвәнең кешеләрдән алар аңа ул теләгәнчә хезмәт итәчәкләр дип көтәргә хакы бар. Аның күктәге хезмәтчеләренең бер төркеме моны бердәм рәвештә болай дип раслый: Ачыл. 4:11). Йәһвә, Барлыкка Китерүче булганга, безнең гыйбадәтебезгә лаек.
«Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың, һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!» (5. Ни өчен Аллаһының яратуы безне аңа хезмәт итәргә дәртләндерергә тиеш?
5 Безне Йәһвәгә гыйбадәт кылырга шулай ук аның безгә карата чагыштыргысыз яратуы да дәртләндерә. «Аллаһы кешене Үз сурәтендә, Аллаһыга охшатып яратты. Кешеләрне ир һәм хатын-кыз итеп яратты»,— дип әйтелә Тәүратта (Ярат. 1:27). Аллаһы кешене ихтыяр иреге белән, фикер йөртү һәм карарлар кабул итү сәләте белән, барлыкка китергән. Безгә яшәү биреп, Йәһвә кешелекнең Атасы булып киткән (Лүк 3:38). Һәрбер яхшы әти кебек, ул үзенең уллары белән кызларына рәхәтләнеп яшәр өчен бар кирәклесен биргән. Җир безгә мул итеп ризык бирсен өчен һәм тирә-ягыбыз гүзәл булсын өчен, «Аллаһы кояшын... чыгара» һәм «яңгырын... яудыра» (Мат. 5:45).
6, 7. a) Адәм үзенең бар буыннарына нинди зыян китергән? б) Аллаһының хуплавын эзләгән кешеләргә Мәсихнең корбаны нинди файда китерәчәк?
6 Йәһвә безне шулай ук гөнаһның коточкыч нәтиҗәләреннән коткарыр өчен чара күргән. Гөнаһ кылып, Адәм комарлы уен уйнаучы һәм уйнар өчен үз гаиләсенең әйберләрен урлаучы кеше кебек булып киткән. Йәһвәгә каршы фетнә күтәреп, Адәм үз балаларыннан аларның киләчәген — мәңгелек бәхетен урлаган. Аның эгоистик теләкләре аркасында кешелек мәрхәмәтсез «хуҗаның» кулына, камилсезлек коллыгына, төшкән. Шуңа күрә бар кешеләр авырый, кайгы кичерә һәм ахыр чиктә үлә. Коллыктагы кешене азат итәр өчен, ниндидер бәя түләргә кирәк, һәм Йәһвә безне бу дәһшәтле нәтиҗәләрдән коткара алырлык бәяне түләгән дә. (Римлыларга 5:21 не укы.) Үз Атасының ихтыяры буенча эш итеп, Гайсә Мәсих «күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын биргән» (Мат. 20:28). Тиздән Аллаһы хуплавын алган кешеләр бу йолымнан тулы файда алачак.
7 Безнең Барлыкка Китерүчебез, Йәһвә, безгә бәхетле, мәгънәле тормыш бирер өчен, берәү дә эшләмәгәнне эшләгән. Аның хуплавын алсак, без кешелеккә китерелгән бар зыянны ул ничек юк итәчәк икәнен күрә алачакбыз. Йәһвә безнең һәрберебезгә «Аны ихластан эзләгән кешеләргә [ничек] әҗерен бирәчәген» күрсәтәчәк (Евр. 11:6).
Аллаһы халкы хезмәт итәргә әзер
8. Ишагыйя очрагыннан Аллаһыга хезмәт итү турында без нәрсә беләбез?
8 Аллаһы хуплавын алыр өчен, безгә тиешенчә үз ихтыяр ирегебезне кулланырга кирәк. Йәһвә беркемне дә үзенә хезмәт итәргә мәҗбүр итми. Ишагыйя көннәрендә Аллаһы: «Миңа кемне җибәрергә, һәм безнең өчен кем барыр?» — дип сораган. Йәһвә, Ишагыйя пәйгамбәрнең сайлау ясарга хакын танып, аңа хөрмәт күрсәткән. Күз алдыңа гына китер, нинди шатлык белән ул: «Менә мин! Җибәр мине»,— дип әйткән (Ишаг. 6:8).
9, 10. a) Аллаһы нинди хезмәтне хуплый? б) Ни өчен Йәһвәгә ихлас күңелдән хезмәт итү мөһим?
