«Яхшы хәбәрләр көнендә» вакытны акыллы куллан
«Яхшы хәбәрләр көнендә» вакытны акыллы куллан
ШӘҺӘР капкасы төбендә дүрт махаулы нәрсә эшләргә микән дип уйлап утыра. Аларга монда беркем дә хәер бирми. Самарея шәһәрен камап алган суриялеләр аны ачлыктан интектерә. Шәһәргә керүнең файдасы юк; анда ризык бик кыйбат тора. Анда хәтта кешеләрне ашау очраклары булган (4 Пат. 6:24—29).
«Бәлки, безгә Сурия гаскәре тукталган урынга барыргадыр,— дип уйлый махаулылар.— Нәрсә генә булмасын, безгә барыбер бит». Һәм алар караңгы төшкәч, шунда юл тота. Анда килгәч, барысы да тып-тыныч: сакчылар күренми; атлар һәм ишәкләр бәйләп куелган, ә беркем дә юк. Чатырда да берәү дә юк, ә ризык һәм эчемлек бик күп. Алар ашый һәм эчә башлый. Махаулылар шулай ук алтын, көмеш, киемнәр һәм башка кыйммәтле әйберләр күрә. Алар бу әйберләрне алып китеп, яшерәләр һәм яңадан киләләр. Бөтен лагерь буп-буш. Йәһвә могҗизалы рәвештә суриялеләргә якынлашып килүче гаскәрнең тавышларын ишеттергән. Үзләренә һөҗүм итәчәкләр дип куркып, суриялеләр бар нәрсәләрен калдырып, качып киткән.
Махаулылар кыйммәтле әйберләрне алып китеп, яшерә баралар. Әмма Самареядә яшәүчеләрнең ачлыктан интеккәннәре исләренә төшкәч, аларны вөҗданнары газаплый башлый. Алар бер-берсенә: «Без дөрес эшләмибез. Бүген яхшы хәбәрләр көне бит!» Һәм алар тиз генә Самареягә кайтып, булган хәл турында яхшы хәбәр сөйли (4 Пат. 7:1—11).
Без дә «яхшы хәбәрләр көнендә» яшибез дип әйтеп була. «Дөньяның бетәчәген» күрсәтүче мөһим билге турында Гайсә: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер»,— дип әйткән (Мат. 24:3, 14). Бу безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?
Борчылулар безнең белән идарә итә ала
Махаулылар, ачышларына шатланып, вакытлыча самареялеләр турында оныткан. Алар үзләренә нәрсә алып китеп була икәне турында гына уйлаган. Безнең белән андый хәл булырга мөмкинме? «Ачлык» — бу дөнья бетәчәген күрсәтүче билгеләрнең берсе (Лүк 21:7, 11). Гайсә үз шәкертләрен: «Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү һәм тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен»,— дип кисәткән (Лүк 21:34). Мәсихчеләр буларак, без сак булырга тиеш: көндәлек мәшәкатьләр аркасында «яхшы хәбәрләр көнендә» яшәгәнебезне онытмыйк.
Блессинг исемле апа-кардәш шәхси эшләре аның белән идарә итмәсен өчен бик игътибарлы булган. Ул мәктәпне тәмамлап, пионер булып хезмәт итә башлаган. Соңрак ул Вефиль хезмәтчесенә кияүгә чыккан һәм Бениндагы Вефильдә хезмәт итә башлаган. «Мин бүлмәләр җыештырам, һәм бу эшем миңа бик ошый»,— дип әйтә ул. Блессинг 12 ел тулы вакытлы хезмәттә үткәргән һәм без яшәгән «яхшы хәбәрләр көнен» беркайчан да онытмаганына бик шат.
