Мәңге яшәр өчен, син нәрсә бирергә әзер?
Мәңге яшәр өчен, син нәрсә бирергә әзер?
«[Кеше], үзенең җанын кире кайтарып алыр өчен, нәрсә тәкъдим итә алыр икән соң?» (МАТ. 16:26).
1. Ни өчен Гайсә Петернең үзенә каршы әйткән сүзләрен кире каккан?
РӘСҮЛ Петер үз колакларына ышанмый: аның яраткан Нәсыйхәтчесе, Гайсә Мәсих, «ачык итеп» үзенең тиздән газапланачагы һәм үтереләчәге турында әйтә. Петер, һичшиксез, иң яхшы ниятләрдән: «Сине Аллаһы сакласын [«үзеңә игелекле бул», ЯД], Раббым! Синең белән мондый хәл була күрмәсен!» — диеп, аңа каршы әйтә башлый. Гайсә Петергә арты белән борылып, башка шәкертләренә карый. Бәлкем, алар да шундый ук ялгыш караштадыр. Аннары ул Петергә: «Кит янымнан, шайтан! Син Мине вәсвәсәлисең, синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кешенеке»,— дип әйтә (Марк 8:32, 33; Мат. 16:21—23).
2. Гайсә сүзләре буенча, аның чын шәкертләре нинди таләпләргә туры килергә тиеш?
2 Ни өчен Гайсә Петернең сүзләренә шундый каты җавап биргән? Гайсәнең моннан соңгы әйткән сүзләре, бәлкем, Петергә моны аңларга ярдәм иткәндер. «Үзе янына шәкертләрен һәм халыкны чакырып, Гайсә» болай ди: «Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын алып, Миңа иярсен. Үзенең тормышын саклап калырга теләүче тормышын югалтыр. Ә инде ул тормышын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына югалтса, тормышын саклап калыр» (Марк 8:34, 35). Гайсә «җан» сүзен кулланып, «тормыш» турында әйтә. Шунысы ачык күренә: ул үзе дә тормышын корбан итәргә әзер булган, һәм үз шәкертләреннән дә алар Аллаһыга хезмәт иткәндә тормышларын корбан итәргә әзер булачак дип өметләнгән. Алар шулай эшләсә, аларның әҗере зур булачак. (Маттай 16:27 не укы.)
3. a) Гайсә үз тыңлаучыларына нинди сораулар биргән? б) Гайсәнең икенче соравы тыңлаучыларга нәрсәне хәтерләткән?
3 Гайсә ул вакытта уйланырга этәрүче Марк 8:36, 37). Кешеләр өчен беренче сорауга җавап ап-ачык. Әгәр берәү бөтен дөнья милкен үзенә алып, җанын һәлак итсә, моннан аңа бернинди файда юк. Кеше үз милкен исән булганда гына куллана ала. Гайсәнең: «Кеше нәрсә биреп үзенең җанын кайтарып ала алыр икән?» — дигән икенче соравы, бәлкем, аны тыңлаучыларга Шайтанның Әюб көннәрендә әйткән мондый сүзләрен искә төшергәндер: «Үз җаны өчен кеше үзендә булган бар булганын бирәчәк» (Әюб 2:4). Йәһвәгә гыйбадәт кылмаган күп кешеләр өчен Шайтанның сүзләре дөрес булып күренергә мөмкин. Күпләр исән калыр өчен, теләсә нәрсә эшләячәк, теләсә нинди кагыйдәләрне бозачак. Әмма мәсихчеләрнең карашы аерылып тора.
ике мондый сорау да биргән: «Әгәр берәү бөтен дөнья милкен үзенә алып, җанын һәлак итсә, моннан аңа ни файда?» һәм «Кеше нәрсә биреп үзенең җанын кайтарып ала алыр икән?» (4. Ни өчен Гайсәнең сораулары мәсихчеләр өчен тирәнрәк мәгънә йөртә?
