Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чын юанычны кайда табып була?

Чын юанычны кайда табып була?

Чын юанычны кайда табып була?

«Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы һәм Атасы... безгә бөтен кайгыларыбызда булыша [«юаныч бирә», ЯД]» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 1:3, 4).

1. Нәрсә аркасында кешеләр юанычка бик мохтаҗ булырга мөмкин?

ГАРИП булып калган кешегә тормышы җимерелгән булып күренергә мөмкин. Җир тетрәүләр, давыллар һәм ачлык кешеләрнең бөтен әйберләрен алып китә. Сугыш кешенең туганын яисә якынын алып китәргә, аны йортсыз калдырырга һәм, барысын калдырып, башка җирләргә күчәргә мәҗбүр итәргә мөмкин. Гаделсезлек кешеләрдә ярдәмне бер җирдә дә табып булмый дигән уйлар уятырга мөмкин. Мондый кайгы-хәсрәт кичергән кешеләр юанычка бик мохтаҗ. Кайда табып була соң аны?

2. Ни өчен Йәһвә Алла биргән юанычның тиңе юк?

2 Кайбер кешеләр һәм оешмалар кешеләрне юатырга тырыша. Игелекле сүзләр рәхмәт белән кабул ителә. Кием, ризык белән тәэмин итү һәм яшәү урыны бирү аларның бик мөһим ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Ләкин бары тик чын Алла, Йәһвә, генә барлык зыянны бетерә ала һәм бәла-казалар башка беркайчан да кабатланмасын өчен ярдәм итә ала. Йәһвә турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Һәрьяктан ярдәм итүче [«юатучы», ЯД] Аллаһыга һәм шәфкать Атасына, Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы һәм Атасына дан! Аллаһы безгә бөтен кайгыларыбызда булыша [«юаныч бирә», ЯД], шуңа күрә Аннан кабул иткән ярдәм [«юаныч», ЯД] белән без дә һәртөрле кайгылары булганнарга булыша [«юаныч бирә», ЯД] алабыз» (2 Көринтлеләргә 1:3, 4). Ничек Йәһвә безне юата?

Проблемаларның сәбәбе

3. Алланың юанычы кешелек проблемаларының сәбәбенә ничек итеп кагыла?

3 Адәм гөнаһы аркасында бөтен кешеләр камил булмауны мирас итеп алганнар, һәм камил булмау — ахыр чиктә үлемгә китерүче чиксез проблемаларның сәбәбе (Римлыларга 5:12). Хәл «бу дөньяның мирзасы» Иблис Шайтан булганга кискенләшә (Яхъя 12:31; 1 Яхъя 5:19). Йәһвә Алла нәрсә эшләгән? Ул кешелек очраган аяныч хәлгә карата кызганычын белдереп кенә калмаган, ә үзенең бердәнбер Улын, безне азат итәр өчен, йолым итеп җибәргән. Ул безгә, әгәр аның Улына иман итсәгез, Адәм кылган гөнаһның нәтиҗәләреннән арына алачаксыз дип әйткән (Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:10). Алла шулай ук Гайсә Мәсих турында болай дип алдан әйткән: аңа күктә һәм җирдә бөтен хакимлек биреләчәк, ул Иблисне һәм аның бу явыз дөнья төзелешен юк итәчәк (Маттай 28:18; 1 Яхъя 3:8; Ачылыш 6:2; 20:10).

4. а) Үзенең коткару турындагы вәгъдәләренә ышанычыбызны ныгытыр өчен, Йәһвә нәрсә биргән? б) Коткаруның кайчан киләчәген аңларга Йәһвә ничек ярдәм итә?