Вакытны урлый торган нәрсәләрдән саклан
Гайсә, үз шәкертләрен вәгазьләргә җибәргәндә, болай дигән: «Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз; шуңа күрә ашлыкның Хуҗасына ялварыгыз, Үзенең ашлыгын урып алу өчен, эшчеләр җибәрсен» (Лүк 10:2). Ашлык җыю вакытында тоткарлану уңышны югалтуга китергән кебек, вәгазь эшендә сүлпән булу берәр кемнең тормышын югалтуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә Гайсә: «Юлда сәлам бирү өчен туктамагыз»,— дигән (Лүк 10:4). «Сәлам бирү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзенең мәгънәсе «сәлам» я «хәерле көн» дип әйтүдән күбрәкне аңлата. Бу шулай ук дус белән очрашкан чакта булган кочаклашуларны һәм озак сөйләшүләрне аңлатырга мөмкин. Шулай итеп Гайсә үз шәкертләренә кирәкмәгән нәрсәләрдән сакланырга һәм вакытларын акыллы кулланырга кушкан. Алар вәгазьләргә тиеш хәбәр ашыгыч булган.
Игътибарны читкә юнәлтүче нәрсәләрнең күпме вакыт урлаганы турында уйлап кына кара. Соңгы елларда күп кенә илләрдә кешеләр буш вакытларын телевизор алдында үткәрә. Ә кесә телефоны һәм компьютер күпме вакыт урлый? Бөек Британиядә яшүсмер чактан узган 1 000 кеше арасында үткәрелгән сораштыру буенча, урта яшьтәге Британия кешесе «һәр көн 88 минут телефоннан, ә 62 минут кесә телефоныннан сөйләшә, электрон почта аша хатлар алышырга 53 минут һәм СМС-хатлар язарга 22 минут сарыф итә». Кушу нәтиҗәсендә килеп чыккан сан ярдәмче пионер көненә багышлаган вакыттан ике мәртәбәдән күбрәк! Ә син андый аралашуга күпме вакыт сарыф итәсең?
Эрнст һәм Хильдегард Зелигер үз вакытларын акыллы кулланырга тырышкан. Нацистлар һәм коммунистлар режимы вакытында алар концлагерьларда һәм төрмәләрдә тулаем алганда 40 тан артык ел үткәргән. Азат ителгәннән соң алар, җирдәге яшәүләрен тәмамлаганчы, пионерлар булып хезмәт иткәннәр.
Күпләр Зелигерлар белән хат алышырга теләгән. Алар хатлар укып һәм җаваплар язып, бар вакытларын диярлек үткәрә алыр иде. Әмма рухи эшләр аларның тормышында беренче урында торган.
Әлбәттә, безнең һәрберебезгә яраткан кешеләребез белән аралашу бик ошый, һәм бу начар түгел. Кайвакыт көндәлек графигыбызны төрләндерү бик файдалы була. Шулай да яхшы хәбәрне игълан итү көнендә уяу булып, вакытыбызны урлый торган нәрсәләрдән саклану акыллы булыр иде.
Яхшы хәбәрне тулысынча җиткер
«Яхшы хәбәрләр көнендә» яшәү — бу фатиха! Дүрт махаулы башта күрсәткән рух бездә булмасын. Аларның: «Без дөрес эшләмибез»,— дигәннәрен исеңә төшер. Шәхси теләкләр яки вакытны урлаган нәрсәләр безгә ашкынып хезмәт итәргә комачауламасын. Без моңа юл куярга тиеш түгел.
Рәсүл Паул бу яктан яхшы үрнәк булып тора. Үз хезмәтенең беренче 20 елы турында уйланып, ул: «Мин... Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне тулысынча җиткердем»,— дип язган (Рим. 15:19). Паул үз ашкынуын киметергә бернәрсәгә дә юл куймаган. Әйдәгез, бу «яхшы хәбәрләр көнендә», аның кебек, Патшалык хакында ашкынып вәгазьлик.
[28 биттәге иллюстрация]
Блессинг шәхси эшләре хезмәтенә комачауламасын өчен бик игътибарлы булган
[29 биттәге иллюстрация]
Зелигерлар үз вакытларын акыллы кулланган