Явызлык җиңдемени?
Явызлык җиңдемени?
ГАЛӘМДӘГЕ яхшылык һәм явызлык көчләренең көрәше турындагы идея гасырлар буена язучыларны һәм фәлсәфәчеләрне мавыктырган һәм бетмәс-төкәнмәс уйдырмалар тудырган. Әмма Алла һәм Иблис арасындагы көрәш турында төгәл мәгълүматлар китерелгән китап бар. Ул китап — Изге Язмалар. Ул бу конфликт белән бәйле булган сорауларны ачыклый һәм чынында кемнең җиңгәнен билгеләргә мөмкинлек бирә.
Беренче ир белән хатын барлыкка китерелгәннән соң озак та үтмәгән, күзгә күренми торган рухи шәхес, Шайтан Иблис, Алла хакимлеген бәхәсле дип игълан иткән. Ничек итеп? Шайтан читләтеп кенә, Алла үзенең барлыкка китергән затларыннан ниндидер яхшы нәрсәне яшерә һәм кешеләр, Алладан бәйсез булсалар, яхшырак яшәр иде, дип әйткән (Яшәеш 3:1—5; Ачылыш 12:9).
Соңрак, ыру башлыгы Әюп көннәрендә, Шайтан икенче бәхәсле сорау күтәргән. Әюпнең Аллага тугрылыгын җимерергә омтылып, Шайтан болай дип әйткән: «Тире өчен тире, ә үзенең гомере өчен кеше нәрсәсе бар, бөтенесен дә бирәчәк» (Әюп 2:4). Нинди дәлилсез раслау! Шайтан, Әюп исеме урынына «кеше» дигән гомуми төшенчә кулланып, җирдә яшәгән һәрбер кешенең тугрылыгын шик астына куйган. Ул, асылда, болай дип раслаган: «Кеше үзенең гомерен саклап калыр өчен барысын да эшләячәк. Миңа мөмкинлек бирегез, һәм мин теләсә кемне Алладан читкә алып китәм».
Алла һәм Иблис арасындагы көрәштә кемнең җиңгәнен билгеләр өчен, шушы ике сорауга җавап бирергә кирәк: кешеләр үзләре белән уңышлы идарә итә аламы һәм Иблис бөтен кешеләрне дә чын Алладан алып китә алдымы?
Кешеләр үзләре белән уңышлы идарә итә аламы?
Меңләгән еллар дәвамында кешеләр төрле сәяси системалар белән эксперимент ясаган. Тарих барышында монархия, аристократия, демократия, автократия, фашизм һәм коммунизм кебек идарә итү формалары сынап каралган. Әгәр шулкадәр эксперимент ясарга туры килгән икән, бу идарә итү формаларының нигезсез булганлыгы ачык түгелмени?
«Рим халкы үзе дә искәрмәстән бөтенләй яңа административ экспериментка җәлеп ителгән булып чыкты,— дип язган Герберт Уэллс «Тарихның кыска очеркында».— Идарә итү ысуллары, беркайчан да тотрыклы форма алмыйча, һәрвакыт үзгәреп торган. Бер яктан, эксперимент уңышсызлыкка очрады. Икенче яктан, эксперимент дәвам итә һәм бүген Европа һәм Америка беренче булып римлылар очрашкан дәүләт белән идарә итү серләре турында баш ваталар» («A History of the World», 1922 ел).
Дәүләт белән идарә итү өлкәсендәге эксперимент ХХ гасырда да дәвам итте. Гасыр ахырында демократик төзелеш киң танылды. Теоретик яктан демократия дәүләт белән идарә итүдә бөтен кешеләрнең дә катнашуын күз алдында тота. Әмма демократия кешеләрнең Алласыз уңышлы идарә итә алуларын күрсәттеме? Һиндстанның элекке премьер-министры Джавахарлал Неру демократияны теләп алынган дип атаган, ләкин: «Мин моны башка идарә итү системалары тагы да начаррак булган өчен әйтәм»,— дип өстәгән. Франциянең элекке президенты Валери Жискар д’Эстен болай дигән: «Без вәкилләр демократиясенең кризисын күзәтәбез».
