Укучыларның сораулары
Укучыларның сораулары
Гайсә бөтен Исраилдә вәгазьләгән. Ни өчен соң рәсүл Петер яһүдләр һәм аларның башлыклары Гайсәне үтергәндә, моны «белмичә эшләгәннәр» дип әйткән? (Рәс. 3:17).
Рәсүл Петер яһүдләргә аларның Мәсих үлемендә гаепле булулары турында: «Мин беләм: сез моны, башлыкларыгыз кебек үк, белмичә эшләдегез»,— дип әйткән (Рәс. 3:14—17). Кайбер яһүдләр Гайсәне һәм аның тәгълиматларын аңламаган. Башкалар исә, Аллаһыга ярарга теләкләре булмаганга, тискәре мөнәсәбәт, көнләшү һәм нәфрәт аркасында Мәсихне танырга теләмәгән.
Күпләрнең Йәһвәгә ярарга теләмәгәннәре аларның Гайсә тәгълиматларына карашына тәэсир иткәнен карап чыгыйк. Гайсә еш кына ачык мисаллар кулланып өйрәткән. Һәм күбрәк белергә теләгән кешеләргә ул аларны аңлаткан. Әмма Гайсәне тыңлаган кайбер кешеләр аны аңларга тырышмыйча да китеп барган. Ә бер очракта Гайсәнең кайбер шәкертләре дә, ул образлы әйтемне кулланганга, сукрана башлаганнар (Яхъя 6:52—66). Гайсәнең ачык мисаллары аларның үз фикер-йөртүләрен һәм тәртипләрен үзгәртергә әзерлеген сынаган. Ләкин алар моны аңламаган (Ишаг. 6:9, 10; 44:18; Мат. 13:10—15). Алар шулай ук Мәсихнең ачык мисаллар ярдәмендә өйрәтәчәге турындагы пәйгамбәрлекне санга сукмаган (Мәд. 77:2).
Башкалар, Гайсәгә тискәре карашта булганга, аның тәгълиматларын кире каккан. Ул туган шәһәре Насарадагы гыйбадәтханәдә өйрәткәндә, кешеләр «таң калган». Ләкин Гайсәне бер дә Мәсих итеп кабул итәргә теләмичә, алар: «Бу Аңа кайдан килгән икән? [...] Ул — балта остасы; Мәрьямнең улы, Ягъкубның, Йосыфның, Яһүднең һәм Шимунның абыйсы түгелме соң? Аның сеңелләре безнең арабызда түгелме соң?» — диеп, аның чыгышы турында сөйләшкәннәр (Марк 6:1— 3). Насара кешеләре, Гайсә күренекле гаиләдән булмаганга, аның тәгълиматларын мөһим дип санамаган.
Ә дини җитәкчеләр турында нәрсә әйтеп була? Аларның күбесе шул ук сәбәпләр аркасында Гайсәгә тиешле игътибар бирмәгән (Яхъя 7:47— 52). Алар шулай ук аңардан көнләшкәнгә, аның тәгълиматларын кире каккан, чөнки халык аңа тартылган (Марк 15:10). Өстәвенә, күп кенә күренекле кешеләр, Гайсә аларны икейөзлекләре һәм ялганнары өчен фаш иткәнгә, канәгать булмаган (Мат. 23:13 — 36). Гайсә: «Кайгы сезгә, канунчылар, чөнки сез белем ачкычын үзегезгә алдыгыз: үзегез дә [Патшалыкка] кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә комачауладыгыз»,— диеп, аларның белмәмешкә салынуларын хөкем иткән (Лүк 11:37— 52).
Өч ел ярым дәвамында Гайсә Исраил җирендә яхшы хәбәрне вәгазьләгән. Ул шулай ук күпләрне вәгазьләргә өйрәткән (Лүк 9:1, 2; 10:1, 16, 17). Гайсә үз шәкертләре белән вәгазьләп шулхәтле уңышлы булган ки, хәтта фарисейләр: «Бөтен дөнья Аның артыннан бара»,— дип зарланган (Яхъя 12:19). Шулай итеп, күпчелек яһүдләрнең белемнәре бер дә булмаган дип әйтеп булмый. Әмма алар асылда Гайсәне Мәсих буларак белмәгән. Алар Мәсих турында белемнәрен һәм аңа карата яратуларын үстерә алырлар иде, ләкин алар моны эшләмәгән. Кайберәүләр Гайсәнең үтерелүендә гаепле булган. Шуңа күрә рәсүл Петер күпләргә мондый киңәш биргән: «Гөнаһларыгыз кичерелсен өчен тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз. Шулай эшләсәгез, Раббыдан юанычлы заманнар килер, Ул сезгә алдан билгеләнгән Мәсихне — Гайсәне җибәрер» (Рәс. 3:19, 20). Шунысы игътибарга лаек: меңләгән яһүдләр, шул исәптән «руханиларның да бик күбесе», аның сүзләрен кабул иткән. Алар инде бүтән белмичә эшләмәгән, ә тәүбә итеп, Йәһвә илтифатын алган (Рәс. 2:41; 4:4; 5:14; 6:7).