Син: «Йәһвә кайда?» — дип сорыйсыңмы?
Син: «Йәһвә кайда?» — дип сорыйсыңмы?
«Алар Миннән ераклаштылар... Һәм: „Йәһвә кайда?“ — дип әйтмәделәр» (ЙӘРӘМИ 2:5, 6, АМТ).
1. Ни өчен кешеләр: «Алла кайда?» — дип сорый?
«АЛЛА кайда?» Бу сорауны күп кешеләрдән ишетеп була. Аларның кайберләре Барлыкка Китерүченең кайда урнашкан икәнен генә аңларга тырыша. Башкалар, берәр зур бәла-каза килеп чыккач яисә шәхси авырлыкка элләкәч, бу сорауны бирә. Алар Алланың боларның барысына ни өчен юл куя икәнен аңлый алмыйлар. Әмма бу сорауны бирмәгән кешеләр дә бар: алар Алланың барлыгына ышанмый (Мәдхия 9:25).
2. Алланы эзләүдә кем уңышлы?
2 Әлбәттә, Алланың барлыгын исбатлаучы мул дәлилләрне таный торган кешеләр дә күп (Мәдхия 18:2; 103:24). Әмма аларның кайберләре Аллага ышану белән генә канәгатьләнә. Шул ук вакыт хакыйкатькә карата тирән ярату башка күп кешеләрне барлык җирләрдә чын Алланы эзләргә дәртләндерә. Аларның тырышлыклары юкка гына түгел, чөнки Алла «безнең һәрберебездән ерак түгел» (Рәсүлләр 17:26—28).
3. а) Алла кайда тора? б) Изге Язмада: «Йәһвә кайда?» — дип сорау бирелгәндә, бу нәрсәне аңлата?
3 Кеше Йәһвәне тапкач, «Аллаһы Ул — Рух» һәм аның кеше күзенә күренми икәнен аңлый (Яхъя 4:24). Гайсә чын Аллага «Күктәге Атам» дип мөрәҗәгать иткән. Бу нәрсәне аңлата? Күк җирдән күпкә ерак булган кебек үк, күктәге Атабызның торган урыны — без аңлый алмаслык рухи мәгънәдәге күк — без яшәгән дөньядан өстен тора (Маттай 12:50; Исай 63:15). Алланы үз күзләребез белән күрә алмасак та, ул үзен безгә ача һәм без аның максатлары турында күпне белә алабыз (Чыгыш 33:20; 34:6, 7). Ул яшәүнең мәгънәсен аңларга тырышкан эчкерсез кешеләрнең сорауларына җавап бирә. Ул безгә үзенең, образлы итеп әйткәндә, кайда булуын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә, ягъни тормышыбызның төрле якларына үзенең карашы нинди икәнен ачыклый, шулай ук теләкләребезнең аның максатлары белән туры килүен тикшерергә мөмкинлек бирә. Тормышыбыз турында сораулар бирү һәм бик тырышып җаваплар эзләү — бу аның безгә карата теләге. Борынгы Исраил халкы моны эшләмәгәнгә күрә, Йәһвә Йәрәми пәйгамбәр аша аларны шелтәләгән. Алар Алла исемен белгән, әмма: «Йәһвә кайда?» — дип сорамаганнар (Йәрәми 2:6, АМТ). Йәһвәнең ихтыяры аларның тормышында беренче урында тормаган. Алар Алла җитәкчелеген эзләмәгән. Ә син кече яисә зур карарлар кабул иткәндә: «Йәһвә кайда?» — дип сорыйсыңмы?
Алладан җитәкчелек эзләүчеләр
4. Йәһвәгә мөрәҗәгать итү буенча, Давыт мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?
