Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Боекканнарны Йәһвә коткара

Боекканнарны Йәһвә коткара

Боекканнарны Йәһвә коткара

«Гадел кешенең кайгылары күп булса да, аларның барсыннан да Ходай аны коткарыр» (МӘДХИЯ 33:20).

1, 2. Бер тугры мәсихче нинди авырлык белән очрашкан, һәм ни өчен без дә моңа охшаш хәлгә эләгергә мөмкин?

КЭЙКО * — Йәһвә Шаһите. Ул инде 20 елдан артык Аллаһыга хезмәт итә. Берникадәр вакыт ул гомуми пионер булып — Патшалыкны тулы вакытлы вәгазьләүче булып хезмәт иткән һәм үз хезмәтен бик кадерләгән. Әмма күптән түгел генә ул өметсезлеккә бирелгән һәм үзен ялгыз хис итә башлаган. «Мин һәрвакыт елый идем»,— дип сөйли Кэйко. Күңелсез уйлардан арыныр өчен, ул шәхси өйрәнүне күбрәк үткәрә башлаган. «Шулай да күңелсез уйлар мине калдырмады,— ди Кэйко.— Миңа шулкадәр авыр иде ки, хәтта үләсем килде».

2 Синең мондый күңелсез уйлар белән көрәшкәнең бармы? Син Йәһвә Шаһите булганга, сиңа шатланыр өчен күп сәбәпләр бар, чөнки Аллаһыга тугрылык «хәзерге һәм киләчәк тормышны вәгъдә итә» (1 Тимутегә 4:8). Син инде хәзер рухи оҗмахта яшисең! Әмма бу син күңелсез уйлардан тулысынча якланган дигәнне аңлатамы? Юк. «Гадел кешенең кайгылары күп»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Мәдхия 33:20). Һәм моңа шаккатасы да юк, чөнки «бөтен дөнья... явыз иблиснең хакимлеге астында» ята (1 Яхъя 5:19). Ул безнең һәрберебезгә төрлечә тәэсир итә (Эфеслеләргә 6:12).

Күңелсез уйларның нәтиҗәләре

3. Изге Язмалардан җан газабы кичергән Аллаһы хезмәтчеләренең мисалларын китерегез.

3 Боекканлык озакка сузылса, бу кешегә начар яктан тәэсир итәргә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 15:15). Тәкъва Әюбнең мисалын искә төшер. Авыр хәлгә эләккәч, Әюб: «Хатыннан туган кеше кыска гомерле һәм кайгылардан туйган»,— дип әйткән (Әюб 14:1). Аның шатлыгы юкка чыккан. Ул хәтта Йәһвә аны ташлаган дип уйлый башлаган (Әюб 29:1—5). Андый хисләрне Аллаһының күп хезмәтчеләре кичергән. Изге Язмаларда, мәсәлән, балага уза алмаганга «җан газабы» кичергән Һанна турында әйтелә (1 Патшалык 1:9—11). Гаиләдәге авырылыклар аркасында кайгы кичергән Ребека: «Тәмам җаным бизде»,— дигән (Яратылыш 27:46). Давыт, үз хаталары турында уйланганда: «Көн буе моңаеп йөрдем»,— дип язган (Мәдхия 37:7). Шулай итеп, борынгы заманда Аллаһыдан куркып яшәгән ир-атлар һәм хатын-кызлар вакыт-вакыт өметсезлеккә бирелгән.

4. Ни өчен без безнең көннәрдә мәсихчеләр арасында «кайгырган җаннарның» булуына гаҗәпләнмибез?

4 Ә Мәсих шәкертләре турында нәрсә әйтеп була? Рәсүл Паул Тессалуникә шәһәрендәге мәсихчеләргә «кайгырган җаннарны юатыгыз» (ЯД) дияргә кирәк дип тапкан (1 Тессалуникәлеләргә 5:14). Бер белешмәлектә «кайгырган җаннар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе турында болай дип әйтелә: бу сүзләрне шулай ук «тормыш авырлыклары аркасында вакытлыча боеккан» кешеләргә кулланып була. Паул сүзләреннән Тессалуникә шәһәрендәге кайбер майланган мәсихчеләр күңел төшенкелегенә бирелгән булган икәнен күрәбез. Безнең көннәрдә дә мәсихчеләр арасында «кайгырган җаннар» бар. Ни өчен соң бу җаннар «кайгыра»? Өч төп сәбәпкә игътибар итик.

