Син ихтирамны беренче булып күрсәтәсеңме?
Син ихтирамны беренче булып күрсәтәсеңме?
«Бер-берегезгә... бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз» (РИМ. 12:10).
1. Күп илләрдә нәрсә гадәти хәл түгел инде?
КАЙБЕР илләрдә, гореф-гадәт буенча, яшь балалар олы яшьтәгеләрне ихтирам итеп, алар булганда тезләнеп торалар. Алар олы яшьтәге кешеләрдән биегрәк булмас өчен, моны эшлиләр. Андый илләрдә берәр бала олы яшьтәгеләргә арты белән борылса да, бу хөрмәт итмәү дип санала. Төрле халыкларда хөрмәт төрлечә күрсәтелсә дә, андый тирән ихтирам Муса канунындагы мондый бер әмерне исебезгә төшерә: «Чәчләре агарган өлкән кеше алдында [хөрмәт йөзеннән] аягүрә басыгыз, карт кешегә хөрмәт күрсәтегез» (Лев. 19:32). Кызганычка каршы, күп илләрдә башкаларны ихтирам итү гадәти хәл түгел инде. Безнең көннәрдә хөрмәт итмәү табигый хәл булып киткән.
2. Аллаһы Сүзендә кемгә ихтирам күрсәтергә кирәк дип әйтелә?
2 Аллаһы Сүзендә ихтирам күрсәтүгә зур әһәмият бирелә. Анда Йәһвәне һәм Гайсәне ихтирам итәргә кирәк дип әйтелә (Яхъя 5:23). Безгә шулай ук гаиләдәгеләрне, имандашларны һәм җыелыштан булмаган кайбер кешеләрне ихтирам итәргә әмер бирелә (Рим. 12:10; Эфес. 6:1, 2; 1 Пет. 2:17). Йәһвәгә без ничек ихтирам күрсәтә алабыз? Мәсихче кардәшләребезгә ихтирам, яки зур хөрмәт без ничек күрсәтә алабыз? Бу һәм моңа кагылышлы башка кайбер сорауларны карап чыгыйк.
Йәһвәне һәм аның исемен ихтирам ит
3. Йәһвәне ихтирам итәр өчен мөһим юл нинди?
3 Без Йәһвәнең исемен тиешенчә хөрмәт итеп, аны ихтирам иткәнебезне күрсәтәбез. Чөнки без аның исеме хакына алынган «халык» (Рәс. 15:14). Чыннан да, чиксез кодрәтле Аллаһы Йәһвәнең исемен йөртү — бу бик зур хөрмәт. Михей пәйгамбәр болай дигән: «Барлык халыкларның һәрберсе үз илаһлары исеме хакына йөриячәк, ә без гасырлардан гасырларга, мәңге безнең Аллаһыбыз Йәһвә исеме хакына йөриячәкбез» (Мих. 4:5). Без һәр көн үзебез йөрткән исемгә тап төшермәслек итеп яшәргә тырышып, «Йәһвә... исеме хакына йөргәнебезне» күрсәтәбез. Паул Римдагы мәсихчеләргә без үзебез сөйләгән яхшы хәбәр сүзләре буенча яшәмәсәк, Аллаһы исеме «мәсхәрәләнәчәк», ягъни хурланачак, дип әйткән (Рим. 2:21—24).
4. Синең Йәһвә турында шаһитлек бирергә мөмкинлегеңә карашың нинди?