4 Гайсә җиргә безгә сәламәтлек, байлык һәм бу дөньяда озын гомер бирер өчен килмәгән, без моны беләбез. Ул безгә яңа дөньяда мәңге яшәргә мөмкинлек бүләк итәр өчен килгән, һәм без мәңгелек тормышка өметебезне бик кадерлибез (Яхъя 3:16). Гайсәнең беренче соравын мәсихче болай дип аңлар: «Әгәр берәү бөтен дөнья милкен үзенә алып, мәңгелек тормышка өметен һәлак итсә, моннан аңа ни файда?» Әйе, бернинди файда юк (1 Яхъя 2:15—17). Ә Гайсәнең икенче соравына җавап бирер өчен үзеңнән болай дип сора: «Яңа дөньяда яшәргә өметем нык булсын өчен, нинди корбаннар мин хәзер бирергә әзер?» Безнең яшәү рәвешебез бу сорауга җавап булып тора, ул безнең йөрәктәге өметнең ныклыгын күрсәтә. (Яхъя 12:25 не чагыштыр.)
5. Без мәңгелек тормыш бүләген ничек ала алабыз?
5 Әлбәттә, Гайсә мәңгелек тормышны эшләп табып була дип әйтмәгән. Тормыш — хәтта бу дөнья төзелешендәге чагыштырмача кыска тормыш та — бу бүләк. Без аны сатып ала алмыйбыз яки берәр нәрсә эшләп аңа лаек була алмыйбыз. Үзен «ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячак» Йәһвәгә һәм «Гайсә Мәсихкә иман итеп» кенә, без мәңгелек тормыш бүләген ала алабыз (Гәл. 2:16; Евр. 11:6). Ләкин без иманыбызны үз эшләребез белән күрсәтергә тиеш, чөнки «кылган гамәлдән башка иман... үле» (Ягък. 2:26). Шуңа күрә Гайсәнең сораулары турында уйланганда, безгә мондый сорауны җитди карап чыгарга кирәк: «Өметебез чыннан да тере икәнен күрсәтер өчен, без бу дөнья төзелешендә нәрсәдән баш тартырга һәм Йәһвәгә хезмәт иткәндә нәрсә эшләргә әзер?»
«Мәсих... Үзенә ярарга тырышмады»
6. Гайсә беренче урынга нәрсә куйган?
6 Гайсә үз көннәрендәге дөнья тәкъдим иткән мөмкинлекләр турында уйлар урынына, үз игътибарын мөһим нәрсәләргә туплаган һәм үз тормышын уңайлырак итәр өчен, мал-мөлкәт җыюга бирелмәгән. Ул фидакарь тормыш алып барган һәм һәрнәрсәдә Яхъя 8:29). Гайсә Аллаһы ихтыярын үтәр өчен, нәрсә эшләргә әзер булган?
Аллаһыга буйсынган. Гайсә үз теләкләрен канәгатьләндермәгән, ул: «Мин һәрвакыт... [Аллаһы] теләгән эшләрне генә эшлим»,— дигән (7, 8. a) Гайсә нәрсә корбан иткән һәм ничек бүләкләнгән булган? б) Без үзебезгә нинди сорау бирергә тиеш?
7 Бервакыт Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Адәм Улы... Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип килмәде, ә Үзе, хезмәт итеп, күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирергә дип килде» (Мат. 20:28). Элегрәк, Гайсә үз шәкертләренә тиздән ул «Үзенең тормышын бирергә» тиеш дип әйтә башлагач, Петер аны үзенә игелекле булырга өндәгән. Әмма Гайсә нык торган. Ул әзерлек белән кешеләр хакына үз җанын, үзенең камил тормышын биргән. Риясыз тормыш алып барганга, аның киләчәккә ышанычы нык булган. Ул терелтелгән булган һәм «Аллаһы Аны Үзенең уң ягына күтәргән» (Рәс. 2:32, 33). Шулай итеп Гайсә безгә искиткеч үрнәк калдырган.