9 Кешеләр Аллаһыга хезмәт итәргәме юкмы икәнен үзләре сайлый. Йәһвә безнең үзенә теләп хезмәт итүебезне тели. (Ешуа 24:15 не укы *.) Аллаһыга теләмичә гыйбадәт кылган кеше аңа яраклы була алмый; башка кешеләрнең күңелен табар өчен генә аңа хезмәт иткән кешеләрне дә ул хупламый (Көл. 3:22). Без дөнья эшләренә Аллаһыга гыйбадәт кылуыбызга комачауларга юл куябыз икән һәм изге хезмәтебезне чын күңелдән башкармыйбыз икән, без Аллаһының хуплавын ала алмаячакбыз (Мәд. 118:2). Йәһвә үзенә ихлас күңелдән хезмәт итү безнең өчен файдалы икәнен белә. Муса исраиллеләрне Йәһвәне яратырга, аның әйткәннәрен тыңларга һәм аңа сыенырага һәм шулай итеп яшәү сайларга дәртләндергән (Кан. 30:19, 20).
10 Борынгы Исраилнең патшасы Давыт Йәһвәгә болай дип җырлаган: «Куәтеңне күрсәтер көнне, Синең халкың изгеләрнең яктысы алдында әзер; Синең яшьлегең чыгы Синең чәчәк атуың булды» (Мәд. 109:3). Бүген күпләр өчен иң мөһиме акча эшләү һәм күңел ачулар. Әмма Йәһвәне яратучыларның тормышларында изге хезмәтләре беренче урында тора. Бу аларның яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләвеннән күренә. Йәһвә аларның көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала икәненә алар бер дә шикләнми (Мат. 6:33, 34).
Аллаһы хуплаган корбаннар
11. Исраиллеләр Йәһвәгә нинди максат белән корбаннар китергән?
11 Канун килешүе буенча, Аллаһы халкы аның хуплавын алыр өчен, аңа яраклы корбаннар китергән. «Раббыга татулык корбаны тәкъдим итәсез икән, бу корбан Раббы тарафыннан кабул ителсен дип китерегез»,— дип әйтелә Левиләр 19:5 тә. Шул ук китапта болай диелә: «Раббыга шөкер корбаны тәкъдим итәсез икән, бу корбан Раббы тарафыннан кабул ителсен дип китерегез» (Лев. 22:29). Исраиллеләр Йәһвәнең мәзбәхендә яраклы хайваннарны корбанга китергәндә, өскә күтәрелгән төтен чын Аллаһы өчен «хуш ис» кебек булган (Лев. 1:9, 13). Үз халкының шулай итеп күрсәткән яратуы аның күңеленә хуш килгән, һәм ул моны кабул иткән (Ярат. 8:21). Канунның бу үзенчәлекләрендә без бүген кулланырлык принцип күрәбез. Йәһвәгә яраклы корбаннар китерүче кешеләр аның хуплавын ала. Ул нинди корбаннарны кабул итә? Тормышыбызның ике ягына — тәртибебезгә һәм сөйләмебезгә игътибар итик.
12. Тәнебезне «корбан итеп тәкъдим итүебез» нинди эшләр аркасында Аллаһы өчен җирәнгеч булыр иде?
12 Римлыларга язган хатында рәсүл Паул болай дигән: «Үзегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп тәкъдим итегез. Бу Аллаһыга сезнең чын гыйбадәтегез була» (Рим. 12:1). Аллаһының хуплавын алыр өчен, кеше үзенең тәнен «изге» итеп сакларга тиеш. Әгәр ул тәнен тәмәке тартып, бетель чәйнәп, наркотиклар кулланып һәм исерткеч эчемлекләр чамадан тыш эчеп нәҗесли икән, аның корбаны үз кыйммәтлеген югалтыр иде (2 Көр. 7:1). Өстәвенә, «фәхешлек итүче үз тәненә каршы гөнаһ кылганга», бу кешенең корбаны һәртөрле әхлаксыз тәртибе аркасында Йәһвә өчен җирәнгеч була (1 Көр. 6:18). Аллаһыга яраклы булыр өчен, кеше «бар гамәлләрендә изге булырга» тиеш (1 Пет. 1:14—16).
13. Ни өчен Йәһвәне данларга кирәк?
13 Йәһвәнең күңеленә хуш килгән башка төрле корбан безнең сөйләмебез белән бәйле. Йәһвәне яратучылар һәрвакыт өйләрендә дә һәм башка кешеләр алдында да аның турында яхшыны гына сөйлиләр. (Мәдхия 33:2—4 не укы.) Зәбур китабындагы 148—150 нче мәдхияләрне укыгыз һәм күпме тапкыр бу өч мәдхия безне Йәһвәне данларга дәртләндерә икәненә игътибар итегез. Чыннан да, «гаделләр [Аллаһыны] мактарга тиеш» (Мәд. 32:1). Һәм безнең Үрнәгебез, Гайсә Мәсих, басым ясаганча, яхшы хәбәрне вәгазьләп, Аллаһыны данлау мөһим (Лүк 4:18, 43, 44).