4 Без шулай ук вәгазьләү эшендә катнашып, Йәһвәне ихтирам иткәнебезне күрсәтәбез. Үткәндә Йәһвә Исраил халкын үзенең шаһитләре булырга чакырган, ләкин алар аның ышанычын акламаган (Ишаг. 43:1—12). Алар еш кына Йәһвәдән читкә киткәннәр һәм «Исраилнең Изгесен рәнҗеткәннәр» (Мәд. 77:40, 41). Ахыр чиктә Исраил халкы Йәһвәнең хуплавын тулысынча югалткан. Алардан аермалы буларак, без бүгенге көндә Йәһвә турында вәгазьләргә һәм аның исемен һәркемгә игълан итәргә мөмкинлегебезне кадерлибез. Без моны аны яратканга һәм аның исемен изгеләндерергә теләгәнгә эшлибез. Ничек инде без күктәге Атабыз турында хакыйкатьне һәм аның ниятләрен белә торып, башкаларга вәгазьләмик ди? Без рәсүл Паулның: «Бу — минем тиешле вазифам. Әгәр Яхшы хәбәр таратудан туктасам, башкаема кайгы-хәсрәт килсен!» — дигән сүзләре белән килешәбез (1 Көр. 9:16).
5. Йәһвәгә иман итү аны хөрмәт итү белән ничек бәйле?
Мәд. 9:11). Әгәр без чыннан да Йәһвәне беләбез һәм аны хөрмәт итәбез икән, без аңа, аның борынгы замандагы тугры хезмәтчеләре кебек, өмет итәчәкбез. Йәһвәгә өметләнеп һәм иман итеп, без шулай ук Йәһвәне ихтирам иткәнебезне күрсәтәбез. Игътибар итегез, Аллаһы Сүзендә Йәһвәгә өметләнү аны хөрмәт итү белән бәйле икәне күрсәтелә. Борынгы Исраил Йәһвәгә өметләнми башлагач, ул Мусага: «Кайчанга кадәр бу халык Мине кире кагачак [«хөрмәт итмәячәк», ЯД]? Алар арасында кылган барлык могҗизаларга карамастан, кайчанга кадәр алар Миңа ышанмас икән?» — дип әйткән (Сан. 14:11). Димәк, киресе дә дөрес: Йәһвәне хөрмәт итү аңа өметләнү белән бәйле. Йәһвәнең хәтта сынаулар вакытында да яклавына һәм ярдәм бирәчәгенә ышанып, без аны хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез.
5 Мәдхия җырлаучы Давыт болай дигән: «Исемеңне белүчеләр Сиңа өмет итсеннәр, Син Үзеңне эзләүчеләрне калдырмыйсың шул» (6. Йәһвәне ихтирам итәргә безне нәрсә дәртләндерә?
6 Гайсә Йәһвәне хөрмәт итү кешенең йөрәгеннән килергә тиеш дип әйткән. Гыйбадәтләре чын күңелдән булмаган кешеләргә ул Йәһвәнең мондый сүзләрен китергән: «Бу халык Мине теле белән хөрмәт итә, ә күңелләре исә Миннән еракта» (Мат. 15:8). Йәһвәне эчкерсез яратсак, без аны чын күңелдән хөрмәт итәчәкбез (1 Яхъя 5:3). Без шулай ук Йәһвәнең: «Мине ихтирам иткәннәрне мин ихтирам итәчәкмен»,— дигән вәгъдәсен истә тотабыз (1 Пат. 2:30).
Мәсихче күзәтчеләр башкаларны хөрмәт итә
7. а) Ни өчен җаваплы абый-кардәшләр үзләре күзәткән кешеләргә хөрмәт күрсәтергә тиеш? б) Паул имандашларына ничек хөрмәт күрсәткән?
7 Рәсүл Паул имандашларына: «Бер-берегезгә... бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз»,— дигән (Рим. 12:10). Җыелышта җаваплы вазифалары булган абый-кардәшләр үзләре күзәткән кешеләргә беренче булып хөрмәт күрсәтергә һәм алар өчен үрнәк булырга тиеш. Аларга Паулдан үрнәк алырга кирәк. (1 Тессалуникәлеләргә 2:7, 8 не укы.) Беренче гасыр җыелышларындагы абый-кардәшләр шуны белгән: Паул алардан үзе эшләргә теләмәгән эшләрне башкарырга беркайчан да таләп итмәячәк. Паул имандашларга хөрмәт күрсәткән, һәм үз чиратында үзе аларның хөрмәтен яулаган. Ул: «Ялварып сорыйм: миннән үрнәк алыгыз»,— дигән. Һәм без бер дә шикләнмибез: күпләр, Паул үзе яхшы үрнәк күрсәткәнгә, әзерлек белән аның сүзләрен кабул иткән (1 Көр. 4:16).
