Алла хезмәтчеләре игелекне яратырга тиеш
Алла хезмәтчеләре игелекне яратырга тиеш
«Йәһвә синнән нәрсә таләп итә: гадел эш итәргә, игелекне яратырга һәм Аллаң каршында басынкы йөрергә» (МИХЕЙ 6:8, ЯД).
1, 2. а) Ни өчен без Йәһвәнең үз хезмәтчеләреннән игелекле булуларын таләп итүенә гаҗәпләнмәскә тиеш? б) Игелек белән бәйле булган нинди сораулар игътибарга лаек?
ЙӘҺВӘ игелек Алласы (Римлыларга 2:4; 11:22). Аның игелеге өчен беренче кешеләр, Адәм белән Хаува, бик рәхмәтле булганнардыр! Едем бакчасында, Алланың кешеләргә карата игелекле икәнен күрсәтүче күзгә күренеп торган дәлилләр — Алланың иҗади эшләре булган һәм алар кешеләргә рәхәтлек китергәннәр. Һәм Алла бар кешеләргә, хәтта рәхмәтле булмаганнарга һәм явызларга да, игелек күрсәтүен дәвам итә.
2 Кешеләр Аллага охшатып яратылган булганга алар Алла сыйфатларын чагылдырырга сәләтле (Яратылыш 1:26). Шуңа күрә Йәһвәнең бездән дә игелекле булуыбызны таләп иткәненә гаҗәпләнәсе юк. Михей 6:8 (ЯД) буенча Алла хезмәтчеләре «игелекне яратырга» тиеш. Әмма нәрсә ул игелек? Ничек ул Алла хуплаган башка сыйфатлар белән бәйле? Кешеләрнең игелек күрсәтә алганнарын исәпкә алсак, ни өчен дөнья шундый мәрхәмәтсез һәм нәфрәт белән тулы? Ни өчен без, мәсихчеләр, башкаларга игелек күрсәтергә тырышырга тиешбез?
Нәрсә ул игелек?
3. Игелеккә нинди билгеләмә бирер идегез?
3 Игелек башкаларның иминлеге турында актив рәвештә кызыксыну аша күрсәтелә. Ул файдалы эшләрдә һәм игътибар белән әйтелгән сүзләрдә күренә. Игелекле булу — явызлык түгел, ә яхшылык эшләү дигәнне аңлата. Игелекле кешенең мөнәсәбәте дусларча, ул үзе йомшак, кызганучан һәм мәрхәмәтле. Ул юмарт һәм башкаларга игътибарлы. Рәсүл Паул мәсихчеләрне: «Шәфкатьле, яхшы күңелле [«игелекле», ЯД], күндәм, басынкы, түземле булыгыз [«моның барысына киенегез», ЯД]»,— дип үгетләгән (Көлессәйлеләргә 3:12). Шулай итеп, игелек һәрбер чын мәсихчедәге символик киемнең өлеше.
4. Ничек Йәһвә кешелеккә үзе иң беренче булып игелек күрсәтә?
4 Йәһвә Алла үзе иң беренче булып игелек күрсәтә. Паул сүзләре буенча «Коткаручыбыз Аллаһы Үзенең игелеклелеген һәм кешеләргә карата мәхәббәтен күрсәткәндә», безне «Изге рух белән яңадан тудыру вә яңарту аркылы, Үзенең юып чистарту гамәле аша коткарды» (Титуска 3:4, 5). Алла, Мәсихнең йолым корбанын кулланып, майланган мәсихчеләрне Гайсә каны белән «чистарта». Ул аларны шулай ук изге рух белән яңарта һәм алар Алланың рух белән тудырылган уллары шикелле «яңа зат» булалар (2 Көринтлеләргә 5:17). Моннан тыш, Алла игелеген һәм мәхәббәтен «бихисап күп кешегә» күрсәтә, алар «киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар» (Ачылыш 7:9, 14; 1 Яхъя 2:1, 2).
5. Ни өчен Алланың изге рухы җитәкчелеге астындагы кешеләр игелек күрсәтергә тиеш?
5 Игелек шулай ук Алланың эш итүче көче ягъни изге рух җимешенең өлеше. Паул болай дип әйткән: «Изге Рух [«җимеше», ЯД] исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белүне тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк» (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Шуңа күрә Изге рух җитәкчелеге астындагы кешеләр башкаларга игелек күрсәтергә тиеш түгелме?
