Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы олы яшьтәгеләр турында кайгырта

Аллаһы олы яшьтәгеләр турында кайгырта

Аллаһы олы яшьтәгеләр турында кайгырта

БЕЗНЕҢ көннәрдә олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт итмиләр. Моны күп илләрдә күреп була, һәм моңа шаккатасы да юк, чөнки күп еллар элек Инҗилдә Аллаһыга каршы торган бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәрендә» «кешеләр үзләрен генә сөючән... мәхәббәтсез» булачак диелгән булган (2 Тимутегә 3:1—3). «Мәхәббәтсез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе шулай ук гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә дә кагылырга мөмкин. Бүген гаилә эчендәге ярату, Аллаһы Сүзендә алдан әйтелгәнчә, шактый кимеде.

Кайбер кешеләр өлкән яшьтәгеләрне хөрмәт итмәсәләр дә, Йәһвә Аллаһы олы яшькә җиткән кешеләрне югары бәяли һәм алар турында кайгырта. Әйдәгез, Аллаһы Сүзендә моның турында нәрсә әйтелгәнен карап чыгыйк.

«Тол хатыннарны хөкем итүче»

Йәһвә Аллаһының өлкән яшьтәгеләргә кайгыртучан карашы Еврей Язмаларында ачык итеп күрсәтелә. Мәсәлән, Зәбур китабында Давыт Аллаһыны олы яшьтәге * «тол хатыннарны хөкем итүче» дип атый (Мәдхия 67:6). «Хөкем итүче» дигән сүз Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә «яклаучы» яки «саклаучы» дигән сүз белән бирелә. Әйе, Йәһвә тол хатыннар турында кайгырта. Моннан тыш, Изге Язмаларда аларны җәберләсәләр Аллаһының ачуы чыга дип әйтелә (Чыгыш 22:22—24). Аллаһы һәм аның хезмәтчеләре тол хатыннарны һәм олы яшькә җиткән бар тугры кешеләрне бик кадерлиләр. «Агарган чәч — кешенең тугры юлда казанып алган шөһрәтле таҗы»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 16:31 дә. Бу сүзләр Аллаһының һәм аның халкының карашын чагылдыра.

Йәһвә Исраил халкына биргән Канунда өлкән яшьтәгеләрне хөрмәт итәргә кушкан. «Чал чәчленең алдында торып бас һәм карт кешенең йөзен хөрмәт ит, һәм Аллаһыңнан курык. Мин Ходай»,— дип әйтелгән булган исраиллеләргә (Левиләр 19:32). Димәк, исраиллеләрнең олы яшьтәгеләргә мөнәсәбәте Йәһвә Аллаһы белән мөнәсәбәтләренә бәйле булган. Әгәр берәрсе карт кешегә хөрмәт күрсәтмәсә, ул Аллаһыны яратам дип әйтә алмаган.

Мәсихчеләр Муса Канунын үтәргә тиеш түгел. Әмма алар «Мәсих канунын үтәргә» тиеш, ә бу канун аларның тәртибенә һәм карашларына тәэсир итә. Һәм шулай ук әти-әни белән өлкән яшьтәгеләрне яратырга һәм алар турында кайгыртырга дәртләндерә (Гәләтиялеләргә 6:2; Эфеслеләргә 6:1—3; 1 Тимутегә 5:1— 3). Мәсихчеләр яратуны алардан бу таләп ителгәнгә генә түгел, ә моңа аларның йөрәкләре дәртләндергәнгә күрсәтәләр. «Бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз!» — дип өндәгән рәсүл Петер (1 Петер 1:22).

Олы яшьтәгеләр турында кайгыртыр өчен тагын бер сәбәпне шәкерт Ягъкуб китерә. Ул болай дип язган: «Аллаһы Ата Үз каршында саф, тапсыз санаган табыну — ятимнәрнең, тол хатыннарның кайгылары белән уртаклашып, алар турында кайгырту һәм үзеңне, нәҗесләмичә, фани дөньядан саклау» (Ягъкуб 1:27). Ягъкуб Йәһвә өчен бу кешеләр бик кадерле дип басым ясый.