8. а) Гайсә ничек итеп үз шәкертләренә хөрмәт күрсәткән? б) Мәсихче өлкәннәр ничек Гайсә үрнәген тота алалар?
8 Җаваплы кардәш шулай ук үзе күзәткән кешеләргә биргән күрсәтмәләрен һәм җитәкчелекләрен аңлатып, аларны хөрмәт иткәнен күрсәтә. Шулай эшләп, ул Гайсәгә охшарга тырыша. Мәсәлән, Гайсә үз шәкертләренә ашлык урырга күбрәк уракчылар җибәрелсен дип дога кылырга әйткәч, моның сәбәбен аңлатып биргән. Ул болай дигән: «Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварыгыз: ашлык урырга эшчеләр җибәрсен» (Мат. 9:37, 38). Шулай ук аларга «уяу булыгыз» дигәч, ул: «Раббыгыз кайсы көндә киләчәген сез белмисез бит»,— дип моның сәбәбен аңлаткан (Мат. 24:42). Гайсә еш кына үз шәкертләренә нәрсә алар эшләргә тиеш икәнен генә түгел, ә ни өчен алар моны эшләргә тиеш икәне турында да әйткән. Шулай эшләп, ул аларны хөрмәт иткәнен күрсәткән. Мәсихче өлкәннәр өчен нинди яхшы үрнәк!
Йәһвә җыелышын һәм аның аша бирелгән җитәкчелекне хөрмәт итү
9. Бөтен дөньядагы мәсихче җыелышны һәм аның вәкилләрен хөрмәт итеп, без кемне ихтирам итәбез?
9 Йәһвәне ихтирам иткәнебезне күрсәтер өчен, безгә бөтен дөньядагы мәсихче җыелышны һәм аның вәкилләрен ихтирам итәргә кирәк. Без ышанычлы хезмәтче аша бирелгән 3 Яхъя 9—11 не укы.) Яхъяның сүзләре буенча, ул кешеләр күзәтчеләрне генә түгел, ә аларның өйрәтүләрен һәм җитәкчелеген дә хөрмәт итмәгән. Әмма күпчелек мәсихчеләр андый булмаган. Рәсүлләр исән чакта бөтен җыелышларда җаваплы кардәшләргә зур хөрмәт күрсәтелгән булган (Флп. 2:12).
Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләргә игътибарлы булып, Йәһвәнең оешмасын һәм җитәкчелеген хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез. Беренче гасырда рәсүл Яхъя мәсихче җыелышта билгеләнгән кардәшләргә хөрмәт күрсәтмәгән мәсихчеләрне шелтәләргә кирәк дип тапкан. (10, 11. Изге Язмаларга нигезләнеп, ни өчен кайберәүләргә мәсихче җыелышта хакимлек бирелгән икәнен аңлатып бир.
10 Кайберәүләр болай дип уйлый: Гайсә үз шәкертләренә «сез бер-берегезгә туганнар», ягъни кардәшләр, дигән икән, димәк мәсихче җыелышта хакимлеккә ия булган кешеләр булмаска тиеш (Мат. 23:8). Әмма Еврей һәм Грек Язмаларында Аллаһы биргән хакимлеккә ия булган кешеләрнең мисаллары бик күп. Борынгы яһүд җәмгыятендәге ыруг башлыклары, хакимнәр һәм патшалар тарихы бик ачык күрсәтә: Йәһвә җитәкчелекне үзе билгеләгән вәкилләре аша бирә. Кешеләр бу вәкилләргә тиешле ихтирам күрсәтмәгәндә Йәһвә аларга җәза биргән (4 Пат. 1:2—17; 2:19, 23, 24).