Гөнаһлы булу боектыра

5, 6. Римлыларга 7:22—25 тәге сүзләр безне ничек юата ала?

5 «Оятларын югалткан» бозык кешеләрдән аермалы буларак, чын мәсихчеләр үзләренең гөнаһлы булуын таный, һәм бу аларны боектыра (Эфеслеләргә 4:19). Шундый ук хисләрне рәсүл Паул кичергән. «Эчемнән Аллаһы канунына шатланам, әмма үз тәнемдә башка бер канунның эш итүен күрәм. Бу канун акылым хуплаган канунга каршы көрәшә һәм мине үземдә эш итүче гөнаһ канунына буйсындыра»,— дип әйткән Паул, шуннан соң: «Мескен кеше мин!» — дип өстәгән (Римлыларга 7:22—24).

6 Син үзеңне Паул кебек хис иткәнең бармы? Хис иткәнең булса, бу бик әйбәт, чөнки үзеңнең көчсез якларыңны тулысынча аңлап, син гөнаһлы булу никадәр авыр икәнен тирәнрәк сизә алырсың, һәм бу сиңа бозыклыктан качарга көч бирәчәк. Ләкин кимчелекләр аркасында һәрвакыт боегып йөрү дөрес булырмы? Паул өстә китерелгән сүзләрне әйткәннән соң болай дип өстәгән: «Мине Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы коткаручы Аллаһыга шөкер!» (Римлыларга 7:25). Паул бер дә шикләнмәгән: Гайсә Мәсихнең түгелгән каны аны мирас итеп алынган гөнаһтан коткара ала (Римлыларга 5:18).

7. Безгә гөнаһлы теләкләребез аркасында боекмаска нәрсә булышачак?

7 Әгәр син гөнаһлы табигатең аркасында боегасың икән, рәсүл Яхъяның сүзләреннән юаныч ал. Ул болай дип язган: «Берәү гөнаһ кылса, Ата алдында Яклаучы-Юатучыбыз — һәрвакыт дөрес гамәл итүче Гайсә Мәсих бар. Мәсих гөнаһларыбызның, безнең генә түгел, бәлки бөтен дөньяның да гөнаһлары кичерелүен алып килүче һәм Аллаһы белән татулаштыручы корбан булды» (1 Яхъя 2:1, 2). Гөнаһлы теләкләрең аркасында кайгы кичергәндә беркайчан да шуны онытма: Гайсә камил кешеләр өчен түгел, ә гөнаһлы кешеләр өчен үз тормышын биргән. Һәм «барысы да гөнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар» икәнен истә тот (Римлыларга 3:23).

8, 9. Ни өчен без үз-үзебезне әрләмәскә тиеш?

8 Әйтик, син үткәндә берәр авыр гөнаһ эшләгәнсең. Син Йәһвәгә моның турында күп тапкыр дога кылып әйткәнсең. Шулай ук мәсихче өлкәннәр сиңа рухи яктан булышкан (Ягъкуб 5:14, 15). Син чын күңелдән тәүбә итеп мәсихчеләр җыелышында калгансың яки Йәһвә оешмасын берникадәр вакытка калдыргансың һәм соңрак тәүбә итеп кабат Аллаһы илтифатын алгансың. Һәрхәлдә, кылган гөнаһ вакыт-вакыт искә төшәргә һәм сине боектырырга мөмкин. Ул чакта шуны истә тот: Йәһвә мәрхәмәткә мул һәм чын күңелдән тәүбә иткән гөнаһлы кешеләрне әзерлек белән кичерә (Ишагыйя 55:7). Өстәвенә, ул синең үзеңне өметсез кеше итеп хис итүеңне теләми. Моны Шайтан тели (2 Көринтлеләргә 2:7, 10, 11). Иблис юк ителәчәк, ул моңа лаек, һәм ул сине син дә юк ителүгә лаек дип ышандырырга тырыша (Ачылыш 20:10). Шайтан моның белән иманыңны җимермәсен, моңа юл куйма (Эфеслеләргә 6:11). Башка чакларда үзеңне Шайтаннан яклаган кебек, нәкъ шулай ук бу очракта да аңа «каршы тор» (1 Петер 5:9).

