Җирдәге мәңгелек тормыш — Аллаһы биргән өмет
Җирдәге мәңгелек тормыш — Аллаһы биргән өмет
«Аллаһы бар иткәннәрнең һәммәсе ыгы-зыгыга буйсындырылды... Өмет булганга бу шулай эшләнде» (РИМ. 8:20, 21).
1, 2. a) Ни өчен җирдә мәңге яшәү өмете безнең өчен мөһим? б) Ни өчен күпләр җирдә мәңгелек тормышның булачагына ышанмый?
СИНЕҢ, бәлкем, якын киләчәктә кешеләрнең картаймаячагы һәм үлмәячәге, ә җирдә мәңге яшәячәге турында белгәч, шатланганың исеңдәдер (Яхъя 17:3; Ачыл. 21:3, 4). Сиңа Изге Язмаларга нигезләнгән бу өмет турында башкаларга сөйләргә күңелле булгандыр. Чөнки мәңгелек тормышка өмет чыннан да без вәгазьләгән яхшы хәбәрнең мөһим өлеше булып тора. Ул безнең тормышка карашыбызны билгели.
2 Христиан дөньясы диннәрендә гадәттә җирдә мәңге яшәү өметен кире кагалар. Аллаһы Сүзендә җан үлә дип әйтелсә дә, күпчелек диннәрдә Изге Язмаларга нигезләнмәгән тәгълиматка, кешенең үлемсез җаны бар һәм, кеше үлгәч, ул рухи дөньяда яши дип, өйрәтәләр (Йәз. 18:20). Шуңа күрә күпләр җирдә мәңгелек тормышның булачагына ышанмый. Мондый сорау туа: бу өмет чыннан да Изге Язмаларга нигезләнгәнме? Алай булса, Аллаһы бу өмет турында кешеләргә беренче мәртәбә кайчан әйткән?
Өмет булганга «ыгы-зыгыга буйсындырылды»
3. Аллаһының кешелеккә карата нияте кешеләр барлыкка китерелгәннән үк ничек билгеле булган?
3 Йәһвәнең кешелеккә карата нияте беренче кешеләр барлыкка китерелгәннән үк билгеле иде. Аллаһы ачыктан-ачык Адәмгә, ул буйсынган булса, мәңге яшәр иде дип әйткән (Ярат. 2:9, 17; 3:22). Адәмнең беренче буыннары, һичшиксез, кешеләр үз камиллекләрен югалткан икәнен үз күзләре белән күргән: Гадән бакчасына керү урыны ябык булган, ә кешеләр картайган һәм үлгән (Ярат. 3:23, 24). Вакыт узу белән кешенең гомере кыскара барган. Адәм 930 ел яшәгән. Туфанны кичергән Шем нибары — 600 ел, ә аның улы Әрпәхшәд 438 ел яшәгән. Ибраһимның атасы Терах 205 ел яшәгән, Ибраһим үзе — 175, аның улы Исхак — 180, ә Ягъкуб 147 ел яшәгән (Ярат. 5:5; 11:10—13, 32; 25:7; 35:28; 47:28). Күп кешеләр гомернең кыскаруын күреп, мәңге яшәргә өметнең югалтылганын аңлагандыр. Аларга андый өметнең яңадан булачагына ышаныр өчен нигез булганмы?
4. Ни өчен тугры кешеләр Аллаһының Адәм югалткан фатихаларны кайтарачагына ышана алган?
4 «Аллаһы бар иткәннәрнең һәммәсе [кешеләр] ыгы-зыгыга буйсындырылды... Өмет булганга бу шулай эшләнде»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Рим. 8:20, 21). Монда нинди өмет турында сүз бара? Изге Язмалардагы иң беренче пәйгамбәрлектә еланның башын сугып ярачак «токым» турында әйтелгән булган. (Яратылыш 3:1— 5, 15 не укы.) Аллаһыга тугры булган кешеләргә бу Токымның вәгъдә ителүе Йәһвә үзенең кешелеккә карата ниятеннән баш тартмаячак икәненә өметләнер өчен нигез биргән. Бу вәгъдә Һабил белән Нух кебек кешеләргә Аллаһының Адәм югалткан фатихаларны кайтарачагына ышанырга нигез булган. Ул кешеләр, күрәсең, шуңа төшенгән: токымны үкчәсеннән чагу канның түгелүе белән бәйле булачак (Ярат. 4:4; 8:20; Евр. 11:4).
5. Ибраһимның терелтелүгә ышанганы нәрсәдән күренә?