Чын игелек көчсезлек түгел
6. Кайсы очракта игелек көчсезлек һәм ни өчен?
6 Кайбер кешеләр игелекне көчсезлек дип саный. Алар башкалар синең көчле холыклы икәнеңне күрсен өчен каты, хәтта кайвакыт тупас булырга кирәк дип уйлый. Әмма чынлыкта, чын игелек күрсәтер өчен һәм урынсыз игелек күрсәтмәс өчен көч кирәк. Чын игелек Алла рухы җимешенең өлеше булганга, андый сыйфатка ия булганнарның гөнаһлы тәртипкә күзләрен йомып яшәгән йомшак характерлылар белән бернинди дә уртаклыгы юк. Урынсыз игелек — ул көчсезлек, мондый игелек гөнаһка юл куя.
7. а) Кайсы яктан Ели йомшаклык күрсәткән? б) Ни өчен мәсихче өлкәннәр урынсыз игелек күрсәтмәс өчен сак булырга тиеш?
7 Исраилнең баш рухание Ели мисалын карап чыгыйк. Ул үз уллары Офни белән Финеесны тәрбияләүдә йомшаклык күрсәткән. Алар чатырда рухани булып хезмәт иткәннәр һәм Алла Кануны буенча аларга корбанның билгеле бер өлеше бирелгән булган. Моның белән генә риза булмыйча алар, корбанның майлары әле яндырылганчы, корбан китерүче кеше янына чи ит таләп итәр өчен ярдәмчеләрен җибәргәннәр. Ели уллары, шулай ук, чатырга керү урынында хезмәт иткән хатыннар белән якынлык кылганнар. Әмма Офни белән Финеесны рухани эшеннән азат итү урынына, Ели аларны йомшак кына шелтәләгән (1 Патшалык 2:12—29). Шуңа күрә «Ходай сүзенең ул көннәрдә бик сирәк булганына» гаҗәпләнәсе юк! (1 Патшалык 3:1). Мәсихче өлкәннәр, җыелыш рухилыгына куркыныч китерә алган гөнаһ кылучыларга урынсыз игелек күрсәтмәскә тиеш. Чын игелеккә ия булганнар Алла нормаларын бозган явыз сүзләргә һәм эшләргә бармак аша карамыйлар.
8. Ничек Гайсә чын игелек күрсәткән?
8 Безгә үрнәк калдырган Гайсә Мәсих беркайчан да урынсыз игелек күрсәтмәгән. Ул чын игелекнең иң яхшы үрнәген калдырган. Мәсәлән, «Ул халык төркемнәрен күреп кызганды: алар, көтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган һәм таралган иделәр». Эчкерсез кешеләр Гайсә янына килергә курыкмаганнар, аның янына хәтта үз балаларын да китергәннәр. Гайсә игелек һәм кызганучанлык белән «балаларны кочаклап... аларны фатихалаган» — моның турында уйлап кына карагыз (Маттай 9:36; Марк 10:13—16). Гайсә игелекле булса да, күктәге Әтисе карашы буенча дөрес булганны яклаганда каты торган. Ул беркайчан да явызлыкка юл куймаган; Алла биргән көч белән ул икейөзле дин җитәкчеләрен фаш иткән. Маттай 23:13—26 буенча ул берничә тапкыр: «Кайгы сезгә, фарисейләр һәм канунчылар! Монафикълар!» — дигән сүзләрне кабатлаган.
Игелек һәм Алла хуплаган башка сыйфатлар
9. Ничек итеп игелек сабырлык һәм яхшылык белән бәйле?
9 Игелек Алла рухы булдырган башка сыйфатлар белән бәйле. Ул сабырлык белән яхшылык арасында тора. Чыннан да игелек үстергән кеше сабыр була. Ул хәтта явыз
кешеләр белән очрашканда да сабырлык күрсәтә. Игелек эшләүче еш кына башкаларга ярдәм күрсәтергә, алар файдасына берәр нәрсә эшләргә әзер, шуңа күрә игелек яхшылык белән бәйле. Изге Язмаларда «игелек» мәгънәсен йөрткән грек сүзе кайвакыт «яхшылык» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Беренче мәсихчеләр арасында күрсәтелгән игелек мәҗүсиләрне шулхәтле гаҗәпләндергән, хәтта алар Тертуллиан язуы буенча Гайсә шәкертләрен «игелектән торган кешеләр» дип атаганнар.10. Мәхәббәт белән игелек ничек бәйле?