4 Ишай улы Давыт яшь чагыннан ук Йәһвәгә нык иман үстергән. Аның өчен Йәһвә «тере Алла» булган, һәм ул үзе Йәһвәнең яклавын кичергән. «Йәһвә исеменә» (ЯД) ярату һәм иман белән дәртләнгән Давыт яхшы коралланган филистимлыларның әзмәвере Голиафны җиңгән (1 Патшалык 17:26, 34—51). Ләкин Давытның уңышы аны үз-үзенә чиктән тыш ышанучан итмәгән. Йәһвә аңа хәзер һәрбер эшендә фатихаларын биреп торачак дип уйлар өчен, аның бернинди дә сәбәбе булмаган. Соңыннан, тормышының башка көннәрендә дә, Давыт, карар кабул иткәндә, Йәһвәдән җитәкчелек сораган (1 Патшалык 23:2; 30:8; 2 Патшалык 2:1; 5:19). «Әй Раббе, юлларыңны миңа әйт, сукмакларыңны миңа белдер. Үз чынлыгыңнан мине йөрт, Син коткаручы Аллам икәнеңне миңа белдер, көн дә Сиңа өмет тотам»,— дип дога кылуын Давыт дәвам иткән (Мәдхия 24:4, 5). Безнең өчен бу нинди искиткеч үрнәк!
5, 6. Тормышының төрле чорларында Еһошафат ничек «Ходайны эзләгән»?
5 Давыт буыныннан бишенче патша Еһошафат көннәрендә өч халыкның берләшкән гаскәрләре Яһүдиягә каршы сугышка чыккан. Ил иминлеге куркыныч астына куелганын күреп, Еһошафат «йөзен Ходайны эзләргә төбәгән» (2 Паралипоменон 20:1—3). Ул Йәһвәне инде башта да эзләгән булган. Мөртәтлек юлына баскан төньяк патшалыгы Исраил Баалга табынуда катнашкан, ә Еһошафат моңа кушылмаган һәм Йәһвә юллары буенча йөрүне сайлаган (2 Паралипоменон 17:3, 4). Хәзер, авырлыклар белән очрашкач, Еһошафат ничек «Ходайны эзләгән»?
6 Иерусалимда җыелган халык алдында Еһошафат дога кылган, һәм бу догадан аның Йәһвәнең чиксез куәтен исендә тотканы күренә. Йәһвәнең башка халыкларны куып чыгарганына һәм билгеле җирләрне Исраилгә мирас итеп биргәненә игътибар итеп, Еһошафат үзенең Йәһвә ихтыяры белән тирән кызыксына икәнен күрсәткән. Патша үзенең Йәһвә ярдәменә мохтаҗ икәнен таныган (2 Паралипоменон 20:6—12). Йәһвә ул очракта үзен табарга рөхсәт иткәнме? Әйе. Йәһвә левиле булган Иозиил аша махсус күрсәтмәләр биргән, һәм икенче көнне аның халкы җиңгән (2 Паралипоменон 20:14—28). Син дә, Йәһвәгә җитәкчелек сорап мөрәҗәгать иткәндә, аның сиңа үзен табарга рөхсәт итәчәгенә ышана аласыңмы?
7. Алла кемнәрнең догаларын ишетә?
7 Йәһвә кешеләрне аермый. Ул барлык кешеләрне дә дога кылып аны эзләргә чакыра (Мәдхия 64:3; Рәсүлләр 10:34, 35). Ул аңа мөрәҗәгать иткән кешенең йөрәгендә нәрсә икәнен исәпкә ала һәм тәкъва кешеләрнең догаларын ишетә икәненә безне ышандыра (Гыйбрәтле хикәя 15:29). Башта аның белән кызыксынмаган, әмма хәзер басынкылык белән аның җитәкчелеген эзләгән кешеләргә үзен табарга рөхсәт итә (Исай 65:1). Ул хәтта аның законнарын бозган, ә хәзер басынкылык белән тәүбә итүче кешеләрнең дә догаларын тыңлый (Мәдхия 31:5, 6; Рәсүлләр 3:19). Әмма кешенең йөрәге Аллага тыңлаучан булмаса, аның догасы юкка гына була (Марк 7:6, 7). Кайбер мисалларны карап чыгыйк.