5 Ибраһим мисалын карап чыгыйк. Сыналганда, ул бердәнбер улын «Исхакны корбанга тәкъдим иткән» (Евр. 11:17). Ни өчен ул моңа әзер булган? (Еврейләргә 11:19 ны укы.) Ул терелтелүгә ышанган! Аның моңа ышанырга нигезе булган. Чөнки Йәһвә Ибраһимга бала булдыру сәләтен кайтарган һәм аңа хатыны Сара белән карт көннәрендә угыл тудырырга мөмкинлек биргән (Ярат. 18:10—14; 21:1—3; Рим. 4:19—21). Ибраһим шулай ук Йәһвәнең: «Синең нәсел орлыгы Исхак белән дәвам ителәчәк»,— дигән сүзләрен хәтерендә саклаган (Ярат. 21:12). Шулай итеп, Ибраһим бер дә шикләнмәгән: Аллаһы Исхакны үледән терелтәчәк.
6, 7. a) Йәһвә Ибраһим белән нинди килешү төзегән? б) Йәһвәнең Ибраһимга биргән вәгъдәсе кешеләргә нинди өмет бирә?
6 Ибраһимның иманы нык булганга, Йәһвә аның белән «нәсел орлыгы», яки токым, турында килешү төзегән. (Яратылыш 22:18 не укы.) Бу «токымның» төп өлеше Гайсә Мәсих булып чыккан (Гәл. 3:16). Йәһвә Ибраһимга аның токымын «күктәге йолдызлар һәм диңгез ярындагы ком бөртекләре санынча ишәйткәннән-ишәйтәчәкмен» дип әйткән (Ярат. 22:17). Ибраһимга бу сан билгеле булмаган, әмма соңрак ул ачыкланган. Бу токымны Гайсә Мәсих һәм аның белән Патшалыкта идарә итәчәк 144 000 тәшкил итә (Гәл. 3:29; Ачыл. 7:4; 14:1). Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык ярдәмендә «җир йөзендәге барлык халыклар мөбарәк кылыначак».
7 Ибраһим үзе белән төзелгән килешүнең асылын тулысынча аңлый алмаган. Шулай да, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ул «мәңгелек нигезле шәһәрне көткән» (Евр. 11:10). Бу шәһәр — Аллаһы Патшалыгы. Патшалык китерәчәк фатихаларны алыр өчен, Ибраһим яңадан яшәргә тиеш. Терелтелү аңа җирдә мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Һармагедунда исән калган һәм үледән терелтелгән кешеләр дә мәңге яши алачак (Ачыл. 7:9, 14; 20:12—14).
«Эчемдә рух ялкынлана»
8, 9. Ни өчен Әюб китабын бер кешенең сынаулары турында гына хәбәр дип әйтеп булмый?
8 Ибраһим оныгының улы Йосыф һәм Муса пәйгамбәр яшәгән чорлар арасында Әюб исемле кеше яшәгән. Мөгаен, Әюб китабын Муса язган. Анда ни өчен Йәһвә Әюбнең газаплануын рөхсәт иткән һәм аның белән нәрсә булган икәне аңлатыла. Әмма бу китапта шулай ук Аллаһы барлыкка китергән барлык шәхесләргә кагыла торган сораулар да карала. Анда Йәһвәнең хакимлеге гадел икәне вә Аллаһының җирдәге бар хезмәтчеләренең сафлыгы һәм киләчәккә өметләре Гадәндә күтәрелгән сорау белән бәйле икәне аңлатыла. Әюб бу сорау турында белмәсә дә һәм аны өч дусты ул сафлыгын сакламаган дип ышандырырга тырышсалар да, ул үз сафлыгын саклаганына шикләнмәгән (Әюб 27:5). Бу безнең иманыбызны ныгытырга вә безгә сафлыгыбызны сакларга һәм Аллаһы хакимлеген якларга сәләтле икәнебезне аңларга ярдәм итәргә тиеш.
9 Әюбнең өч «мескен юатучылары» сөйләүдән туктагач, «бузлы Барахиилның улы, Елиуй сөйли башлаган». Аны моңа нәрсә дәртләндергән? «Минем әйтәсе сүзләрем күп,— дип әйткән ул,— эчемдә рух ялкынлана» (Әюб 32:5, 6, 18). Елиуйның Аллаһы тарафыннан рухландырылып әйтелгән сүзләре Әюбтә, аның сынаулары беткәч, үтәлсә дә, алар башкаларга да кагыла һәм сафлыкларын саклаган бар кешеләргә өмет бирә.