Б. э. V гасырында ук грек фәлсәфәчесе Платон идарә итүнең демократик формасында җитешсезлекләр тапкан. Бер хезмәт буенча, ул «сәяси эшлеклеләрнең белемсезлеген һәм компетентсызлыгын» тәнкыйтьләгән һәм бу сыйфатлар «бәхетсезлек, бигрәк тә демократик дәүләтләрнең бәхетсезлеге» булып тора дип билгеләгән («A History of Political Theory»). Күп кенә хәзерге дәүләт эшлеклеләре, хөкүмәттә эшләргә яраклы сәләтле кешеләрне табу авыр, дип зарлана. «Уолл-стрит джорнэл»да әйтелүенчә, кешеләр «үзләренең килеп чыккан зур проблемалар белән чагыштырганда бәләкәй генә булып күренгән җитәкчеләре белән
канәгать түгел». Анда болай дип дәвам ителә: «Аларга, җитәкчелек эзләп мөрәҗәгать иткәндә, икеләнүчәнлек һәм коррупция күрү җирәнеч».Хәзер борынгы Исраилдәге Сөләйман патшаның идарәсен карыйк. Йәһвә Алла Сөләйманга искиткеч зирәклек биргән (3 Патшалык 4:29—34). Исраил халкы Сөләйманның 40 еллык идарәсе вакытында ничек яшәгән? Изге Язма болай дип җавап бирә: «Диңгез янындагы ком кебек күп санлы Яһудия һәм Исраил ашаган, эчкән һәм күңел ачкан. Һәм Яһудия белән Исраил, һәрберсе үзенең йөзем агачы һәм инҗир агачы астында, Даннан алып Вирсавиягә кадәр, Сөләйманның барлык көннәрендә тыныч яшәгән» (3 Патшалык 4:20, 25). Күктәге Хакимнең, Йәһвә Алланың, вәкиле булган җирдәге зирәк патша идарәсе астында халык рәхәтләнеп яшәгән, шатланган һәм илдә моңарчы күрелмәгән тотрыклылык булган.
Алланың идарә итү системасы белән кешенеке арасында нинди искиткеч зур капма-каршылык! Кем дә булса чын күңелдән, Шайтан идарә итү соравында җиңде, дип әйтә аламы? Юк, һәм моны Йәрәми пәйгамбәр: «Ходаем, кеше юлы аның ихтыярында түгел һәм табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел икәнен беләм»,— дип раслый (Йәрәми 10:23).
Шайтан бөтен кешеләрне дә Алладан алып китә аламы?
Шайтан бөтен кешеләрне дә Алладан алып китә алуын исбатлый алдымы? Изге Язмадагы Еврейләргә дигән китапның 11 нче бүлегендә рәсүл Паул мәсихчеләргә кадәр яшәгән кайбер тугры ирләр һәм хатыннарны исемләп санап чыга. Шуннан соң ул: «Гидеон, Барак, Шимшон, Ифтах, Давыт, Шамуил вә пәйгамбәрләр турында сөйләп торырга вакытым җитмәс иде»,— дип яза (Еврейләргә 11:32). Паул Алланың барлык бу тугры хезмәтчеләрен «шаһитләр болыты» дип кенә атый (Еврейләргә 12:1, ЯД). Монда «болыт» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе билгеле бер зурлыктагы һәм формадагы аерым болытны түгел, ә чиксез зур формасыз болыт массасын аңлата. Бу бик туры килә торган чагыштыру, чөнки элекке заманда Алланың тугры хезмәтчеләре шулкадәр күп булган, алар чыннан да гаять зур болыт массасын хәтерләтә. Гасырлар дәвамында исәпсез-хисапсыз күп кешеләр үзләре теләп Йәһвә Аллага чын күңелдән бирелгән булуны сайлаган (Ешуа 24:15).
Безнең көннәрдә без нәрсә күрәбез? Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләренең саны, ХХ гасыр дәвамында аларның өлешенә тигән коточкыч эзәрлекләүләргә һәм каршылыкларга карамастан, 6 миллионнан да артып китте. Ә аларга теләктәшлек белдергән кешеләр янә 9 миллионга якын һәм аларның күпләре, Алла белән якынлашыр өчен, тәвәккәл адымнар ясый.
Шайтанның, мин кешеләрне Алладан алып китә алам, дигән раслауына иң ышандырырлык җавапны Алла Улы, Гайсә Мәсих, биргән. Хәтта җәфалану баганасында бик нык авырту кичергәндә дә, ул Аллага тугры булып калган. Соңгы сулыш алганда, Гайсә: «Ата! Мин рухымны Синең кулыңа тапшырам»,— дип кычкырган (Лүк 23:46).
Шайтан, кешеләрне үз хакимлеге астында тотып калырга тырышып, үзе файдалана алган һәр чараны — вәсвәсәләрдән алып ачык һөҗүмгә кадәр — куллана. Кешеләрне «тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр» белән вәсвәсәләп, ул аларны Йәһвәдән алып китәргә яисә аңа якынаерга комачауларга омтыла (1 Яхъя 2:16). Шайтан шулай ук «имансызларның акылын томалады, һәм алар күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнең яктылыгын күрмиләр» (2 Көринтлеләргә 4:4). Һәм үз максатына ирешү өчен Шайтан янау кулланырга һәм кешедән куркуны файдаланырга әзер (Рәсүлләр 5:40).