Алар сораган, әмма җавап алмаган
8. Саул патшаның догасына Йәһвә ни өчен җавап бирмәгән?
8 Шамуил пәйгамбәр Саулга тыңламаучанлыгың өчен Алла сине кире какты дип әйткәч, Саул Йәһвәгә баш игән (1 Патшалык 15:30, 31). Әмма бу алдалау гына булган. Саулның теләге Аллага тыңлаучанлык күрсәтү түгел, ә халык алдында абруен саклау булган. Соңрак, филистимлылар Исраил халкына каршы сугышка чыккач, Саул бер өйрәнгән гадәт буенча гына Йәһвәгә мөрәҗәгать иткән. Ләкин җавап алмаганнан соң, ул киңәш алыр өчен, Йәһвәнең моны хөкем итә икәнен белеп тә, рухлар чакыручы сихерчегә киткән (Икенчезаконлык 18:10—12; 1 Патшалык 28:6, 7). 1 Паралипоменон 10:14 тә Саул турында: «Ул Ходайны эзләмәгән»,— дигән нәтиҗә ясала. Ни өчен алай дип әйтелә? Чөнки Саулның догаларында иман булмаган. Бу аның бөтенләй дога кылмауына тиң.
9. Йәһвәгә җитәкчелек сорап дога кылганда, Седекия нинди хата эшләгән?
9 Нәкъ шулай ук Яһүдия патшалыгы үзенең ахырына якынлашканда, кешеләр күп догалар кылган һәм Йәһвәнең күп пәйгамбәрләренә мөрәҗәгать иткәннәр. Шул ук вакыт алар Йәһвәгә дә гыйбадәт кылганнар һәм потларга да табынганнар (Софония ). Алар Йәһвәне чын күңелдән эзләмәгәннәр, йөрәкләре аның ихтыярына буйсынырга әзер булмаган. Мәсәлән, Седекия патша Йәрәми пәйгамбәрдән аның өчен Йәһвәне сорасын дип үтенгән. Йәһвә патшага аның нәрсә эшләргә тиеш икәнен инде әйткән булган. Әмма иманын югалтканга, кешеләрдән куркуга бирешкәнгә күрә, патша Йәһвәнең тавышына буйсынмаган, һәм Йәһвә патшага ул ишетергә теләгән башка җавапны бирмәгән ( 1:4—6Йәрәми 21:1—12; 38:14—19).
10. Иоанан, Йәһвәнең җитәкчелеген эзләгәндә, нинди хата эшләгән, һәм аның хатасыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?
10 Иерусалим җимерелгәч һәм Бабыл гаскәрләре яһүд әсирләре белән киткәч, Иоанан Яһүдиядә калган аз санлы кешеләрне Мисырга алып китәргә дип карар кыла. Алар инде китәргә әзер булганда, Йәрәмине Йәһвәгә алар өчен дога кылсын һәм аңардан җитәкчелек сорасын дип әйтәләр. Ләкин Йәрәмидән теләгәннәрен ишетмәгәч, алар Йәһвәнең сүзен кире кагалар һәм үзләренчә эшлиләр (Йәрәми 41:16—43:7). Йәһвәне эзләгәндә, син бу вакыйлардан аны табар өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен күрәсеңме?
«Белергә тырышыгыз»
11. Ни өчен безгә Эфеслеләргә 5:10 да язылган принципны кулланырга кирәк?
