Гыйбрәтле сүзләр китабыннан игътибарга лаек фикерләр
Йәһвә сүзе тере
Гыйбрәтле сүзләр китабыннан игътибарга лаек фикерләр
БОРЫНГЫ Исраил патшасы Сөләйман «өч мең гыйбрәтле сүз әйткән» (3 Патшалык 4:32). Аның акыллы сүзләрен безнең көннәрдә укып буламы? Һичшиксез. Аларны Изге Язмаларның Гыйбрәтле сүзләр китабында табып була. Бу китапның язылуы б. э. к. 717 елда тәмамланган, һәм анда Сөләйманның күп гыйбрәтле сүзләре язылган. Бу китапның соңгы ике бүлеген генә башка кешеләр язган дип саныйлар. Аларның берсе — Якыйның улы Агур, икенчесе — Лемуил патша. Әмма Лемуил бу Сөләйманның икенче исеме дип тә исәплиләр.
Гыйбрәтле сүзләр китабында Аллаһы тарафыннан рухландырылган сүзләр язылган. Алар ике яктан файда китерә: «зирәклек һәм нәсыйхәтнең асылын танып белергә» ярдәм итә (Гыйбрәтле сүзләр 1:2). Гыйбрәтле сүзләрне укып без акыллылыкка ия булабыз, ягъни әйберләрнең асылын аңлауга һәм авырлыкларны чишәр өчен белемнәрне куллануга осталыгыбыз үсә. Без шулай ук нәсыйхәт, ягъни әхлакый тәрбия алабыз. Без гыйбрәтле сүзләргә игътибарлы булсак һәм алар турында уйлансак, бу китаптагы акыллы киңәшләр безнең йөрәккә үтеп керә, безгә бәхет китерә һәм без уңышлы булачакбыз (Еврейләргә 4:12).
«ЗИРӘКЛЕК ЭСТӘ» ҺӘМ «НӘСЫЙХӘТНЕ НЫК ТОТ»
«Зирәклек ул үзен урам чатларында белдерә»,— дип әйтә Сөләйман (Гыйбрәтле сүзләр 1:20). Ни өчен без аның ачык каты тавышын тыңларга тиеш? Икенче бүлектә акыллылык китергән күп кенә фатихалар турында әйтелә. Ничек Йәһвәгә якын дус булырга? Бу өченче бүлектә аңлатыла. Шуннан соң Сөләйман болай дип әйтә: «Иң мөһиме — зирәклек; аны эстәп, бөтен барлыгың белән аның кодрәтен казан. Нәсыйхәтемне нык тот, аны ташлама» (Гыйбрәтле сүзләр 4:7, 13).
Безгә бу дөньяның әхлаксыз юлларына каршы торырга нәрсә ярдәм итәчәк? Гыйбрәтле сүзләрнең 5 нче бүлегендә бу сорауга җавап бирелә: уйлап эш итүчән бул һәм бу дөнья юллары кызыктыргыч икәнен исеңдә тот. Әхлаксызлыкның аяныч нәтиҗәләре турында уйлан. Алтынчы бүлектә Йәһвә белән дуслыкны җимерә торган эшләр һәм карашлар турында кисәтү бар. Җиденче бүлек безнең өчен аеруча мөһим, чөнки анда әхлаксыз кешеләрнең хәйләләре турында әйтелә. Ә 8 нче бүлектә акыллылык турында языла. Акыллылык чакыру белән мөрәҗәгать итә һәм үзенең кыйммәтлеге турында сөйли. Тугызынчы бүлек — бу алдагы бүлекләрне йомгаклау. Ул ачык мисал итеп язылган һәм анда акыллылык эзләргә дәртләндерү бар.
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
1:7; 9:10 — Ни өчен Йәһвәдән курку — бу «гыйлемнең башы» һәм «зирәклекнең башы»? Йәһвәдән курку булмаса, белем алып булмый, чөнки Йәһвә — бар булганны Барлыкка Китерүче һәм Изге Язмаларның Авторы (Римлыларга 1:20; 2 Тимутегә 3:16, 17). Ул — чын белемнәрнең, яки гыйлемнең Чыганагы. Шуңа күрә белемнең башы — Йәһвәгә карата курку-хөрмәт хис итү. Аллаһыдан курку — бу шулай ук зирәклекнең башы, чөнки белемсез зирәклек, яки акыллылык, булмый. Шунсын да әйтергә кирәк: күп белемле кешегә Йәһвәдән курку җитмәсә, ул бу белемнәрне Барлыкка Китерүчене мактар өчен кулланмаячак.