Шуңа күрә: «Мин олы яшьтәгеләргә начарлык эшләмим»,— дип кенә яшәү әз, без алар белән эчкерсез кызыксынырга тиеш: без аларга яхшы эшләр эшләп ярдәм итәргә тиеш. (4, 5 нче биттәге «Мәхәббәт эшләр белән күрсәтелә» дигән рамканы карагыз.) «Кылган гамәлдән башка иман да үле»,— дип язылган Ягъкуб 2:26 да.

Аларны «кайгылары белән уртаклашып» юату

Ягъкуб тагын бер фикергә басым ясый. Ул мәсихчеләргә тол хатыннарның «кайгылары белән уртаклашыгыз» дип яза. «Кайгы» дип тәрҗемә ителгән грек сүзенең төп мәгънәсе — бу тормыштагы авырлыклар аркасында килеп чыккан авырту, бәла яки газап чигү. Һичшиксез, күп кенә олы яшьтәге кешеләр андый «кайгы» кичерә. Аларның кайберләре ятим яши. Башкалары картлык белән килгән «кайгылар» аркасында интегә. Һәм хәтта Аллаһыга ашкынып хезмәт иткәннәр дә күңел боеклыгы кичерергә мөмкин. Джон * мисалын карап чыгыйк. Ул инде 40 елдан артык Аллаһы Патшалыгының вәгазьчесе булып тугры хезмәт итә. Соңгы өч дистә елны ул тулы вакытлы махсус хезмәттә үткәрде. Хәзер аңа 80 нән артык яшь, һәм ул кайвакыт күңел төшенкелегенә бирелә. Ул болай дип сөйли: «Мин үткән тормышыма күз салам да, үз хаталарымны, бик күп хаталарымны искә төшерәм. Ул вакытта мин аларны эшләмәсәм, яхшырак булыр иде дип кат-кат уйлыйм».

Мондый кешеләрне шуны белү юатыр: Йәһвә үзе камил булса да, бездән камиллек таләп итми. Ул безнең хаталарыбызны күреп торса да, аның турында Зәбурда: «Син (кешенең) канунсызлануларын сизәсең икән, әй Ходай, әй Ходай, кем чыдап тора алыр?» — дип әйтелгән (Мәдхия 129:3). Әйе, Йәһвә безнең хаталарга түгел, ә безнең йөрәк торышына игътибар итә. Без моны кайдан беләбез?

Давыт патша камил булмаган һәм күп хаталар эшләгән. Аллаһы аны Зәбур китабында мондый сүзләрне язарга рухландырган: «Әй Ходай, Син мине сынадың, инде мине беләсең. Син минем кайчан утырганымны да, кайчан торганымны да беләсең. Син уйларымны ерактан тоясың. Йөримме мин, ял итәмме, Син гел минем янда, һәм минем бар юлларым Сиңа билгеле» (Мәдхия 138:1—3). «Минем янда» дигән сүзләр турыдан-туры «иләк аша үткәрү» дигәнне аңлатырга мөмкин. Бу сүз игенче бодайны чүптән аерыр өчен ашлыкны җилгәргәндә кулланыла. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Давыт безне шуңа ышандыра: Йәһвә безне кимчелекләрдән «чистарта», ягъни «җилгәрә» һәм үз хәтерендә безнең яхшы эшләрне саклап калдыра.

Безнең күктәге шәфкатьле Атабызга тугры хезмәт итсәк, ул яхшы эшләребезне исендә саклаячак һәм кадерләячәк. Аллаһы болай дип саный: ул безнең эшләребезне һәм аның исеменә күрсәткән яратуыбызны онытса, бу гаделсезлек булыр иде. Моның турында Инҗилдә әйтелгән (Еврейләргә 6:10).

«Әүвәлге үтеп китте»

Изге Язмаларда күрсәтелгәнчә, Аллаһы кешеләрнең картаюын теләмәгән. Адәм белән Хаува үзләренең Барлыкка Китерүчеләренә каршы фетнә күтәргәннән соң гына, картлык китергән авырлыклар кеше тормышының өлеше булып киткән (Яратылыш 3:17—19; Римлыларга 5:12). Әмма бу мәңге булмаячак.

Өстә әйтелгәнчә, без бүген күргән күп начарлыклар, шул исәптән олы яшьтәгеләрне хөрмәт итмәү, без яшәгән дөнья төзелешенең «соңгы көннәре» бара икәнен исбат итә (2 Тимутегә 3:1). Аллаһы гөнаһ, картлык һәм үлем китергән зыянны юк итәргә ниятли. Инҗилдә болай дип әйтелә: «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:4).