11 Чын мәсихче булу суга чуму йоласын үтү аша үзеңне Аллага багышлаудан, җыелышларга йөрүдән һәм вәгазь эшендә катнашудан гына гыйбарәт түгел. Чын гыйбадәт кылу тормышыбызның һәр өлкәсенә тәэсир итәргә тиеш. Һәр көн без басым сизәбез, аларның кайберләре чак кына сизәрлек, ә кайберләре ачык күренеп тора. Боларның барысы да Аллага тугры булу юлыннан читкә алып китәргә мөмкин. Бу басымларга безнең карашыбыз нинди? Эфес шәһәрендәге тугры мәсихчеләргә хат язганда, рәсүл Паул: «Аллаһыга мәгъкуль булганны белергә тырышыгыз»,— дип аларны өндәгән (Эфеслеләргә 5:10). Моны эшләү акыллылык белән эш итү икәнен Изге Язмаларда язылган күп мисаллардан күреп була.
12. Давыт килешү сандыгын Иерусалимга күчергәндә, ни өчен бу Йәһвә Аллага ошамаган?
12 Килешү сандыгы Исраилгә кайтарылып, күп еллар Кириаф-Иарим шәһәрендә торганнан соң, Давыт патша аны Иерусалимга күчерергә ниятли. Халык башлыклары белән киңәшләшкәннән соң, ул халыкка, «әгәр теләсәгез һәм моңа Ходайның ихтыяры булса», килешү сандыгы күчерелгән булачак дип әйткән. Ләкин Давыт бу сорау буенча Йәһвәнең ихтыярын тиешле итеп аңлар өчен көч куймаган. Әгәр ул моны эшләсә, килешү сандыгын арбага төямәс иде, ә Алланың ачык күрсәтмәләре буенча, Кааф буыныннан левилеләр үз җилкәләрендә алып барыр иде. Башка очракларда Давыт Йәһвәгә еш мөрәҗәгать итсә дә, бу очракта ул моны тиешенчә эшләмәгән. Һәм нәтиҗәсе аяныч булган. Шуннан соң Давыт болай дип әйткән: «Ходай, безнең Аллабыз, без аны тиешенчә эзләмәгәнгә күрә, безгә җәза бирде» (1 Паралипоменон 13:1—3; 15:11—13; Саннар 4:4—6, 15; 7:1—9).
13. Килешү сандыгы Иерусалимга уңышлы гына китерелгәч җырланган җырда нәрсә искә төшерелгән?
13 Ахыр чиктә, левилеләр Аведдар йортыннан килешү сандыгын Иерусалимга китергәннән соң, Давыт язган җыр башкарылган. Анда мондый эчкерсез сүзләр бар: «Ходайны һәм Аның көчен эзләгез, Аның йөзен даими эзләгез; Ул эшләгән могҗизаларны, Аның билгеләрен һәм Аның авызыннан чыккан хөкемнәрне истә тотыгыз» (1 Паралипоменон 16:11, 12).
14. Сөләйманның яхшы үрнәгеннән һәм соңрак эшләгән хаталарыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?
1 Паралипоменон 28:9). Патша булып тәхеткә утырганнан соң, Сөләйман чатыр урнашкан Гаваон шәһәренә китә һәм Йәһвәгә корбаннар китерә. Монда Йәһвә Сөләйманга: «Мин сиңа нәрсә бирим, сора?» — дип әйтә. Сөләйман акыл һәм белем сорый. Исраил белән идарә итә алсын өчен, Йәһвә аңа мул итеп акыл һәм белем бирә һәм моңа тагын байлык белән дан өсти (2 Паралипоменон 1:3—12). Давытка Йәһвә биргән төзү планын кулланып, Сөләйман мәһабәт гыйбадәтханә төзи. Ләкин үз гаилә тормышына кагылышлы сорауларда Сөләйман Йәһвәне тиешле эзләми. Ул Йәһвәгә гыйбадәт кылмаган хатыннарга өйләнә. Сөләйман картайгач, аның хатыннары аны Йәһвәгә гыйбадәт кылудан читкә алып китәләр (3 Патшалык 11:1—10). Безнең нинди генә акыл, дәрәҗә һәм белемебез бар кебек тоелса да, «Аллаһыга мәгъкуль булганны белергә тырышу» бик мөһим.