10 Игелек мәхәббәт белән дә бәйле. Үзенең шәкертләре турында Гайсә: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дип әйткән (Яхъя 13:35). Бу мәхәббәт турында Паул: «Мәхәббәт түземле, шәфкатьле»,— дигән (1 Көринтлеләргә 13:4). Шулай ук «Изге Язма — Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә еш кулланылган «яратучан игелек» дигән гыйбарәдә игелек ярату белән бәйле икәне күренә. Бу игелек тугры яратудан барлыкка килә. «Яратучан игелек» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе — ул назлы якын күрүдән күбрәкне аңлата. Бу игелек берәрсенә, аңа карата максатына ирешкәнче, мәхәббәт белән һәм өзлексез күрсәтелә. Йәһвәнең яратучан игелеге, ягъни тугры яратуы төрлечә күрсәтелә. Мәсәлән, аны Алла үз хезмәтчеләрен яклаганда яки азат иткәндә күреп була (Мәдхия 6:5; 39:12; 142:12).
11. Алланың яратучан игелеге безне нәрсәдә ышандыра?
11 Йәһвәнең «яратучан игелеге» кешеләрне аңа «җәлеп итә» (Иремия 31:3, ЯД). Алланың тугры хезмәтчеләре, азат ителүгә яки ярдәмгә мохтаҗ булганда, Алланың яратучан игелеге чыннан да тугры ярату икәнен беләләр. Бу сыйфат аларның өметләрен аклаячак. Шуңа күрә алар, мәдхия җырлаучы кебек, иман белән дога кыла алалар: «Мин Синең мәрхәмәтеңә [«яратучан игелегеңә», ЯД] өмет итәм; күңелем Син коткарганга сөенер» (Мәдхия 12:6). Алланың яратуы тугры булганга, аның хезмәтчеләре аңа тулысынча ышана алалар. Аларда мондый ышандыру бар: «Чөнки Ходай Үз халкын борып җибәрмәс, һәм Үз нәселен ташламас» (Мәдхия 93:14).
Ни өчен дөнья шулхәтле мәрхәмәтсез?
12. Кайчан һәм ничек мәрхәмәтсез идарә итү башланган?
12 Бу сорауга җавап Едем бакчасында булган вакыйга белән бәйле. Кешелек тарихының иң башында үз-үзен яратучы һәм тәкәббер булып киткән бер рухи зат дөнья җитәкчесе булыр өчен план кора һәм аны үти башлый. Нәтиҗәдә, ул чыннан да «бу дөньяның мирзасы» була, өстәвенә бик явыз идарә итә (Яхъя 12:31). Соңрак аны Иблис Шайтан дип атаганнар, ул Алла белән кешеләрнең төп дошманы (Яхъя 8:44; Ачылыш 12:9). Ул, үз-үзен яратканга, Йәһвәнең игелекле җитәкчелегенә тиң идарә итү урнаштырырга ниятли, бу Хауваны барлыкка китергәннән соң озакламый ачыклана. Адәм Алла игелеген кире каккач һәм аның идарәсеннән бәйсезлекне сайлагач начар идарә итү башлана (Яратылыш 3:1—6). Чын мәгънәдә бәйсез булу урынына, Адәм белән Хаува, чынында, Иблиснең йогынтысына эләгәләр. Алар үз-үзен яратучы һәм горур булган бу идарәченең гражданнары булалар.
13—15. а) Йәһвәнең гадел җитәкчелеген кире кагуның китергән кайбер нәтиҗәләре нинди? б) Ни өчен бу дөньяда мәрхәмәтсезлек һәм дорфалык шулхәтле күп?
13 Әйдәгез, моның кайбер нәтиҗәләрен карап чыгыйк. Адәм белән Хаува җирнең оҗмах булган урыныннан куып чыгарылган булган. Алар яхшы ризык, яшелчә һәм җимешләр мул итеп китергән бакчаны — Едем бакчасы чикләренең тышкы ягындагы авыр тормышка алмаштырганнар. Алла Адәмгә болай дип әйткән: «Менә синең аркада, хатыныңның сүзен тыңлап, Мин ашама дип кисәткән агачның җимешен ашаганың өчен, җир туфрагына Минем ләгънәтем төште. Гомерең буе тамагыңа ризыкны җәфа чигеп табарсың. Туфрак сиңа тикән дә чүпүлән үстерер». Җир туфрагына әйтелгән ләгънәт аны эшкәртү бик авыр булачагын аңлаткан. Адәм буыннарына җиргә ләгънәт төшүе, «тикән дә чүпүлән» үсүенең нәтиҗәләреннән шулхәтле авыр булган, хәтта Нух әтисе Ләмек «Раббы нәгъләтләгән бу туфракны эшкәртеп кулларыбыз хезмәттән талчыкты» дигән (Яратылыш 3:17—19; 5:29).