5:3 — Ни өчен уйнашчы хатын «чит хатын» дип аталган? Гыйбрәтле сүзләр 2:16, 17 дә чит хатын «Раббысына антын оныткан» хатын итеп сурәтләнә. Чит кешеләр дип ялган илаһларга табынган яки Муса Канунын тотмый башлаган кешеләрне, шул исәптән уйнашчы хатыннарны атаганнар (Иремия 2:25; 3:13).
7:1, 2 — Нәрсә ул «мин әйткән сүзләр» һәм «васыятьләр»? Бу — Изге Язмаларның тәгълиматлары, һәм шулай ук әти-әниләр гаилә турында кайгыртып урнаштырган кагыйдәләр һәм таләпләр. Балаларга аларны үтәргә кирәк, һәм алар әти-әниләре Изге Язмаларга нигезләнеп биргән сабакларны үзләштерергә тиеш.
8:30 — Кем «һөнәрче сыйфатында» булган? Гәүдәләндерелгән акыллылык үзен һөнәрче дип атый. Бу әдәби алым гына түгел. Монда Аллаһы Улы, Гайсә Мәсих, әле кеше булып яшәгәнчегә кадәр, символик рәвештә сурәтләнгән. Җирдә туганчыга кадәр күп еллар элек аны Аллаһы «Үз юлының башында ук... булдырган», ягъни ул аның беренче иҗади эше булган (Гыйбрәтле сүзләр 8:22). Гайсә «һөнәрче сыйфатында» Атасына бар нәрсәне барлыкка китерергә булышкан (Көлессәйлеләргә 1:15—17).
9:17 — Нәрсә ул «урлап эчкән су» һәм ни өчен ул «татлы»? Изге Язмаларда ир белән хатынның якынлык кылуы коедан аккан көч бирүче сулар белән чагыштырыла. Шуңа күрә «урлап эчкән су» — бу яшерен әхлаксыз җенси мөнәсәбәтләр (Гыйбрәтле сүзләр 5:15—17). Бу су татлы итеп күрсәтелә, чөнки аны «урлаган» кеше бу җинаять өчен җәза алмаячак дип өметләнә.
Безнең өчен сабаклар:
1:10—14. Гөнаһлылар: «Сине бай итәбез»,— дигән вәгъдә биреп, безне явыз эшләргә тартмасын өчен, безгә сак булырга кирәк.
3:3. Без тугры мәхәббәтне һәм хакыйкатьне кадерләргә тиеш. Без аларны кыйммәтле «муенса итеп» муеныбызга асып куярга тиеш. Алар безнең аерылгысыз өлешебез булсын өчен, безгә аларны «йөрәкнең түренә язып куярга» кирәк.
4:18. Рухи хакыйкатьләр тагы да ачыграк аңлашыла бара. Яктылыкта булыр өчен, безгә басынкы һәм юаш булып калырга кирәк.
5:8. Безгә үзебезне һәркайсы әхлаксыз тәэсирдән сакларга кирәк. Бу тәэсир музыка, күңел ачу программалары, Интернет, китаплар һәм журналлар аша килергә мөмкин.
5:21. Йәһвәне яраткан кеше, берничә минут рәхәтлек алыр өчен, хак Аллаһы белән дуслыгын җимерерме? Әлбәттә, юк! Йәһвә бар эшләребезне күрә, һәм без үз эшләребез өчен аның алдында җавап тотачакбыз. Моны белү безгә әхлакый яктан саф булып калырга ныклык бирә.
6:1—5. Бу шигырьләрдәге сүзләрдән башкалар өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу яки аларның бурычларын үз өстеңә алу акылсыз икәне күренә. Әгәр без җитди уйланудан соң акылсыз эш эшләгәнебезне аңлаганбыз икән, безгә «якыныбыздан» үтенеп сорарга һәм хәлне җайга салыр өчен барысын эшләргә тырышырга кирәк.
6:16—19. Бу шигырьләрдә Раббы нәфрәт иткән җиде төп «нәрсә» күрсәтелгән. Алар явызлыкның бар төрләренә кагыла дип әйтеп була. Без андый «нәрсәләргә» нәфрәт үстерергә тиеш.
6:20—24. Әгәр бала бәләкәй чактан ук Изге Язмалар кануннары буенча тәрбияләнсә, бу аны җенси әхлаксызлыктан саклый ала. Әти-әниләрдә балаларга үгет-нәсыйхәт бирү җаваплылыгы бар, һәм алар моңа җитди карарга тиеш.
7:4. Безгә акыллылыкка һәм зирәклеккә карата ярату үстерергә кирәк.