14 Үләр алдыннан, Давыт үзенең улы Сөләйманга: «Әгәр аны [Йәһвә Алланы] эзләсәң, аны табарсың»,— дип әйткән (15. Эфиопия кешесе Зарай Яһүдиягә каршы чыккач, ни өчен Аса Йәһвәгә Яһүд халкын коткар дип ышаныч белән дога кыла алган?
15 Бу сүзләрнең мөһим булуына Сөләйманның оныгының улы Аса патша турында язылган хәбәрләр басым ясый. Аса 11 ел патша булып идарә иткәннән соң, Яһүдиягә каршы миллионлы армиясе белән Эфиопия кешесе Зарай сугыш белән килә. Йәһвә Яһүдияне яклармы? Асага кадәр 500 дән артык ел элек Йәһвә аларга, әгәр халкы аны тыңласа һәм аның күрсәтмәләрен тотса, алар нәрсә көтә ала һәм, әгәр моны эшләмәсә, аларны нәрсә көтә икәнен ачык итеп аңлаткан (Икенчезаконлык 28:1, 7, 15, 25). Патша булып идарә итә башлагач, Аса ялган табынуда кулланылган корбан китерү урыннарын һәм потларны җимергән. Ул халыкны Йәһвә «Алланы эзләргә» өндәгән. Ул моны бәла килүен көтмичә эшләгән. Шуңа күрә, авыр хәлгә эләккәч, халыкны якла дип Йәһвәгә иман белән дога кыла алган. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Яһүдиягә искиткеч җиңү бирелгән (2 Паралипоменон 14:2—12).
16, 17. а) Аса җиңү белән кайтса да, Йәһвә нәрсәне аның исенә төшергән? б) Аса дөрес эшләмәгәндә, аңа нинди ярдәм бирелгән, әмма ул аны ничек кабул иткән? в) Асаның эшләре турында уйлау ни өчен файдалы?
16 Аса җиңү белән кайтса да, Йәһвә аның каршысына Азарияне җибәрә һәм аңа болай әйт дип куша: «Тыңлагыз мине Аса һәм барлык Яһүдия белән Биньямин: сез Ходай белән булганда, Ул да сезнең белән; һәм Аны эзләсәгез, сез Аны таба алачаксыз; әгәр Аны калдырсагыз, Ул сезне калдырачак» (2 Паралипоменон 15:2). Тагын да көчлерәк ашкыну белән Аса илдә чын гыйбадәт кылуны күтәрә. Әмма 24 ел узганнан соң, кабат сугыш башлану куркынычы килеп чыккач, Аса Йәһвәне эзләмәгән. Ул Алла Сүзенә мөрәҗәгать итми һәм, Яһүдиягә Эфиопия гаскәрләре кергәч, Йәһвәнең эшләгәннәрен исенә төшерми. Ул уйламыйча Сурия белән килешү төзи (2 Паралипоменон 16:1—6).
17 Асага шелтә белдерер өчен, Йәһвә алдан күрүчән Ананий исемле кешене җибәрә. Асаның эшләренә карата Йәһвәнең карашы аңлатылган вакытта да, Асаның әле үзенә файдалы нәтиҗә ясау мөмкинлеге булган. Әмма аның ачуы чыккан һәм ул Ананийны төрмәгә утырткан (2 Паралипоменон 16:7—10). Бик кызганыч хәл! Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Башта Алланы эзлибез, ә аны тапкач, киңәшен кабул итәбезме? Безнең бу дөнья эшләрендә адашып беткәнебезне күреп, кайгыртучан өлкән Изге Язмалар ярдәмендә киңәш бирә ди. Безгә «Аллаһыга мәгъкуль булганны» аңларга ярату белән ярдәм иткәне өчен аңа үз рәхмәтебезне белдерәбезме?
Сорарга онытма
18. Елиуйның Әюпкә әйткән сүзләре безгә ничек файда китерә ала?