11 Шулай ук беренче гасырда мәсихчеләр рәсүлләрнең хакимлеген таныган (Рәс. 2:42). Мәсәлән, Паул үз кардәшләренә җитәкчелек биргән (1 Көр. 16:1; 1 Тес. 4:2). Әмма ул үзе дә әзерлек белән үзе өстеннән хакимлеккә ия булган кешеләргә буйсынган (Рәс. 15:22; Гәл. 2:9, 10). Әйе, Паулның мәсихче җыелыштагы хакимлеккә карашы дөрес булган.
12. Изге Язмалардагы мисаллардан без хакимлек турында нинди ике сабак алабыз?
12 Моннан без ике сабак алабыз. Беренчедән, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» үз Җитәкче советы аша абый-кешеләргә җаваплы вазифалар биргәне Изге Язмаларга нигезләнгән; өстәвенә кайбер ир-атлар башка билгеләнгән кешеләр өстеннән хакимлек итәргә вәкаләт ала (Мат. 24:45—47; 1 Пет. 5:1—3). Икенчедән, безнең һәрберебез, шул исәптән билгеләнгән ир-атлар, безнең белән җитәкчелек итәргә куелган кешеләрне ихтирам итәргә тиеш. Бөтен дөньядагы мәсихче җыелышта күзәтергә йөкләмә бирелгән ир-атларга без ничек итеп ихтирам күрсәтә алабыз?
Күчеп йөрүче күзәтчеләрне хөрмәт итү
13. Мәсихче җыелышның бүгенге вәкилләренә без ничек хөрмәт күрсәтә алабыз?
13 Паул болай дип язган: «Имандаш туганнар, арагызда авыр хезмәт куючы, сезгә үгет-нәсыйхәт кылучы, Раббыны уйлап сезгә юнәлеш бирүче кешеләрне хөрмәт итегез. Хезмәтләре өчен аларга карата бик ихтирамлы булыгыз һәм аларны яратыгыз. Бер-берегез белән тыныч яшәгез» (1 Тес. 5:12, 13). Күчеп йөрүче күзәтчеләр, һичшиксез, «авыр хезмәт куючы» кешеләр санына керә. Шуңа күрә, әйдәгез, «аларга карата бик ихтирамлы булыйк». Моны ничек эшләп була? Мәсәлән, аларның җитәкчелеген кабул итеп. Күчеп йөрүче күзәтче безгә ышанычлы хезмәтче төркеменнән җитәкчелек биргәндә, «югарыдан килүче зирәклек» безне «аек акыл белән тыңлаучан» булырга дәртләндерәчәк (Ягък. 3:17).
14. Җыелыш күчеп йөрүче күзәтчеләргә карата зур хөрмәтен ничек күрсәтә ала, һәм моның нәтиҗәсе нинди була?
14 Безгә берәр эшне, без өйрәнгәнчә түгел, ә башкача башкарырга җитәкчелек бирелсә, нәрсә эшләргә? Башта бездә: «Бу безгә туры килмәс» яисә «Бәлкем, бу башка җыелышларда уңышлы булыр, ләкин безнең җыелышта түгел»,— дигән уйлар туарга мөмкин. Ләкин хөрмәт итү йөзеннән без андый уйларны басарга тиеш. Без бу җитәкчелекне тотарга тырышабыз. Җыелыш Йәһвәнеке һәм җыелышның Башы Гайсә икәнен истә тотсак, безгә моны эшләү җиңелрәк булачак. Җыелыш күчеп йөрүче күзәтченең күрсәтмәләрен шатлык белән кабул итеп, үтәгәндә, бу чын хөрмәтнең барлыгын күрсәтә. Рәсүл Паул Көринт шәһәрендәге абый-кардәшләрне аларның җыелышларына килеп-киткән Титус исемле өлкәннең җитәкчелеген хөрмәт белән кабул иткәннәре өчен мактаган (2 Көр. 7:13—16). Бүгенге көндә дә бер дә шикләнмәскә була: күчеп йөрүче күзәтчеләрнең киңәшләрен кулланырга әзерлегебез күп очракларда вәгазьләү эшендә шатлык кичерергә ярдәм итә. (2 Көринтлеләргә 13:11 не укы.)