9 Ачылыш 12:10 да Шайтан майланган мәсихчеләрне — «имандашларыбызны гаепләүче» дип аталган. Ул аларны «Аллаһыбыз алдында көне-төне» гаепли. Бу шигырьдәге сүзләр турында уйлану сиңа шуны күрергә булышыр: Шайтан ялган кулланып гаепли, һәм ул син үзеңне гаепләгәндә һәм әрләгәндә шатлана, ә Йәһвә сине бер дә гаепләми һәм әрләми (1 Яхъя 3:19—22). Нәрсә дип үзеңне тәмам хәлсез калганчы гаепләргә? Шайтанга Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңне бозарга юл куйма. Йәһвә «кеше яратучан һәм мәрхәмәтле, ачуга акрын һәм шәфкатьтә... бөек». Син моны онытсын өчен, Иблис тырышлыклар куя. Моңа каршы тор (Чыгыш 34:6).

Мөмкинлекләрнең чикле булуы боектыра

10. Ни өчен мөмкинлекләребезнең чикле булуы безне боектырырга мөмкин?

10 Кайбер мәсихчеләрнең мөмкинлекләре чикле һәм бу аларга Аллаһыга хезмәт итәргә комачаулый, шуңа күрә алар борчылалар. Син дә борчыласыңмы? Бәлки, каты авыру, олы яшь яки башка сәбәпләр сиңа элеккечә вәгазьләргә мөмкинлек бирмидер. Әлбәттә, мәсихчеләргә Аллаһыга хезмәт итәр өчен һәрбер очрактан дөрес файдаланырга кирәк (Эфеслеләргә 5:15, 16). Әмма син күбрәк хезмәт итә алмасаң һәм бу сине боектырса, нәрсә эшләргә?

11. Рәсүл Паулның Гәләтиялеләргә 6:4 тә язылган киңәше безгә ничек ярдәм итә?

11 «Ялкау булмагыз, бәлки, иманлы вә түземле булулары белән үзләренә вәгъдә ителгәнне алучы кешеләр үрнәгенә иярегез»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Еврейләргә 6:12). Моның өчен тугры хезмәтчеләрнең мисалларын карап чыгарга һәм аларның иман үрнәгенә иярергә кирәк. Әмма үзеңне башкалар белән чагыштыру һәм, үз эшләрең белән канәгать булмыйча, үзеңне әрләү файда китермәячәк. Рәсүл Паул киңәшен тотсак, яхшырак булыр. Ул болай дигән: «Һәркем үзен сынасын, шул чакта ул үзен башка берәү белән чагыштырмыйча горурлана алыр» (Гәләтиялеләргә 6:4).

12. Ни өчен без Йәһвәгә хезмәт иткәндә шатлана алабыз?

12 Мәсихчеләр, хәтта сәламәтлекләре белән берәр авырлыклар булса да, шатлана ала. «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә... Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Еврейләргә 6:10). Бәлки, сиңа бәйле булмаган берәр сәбәпләр аркасында, син инде хәзер күп хезмәт итә алмыйсыңдыр. Әмма Йәһвә ярдәме белән хезмәтеңне киңәйтеп була, мәсәлән хатлар язып яки телефон аша күбрәк вәгазьләп була. Һичшиксез, Йәһвә Аллаһы ашкынып хезмәт итүең һәм аның үзенә һәм якыннарыңа күрсәткән яратуың өчен сине фатихалаячак (Маттай 22:36—40).

«Авыр вакытлар» боектыра

13, 14. а) Ничек «авыр вакытлар» безне боектырырга мөмкин? б) Кешеләрнең «мәхәббәтсез» булулары бүген нәрсәдән күренә?