18 Авыр булганда, Йәһвәгә озак вакыт хезмәт иткән кешеләр дә хата эшләргә мөмкин. Әюп бәла-казаларга очраганда, ул нык чирли, балаларын һәм мал-мөлкәтен югалта, дуслары аңа яла яга. Ул бары тик үзе турында гына уйлый башлый. Елиуй: «Беркем дә: минем Барлыкка Китерүчем, Аллам кайда,— дип әйтми»,— дип аның исенә төшерә (Әюп 35:10). Әюпкә үз игътибарын Йәһвә Аллага юнәлдерергә һәм Алланың аның хәленә ничек карый икәне турында уйларга кирәк булган. Әюп үгетне басынкы кабул иткән һәм аның үрнәге безгә нәкъ шулай ук эшләргә ярдәм итә ала.
19. Исраил халкы еш кына нәрсә эшләргә оныткан?
19 Исраиллеләр Йәһвәнең үз халкы өчен эшләнгән эшләрен белгәннәр. Ләкин тормышларындагы билгеле хәлләрдә үзләрен ничек итеп тотарга хәл иткәндә, алар бу вакыйгаларны исләренә сирәк төшергән (Йәрәми 2:5, 6, 8). Төрле карарлар кабул иткәндә, алар иң беренче үзләре турында уйлаган, алар: «Йәһвә кайда?» — дип сорамаганнар (Исай 5:11, 12).
«Йәһвә кайда?» — дип һәрвакыт сора
20, 21. а) Йәһвә җитәкчелеген эзләүдә кем бүген Элиша рухын күрсәтә? б) Аларның иман мисалларын без ничек үрнәк итеп тота алабыз, һәм аларның үрнәге нәрсәсе белән файдалы?
20 Ильясның бөтен халык хакына кылган хезмәте тәмамлангач, ярдәмчесе Элиша Ильясның төшеп калган плащын күтәреп ала да Үрдүн елгасы янына бара. Плащ белән суга суккач ул: «Ильясның Алласы, нәкъ Үзе, Ходай кайда?» — дип сорый (4 Патшалык 2:14). Үзенең рухы Элиша өстендә икәнен күрсәтеп, Йәһвә аңа җавап бирә. Бу мисалдан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
21 Моңа охшаш хәл безнең көннәрдә дә булган. Вәгазь эшен җитәкчелек иткән кайбер майланган мәсихчеләр инде үлделәр. Шуннан соң бу эшне күзәтү өчен билгеләнгән кардәшләр Изге Язманы җентекләп өйрәнгәннәр һәм Йәһвәдән җитәкчелек сорап дога кылганнар. Алар: «Йәһвә кайда?» — дип сорарга онытмаган. Нәтиҗәдә, Йәһвә үз халкы белән җитәкчелек итүен һәм аларның эшләренә уңышлар бирүен дәвам иткән. Без бу мәсихчеләрнең иманнарын үрнәк итеп тотабызмы? (Еврейләргә 13:7). Әгәр дә алай эшлибез икән, без Йәһвә Алла оешмасына якын калачакбыз, аның күрсәтмәләрен тормышка ашырачакбыз һәм бу оешма Гайсә Мәсих җитәкчелегендә алып барган эштә тулысынча катнашачакбыз (Зәкәрия 8:23).
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Нинди максаттан чыгып без: «Йәһвә кайда?» — дип сорарга тиеш?
• Бүген: «Йәһвә кайда?» — дигән сорауга без ничек җавап таба алабыз?
• Алладан җитәкчелек сорап әйтелгән кайбер догалар ни өчен җавапсыз кала?
• «Аллаһыга мәгъкуль булганны белергә тырышырга» кирәклеген Изге Язмаларның нинди мисалларыннан күреп була?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[19 биттәге иллюстрация]
Еһошафат патша Йәһвәне ничек эзләгән?
[20 биттәге иллюстрация]
Ни өчен Саул сихерчегә мөрәҗәгать иткән?