«Һәммә кешеләрне хөрмәт итегез»
15. Без имандашларга ничек хөрмәт күрсәтә алабыз?
15 Паул болай дип язган: «Өлкән яшьтәге ир-атларны шелтәләмә, бәлки атаңны үгетләгән кебек үгетлә, яшь ир-атларны, кардәшләреңне үгетләгән кебек, өлкән хатыннарны, анаңны үгетләгән кебек, яшь хатыннарны, бар сафлык белән кыз кардәшләреңне үгетләгән кебек үгетлә. Чыннан да ялгыз булган тол хатыннарга хөрмәт күрсәт» (1 Тим. 5:1—3). Әйе, Аллаһы Сүзендә мәсихче җыелыштагы һәрбер кешене ихтирам итәргә күрсәтмә бирелә. Әмма кардәшең белән каршылыклар туса, нәрсә эшләргә? Бу сиңа кардәшләреңне хөрмәт итәргә дигән бурычыңны үтәргә комачаулаячакмы? Син бу Аллаһы хезмәтчесенең рухи сыйфатларын исәпкә алып, аңа мөнәсәбәтеңне үзгәртә алмас идеңме? Хакимлеккә ия булган мәсихчеләр «тапшырылганнар өстеннән хакимлек итмичә», кардәшләрен аеруча хөрмәт итәргә тиеш (1 Пет. 5:3). Әйе, эчкерсез ярату белән аерылып торган мәсихче җыелышта безнең бер-беребезне ихтирам итәргә мөмкинлекләребез бик күп. (Яхъя 13:34, 35 не укы.)
16, 17. a) Ни өчен вәгазьдә очраткан кешеләрне генә түгел, ә каршы килүчеләрне дә хөрмәт итү мөһим? б) Без ничек «һәммә кешеләрне хөрмәт итә» алабыз?
16 Сүз дә юк, без мәсихче җыелыштагы кешеләрне хөрмәт итү белән генә чикләнмибез. Паул беренче гасыр мәсихчеләренә болай дип язган: «Җае чыкканда, һәркемгә... игелек эшлик» (Гәл. 6:10). Әмма хезмәттәшләр яки классташлар үзләрен безнең белән начар тотса, бу принципны куллану җиңел түгел. Андый минутларда безгә мондый сүзләрне истә тотарга кирәк: «Яманлык кылучыларга охшарга тырышма» (Мәд. 36:1). Бу киңәшне куллану безгә каршы килүчеләрне дә хөрмәт итәргә булышачак. Вәгазьләү эше турында да шуны ук әйтеп була: үзебезгә тыйнак карашлы булсак, бу безгә башкаларга «басынкылык һәм ихтирам белән җавап бирергә» ярдәм итәчәк (1 Пет. 3:15). Без киемебез һәм тышкы кыяфәтебез белән дә вәгазьдә очраткан кешеләрне хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез.
17 Шулай итеп, без имандашларыбыз һәм башка кешеләр белән мөгамәлә иткәндә, мондый күрсәтмә буенча эш итәргә телибез: «Һәммә кешеләрне хөрмәт итегез, имандашларны яратыгыз, Аллаһыдан куркыгыз, патшаны хөрмәт итегез» (1 Пет. 2:17).
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Йәһвәгә...
• Җыелыштагы өлкәннәргә һәм күчеп йөрүче күзәтчеләргә...
• Җыелыштагыларга...
• Вәгазьдә очраткан кешеләргә...
без тиешле хөрмәт ничек күрсәтә алабыз?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[23 биттәге иллюстрация]
Беренче гасырдагы мәсихчеләр җитәкче советның күрсәтмәләрен хөрмәт иткән
[24 биттәге иллюстрация]
Бөтен илләрдә өлкәннәр Җитәкче совет билгеләгән күчеп йөрүче күзәтчеләрне ихтирам итә