Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шатлык китерүче иганәләр

Шатлык китерүче иганәләр

Шатлык китерүче иганәләр

БРАЗИЛИЯНЕҢ төньяк-көнчыгышында ярлы шәһәрчектә торучы Женивал үзенең гаиләсе белән хастаханәдә каравылчы булып эшләгән кечкенә эш хакына яшәгән. Ачлы-туклы булуына карамастан, Женивал намус белән уннан бер өлеш түләп барган. Ул эченә суккалап: «Кайчакта гаиләм ач булды, — дип сөйли, — әмма, нинди генә авырлыклар булмасын, мин Аллага иң яхшысын бирергә теләдем».

Эшен югалтканнан соң да, Женивал уннан бер өлеш түләүен дәвам иткән. Рухани анда, зур иганә кертеп, Алланы сынап карау теләге уяткан. Дин хезмәтчесе, Алла сиңа һичшиксез фатихалар яудырачак, дип вәгъдә биргән. Шуңа күрә Женивал өен сатырга һәм акчасын чиркәүгә бирергә карар иткән.

Иганә бирүдә мондый ихласлык күрсәтүчеләрдән Женивал гына түгел. Күп кенә чиктән тыш фәкыйрь кешеләр, үзләрен бурычлы тоеп, уннан бер өлеш түлиләр, чөнки аларны чиркәүдә, уннан бер өлеш түләү — ул Изге Язмага нигезләнгән таләп, дип өйрәткәннәр. Ләкин бу чыннан да шулаймы?

Уннан бер өлеш һәм Муса кануны

Уннан бер өлеш бирү әмере Йәһвә Алла 3 500 ел элек борынгы Исраилнең 12 кабиләсенә биргән Канунга кергән. Канун, левилеләрнең чатыр янындагы хезмәтен дәвам иттерү өчен, ашлык һәм җимеш уңышының уннан бер өлешен һәм көтү үрчеменең уннан бер өлешен Леви кабиләсенә биреп барырга кушкан (Левит 27:30, 32; Саннар 18:21, 24).

Йәһвә исраиллеләрне Канун алар өчен «авыр түгел» дип ышандырган (Икенчезаконлык 30:11, Современный перевод). Алар Йәһвә әмерләрен, шул исәптән уннан бер өлеш турындагы әмерен, тугрылык белән үтәгән чакта, Йәһвәнең мул уңыш бирәм дигән вәгъдәсенә өметләнә алганнар. Моннан тыш, мохтаҗлыкта яшәгәннәргә ярдәм итәр өчен, исраиллеләр берничә елга бер тапкыр өстәмә еллык уннан бер өлеш җыеп барганнар. Бу өстәмә уннан бер өлешне халык дини бәйрәмнәргә җыелганда кулланган. Шунлыктан, «килмешәк, һәм ятим, һәм тол хатын» туйганчы ашый алган (Икенчезаконлык 14:28, 29; 28:1, 2, 11—14).

Канунда уннан бер өлеш түләмәгән өчен нинди җәза көтүе турында әйтелмәгән булса да, һәрбер исраилле кушылган буенча чын гыйбадәт кылуны дәвам иттерүне үзенең бурычы дип санаган. Малахий көннәрендә Йәһвә, хәтта, иганә бирүне игътибарсыз калдырган исраиллеләрне, сез мине «уннан бер өлеш һәм бүләкләр бирмичә талыйсыз», дип гаепләгән (Малахий 3:8). Уннан бер өлеш бирмәгән мәсихчеләргә дә шундый ук гаепләү карары чыгарып буламы?

Әйдәгез уйлап карыйк. Бер илдәге кануннар икенче илдә көчсез. Мәсәлән, Бөек Британиядәге автомобильчеләргә юлның сул ягыннан йөрергә кушкан закон Франциядәге машина йөртүчеләргә кагылмый. Нәкъ шулай ук, уннан бер өлеш бирүне таләп иткән канун Алла белән Исраил халкы арасындагы махсус килешүнең өлеше булган (Чыгыш 19:3—8; Мәдхия 147:19, 20). Бу канун исраиллеләр өчен генә булган.

Моннан тыш, Алла үзе беркайчан да үзгәрмәсә дә, кайвакыт аның таләпләре үзгәрә (Малахий 3:6). Изге Язмада ачыктан-ачык, Гайсәнең б. э. 33 елындагы корбан үлеме Канунны «уннан бер өлеш алу» әмере белән бергә «гамәлдән чыгарды», ягъни «юкка чыгарды», дип әйтелә (Еврейләргә 7:5, 18; Эфеслеләргә 2:13—15; Көлессәйлеләргә 2:13, 14).