Аллаһының яңа дөньясында картлыкка хас авыртулар һәм авырлыклар, шул исәптән олы яшьтәгеләрне хөрмәт итмәү дә үткәндә калачак (Михей 4:4). Хәтта үлгән һәм Аллаһы хәтерендә калган кешеләр дә терелтелгән булачак, һәм аларның да җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлекләре булачак (Яхъя 5:28, 29). Ул чакта Йәһвә Аллаһының олы яшьтәгеләр турында гына түгел, ә үзенә буйсынган бар кешеләр турында кайгыртканы аеруча ачык күренәчәк.

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. Әлбәттә, кайбер тол хатыннар олы яшьтә түгел. Аллаһы алар турында да кайгырта. Моның турында, мәсәлән, Левиләр 22:13 тә әйтелә.

^ 11 абз. Исем үзгәртелгән.

[4, 5 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

Мәхәббәт эшләр белән күрсәтелә

Йәһвә Шаһитләренең җыелышларында мәсихче өлкәннәр, олы яшьтәгеләр турында кайгыртып, үрнәк күрсәтәләр. Алар рәсүл Петернең: «Үзегездәге Аллаһы ышанып тапшырган иман итүчеләр көтүен... көтегез»,— дигән сүзләрен җитди караш белән кабул итәләр (1 Петер 5:2). Олы яшьтәгеләргә ярдәм итү — бу Аллаһы көтүе турында кайгыртуның бер өлеше. Ничек аларга ярдәм итеп була?

Олы яшьтәгеләргә нинди ярдәм кирәк икәнен тулысынча ачыклар өчен түземлек кирәк. Бәлки, аларга игътибар күрсәтеп һәм күп тапкыр килеп, алар белән дусларча сөйләшү кирәк булыр. Бәлки, кибеткә барып-кайтырга һәм өйләрен җыештырырга, җыелышка барыр өчен булышырга, Изге Язмалар һәм мәсихчеләр басмаларын укырга һәм башка яктан ярдәм кирәктер. Әгәр мөмкин булса, конкрет һәм кирәкле ярдәм күрсәтер өчен, берәр график төзеп, аны кулланырга кирәк *.

Ә олы яшьтәге кардәшебез авыр хәлгә эләксә һәм аңа акча ягыннан ярдәм кирәк булса? Иң башта аның ярдәм итә ала торган балалары яки башка туганнары бармы икәнен ачыклау яхшы булыр. Бу Инҗилдә язылган мондый сүзләр буенча эш итү булыр иде: «Тол хатынның балалары яки оныклары булса, алар башта, ата-аналары һәм әби-бабалары хакында кайгыртып, иманнарын эштә күрсәтергә өйрәнсеннәр, чөнки Аллаһы шуны тели» (1 Тимутегә 5:4).

Бәлки, бу олы яшьтәге кардәшебезгә хөкүмәт тарафыннан социаль ярдәм бирелергә тиештер, шуны ачыклау файдалы булыр иде. Бәлки, җыелыштан берәрсе бу яктан аңа ярдәм итә алыр. Әгәр андый мөмкинлекләр юк икән, мәсихче өлкәннәр бу кардәш җыелыштан ярдәм алырга лаеклымы икәнен карап чыгарга тиеш. Кайбер очракларда I гасыр җыелышларында шулай эшләгәннәр. Мәсәлән, рәсүл Паул үзенең хезмәттәше Тимутегә менә нәрсә дип язган: «Бер ирнең генә хатыны булып, алтмыш яшьтән ким булмаган тол хатын, үзенең игелекле эшләре буенча танылган булса: балалар тәрбияләп үстергән, кунакчыллык күрсәткән, имандашларының аякларын юган, авырлык килгәннәргә ярдәм иткән һәм үзен һәртөрле игелекле эшкә багышлаган булса гына, толларның бердәмлектәге исемлегенә кертелсен» (1 Тимутегә 5:9, 10).

[Искәрмә]

^ 25 абз. Күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус) 1989 ел, 15 октябрь санында «Олы яшьтәгеләргә ярдәм итәбез» дигән мәкаләне карагыз.

[6 биттәге иллюстрация]

Доркәс фәкыйрь тол хатыннар турында кайгырткан (Рәсүлләр 9:36—39)