13 Без Аллаһының тәкъва яңа дөньясын түземсезлек белән көтәбез. Әмма әлегә без «авыр вакытларда» яшибез (2 Тимутегә 3:1). Һәм безне шул юата: дөньядагы кайгылы вакыйгалар безнең котылуыбыз якын икәнен күрсәтә. Әмма бу вакыйгалар безне читләтеп үтми. Мәсәлән, син эшсез калган булсаң, нәрсә эшләргә? Эш тәкъдим итүчеләр әздер, һәм берничә ай үткәч, син Йәһвә минем хәлемне күрә микән һәм минем догаларымны ишетә микән дип шикләнә башларга мөмкин. Ә бәлки, син дискриминация яки гаделсезлек корбаны булгансыңдыр. Хәтта газета мәкаләләренең исемнәрен карап кына чыгып та, син үзеңне тәкъва Лут кебек сизә башларсың. Ул «азгыннарның әхлаксыз гамәлләреннән интеккән» (2 Петер 2:7).

14 Безгә соңгы көннәрнең бер үзенчәлекле ягын онытмаска кирәк. Изге Язмаларда күп кешеләр «мәхәббәтсез» булачак дип алдан әйтелгән булган (2 Тимутегә 3:3). Күп гаиләләрдә бер-берсен яратмыйча яшиләр. Бер китапта болай дип әйтелә: «Кешеләрне үтерәләр, кыйныйлар, җәберлиләр һәм җенси әхлаксызлыкка тарталар. Һәм хәбәрләр күрсәткәнчә, кеше моны күбрәк үз гаиләсендә кичерә. [...] Тынычлык һәм мәхәббәт урыны — гаилә кайбер олылар һәм балалар өчен иң куркыныч урын булып китте» («Family Violence»). Андый начар гаиләдә үскән бала, олы булгач, курку һәм өметсезлеккә бирелергә мөмкин. Син дә андый гаиләдә үскән булсаң, нәрсә эшләргә?

15. Ни өчен Йәһвә күрсәткән мәхәббәт кешеләр күрсәтә алган яратуга караганда күпкә бөегрәк?

15 Мәдхия җырлаучы Давыт: «Атам, анам мине ташладылар шул, әмма Ходай мине кабул кылыр»,— дип җырлаган (Мәдхия 26:10). Йәһвәнең мәхәббәте әти-әни хисләреннән бөегрәк икәнен белү юата! Әти-әниең сине санга сукмаган, синең белән үзләрен тупас тоткан яки сине ташлаган булса да, Йәһвә барыбер синең турыда кайгырта (Римлыларга 8:38, 39). Шуны истә тот: Йәһвә кемне ярата, шул кешене үзенә алып килә (Яхъя 3:16; 6:44). Кешеләр сиңа ничек кенә карамасын, күктәге Әтиең сине ярата!

Ничек боекканлыкны җиңәргә

16, 17. Боектыручы уйлар белән ничек көрәшергә?

16 Әмма боекканлык белән көрәшеп була. Иң элек, мәсихчеләр тормышына кагылышлы бар эшләрдә катнаш. Аллаһы Сүзеннән алган белемнәрең турында уйлан. Моны аеруча күңелсез уйлар биләп алганда эшлә. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Мин: „аягым калтырый“,— дигән чакта, әй Ходай, Синең мәрхәмәтең миңа бик булышты. Күңелемдә кайгыларым күбәйгән чакта, Синең юатуларың җанымны сөендерәләр» (Мәдхия 93:18, 19). Изге Язмаларны регуляр рәвештә уку юатучы сүзләр һәм дәртләндерүче уйлар белән акылыңны тутырырга булышачак.

17 Шулай ук дога кылырга кирәк. Үзеңнең яшерен хисләреңне һәм уйларыңны сүзләр белән әйтеп бирә алмасаң да, Йәһвә синең нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңлый (Римлыларга 8:26, 27). Мәдхия җырлаучы безне мондый сүзләр белән ышандыра: «Син кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр. Тәкъва кешене Ул һичкайчан каушатмас» (Мәдхия 54:23).