АЕРЫМ ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР БЕЗГӘ НӘСЫЙХӘТ БИРӘ
Бу бүлекләрдә язылган Сөләйманның гыйбрәтле сүзләре — кыска һәм ачык әйтелгән киңәшләр. Анда бер-берсенә каршы килгән нәрсәләр, охшаш яклар күрсәтелә, анда шулай ук чагыштырулар бар. Бу гыйбрәтле сүзләрдә тәртибебезгә, сөйләшүебезгә һәм тормышыбызга кагылышлы сабаклар бар.
Йәһвәгә карата курку-хөрмәт булырга тиеш, бу бик мөһим. Моңа 10—24 нче бүлекләрдә басым ясала. 25—29 нчы бүлекләрдәге гыйбрәтле сүзләрне «яһүд патшасы Һизәкиянең кешеләре җыеп калдырган» (Гыйбрәтле сүзләр 25:1). Бу гыйбрәтле сүзләр Йәһвәгә өметләнеп яшәргә өйрәтәләр һәм аларда башка мөһим сабаклар бар.
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
10:6 — «Яманның теле исә золым белән туеныр» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Бу сүзләрне болай аңларга була: яман кешеләрнең ялагай телләнүләре аларның башкаларга явызлык эшләргә мәкерле ниятләрен яшерә. Яки икенче төрле аңлап була: яман кешеләр, гадәттә, чәчкәннәрен — аларны «туендыра» торган, яки телсез калырга мәҗбүр итүче дошманлык уралар.
10:10 — Ни өчен «күз кысучы» кеше хәсрәткә дучар итә, яки авырту китерә? «Яман кеше» башкаларны алдар өчен, «ялган сибеп йөри» һәм шулай ук төрле ишарәләр ясый, мәсәлән, «күзләрен челт-мелт йомгалый» (Гыйбрәтле сүзләр 6:12, 13). Алдаучының андый тәртибе аның корбанына күп җан газабы китерергә мөмкин.
10:29 — Нәрсә ул «Раббының юлы»? Бу — без барырга тиеш булган тормыш юлы түгел, бу — Йәһвәнең кешеләр белән мөгамәлә итү юлы. Раббы юлы — намуслы кеше өчен сыену урыны, ә явызлык кылучылар өчен — һәлакәт.
11:31 — Ни өчен денсез кешегә тәкъва кешегә караганда әҗер күбрәк биреләчәк? Биреләчәк әҗер — бу һәрбер кеше ала торган җәза. Тәкъва кеше хата эшләгәндә, аңа җәза бирелә. Денсез, яки бозык, кеше юри гөнаһ эшли һәм яхшы якка үзгәрергә теләми, шуңа күрә ул катырак җәзага лаек.
12:23 — Ни өчен «кеше үзенең белгәнен яшереп саклый»? Зирәк кеше башкаларга сөйләргә теләмәгәнгә түгел, ә акыллылык күрсәткәнгә «белгәнен яшерә»: ул нәрсә һәм кайчан сөйләргә икәнен белә һәм белгәннәрен мактаныр өчен кулланмый.
14:17 — Ни өчен «фикерләү сәләтләренә ия кеше нәфрәт ителә» (ЯД)? Борынгы еврей телендә «фикерләү сәләтләре» дип тәрҗемә ителгән сүзләр бер яктан зирәклекне, ә икенче яктан явыз ниятләрне аңлатырга мөмкин. Әлбәттә, мәкерле ниятле кешене нәфрәт итәләр. Әмма бу дөньядан булмаска карар иткән зирәк кеше дә нәфрәт ителергә мөмкин (Яхъя 15:19).
18:19 — Ни өчен «ачуы кабарган кардәш шәһәр-ныгытмадан да көчлерәк»? Үпкәләгән кеше, дошман чолгап алган көчле шәһәр кебек, гафу итәргә теләмичә нык торырга мөмкин. Үпкәләгән кеше белән татулашу ныгытылган манарага керү кебек авыр.
Безнең өчен сабаклар:
10:11—14. Сүзләребез кешегә көч бирсен өчен, акылыбыз хакыйкать белән тулы булырга, йөрәкне ярату дәртләндерергә, ә телдә акыллылык булырга тиеш.
10:19; 12:18; 13:3; 15:28; 17:28. Әзрәк һәм уйлап сөйлик.
11:1; 16:11; 20:10, 23. Акча белән бәйле эшләрдә намуслы булыйк. Моны Йәһвә тели.
11:4. Байлык артыннан куу аркасында Изге Язмаларны шәхси өйрәнү, мәсихчеләр очрашулары, дога кылу һәм вәгазь эше икенче урынга күчмәсен. Бу акылсызлык.
13:4. Яңа дөньяда яшәр өчен теләк кенә әз. Шулай ук җыелышта берәр җаваплы вазифа үтәр өчен дә теләк кенә әз. Боларга лаеклы булыр өчен, безгә эшчән һәм тырышучан булырга кирәк.