4 Алла, үз вәгъдәләренә безнең ышанычны ныгытыр өчен, аның алдан ук әйткәннәре үтәлә икәненә бик күп дәлилләр саклаган (Ешуа 23:14). Алла үз хезмәтчеләренә, алар кеше өчен өметсез булып күренгән хәлләргә эләккәндә, ярдәм биргән һәм, моның турында Изге Язмаларда язып калдырылсын өчен, кайгыртучанлык күрсәткән (Чыгыш 14:4—31; 4 Патшалык 18:13—19:37). Йәһвә, Гайсә Мәсих аша, аның максатына «чирләрне савыктыру», хәтта кешеләрне үлемнән терелтү керә икәнен күрсәткән (Маттай 9:35; 11:3—6). Боларның барысы да кайчан булачак соң? Изге Язмалар җавап итеп бу иске төзелешнең соңгы көннәрен сурәтләп бирә, шул көннәрдән соң Алла яңа күкләр һәм яңа җир урнаштырачак. Гайсә биргән сурәтләү безнең көннәргә туры килә (Маттай 24:3—14; 2 Тимутегә 3:1—5).

Авыр көннәр кичергән кешеләр өчен юаныч

5. Борынгы Исраилгә юаныч биргәндә, Йәһвә аларның игътибарын нәрсәгә юнәлдергән?

5 Йәһвәнең борынгы Исраил белән мөгамәлә итүеннән аның авыр көннәрдә аларны ничек юатканын беләбез. Ул аларның исләренә үзенең нинди Алла икәнен төшереп торган, һәм бу аларның Алла вәгъдәләренә ышанычын ныгыткан. Пәйгамбәрләре аша Йәһвә үзе — чын вә тере Алла — белән үзләренә дә, табынучыларына да ярдәм итә алмаган потларның арасында нинди зур аерма бар икәнен күрсәткән (Исай 41:10; 46:1; Йәрәми 10:2—15). Йәһвә Исай аша: «Юатыгыз, юатыгыз Минем халкымны»,— дип әйткән. Ул үзенең пәйгамбәрен, Йәһвәнең, бердәнбер чын Алла буларак, бөеклегенә басым ясар өчен, Үзе барлыкка китергән иҗади эшләреннән алынган ачык мисаллар кулланырга дәртләндерә (Исай 40:1—31).

6. Йәһвә азат итү вакыты турында кайвакыт нәрсә хәбәр иткән?

6 Кайвакыт Йәһвә үз халкын аларның якында яисә киләчәктә азат ителү вакытын төгәл билгеләп юаткан. Мисырда җәберләнеп яшәгән Исраил халкының азат ителүе якынлашкач, Алла аларга: «Фиргәвенне һәм Мисырлыларны тагын бер җәзага дучар итәм; шуннан соң ул сезне моннан җибәрәчәк»,— дип әйткән (Чыгыш 11:1). Еһошафат патша булган көннәрдә өч илнең берләшкән гаскәрләре Яһүдиягә кергәч, Йәһвә үз халкымны яклап «иртәгә» чыгачакмын дип әйткән (2 Паралипоменон 20:1—4, 14—17). Ә исраиллеләрнең Бабылдан азат ителүе турында Исай пәйгамбәр 200 ел алдарак язган, һәм азат ителүнең җентеклекләре Йәрәми пәйгамбәр аша якынча 100 ел алдарак язылган булган. Азат ителү көннәре якынлашканда, бу пәйгамбәрлекләр Алла хезмәтчеләрен бик нык юаткан! (Исай 44:26—45:3; Йәрәми 25:11—14).

7. Коткарылу вәгъдәләре еш кына кем белән бәйле булган һәм Исраилнең тугры кешеләренә бу ничек кагылган?