8 Рәсүл Паул Римдагы мәсихчеләргә мондый киңәш биргән: «Без үз-үзебезгә ярарга тиеш түгел... Чөнки Мәсих тә Үзенә ярарга тырышмады» (Рим. 15:1—3). Рәсүлнең бу киңәшен без ни дәрәҗәдә кулланачакбыз һәм, Мәсихтән үрнәк алып, никадәр зур корбаннарга без әзер?
Йәһвә бездән иң яхшысын тели
9. Мәсихчеләр үзләрен Аллаһыга багышлаганда асылда нәрсәгә ризалаша?
9 Борынгы Исраилдә, Муса кануны буенча, яһүди коллар я алты ел хезмәт итеп җиденче елында я Илленче ел килгәч азат ителергә тиеш булганнар. Әмма кол үз хуҗасын яратса, ул аның өендә гомерлеккә кол булып кала алган. (Канун 15:12, 16, 17 не укы.) Без үзебезне Аллаһыга багышлаганда да, шундый ук сайлау ясыйбыз. Без үз теләгебез белән Аллаһы ихтыярын үтәргә һәм үз омтылышларыбыздан баш тартырга ризалашабыз. Шулай итеп, без Йәһвәне нык яратканыбызны һәм аңа мәңге хезмәт итәргә теләгәнебезне күрсәтәбез.
10. Нинди мәгънәдә без Йәһвәнеке, һәм бу безнең уй-фикерләребезгә һәм тәртибебезгә ничек тәэсир итәргә тиеш?
10 Әгәр син бүгенге көндә Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнеп, яхшы хәбәрне вәгазьлисең һәм мәсихче очрашуларга йөрисең икән, сине мактап була. Без синең тиздән үзеңә хәбәшнең Филипка биргән: «Чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?» — дигән соравын биреп, Йәһвәгә багышланырга теләгең туачагына өметләнәбез (Рәс. 8:35, 36). Аннары синең Аллаһы белән мөнәсәбәтләрең Көринттәге мәсихчеләрнеке кебек булачак. Паул аларга: «Сез... үзегезнеке түгел. Чөнки сез кыйбат хакка сатып алындыгыз»,— дип язган (1 Көр. 6:19, 20). Без күктә яки җирдә яшәргә өметләнәбезме, һәрхәлдә, без үзебезне Йәһвәгә багышлаганбыз икән, ул безнең Хуҗабыз. Шуңа күрә үз теләкләребезне тыярга һәм «кешеләрнең коллары булмаска» бик мөһим (1 Көр. 7:23). Йәһвә үз хезмәтчеләрен үзе теләгәнчә куллана, һәм аның тугрылыклы хезмәтчесе булу — бу бик зур хөрмәт!
11. Мәсичеләр нинди корбан бирергә чакырыла, һәм Муса кануны буенча китерелгән корбаннарны исәпкә алсак, бу нәрсәне аңлата?
11 Паул үз имандашларына: «Үзегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп тәкъдим итегез. Бу Аллаһыга сезнең чын гыйбадәтегез була»,— дип язган (Рим. 12:1). Бу сүзләр яһүди мәсихчеләргә, алар әле Гайсәнең шәкертләре булып киткәнче, аларның гыйбадәтендә китерелергә тиеш булган корбаннарны хәтерләткәндер. Муса кануны буенча, Йәһвәгә корбан итеп иң яхшы хайваннарны китерергә кирәк булган, алар моны белгән. Кимчелекле хайваннар корбан итеп китерер өчен яраксыз булган (Мал. 1:8, 13). Без үзебезне Аллаһыга «тере... корбан итеп тәкъдим иткәндә» дә шулай булырга тиеш. Без Йәһвәгә үзебезнең бөтен теләкләребезне канәгатьләндергәннән соң калганны түгел, ә бездә булганнарның иң яхшысын бирәбез. Үзебезне Аллаһыга багышлаганда, без аңа тулысынча үз тормышыбызны, шул исәптән көчебезне, мал-мөлкәтебезне һәм сәләтләребезне бирәбез (Көл. 3:23). Бу нәрсәне аңлата?