13:24; 29:15, 21. Кайгыртучан әти-әниләр баланы артык иркәләмиләр һәм аның кимчелекләрен күрмәмешкә салынмыйлар. Киресенчә, алар бу кимчелекләр «тамырланып» китмәсен өчен, кирәкле чаралар күрәләр.
14:10. Без үз яшерен хисләребезне төгәл әйтеп бирә алмаган чаклар да була, һәм кешеләр дә кайвакыт безне тулысынча аңлап бетерә алмый, шуңа күрә кешеләр чын юату бирә алмый. Кайчакта без Йәһвәгә генә өметләнеп яши алабыз.
15:7. Орлык чәчүче орлыкларны бер урынга чәчми, без дә кешегә бар белгәнебезне шунда ук сөйләп бирергә тиеш түгел. Акыллы кеше «гыйлемне» кирәк булганда, әкрен генә тарата.
15:15; 18:14. Тормышка уңай караш белән карау хәтта авыр вакытларда да шатлыкны югалтмаска булышачак.
17:24. Фикерләрен һәм карашын мөһим нәрсәләргә туплый алмыйча адашып йөргән «ахмакка» охшаш булмас өчен, безгә зирәклек эзләргә кирәк. Бу безгә акыл белән эш итәргә булышачак.
23:6—8. Без икейөзлеләнеп кунакчыллык күрсәтүдән сакланырга тиеш.
27:21. Мактау без чынында нинди икәнен күрсәтергә мөмкин. Без үз уңышларыбыз өчен Йәһвәгә бурычлы икәнебезне танысак, басынкы икәнебезне күрә алабыз. Ул чакта мактау безне Аллаһыга хезмәтебезне дәвам итәргә дәртләндерә. Әмма мактау башкалардан өстенрәк булу хисе уята икән, бу безгә басынкылык җитми икәнен күрсәтә.
27:23—27. Бу шигырьләрдә көтүче тормышы сурәтләнә. Анда шулай ук эшчән булу һәм гади тормыш белән канәгать булуның мөһимлегенә басым ясала. Бу шигырьләрнең төп темасы: тормышыбыз Аллаһыга бәйле *.
28:5. Әгәр без Йәһвәне дога кылу һәм аның Сүзен өйрәнү аша эзләсәк, без аңа яраклы булып хезмәт итәр өчен кирәкле бар нәрсәне «аңлый» алачакбыз.
«РУХЛАНДЫРЫЛГАН СҮЗЛӘР» ҺӘМ «НӘСЫЙХӘТЛӘР»
Гыйбрәтле сүзләр китабы «рухландырылган сүзләр» һәм «нәсыйхәтләр» белән тәмамлана (Гыйбрәтле сүзләр 30:1; 31:1). Агурның сүзләрендә сабак бирүче чагыштырулар бар. Ул комсызлыкны һич тә канәгатьләндереп булмый дип яза. Шулай ук ничек мәкерле вәсвәсәче кызны аздыра ала икәне турында сөйли *. Бу шигырьләрдә шулай ук тәкәбберлек һәм ачулы сүзләр турында кисәтү бар.
Лемуилның әнисе аңа шәраб һәм башка исерткеч эчемлекләр эчү турында үгет-нәсыйхәт биргән. Шуннан соң гадел хөкем итәргә киңәш бирелә. Аннан соң чираттагы шигырьләрдә яхшы хатын сурәтләнә, һәм бу сурәтләү мондый сүзләр белән тәмамлана: «Андый хатынның куллары җимешеннән аның үзенә дә өлеш чыгарыгыз һәм халык җыеннарында аның эшләренә дан җырлагыз!» (Гыйбрәтле сүзләр 31:31).
Акыл җый, төзәтүләрне кабул ит, Аллаһыдан курку үстер, Йәһвәгә өметләнеп яшә. Аллаһы рухландырган гыйбрәтле сүзләрдә күпме кыйммәтле сабаклар бар! Әйдәгез, бу киңәшләрне һәрвакыт тотыйк һәм шул чакта без, «Раббыдан куркучылар» буларак, чын бәхет татыячакбыз (Мәдхия 111:1).
[Искәрмәләр]
^ 9 абз. «Күзәтү манарасы» (рус), 1 август, 1991 ел санының 31 нче битен карагыз.
^ 11 абз. «Күзәтү манарасы» (рус), 1 июль, 1992 ел санының 31 нче битен карагыз.
[8 биттәге иллюстрацияләр]
Йәһвә — барлык чын белемнең Чыганагы
[10 биттәге иллюстрация]
Нәрсә ул «белем тарату»?