7 Алла халкына юаныч китерүче вәгъдәләр еш кына Мәсих белән бәйле булуына игътибар итик (Исай 53:1—12). Буыннан буынга бу вәгъдәләр тугры кешеләрдә өмет тудырган һәм аларга күп санлы авырлыкларны кичерергә ярдәм иткән. Лүк 2:25 тә без болай дип укыйбыз: «Ул вакытта Иерусалимда Шимун атлы тәкъва һәм диндар бер кеше бар иде. Ул Исраилгә юаныч [яисә Мәсих] килүен көтеп яши, аңарда Изге Рух иде». Шимун Изге Язмада Мәсих турында пәйгамбәрлекләр язылганын белгән һәм аның килүенә өмет белән яшәгән. Шимун моның ничек тулысынча үтәләчәк икәнен аңламаган һәм алдан әйтелгән коткарылуны күрмичә үлгән. Әмма Алланың «әзерләп куйган котылуы» кем булачагын аңлагач, ул шатланган (Лүк 2:30, 32).

Мәсих аша бирелгән юаныч

8. Гайсәнең ярдәме кешеләр аңардан көткән ярдәмгә ни дәрәҗәдә туры килгән?

8 Җирдә хезмәт иткәндә Гайсә Мәсих кешеләргә алар үзләренә кирәк дип санаган ярдәмне һәрвакытта да бирмәгән. Мәсәлән, кайберәүләр Рим империясе хакимлегеннән азат итәчәк Мәсихне көткән. Әмма Гайсә революция ясар өчен килмәгән; ул аларны «кайсарныкын кайсарга... бирегез» дип өйрәткән (Маттай 22:21). Халыкны берәр сәяси режимнан азат итүгә караганда Алланың нияте күпкә өстенрәк булган. Кешеләр Гайсәне патша итәргә теләгәннәр, әмма ул «күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирәчәк» дип әйткән (Маттай 20:28; Яхъя 6:15). Аның патша булу вакыты әле килмәгән. Шулай ук ул патша булып идарә итүне кешеләрнең канәгатьсез төркемнәре тарафыннан түгел, ә Йәһвә тарафыннан алырга тиеш булган.

9. а) Гайсә нинди юанычлы хәбәр игълан иткән? б) Кешеләрнең көндәлек проблемалары белән яхшы хәбәрнең бәйле икәнен Гайсә ничек күрсәткән? в) Гайсә үз хезмәте белән нинди нигез салган?

9 Гайсә алып килгән юаныч «Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәр» булган. Гайсә кайда гына булса да, бу хәбәрне тараткан (Лүк 4:43). Ул кешеләрнең көндәлек проблемалары яхшы хәбәр белән бәйле икәненә басым ясаган һәм шуның белән, Патша булгач, кешелек өчен нәрсә эшләячәген күрсәткән. Җәфа чиккән кешеләргә күрү һәм сөйләшү сәләтен кире кайтарып (Маттай 12:22; Марк 10:51, 52), паралич сукканнарны савыктырып (Марк 2:3—12), исраиллеләрне коточкыч чирләрдән сәламәтләндереп (Лүк 5:12, 13), аларны башка авыр чирләрдән азат итеп (Марк 5:25—29), Гайсә аларда яңадан яшәргә теләк тудырган. Баласының үлеме аркасында кайгы чиккән гаиләләрдә, балаларын терелтеп, аларга юаныч китергән (Лүк 7:11—15; 8:49—56). Ул зур давылларны тынычландыру һәм күп кешеләрнең ризыкта ихтыяҗын үтәү сәләтен күрсәткән (Марк 4:37—41; 8:2—9). Моннан тыш, Гайсә аларга ничек дөрес яшәргә икәнен өйрәткән, һәм аның тәгълиматлары кешеләргә булган проблемаларын уңышлы хәл итәргә ярдәм иткән, аларның йөрәкләрен Мәсихнең гадел җитәкчелегенә өмет белән тутырган. Шулай итеп, Гайсә хезмәте белән үзен иман белән тыңлаган кешеләрне дә юаткан һәм чираттагы мең еллар дәвамында яшәгән кешеләргә дә юаныч бирер өчен нигез салган.

10. Гайсә корбаны ярдәмендә нәрсә мөмкин булган?