Вакытыңны акыллы куллан
12, 13. Без Йәһвәгә иң яхшыны ничек бирә алабыз?
12 Без үз вакытыбызны акыллы куллансак, Йәһвәгә иң яхшысын бирәбез. (Эфеслеләргә 5:15, 16 ны укы.) Моның өчен үз-үзеңне тота белү сыйфаты кирәк. Бу дөньяның тәэсире һәм мирас итеп алынган камилсезлегебез безне вакытны үз теләкләребезне канәгатьләндерергә һәм үз файдабызга кулланырга этәрә. Сүз дә юк, «һәр нәрсәнең үз вакыты бар»: мәсихче бурычларыбызны үтәр өчен, ял итәргә дә, эшләргә дә кирәк (Вәг. 3:1). Әмма Аллаһыга багышланган мәсихчегә бар нәрсәгә дөрес карашлы булырга һәм үз вакытын акыллы кулланырга кирәк.
13 Паул Афинага килгәч, шуңа игътибар иткән: «нинди дә булса яңа фикерләр турында сөйләү яки тыңлау — афиналыларның һәм анда яшәүче чит ил кешеләренең иң яраткан шөгыльләре» булган (Рәс. 17:21). Бүгенге көндә дә күпләр нәкъ шулай итеп үз вакытларын әрәм итә. Алар телевизор карый, видеоуеннар уйный һәм Интернатта «утыралар». Һәм вакытыбызны урларга гына дип торган андый нәрсәләр һаман да күбәя бара. Без андый эшләргә бирелсәк, рухи ихтыяҗларыбызны санга сукмый башлавыбыз бар. Һәм хәтта без «иң яхшыга» — Йәһвәгә хезмәт итү белән бәйле эшләргә — вакытыбыз юк дип уйлый башларга мөмкин (Флп. 1:9, 10).
14. Нинди сораулар турында җитди уйланырга кирәк?
14 Шуңа күрә, Йәһвәнең багышланган хезмәтчесе буларак, үзеңнән болай дип сора: «Мин һәр көн Изге Язмаларны укыйммы, укыганнарым турында уйланаммы һәм дога кыламмы? (Мәд. 76:13; 118:97; 1 Тес. 5:17). Мәсихче очрашуларга әзерләнергә мин вакыт бүлеп куяммы? Очрашуларда комментарийлар биреп, башкаларның рухын күтәрәмме?» (Мәд. 122:1; Евр. 2:12). Аллаһы Сүзендә Паул һәм Барнаб тәвәккәллек белән сөйләр өчен, «шактый озак вакыт» сарыф иткәннәр дип әйтелә (Рәс. 14:3). Син вәгазьләү эшенә күбрәк вакыт, хәтта «шактый озак вакыт», багышлар өчен, бәлкем пионер булып хезмәт итәр өчен, үз шартларыңны үзгәртә аласыңмы? (Еврейләргә 13:15 не укы.)
15. Өлкәннәр үз вакытларын ничек акыллы итеп куллана?
15 Рәсүл Паул һәм Барнаб Антиухеядәге мәсихче җыелышка килгәч, андагы шәкертләрнең рухын күтәрер өчен, алар «янында шактый озак вакытка калганнар» (Рәс. 14:28). Бүгенге көндә дә кайгыртучан мәсихче өлкәннәр күп вакытларын башкаларны ныгытыр өчен кулланалар. Алар вәгазьләү эшендә дә катнашалар, шулай ук көтүне көтәр өчен дә бик күп көчләрен сарыф итәләр: алар югалган сарыкларны эзлиләр, авырганнарга булышалар һәм җыелышта башка күп вазифаларны үтиләр. Син суга чумдырылган абый-кардәш булсаң, үз шартларыңны үзгәртергә һәм җыелышта өстәмә вазифалар алырга көч куярсыңмы?
16. Без ничек итеп «имандашларга игелек эшлибез»?