14 Өстәвенә, Адәм белән Хаува тыныч яшәүләрен бәла-казалы тормышка алмаштырганнар. Хаувага Алла болай дип әйткән: «Сине чиктән тыш каты авыртуларга дучар итәчәкмен: баланы зур газаплар чигеп табачаксың. Күңелең иреңә тартылыр, ул исә синең өстеңнән хакимлек итәр». Соңрак Адәм белән Хауваның беренче улы Кабил үз абыйсын Һабилне аяусыз үтерә (Яратылыш 3:16; 4:8).
15 «Бөтен дөньяның исә явыз иблиснең хакимлеге астында булуын беләбез»,— дип язган рәсүл Яхъя (1 Яхъя 5:19). Бүгенге дөнья, үз хакимчесе кебек, начар сыйфатлар күрсәтә һәм алар арасында үз-үзеңне ярату һәм тәкәбберлек. Шуңа күрә, дөньяда хөкем сөргән дорфалык һәм мәрхәмәтсезлеккә гаҗәпләнәсе юк! Әмма бу һәрвакыт шулай булмаячак. Йәһвә үз Патшалыгы идарәсендә дорфалык белән мәрхәмәтсезлек урынына игелек белән кызганучанлык булсын өчен кайгыртачак.
Алла Патшалыгы идарәсендә игелек бар җирдә булачак
16. Ни өчен Алланың Гайсә Мәсих аша башкарган хакимлеге игелек белән аерылып тора һәм бу безне нәрсәгә бурычлы итә?
16 Йәһвә һәм аның Патшалыгында Патша итеп билгеләнгән Мәсих Гайсә үз хезмәтчеләренең игелекле булуларын таләп итәләр (Михей 6:8, ЯД). Гайсә Мәсих Әтисе аңа тапшырган идарә итүне игелек белән кулланачагын күрсәткән (Еврейләргә 1:3). Моны Гайсәнең кеше өсләренә авыр йөк салган ялган дин җитәкчеләрен фаш итеп әйтелгән сүзләреннән күреп була. Гайсә болай дигән: «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз. Чөнки Минем камытым уңайлы [сүзгә-сүз «игелекле»] һәм йөгем җиңел!» (Маттай 11:28—30). Җирдәге дини һәм башка күп идарәчеләр халыкны күп төрле кагыйдәләр белән интектерәләр һәм тырышлыкларын акламаган авыр эшләр бирәләр. Ә Гайсә үз шәкертләреннән таләп иткән нәрсәләр аларның мохтаҗлыкларын канәгатьләндерә һәм алар бу таләпләрне үти ала. Чыннан да аның йөге көч бирүче һәм игелекле! Бу безне дә башкаларга игелек күрсәтүдә Гайсә кебек булырга дәртләндермиме? (Яхъя 13:15).
17, 18. Мәсих белән күктә идарә итәчәк һәм җирдә аның вәкилләре булып хезмәт итәчәк кешеләрнең игелек күрсәтәчәгенә ни өчен ышанып була?
17 Гайсәнең рәсүлләренә әйткән искиткеч сүзләреннән без шуны күрәбез: Алла Патшалыгының идарәсе кешеләр идарәсеннән бик нык аерылып тора. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Алар [шәкертләр] Лүк 22:24—27).