18. Депрессия белән авырган кешеләргә нәрсә булыша ала?

18 Кайбер кешеләр депрессия * белән авырый, һәм бу боекканлыкка китерә. Син дә андый авырудан интегәсең икән, Аллаһының яңа дөньясы хакында һәм «яшәүчеләрнең берсе дә: „мин авыру“,— дип әйтмәс» вакыт турында уйла (Ишагыйя 33:24). Әгәр сине боеккан вакытта була торган уйлардан күпкә көчлерәк күңелсез уйлар борчый икән, табибка мөрәҗәгать итү акыллы булыр иде (Маттай 9:12). Үзеңнең сәламәтлегең турында кайгырт. Сиңа дөрес туклану һәм физик күнегүләр булыша ала. Йоклар өчен җитәрлек вакыт бүлеп куй. Төне буе телевизор карап утырма. Эмоциональ һәм физик яктан көчсез калдыра торган ял итү төрләрен сайлама. Ә иң мөһиме, Аллаһы хуплаган эшләрдә катнашуыңны дәвам ит! Йәһвә «һәр күз яшен сөртәчәк» вакыт әле килеп җитмәгән, шулай да ул сиңа барысын җиңеп чыгарга булышачак (Ачылыш 21:4; 1 Көринтлеләргә 10:13).

«Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз»

19. Йәһвә боеккан кешеләргә нәрсә вәгъдә итә?

19 Аллаһы Сүзендә тәкъва кешенең кайгылары күп булса да, «аларның барсыннан да Ходай аны коткарыр» дип әйтелә (Мәдхия 33:20). Ничек итеп коткара? Рәсүл Паул Аллаһыга «тәнгә чәнечкене» алып куй дип кат-кат ялварганда, Йәһвә аңа: «Минем кодрәтем зәгыйфьлектә иң камил була»,— дип әйткән (2 Көринтлеләргә 1 2:7—9). Нәрсә Йәһвә Паулга вәгъдә иткән, һәм нәрсә ул сиңа вәгъдә итә? Ул бер мизгелдә савыктыру түгел, ә барысын җиңеп чыгарга көч вәгъдә итә.

20. Бар авырлыкларыбызга карамастан, 1 Петер 5:6, 7 дәге сүзләр безне нәрсәгә ышандыра?

20 Рәсүл Петер болай дип язган: «Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер. Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:6, 7). Йәһвә синең хакта кайгырта, шуңа күрә беркайчан да сине ташламаячак. Йәһвә сиңа һәрвакыт таяныч биреп торачак. Тугры мәсихчеләр «Аллаһының кодрәтле» кулы астында икәнен онытма. Без Йәһвәгә хезмәт итәбез, шуңа күрә ул безгә ныклык бирә. Тугры калсак, безгә беркем дә төзәтә алмаслык рухи зыян китермәячәк, моны Аллаһы рөхсәт итмәячәк. Әйдәгез, Йәһвәгә тугрылык саклыйк, шул чакта без яңа дөньядагы мәңгелек тормышка ия булачакбыз һәм ул боекканнарны мәңгегә коткарачак көнне күрәчәкбез!

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. Исем үзгәртелгән.

^ 18 абз. Депрессия — бу кәефсезлек генә түгел, бу авыру һәм аны табиблар билгели. Депрессия белән авырган кешенең күңел төшенкелеге көчле һәм озак вакытлы була. Күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус) журналын карагыз: 15 июль, 1989 ел, 18—22 нче битләр; 15 август, 1989 ел, 20—22 нче битләр; 1 сентябрь, 1996 ел, 30, 31 нче битләр.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен хәтта Йәһвә хезмәтчеләренең дә күңелсез уйлары була?

• Нинди сәбәпләр аркасында Аллаһының кайбер хезмәтчеләре өметсезлеккә бирелергә мөмкин?

• Ничек Йәһвә боекканлыкны җиңеп чыгарга булыша?

• Нинди мәгънәдә без «Аллаһының кодрәтле» кулы астында?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрацияләр]

Авырлыкларга карамастан, Йәһвә халкына шатланыр өчен сәбәп бар