10. Йәһвәнең бер кешегә әйткән хәбәре кайвакыт бөтен кешеләргә дә мөһим булганы нәрсәдән күренә?
10 Кайвакыт Йәһвәнең берәр кешегә әйткән хәбәре бөтен кешелек өчен дә мөһим. Дан. 4:10—27). Бу төш Набуходоносорда үтәлсә дә, ул күпкә бөегрәк нәрсәне аңлаткан. Аллаһының җир өстеннән хакимлеге Давыт нәселеннән чыккан патшаларның идарәсе аша күрсәтелгән булган. Бу төш буенча, ул хакимлек б. э. к. 607 елдан соң 2 520 ел үткәч яңадан башланырга тиеш булган *. Әйе, Аллаһының җир өстеннән хакимлеге Гайсә Мәсих 1914 елда күктә патшалык итә башлагач, яңадан урнашкан. Уйлап кына кара, Патшалык тиздән тыңлаучан кешеләрнең өметләрен аклаячак!
Бу Данилның бер пәйгамбәрлегеннән күренә. Анда Бабылның патшасы Набуходоносор бик зур агачның чабып ташланганы турында төш күрә («Коткар аны, чокырга төшмәсен!»
11. Елиуйның сүзләре Аллаһы турында нәрсә ачыклаган?
11 Елиуй Әюбкә җавап биргәндә, «кешегә ничек дөрес эш итәргә икәнен әйтер өчен... меңнәрдән берсен, арадашчыны, хәбәрчене» искә ала. Ул хәбәрче «Аллаһыга илтифаты турында дога кылса», бу нинди файда китерер иде? Елиуй болай ди: «Алайса... [Аллаһы] аңа илтифат итә һәм: „Коткар аны, чокырга төшмәсен! Мин йолым таптым! Аның тәне яшьлектәгедән дә тазарак булсын, ул яшьлек көннәрендәге куәтенә кайтсын“,— дип әйтә» (Әюб 33:23—26). Бу сүзләр Аллаһының тәүбә иткән кешеләр өчен «йолымны» кабул итәргә әзер булуын күрсәткән (Әюб 33:24).
12. Елиуйның сүзләре кешеләргә нинди өмет бирә?
12 Пәйгамбәрләр бар язганнарының мәгънәсенә тулысынча төшенеп бетмәгән кебек, Елиуй да, бәлкем, бу йолымның мәгънәсен тулысынча аңлап бетермәгәндер (Дан. 12:8; 1 Пет. 1:10—12). Шулай да, Елиуйның сүзләрендә Аллаһы бер көнне йолым кабул итеп, кешеләрне картаюдан һәм үлемнән азат итәчәк икәненә өмет чагыла. Аның сүзләре мәңге яшәүгә искиткеч өмет бирә. Әюб китабы шулай ук терелтелүнең булачагын да күрсәтә (Әюб 14:14, 15).
13. Елиуйның сүзләре мәсихчеләр өчен нинди әһәмияткә ия?
13 Бүген Елиуйның сүзләре миллионлаган мәсихчеләр өчен дә әһәмиятле. Алар бу дөнья тезелеше юк ителгәндә исән калырга өметләнә. Ул чакта олы Ачыл. 7:9, 10, 14—17). Өстәвенә, Аллаһының тугры хезмәтчеләре терелтелгән кешеләрнең яшьлек көннәренә кайтачагын күрәчәк. Бу аларны сөендерә. Майланган мәсихчеләр күктә үлемсезлек, ә Гайсәнең «башка сарыклары» җирдә мәңгелек тормыш алырмы-юкмы икәне аларның Мәсихнең йолым корбанына иман итүләренә бәйле (Яхъя 10:16; Рим. 6:23).
яшьтәгеләр яшьлек көннәрендәге куәтенә кайтачак (Үлем җирдән мәңгегә юк ителәчәк
14. Исраиллеләрнең мәңгелек тормышка өметләре булсын өчен, Муса канунының җитәрлек булмаганы нәрсәдән күренә?
14 Ибраһим буыннары Аллаһы белән килешү төзегәч, мөстәкыйль халык булып киткән. Йәһвә аларга Канун биргәндә, болай дигән: «Минем кагыйдәләремне һәм кануннарымны җиренә җиткереп үтәгез, аларны үтәгән кеше исән булачак» (Лев. 18:5). Әмма исраиллеләр Канунның камил кагыйдәләре буенча яши алмаганга, Канун аларны хөкем иткән, һәм аларга бу хөкемнән азат ителергә кирәк булган (Гәл. 3:13).