16 Күпләр кешеләр гаебе аркасында килеп чыккан бәлаләрдән я берәр афәтләрдән зыян күргәннәргә ярдәм итүдән шатлык табалар. Мәсәлән, Вефильдә хезмәт итүче 65 яшьләр тирәсендә булган бер апа-кардәш коткару эшләрендә катнашыр өчен, берничә мәртәбә бик Гәл. 6:10).
ерак җирләргә барган. Ни өчен ул үзенең ял көннәрен шулай итеп үткәргән? Ул болай дип әйтә: «Минем андый эшләр башкарырга махсус белемнәрем булмаса да, мин шатлык белән кирәк булганны эшләдем. Зур зыян күргән кардәшләрнең нык иманы мине бик ныгытты». Өстәвенә, бөтен дөньяда меңләгән кеше үз теләге белән Патшалык һәм конгресс Залларын төзергә булыша. Андый эшләрдә катнашып, без риясыз ярдәмебез белән «имандашларга игелек эшлибез» («Мин... һәрвакыт сезнең белән булам»
17. Син мәңгелек тормышка ирешер өчен, нәрсә бирергә әзер?
17 Аллаһыдан ераклашкан кешелек җәмгыяте тиздән юкка чыгачак. Без моның кайчан булачагын төгәл белмибез. Әмма без «вакыт инде аз» һәм «бу дөньяның хәзерге рәвеше үтеп бара» икәнен беләбез. (1 Көринтлеләргә 7:29—31 не укы.) Шуңа күрә Гайсәнең: «[Кеше] үзенең җанын кире кайтарып алыр өчен, нәрсә тәкъдим итә алыр икән соң?» — дигән соравының мөһимлеге тагы да үсә. «Чын тормышка» ирешер өчен, без Йәһвә бездән көткән һәркайсы корбаннарны китерергә әзер (1 Тим. 6:19). Әйе, хәзер Гайсәнең үзенә өзлексез «иярергә» һәм «барыннан да бигрәк... [Аллаһы] Патшалыгын» эзләргә дигән чакыруына колак салырга бик мөһим (Мат. 6:31—33; 24:13).
18. Безнең нинди ышанычыбыз бар һәм ни өчен?
18 Билгеле, Гайсәгә иярергә кайвакыт авыр булырга мөмкин. Кайберәүләр, Гайсә кисәткәнчә, моның өчен бу дөнья төзелешендә үз тормышларын югалткан. Шулай да без, Гайсәдән үрнәк алып, үз-үзебезгә игелекле булырга вәсвәсәне җиңәбез. Без Гайсәнең беренче гасырдагы майланган шәкертләренә биргән вәгъдәсен үтәячәгенә бер дә шикләнмибез, ул аларга: «Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам»,— дигән (Мат. 28:20). Шуңа күрә үз вакытыбызны һәм көчебезне күбрәк изге хезмәткә багышларга тырышыйк! Шулай итеп, без Йәһвә безне зур афәт вакытында саклап калачагына яисә яңа дөньяда үледән терелтәчәгенә ышанычыбызны белдерәчәкбез (Евр. 6:10). Һәм тормыш бүләген югары бәяләгәнебезне күрсәтәчәкбез!
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Гайсә Аллаһыга һәм кешеләргә хезмәт итәргә әзерлеген ничек күрсәткән?
• Ни өчен үз-үзеңнән баш тартырга кирәк, һәм бу нәрсәне аңлата?
• Борынгы Исраилдә Йәһвә нинди корбаннарны яраклы дип санаган, һәм бу безнең өчен нәрсәне аңлата?
• Без үз вакытыбызны ничек акыллы куллана алабыз?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[26 биттәге иллюстрацияләр]
Гайсә Аллаһы теләгән эшләрне генә эшләгән
[28 биттәге иллюстрация]
Рәхмәтле исраиллеләр чын гыйбадәт кылуны яклар өчен, иң яхшысын биргәннәр
[29 биттәге иллюстрацияләр]
Үз вакытыбызны акыллы кулланып, без Аллаһы хуплавын алабыз