10 Гайсә үзенең кеше гомерен корбанга биреп, күктә яшәргә кире терелтелгәннән соң 60 елдан артык вакыт үткәч, рәсүл Яхъя Алла тарафыннан болай дип язарга рухландырылган: «Балаларым! Боларны сезгә, гөнаһ кылмагыз, дип язам. Ә инде берәү гөнаһ кылса, Ата алдында Яклаучы-Юатучыбыз — һәрвакыт дөрес гамәл итүче Гайсә Мәсих бар. Мәсих гөнаһларыбызның, безнең генә түгел, бәлки бөтен дөньяның да гөнаһлары кичерелүен алып килүче һәм Аллаһы белән татулаштыручы корбан булды» (1 Яхъя 2:1, 2). Корбан итеп бирелгән Гайсәнең камил кеше тормышы нинди файда китерә икәнен белү безне бик юата. Без гөнаһлар кичерелүгә, саф вөҗданга, Алланың хуплавына һәм мәңгелек тормыш өметенә ия була алабыз (Яхъя 14:6; Римлыларга 6:23; Еврейләргә 9:24—28; 1 Петер 3:21).

Изге рух юанычы

11. Гайсә үләр алдыннан юаныч бирәчәк нинди чыганак вәгъдә иткән?

11 Гайсә корбан үлеме белән үләчәк кич алдында шәкертләре белән сөйләшә һәм аның Атасы аларга бирәчәк тагын бер юаныч чыганагы турында әйтә. Ул: «Мин Атадан сораячакмын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы [грек. пара́клитос] бирәчәк, Ул Яклаучы мәңге сезнең белән булачак. Ул Яклаучы-Юатучы — хакыйкать Рухы»,— дип әйтә. Шуннан соң Гайсә: «Яклаучы-Юатучы — Изге Рух — сезне һәрнәрсәгә өйрәтәчәк һәм Мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен дә хәтерегезгә төшерәчәк»,— дип аларны ышандыра (Яхъя 14:16, 17, 26). Гамәлдә изге рух аларны ничек юаткан?

12. Изге рух Гайсәнең шәкертләренә аның сүзләрен исләренә төшерергә ярдәм иткән. Бу күп кешеләргә ничек юаныч бирә?

12 Гайсә рәссүләрен күп нәрсәләргә өйрәткән. Әлбәттә, аларда бик күп тәэсирләр калган, әмма Гайсәнең әйткәннәрен алар исләрендә төгәл калдырырлармы? Камил булмаган хәтерләре аркасында алар мөһим үгет-нәсыйхәтләрне онытмаячакмы? Гайсә изге рух ул сөйләгәннәрнең һәммәсен дә хәтерләренә төшерәчәк дип ышандырган. Шулай итеп, Гайсә үлеменнән соң 8 елга якын вакыт үткәч, Маттай Инҗилнең беренче китабын бәян итә алган. Ул анда Гайсәнең Таудагы дулкынландыргыч вәгазен яза, Патшалык турындагы күп санлы ачык мисалларын һәм аның Патша булып идарә итәчәк вакытының җентекле билгеләрен китерә. Шуннан соң 50 елдан артык вакыт үткәч, Гайсәнең җирдә яшәгән соңгы көннәренең күп җентеклекләре турындагы ышанычлы хәбәрне рәсүл Яхъя бәян итә алган. Алла тарафыннан рухландырылган бу хәбәрләр безнең көннәрдә дә көч бирә!

13. Беренче мәсихчеләр өчен изге рух ничек укытучы булып хезмәт иткән?