Алланың ягындагылар исә Иблис хакимлеге астында түгел. Алар Йәһвәне танып белгәннәр һәм аны «бөтен йөрәкләре, бөтен җаннары һәм бөтен акыллары белән яраталар» (Маттай 22:37). Шулай итеп, Гайсә Мәсихнең һәм хисапсыз күп кешеләрнең чын күңелдән бирелгәнлеге Шайтан Иблиснең тулысынча җиңелүен күрсәтә.
Киләчәк нәрсә алып киләчәк?
Кешеләрнең идарә итү формалары белән экспериментлары чиксез озак дәвам итәрме? Даниел пәйгамбәр: «Ул патшалыклар көннәрендә күктәге Алла мәңге җимерелмәячәк патшалык төзеячәк, һәм ул патшалык башка халыкка Даниел 2:44). «Күктәге Алла» урнаштырачак Патшалык — ул Гайсә Мәсих кул астындагы күктәге хөкүмәт. Бу нәкъ шул, Гайсә үзенең шәкертләрен аның килүе турында дога кылырга өйрәткән Патшалык (Маттай 6:9, 10). Якынлашып килгән «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендәге сугышта» бу Патшалык барлык кеше хөкүмәтләрен юк итәчәк һәм бөтен җир өстеннән идарә итәчәк (Ачылыш 16:14, 16).
бирелмәячәк; ул бөтен патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак»,— дип алдан әйткән (Ә Шайтан белән нәрсә булачак? Изге Язма бу киләчәк вакыйганы болай дип сүрәтли: «[Йәһвәнең фәрештәсе] борынгы елан аҗдаһаны, ягъни иблис-шайтанны тотып алды һәм аны мең елга чылбырлады. Мең ел үткәнгә кадәр халыкларны алдамасын өчен, аны упкынга ташлады, бикләп куйды һәм упкынга мөһер сукты». (Ачылыш 20:1—3). Ә Шайтан эшлексезлек упкынына ташланылгач, Гайсә Мәсихнең Меңьеллык идарәсе башланачак.
Җир нинди соң искиткеч яшәү урыны булачак! Бөтен явызлык һәм аны эшләүчеләр юкка чыгачак. Изге Язмада болай дип вәгъдә ителә: «Явызлык эшләүчеләр юк ителәчәкләр. [...] Ә юашлар җирне мирас итеп алырлар һәм тынычлыкның күплеге белән ләззәтләнәчәкләр» (Мәдхия 36:9—11). Аларның тынычлыгына кешеләр дә, хайваннар да янамаячак (Исай 11:6—9). Хәтта белмәгәнлектән, Йәһвә турында белергә мөмкинлекләре булмыйча, элек Иблис ягында булучылар яшәүгә кире кайтарылачак һәм Алладан өйрәнә алачак (Рәсүлләр 24:15).
Меңьеллык идарәнең ахырына җир оҗмах булачак, ә кешеләр камил булачак. Аннан соң «аз гына вакытка» Шайтан азат ителәчәк, ләкин тик Алла идарәсенең барлык дошманнары белән бөтенләйгә юк ителер өчен генә (Ачылыш 20:3, 7—10).
Сез кемнең ягын сайлаячаксыз?
ХХ гасыр Шайтан җирне һәлак иткән һәм җимергән вакыт булды. Бүгенге көндәге шартлар аның җиңгәнен исбат итми, алар бу бозык дөньяның соңгы көннәренең билгесе булып тора (Маттай 24:3—14; Ачылыш 6:1—8). Җирдәге явызлыкның саны да, күпчелек кешеләрнең фикере дә кем җиңде дигән сорауны хәл итүдә билгеләүче фактор була алмый. Хәлиткеч фактор шул: кемнең идарә итү рәвеше иң яхшысы һәм кем дә булса Аллага яратканлыктан хезмәт итәме. Бу яктан да, теге яктан да Йәһвә җиңеп чыкты.
Әгәр дә бирелгән вакыт Шайтанның хак түгеллеген инде күрсәткән икән, ни өчен соң Алла явызлыкка юл куюын дәвам итә? Йәһвә сабырлык күрсәтә, «чөнки Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, бәлки барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Петер 3:9). Алла «барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен» тели (1 Тимутегә 2:4). Сез калган вакыттан Изге Язманы өйрәнер һәм «бердәнбер хак Аллаһыны һәм... [ул] җибәргән Гайсә Мәсихне танып белер» өчен файдаланырсыз дип, ышанасы килә (Яхъя 17:3). Сез дә Җиңүче ягында нык торучы миллионлаган кешеләргә кушыла алсын өчен, Йәһвә Шаһитләре сезгә андый белем алырга ярдәм итәргә шат булачак.
[5 биттәге иллюстрацияләр]
Аллага тугры калып, Йәһвә Шаһитләре Шайтанның җиңелүенә булышты.