Мәсихчеләр иганәләре

Шуңа карамастан, чын гыйбадәт кылуны дәвам иттерү өчен иганәләр һаман да кирәк иде. Гайсә шәкертләренә «дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда» аңа шаһит булырга кушкан (Рәсүлләр 1:8). Шәкертләрнең саны арткан саен, мәсихче өйрәтүчеләренең һәм күзәтчеләренең җыелышларга килеп-китү һәм аларны ныгыту кирәклеге арта барган. Кайвакыт тол хатыннар, ятимнәр һәм башка мохтаҗлык кичерүчеләр турында кайгыртырга кирәк булган. Беренче гасыр мәсихчеләре моның белән бәйле чыгымнарны ничек каплаган?

Якынча безнең эраның 55 елында Европа һәм Кече Азиядә яшәгән еврей булмаган мәсихчеләрдән Яһудиядәге фәкыйрьлеккә төшкән җыелышка ярдәм итәргә үтенгәннәр. Көринттәге җыелышка язган хатларында рәсүл Паул бу «изгеләр өчен... иганәләр» җыюның ничек оештырылганын сүрәтли (1 Көринтлеләргә 16:1). Паулның сүзләре мәсихчеләрнең акчалата иганәләре турында нәрсә ачуына сез, бәлки, гаҗәпләнерсез.

Рәсүл Паул имандашларын акча бирергә ялынып күндермәгән. Чынында үзләре «бәхетсезлекләр» (ЯД) кичергән һәм «бик нык фәкыйрьлектә» булган Македуниядәге мәсихчеләр «изгеләргә хезмәт итүдә катнаштыруны бик үтенеп сорадылар» (2 Көринтлеләргә 8:1—4).

Дөрес, Паул баерак яшәгән көринтлеләрне Македуниядәге кардәшләре кебек юмарт булырга дәртләндергән. Ләкин шул ук вакытта, бер хезмәттә билгеләнүенчә, ул боерык бирүдән баш тарткан, моның урынына үтенүне, тәкъдим итүне, дәртләндерүне һәм өндәүне яхшырак күргән. Әгәр дә мәҗбүр итү булса, иганә биргән чакта, көринтлеләргә эчкерсезлек һәм ихласлык җитешмәс иде. Паул Алланың «теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп» бирүчене түгел, ә «шатланып бирүчене ярата» икәнен белгән (2 Көринтлеләргә 9:7).

Иман һәм белемнең муллыгы имандашларына ихлас ярату белән бергә көринтлеләрне үз теләкләре белән иганә бирергә дәртләндерер иде (2 Көринтлеләргә 8:7, 8).

«Йөрәге кушканча»

Паул билгеле бер сумма яисә табышның өлешен билгеләмәгән, ә «һәрберегез атнаның беренче көнендә... табышының бер өлешен аерып куйсын»,— дип тәкъдим генә иткән (1 Көринтлеләргә 16:2; курсив безнеке.— Ред.). Көринтлеләргә үзләренең күпме иганә бирә алуларын алдан уйларга һәм даими рәвештә билгеле бер сумма аерып салып барырга тәкъдим ителгән. Шулай эшләп, алар, Паул килгәндә, бирергә мәҗбүр итү сизмәсләр иде. Ә мәҗбүр итү сизсәләр, кемдер теләр-теләмәс яисә тойгылар тәэсире белән генә бирер иде. Һәрбер мәсихче үзенең күпме бирүен үзе билгеләргә тиеш булган, һәркем «йөрәге кушканча» эшләргә тиеш булган (2 Көринтлеләргә 9:5, 7).

Мул итеп урыр өчен, көринтлеләргә мул итеп чәчәргә кирәк булган. Беркайчан да соңгы тиенгә кадәр бирергә таләп ителмәгән. «Сезгә авырлык килү таләп ителми»,— дип ышандырган аларны Паул. Иганәләр «кемнең нәрсәсе булмауга карап түгел, бәлки нәрсәсе булуга карап... кабул ителә» (2 Көринтлеләргә 8:12, 13; 9:6). Үзенең соңрак язган хатында рәсүл: «Әгәр дә берәү... якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була»,—дип кисәткән (1 Тимутегә 5:8). Паул бу принципны бозарлык күләмдә иганә бирергә дәртләндермәгән.