13 Изге рух шәкертләрнең исләренә Гайсәнең сүзләрен дә төшергән, аларны өйрәткән дә һәм Алла ниятләрен тулырак аңларга җитәкчелек тә иткән. Гайсә үз шәкертләре белән булганда, алар аның кайбер әйткәннәрен ачык аңламаган. Ләкин соңрак, изге рух ярдәмендә, Яхъя, Петер, Ягъкуб, Яһүд һәм Паул Алла ниятләре белән бәйле булган яңа җентеклекләрне үз хатларында аңлатканнар. Шулай итеп, изге рух укытучы булып хезмәт иткән һәм шәкертләрне Алланың алар белән җитәкчелек итүенә ышандырган.

14. Изге рух Йәһвә халкына ничек итеп ярдәм иткән?

14 Изге рухның могҗизалы бүләкләре Алланың хәзер борынгы Исраил халкына түгел, ә мәсихчеләр җыелышына илтифат итә икәнен ачыкларга ярдәм иткән (Еврейләргә 2:4). Моннан тыш, мәсихчеләр үз тормышларында рух җимешен күрсәткәннәр, һәм моның аша аларның чыннан да Гайсә Мәсихнең шәкертләре икәнен билгеләп булган (Яхъя 13:35; Гәләтиялеләргә 5:22—24). Рух шулай ук җыелышларның әгъзаларына кыю һәм батыр шаһитләр булырга көч биргән (Рәсүлләр 4:31).

Зур сынауларда һәм авырлыкларда бирелгән ярдәм

15. а) Үткән һәм бүгенге көннәрдә мәсихчеләр нинди сынаулар белән очрашкан һәм очрашалар? б) Таяныч биргән кешеләр ни өчен үзләре ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин?

15 Аллага тугры булган һәрбер кеше төрле эзәрлекләүләр белән очраша (2 Тимутегә 3:12). Әмма күп мәсихчеләр бик каты сынаулар кичергәннәр һәм кичерәләр дә. Безнең көннәрдә кайберәүләргә кеше төркемнәре һөҗүм иткән, кайберләрен шартлары кеше яши алмаслык булган концентрацион лагерьләргә, төзәтү-хезмәт лагерьләренә һәм төрмәләргә ташлаганнар. Кайвакыт хакимнәр үзләре эзәрлекләүче ролен башкара яисә җинаятьчел кешеләргә, аларны җәзага тартмыйча, тәртип бозырга яисә көч кулланырга рөхсәт итә. Мәсихчеләр шулай ук сәламәтлекнең авыр проблемалары белән яисә гаилә авырлыклары белән очраша. Имандашларына авырлыклар белән көрәшергә ярдәм иткән тәҗрибәле мәсихче дә каты сынаулар белән очрашырга һәм мондый очракларда башкаларны юатучы үзе дә ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин.

16. Зур авырлыклар кичергәндә, Давыт ничек ярдәм алган?

16 Саул патша Давытны үтерергә дип куып барганда, Давыт Алладан ярдәм сораган. «Әй Аллам! Минем догамны ишет»,— дип үтенгән ул. Шулай ук: «Синең канатларың күләгәсенә ышанып торам»,— дип әйткән (Мәдхия 53:4, 6; 56:2). Давыт ярдәм алганмы? Әйе. Йәһвә Давытка ул көннәрдә җитәкчелекне Гад исемле пәйгамбәр һәм Авиафар исемле рухани аша биргән һәм, Давытны ныгытыр өчен, Саулның улын Йонафанны кулланган (1 Патшалык 22:1, 5; 23:9—13, 16—18). Шулай ук Йәһвә филистимлыларга Исраил иленә һөҗүм итәргә рөхсәт иткән һәм шуның белән Саулга Давыт артыннан куып барырга мөмкинлек бирмәгән (1 Патшалык 23:27, 28).

17. Гайсә көчле җәфа чиккәндә, кайда ярдәм эзләгән?

17 Гайсә Мәсихнең җирдә яшәвенең ахыры якынлашканда, ул бик көчле җәфа чиккән. Ул аның тәртибе күктәге Әтисенең исеменә һәм барлык кешелекнең киләчәгенә ничек тәэсир итә ала икәнен тулысынча аңлаган. Ул бик тырышып дога кылган, хәтта аның «күңеле газапланган». Гайсә авыр вакытта кирәкле ярдәмне алсын өчен, Йәһвә кайгыртучанлык күрсәткән (Лүк 22:41—44).