14, 15. Һошея исраиллеләрне нинди корбаннар китерергә өндәгән, һәм Йәһвә ничек җавап биргән?
14 Ашкыну белән вәгазьләп, без Аллаһыны яратканыбызны һәм аның хуплавын алырга теләгәнебезне күрсәтәбез. Мәсәлән, ялган табынуга баткан һәм Йәһвәнең хуплавын югалткан исраиллеләрне Һошея пәйгамбәрнең ничек үгетләгәненә игътибар итик (Һош. 13:1—3). Һошея аларны Йәһвәгә: «Безнең гөнаһларыбызны кичер һәм яхшылыкны кабул ит, һәм без корбан итеп безнең авызларның яшь үгезләрен китерербез»,— дип дога кылырга өндәгән (Һош. 14:1, 2).
15 Исраилле Йәһвәгә корбанга китерә алган үгез бик кыйммәтле мал булган. Шуңа күрә «авызларның яшь үгезләре» хак Аллаһыны мактар өчен эчкерсез, уйлап әйтелгән сүзләрне аңлаткан. Йәһвә андый корбаннар китергән кешеләргә ничек җавап биргән? «Мин аларны үз теләгем буенча яратачакмын»,— дип әйткән ул (Һош. 14:4). Андый данлау корбаннары китергән кешеләрне Йәһвә кичергән, үзенең дуслары иткән һәм аларга ризалыгын биргән.
16, 17. Иман кешене яхшы хәбәрне вәгазьләргә дәртләндергәндә, Йәһвә бу данлау корбанын ничек кабул итә?
16 Йәһвәне кешеләр алдында данлауга хак гыйбадәт кылуда һәрчак зур игътибар бирелгән. Мәдхия җырлаучы өчен хак Аллаһыны данлау шулкадәр мөһим булган ки, ул хәтта аңа: «Авызымның иректән әйткән (сүзләренә) ризалык ит»,— дип үтенгән (Мәд. 118:108). Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Ишагыйя пәйгамбәрлек итеп, безнең көннәрдәге бик күп кешеләр турында болай дигән: «Алар... бөтен кешегә ишеттерерлек итеп, Йәһвәне данлаячак... Алар минем корбан китерү урыныма күтәреләчәк һәм ризалык белән кабул ителәчәкләр» (Ишаг. 60:6, 7). Бу сүзләрне үтәп, миллионлаган кеше «Аллаһыга даими рәвештә данлау корбаны китерә» һәм аның исемен телләре белән мактый (Евр. 13:15).
17 Ә синең хакта нәрсә әйтеп була? Син Аллаһыга яраклы корбаннар китерәсеңме? Юк икән, кирәкле үзгәрешләр ясарсыңмы һәм кешеләргә вәгазьләп, Йәһвәне данлый башларсыңмы? Иманың сине яхшы хәбәрне вәгазьли башларга дәртләндергәндә, синең корбаның Йәһвә өчен «бозауга караганда яхшырак булыр». (Мәдхия 68:31, 32 не укы.) Бер дә шикләнмә, данлау корбаныңның «хуш исе» Йәһвәгә ирешәчәк, һәм ул сине хуплаячак (Йәз. 20:41). Ул чакта тоячак шатлыгың чагыштыргысыз булачак.
Йәһвә гаделгә фатихасын бирәчәк
18, 19. a) Күпләр Аллаһыга хезмәт итүгә ничек карый? б) Аллаһы илтифатын югалту нәрсәгә китерә?
18 Бүген күпләр, Малахий көннәрендәге кайбер кешеләр кебек, мондый нәтиҗәгә килә: «Аллаһыга хезмәт итү мәгънәсез, һәм аның кануннарын үтәүдән безгә ни файда?» (Мал. 3:14, Синодаль тәрҗемә). Байлык артыннан куып яшәү теләкләренә бирелеп, алар Аллаһының нияте тормышка ашмаслык һәм аның кануннары инде кулланырлык түгел дип саный. Яхшы хәбәрне вәгазьләү алар өчен бушка вакыт уздыру һәм аларда канәгатьсезлек тудыра.