арасында, безнең кайсыбыз иң бөеге булып исәпләнергә тиеш, дигән мәсьәлә турында бәхәс тә чыкты. Гайсә исә аларга әйтте: Патшалар халыклар өстеннән хакимлек итәләр, һәм алар белән идарә итүчеләр „яхшылык кылучылар“ дип аталалар. Сездә алай булмасын: сезнең арагызда иң олыгыз кече кебек, башлык булучыгыз хезмәтче кебек булсын. Чөнки, кем олырак: өстәл артында утыручымы, әллә аңа хезмәт итүчеме? Өстәл артында утыручы түгелме соң? Ә Мин сезнең арада хезмәт итүче кебек» (18 Кеше җитәкчеләре кешеләр өстеннән «хакимлек итеп» һәм үзләре өчен зур титуллар эзләп, үзләрен бөек итәргә омтылалар. Мондый титуллар аларны башкалардан — аларга буйсынган кешеләрдән — яхшырак итә дип ышана алар. Әмма Гайсә чын бөеклек башкаларга тырышып һәм даими хезмәт итеп килә дигән. Мәсихнең күктә аның белән бергә идарә итәчәк, шулай ук, җирдәге вәкилләре булып хезмәт итәчәк кешеләре бар. Алар барысы, аның басынкылык һәм игелек үрнәгенә иярергә тырышырга тиеш.
19, 20. а) Йәһвә игелегенең киңлеген Гайсә ничек күрсәткән? б) Йәһвә күрсәткән игелек үрнәгенә без ничек иярә алабыз?
19 Әйдәгез, Гайсә биргән тагын бер яратучан киңәшне карап чыгыйк. Йәһвә игелегенең киңлеген күрсәтеп, Гайсә болай дип әйткән: «Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Үзләрен яратучыларны гөнаһлылар да яраталар. Үзегезгә яхшылык кылучыларга гына яхшылык эшләсәгез, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да шулай эшлиләр. Бурычка биргәндә, кире алырмын дип уйлап бирсәгез, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да башка гөнаһлыларга бурычка биргәндә: „Шулкадәр үк кайтарып алырмын“,— дип уйлап бирәләр. Ә сез, киресенчә, дошманнарыгызны яратыгыз, аларга яхшылык эшләгез, кире алырмын дип өметләнмичә бурычка бирегез. Шулай эшләсәгез, сезгә әҗер зур булыр һәм сез Аллаһы Тәгаләнең балалары булырсыз. Чөнки Ул яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә һәм явызларга да миһербанлы [«игелекле», ЯД]. Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз» (Лүк 6:32—36).
20 Алла игелеге риясыз. Бу игелек үзенә бернәрсә дә таләп итми һәм бернәрсә дә көтми. Йәһвә үз игелегендә «кояшын рәхимлеләр өчен дә, явызлар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра» (Маттай 5:43—45; Рәсүлләр 14:16, 17). Күктәге Әтиебезгә охшарга тырышып, без рәхмәтле булмаган кешеләргә зыян китермичә генә чикләнеп калмыйбыз: без аларга, үзләрен хәтта дошман итеп тотсалар да, яхшылык эшлибез. Игелекле булып, без Йәһвә белән Гайсәгә шуны күрсәтәбез: без Алла Патшалыгы идарәсендә яшәргә телибез. Ул чакта игелек һәм изге рух булдырган башка сыйфатлар кешеләрнең һәркайсы мөнәсәбәтләрендә күренәчәк.
Ни өчен игелекле булырга кирәк?
21, 22. Ни өчен безгә игелекле булырга кирәк?
21 Чын мәсихчеләргә игелек күрсәтү аеруча мөһим. Бу Алла рухының бездә булуын күрсәтә. Моннан тыш, чын игелек күрсәткәндә без Йәһвә Аллага һәм Мәсих Гайсәгә охшарга тырышабыз. Игелек, шулай ук, Алла Патшалыгы идарәсендә яшәргә теләгән кешеләрдән таләп ителә. Шуңа күрә без игелекне яратырга һәм аны күрсәтергә өйрәнергә тиешбез.
22 Көндәлек тормышыбызда игелекне ничек күрсәтә алабыз? Моны чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.
Сез ничек җавап бирерсез?
• Нәрсә ул игелек?
• Ни өчен бу дөнья дорфа һәм мәрхәмәтсез?
• Алла идарәсендә игелек хөкем сөрәчәген кайдан беләбез?
• Ни өчен Алла Патшалыгы идарәсендә яшәргә теләгән кешеләргә игелек күрсәтү мөһим?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[9 биттәге иллюстрация]
«Көтү» көткәндә мәсихче өлкәннәр игелекле булырга тырышалар.
[10 биттәге иллюстрация]
Йәһвәнең яратучан игелеге авыр көннәрдә аның хезмәтчеләренең өметләрен аклаячак.