15. Давыт Аллаһы тарафыннан рухландырылып, нинди киләчәк фатиха турында язган?
15 Мусадан соң Йәһвә башка кешеләрне дә мәңге яшәү өмете турында язарга дәртләндергән (Мәд. 22:5; 36:29). Мәсәлән, мәдхия җырлаучы Давыт Аллаһының Сиондагы хак гыйбадәт кылучыларының бердәмлеге турындагы мәдхиясен: «Ходай анда бәхиллек һәм мәңгелек тормыш васыять иткән»,— дип тәмамлаган (Мәд. 132:3).
16. Йәһвә Ишагыйя аша җирнең киләчәге турында нәрсә вәгъдә иткән?
16 Йәһвә Ишагыйяне җирдәге мәңгелек тормыш турында пәйгамбәрлек итәргә рухландырган (Ишаг. 25:7, 8). Гөнаһ һәм үлем, тончыктыргыч япма сыман, кешеләр өчен авыр йөк булып тора. Йәһвә үз халкын гөнаһ белән үлемнең җир йөзеннән юк ителәчәгенә ышандыра.
17. Мәсихнең нинди пәйгамбәрлек роле мәңгелек тормышка юл ача?
17 Муса канунында Азазел өчен булган кәҗә турында нәрсә әйтелгәнен карап чыгыйк. Елга бер тапкыр, Гөнаһ йолу көнендә, баш рухани үзенең ике кулын тере кәҗәнең башына куеп, аның өстендә исраиллеләрнең барлык гөнаһларын танып сөйләгән. Аннары ул шул гөнаһларны кәҗәнең башы өстенә куеп, аны чүлгә чыгарып Лев. 16:7—10, 21, 22). Ишагыйя шундый ук рольне үтәячәк, ягъни чирләрне, авыртуны һәм күп кешеләрнең гөнаһын алып китәчәк, Мәсихнең килүе турында алдан ук әйткән булган. Бу аларга мәңгелек тормышка юл ачачак (Ишаг. 53:4 — 6, 12).
җибәргән (18, 19. Ишагыйя 26:19 һәм Данил 12:13 тә нинди өмет турында әйтелгән?
18 Йәһвә Ишагыйя аша үз халкы Исраилгә болай дигән: «Синең үлгән кешеләрең яшәячәк. Безнең үле тәннәребез күтәреләчәк. Туфракта ятканнар, уяныгыз һәм куанып кычкырыгыз! Синең чыгың — мальвадагы чык сыман, һәм җир көчсез, үлгән кешеләрне үзеннән чыгарачак» (Ишаг. 26:19). Еврей Язмаларында терелтелү һәм җирдә яшәү өметенең бар икәне турында ачык итеп әйтелә. Мәсәлән, Данилга якынча 100 яшь булганда, Йәһвә аны: «Син тынычланырсың һәм көннәрнең ахырында жирәбәңне алыр өчен күтәрелерсең»,— дип ышандырган (Дан. 12:13).
19 Марта да терелтелүгә ышанган. Шуңа күрә ул Гайсәгә үзенең үлгән абыйсы турында: «Соңгы көндә — үледән терелү вакытында — аның тереләчәген беләм»,— дигән (Яхъя 11:24). Гайсәнең тәгълиматлары һәм аның шәкертләре Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган язмалар буенча, бу өмет үзгәргәнме? Йәһвә кешеләргә хәзер дә җирдә мәңге яшәү өметен тәкъдим итәме? Алдагы мәкаләдә бу сорауларга җавап табарбыз.
[Искәрмә]
^ 10 абз. «Данил пәйгамбәрлегенә игътибарлы булыгыз!» (рус) дигән китапның 6 нчы бүлеген карагыз.
Сез аңлата аласызмы?
• Кешеләр нинди өмет белән «ыгы-зыгыга буйсындырылган»?
• Ибраһимның терелтелүгә өмете булганы нәрсәдән күренә?
• Елиуйның Әюбкә әйткән сүзләре кешелеккә нинди өмет бирә?
• Еврей Язмаларында терелтелү һәм җирдә мәңге яшәү өмете турында нәрсә әйтелә?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[5 биттәге иллюстрация]
Елиуйның Әюбкә әйткән сүзләре кешеләрнең картаюдан һәм үлемнән азат ителәчәгенә өмет бирә
[6 биттәге иллюстрация]
Аллаһы Данилны «көннәрнең ахырында жирәбәңне алыр өчен күтәрелерсең» дип ышандырган