19 Андый фикер йөртү Гадән бакчасында ук яралган. Хауваны Йәһвә биргән искиткеч тормышның кыйммәтлегенә тиешле бәя бирмәскә һәм Аның хуплавын кадерләмәскә Шайтан этәргән. Бүген дә ул кешеләрне Аллаһы ихтыярын үтәүнең юк эш икәненә ышандырырга тырыша. Әмма Хаува һәм аның ире шуны аңлаган: Аллаһының илтифатын югалту үз тормышларыннан мәхрүм булуны аңлаткан. Аларның начар үрнәгенә ияргән кешеләр дә тиздән бу ачы хакыйкатьне аңлаячак (Ярат. 3:1—7, 17—19).
20, 21. a) Сарептада яшәгән тол хатын нәрсә эшләгән, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган? б) Бу тол хатыннан без нинди һәм ни өчен үрнәк алырга тиеш?
20 Адәм белән Хауваның аяныч ахырын мәкалә башында искә алынган Ильяс һәм Сарептада яшәүче тол хатын белән нәрсә булганын чагыштырыгыз. Ильясның дәртләндерүче сүзләрен ишеткәннән соң, бу хатын ипи пешерә башлаган һәм, икмәкнең аз булуына карамастан, башта аны пәйгамбәргә биргән. Аннары Йәһвә Ильяс аша биргән вәгъдәсен үтәгән. Изге Язмаларда болай диелә: «Ул китте дә, Ильясның сүзләре буенча эш итте. Һәм күп көннәр аның — аның үзенең, өйдәгеләренең һәм Ильясның — ашарга ризыгы булды. Йәһвәнең Ильяс аша әйткән сүзе буенча, зур савыттагы он бетмәде һәм кечкенә савыттагы май кимемәде» (3 Пат. 17:15, 16).
21 Бүгенге көндә миллиардлаган кешеләрнең бик азы гына бу тол хатын эшләгәнне эшләргә әзер. Ул коткаручы Аллаһыга бар өметен баглаган, ә Аллаһы аңа авыр чакларында ярдәм иткән. Бу һәм Изге Язмалардагы башка очраклар Йәһвә безнең ышанычыбызга лаек икәнен раслый (Ешуа 21:43—45; 23:14). Бүгенге Йәһвә Шаһитләренең тормышлары да Аллаһы үзенең хуплавын алган кешеләрне беркайчан да калдырмаячак икәнен күрсәтеп тора (Мәд. 33:7, 8, 18—20) *.
22. Ни өчен безгә кичектермичә Аллаһының хуплавын эзләргә кирәк?
22 Аллаһының «җир йөзендәге кешеләрнең барысын да куып җитәчәк» хөкем көне якынлашып килә (Лүк 21:34, 35). Ул көн бар кешеләргә кагылачак. Аллаһы билгеләгән Судьяның: «Килегез, Минем Атамнан фатиха алганнар!.. Сезнең өчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз»,— дигән сүзләрен ишетү мөмкинлеге һәртөрле байлыктан һәм мул тормыштан кыйммәтлерәк булачак (Мат. 25:34). Әйе, Йәһвә үзе гаделгә фатиха бирәчәк, калкан белән каплаган күк, аны үз ризалыгы белән саклаячак (Мәд. 5:13). Әллә без Аллаһының хуплавын эзләргә тиеш түгелме?
[Искәрмәләр]
^ 9 абз. Ешуа 24:15: «Әгәр сезнең Йәһвәгә хезмәт итәсегез килмәсә, бүген кемгә хезмәт итәчәгегезне сайлагыз: елганың икенче ягында яшәгән борынгы бабаларыгыз хезмәт иткән илаһларгамы, яисә сез хәзер яшәгән җирдәге амориләр илаһларынамы. Әмма без, мин һәм минем йортым, Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез».
^ 21 абз. «Күзәтү манарасы» 2005 ел, 1 июнь 10—11 битләрне һәм «Күзәтү манарасы» (рус) 1997 ел, 1 август, 20—25 битләрне кара.
Хәтерлисезме?
• Ни өчен Йәһвә безнең эчкерсез гыйбадәтебезгә лаек?
• Бүген Йәһвә нинди корбаннарны кабул итә?
• «Авызларның яшь үгезләре» дигән сүзләр нәрсә аңлата, һәм ни өчен без аларны Йәһвәгә китерергә тиеш?
• Ни өчен без Аллаһының хуплавын эзләргә тиеш?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[13 биттәге иллюстрация]
Бу ярлы, ач хатын нинди мөһим сайлау алдында торган?
[15 биттәге иллюстрация]
Йәһвәгә данлау корбаны китереп, без нинди файда алабыз?
[17 биттәге иллюстрация]
Йәһвәгә чын ышанычыгыз беркайчан да юкка булмаячак