18. Каты эзәрлекләүләр вакытында Алла беренче мәсихчеләрне ничек юаткан?

18 Мәсихчеләрнең беренче җыелышлары оештырылганнан соң, эзәрлекләүләр шул хәтле көчәйгән ки, хәтта рәсүлләрдән тыш башка мәсихчеләр Иерусалимнан төрле өлкәләргә китәргә мәҗбүр булган. Ир-атларны һәм хатын-кызларны йортларыннан өстерәп чыгарганнар. Аларны Алла ничек юаткан? Ул үз Сүзендә аларның «әйбәтрәк, мәңгелек байлыгы» — Гайсә белән күкләрдә мирасы — бар дип ышандырган (Еврейләргә 10:34; Эфеслеләргә 1:18—20). Вәгазьләүләрен дәвам итеп, алар Алланың рухы үзләре белән булуына дәлилләр күргәннәр, ә алар белән булган вакыйгалар аларга шатланыр өчен өстәмә сәбәпләр биргән (Маттай 5:11, 12; Рәсүлләр 8:1—40).

19. Каты эзәрлекләүләр кичерүенә карамастан, Паул Алла биргән юаныч турында нәрсә уйлаган?

19 Ахыр чиктә, үткәндә мәрхәмәтсез эзәрлекләүче Шаул (Паул), мәсихчеләр иманын кабул иткәнгә, үзе эзәрлекләүләргә дучар булган. Кипр утравында бер сихерче, алдатып һәм Йәһвә юллары турында ялганны сөйләп, Паулның хезмәтен туктатырга тырышкан. Гәләтиядә Паулны ташлар атып кыйнаганнар һәм үлгән дип уйлап шәһәр читенә чыгарып ташлаганнар (Рәсүлләр 13:8—10; 14:19). Македуниядә аны таяклар белән кыйнаганнар (Рәсүлләр 16:22, 23). Эфес шәһәрендә кешеләр төркеме аны кыйнаганнан соң, Паул болай дип язган: «Без чиктән тыш һәм көч җитмәслек каты итеп изелдек, хәтта исән калуыбызга да өметебезне югалткан идек... Без үзебезне үлемгә хөкем ителгәннәр кебек хис иттек» (2 Көринтлеләргә 1:8, 9). Ләкин шул ук хатында Паул бу мәкаләнең 2 нче абзацында өземтә итеп китерелгән юанычлы сүзләрне әйтә (2 Көринтлеләргә 1:3, 4).

20. Чираттагы мәкаләдә без нәрсә карап чыгабыз?

20 Ә син ничек башкаларны юата аласың? Безнең көннәрдә күп кешеләр юанычка мохтаҗ. Кемдер зур фаҗига аркасында зыян күргән, кемдер үз кайгысыннан интегә. Чираттагы мәкаләдә бу очракларда без аларга ничек юаныч бирә алабыз икәнен карап чыгабыз.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен Алла биргән юанычның әһәмияте иң зуры?

• Мәсих аша без нинди юаныч алабыз?

• Изге рух ничек итеп юатучы булган?

• Сынаулар һәм авырлыклар кичергән вакытта, Алла үзенең хезмәтчеләренә юаныч биргән. Мисаллар китерегез.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрацияләр]

Изге Язмаларда Йәһвә үз халкын азат итеп аңа юаныч китергән дип әйтелә.

[24 биттәге иллюстрацияләр]

Үлеләрне терелтеп,чирләгәннәрне савыктырып һәм кешеләрне өйрәтеп, Гайсә юаныч биргән.

[26 биттәге иллюстрация]

Гайсә ярдәмне Алладан алган.