Паулның мохтаҗ булган «изгеләр өчен» иганә җыйганын билгеләргә кирәк. Без Изге Язмаларның бер җирендә дә Паул яисә башка рәсүлләрнең үз хезмәте өчен акча я уннан бер өлеш җыйганын укымыйбыз (Рәсүлләр 3:6). Паул, җыелышлардан һәрвакыт рәхмәт белдереп бүләк алса да, имандаш туганнарга «йөк булмауны» үзенең бурычы дип исәпләгән (1 Тессалуникәлеләргә 2:9; Филиппуйлыларга 4:15—18).

Бүгенге көннәрдә үз теләгең белән бирелгән иганәләр

Өстәрәк әйтелгәнчә, беренче гасырда Мәсих шәкертләре арасында уннан бер өлеш җыю булмаган, ә алар үз теләкләре буенча иганәләр биргән. Бәлки, сез безнең көннәрдә мондый юл белән яхшы хәбәр вәгазьләүне тәэмин итү һәм мохтаҗ булган мәсихчеләргә акча җыю мөмкин булуына шикләнәсездер.

Түбәндәге фактларны карап чыгыгыз. 1879 елда бу журналның редакторлары ачыктан-ачык, алар «беркайчан да кешеләрдән булышырга сорамаячаклар яисә ярдәм үтенмәячәкләр»,— дип хәбәр иттеләр. Бу карар Йәһвә Шаһитләренә Изге Язмадагы хакыйкатьне җирнең бөтен почмагындагы кешеләргә җиткерергә комачауладымы?

Бүгенге көннәрдә Йәһвә Шаһитләре 235 илдә Изге Язмалар, аңа нигезләнгән китаплар һәм башка публикациялар тарата. «Күзәтү Манарасы» — Изге Язмага нигезләнгән аң-белем тарату журналы — башта бер генә телдә аена 6 мең данә тиражы белән чыга иде. Шул вакыттан бирле бу журнал 146 телдә 24 миллион данәдән дә күбрәк тиражлы ярты айлык басмага әверелде. Бөтен дөньяда Изге Язмалардагы аң-белемне тарату эшен үткәрү өчен, Йәһвә Шаһитләре 110 илдә идарә итү үзәкләре оештырдылар. Моннан тыш, алар меңләгән биналар төзеде: үзләренең урындагы очрашуларын үткәрү өчен зур булмаган заллар һәм конгресслар үткәрү өчен зур заллар. Шулай итеп теләгән кешеләргә киләчәктә дә Изге Язмаларны өйрәнергә мөмкинлек бирелә.

Йәһвә Шаһитләре өчен кешеләрнең рухи ихтыяҗлары турында кайгырту иң мөһиме булып калса да, алар имандашларының матди ихтыяҗлары турында да онытмыйлар. Кардәшләре сугыш, җир тетрәү, корылык я көчле давылдан газап чиккән чакта, алар шунда ук аларга дару, азык, кием һәм башка беренче дәрәҗәдәге кирәкле әйберләр китереп бирәләр. Боларның барысы да аерым мәсихчеләрнең һәм тулы бер җыелышларның иганәләре исәбенә тәэмин ителә.

Үз теләгең белән иганә бирү нәтиҗәле генә түгел, ә башта искә алынган Женивал кебек ярлы кешеләрнең җилкәсеннән авыр йөкне дә алып ташлый. Бәхеткә каршы, Женивал өен сатырга өлгермәгән. Ул вакытта аңа Йәһвә Шаһитләренең тулы вакытлы хезмәтчесе Мария килгән. «Ул сөйләшү минем гаиләмне бик күп кирәкмәгән бәлаләрдән коткарды»,— дип исенә төшерә Женивал.

Женивал Алла эше уннан бер өлешкә бәйле булмавын аңлаган. Аннан да бигрәк, уннан бер өлеш китерү инде Изге Язмага нигезләнгән таләп түгел. Ул мәсихчеләрнең юмартлык белән биргән чакта фатихалар алуын һәм аларның хәленнән килгәннән күбрәк бирергә тиеш түгеллеген аңлаган.

Үз теләгең белән бирү Женивалга чын шатлык китергән. Ул болай дип аңлата: «Миңа үз керемемнең уннан бер өлешен бирсәм дә була, бирмәсәм дә була. Һәрхәлдә, иганәләр биргәндә мин шатланам һәм Йәһвәнең шулай ук шатлануына ышанам».

[6 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

Чиркәүнең беренче аталары уннан бер өлеш җыюга өйрәткәнме?

«Безнең арабыздагы байлар ярлыларга ярдәм итә. [...] Тәэмин ителгәннәр, үз теләге буенча, һәркем күпме кирәк дип саный, шулхәтле бирә» («Первая апология», Юстин Җәфаланучы, якынча б. э. 150 елы).

«(Яһүдләр) Аңа [Аллага] үз (мал-мөлкәтенең) уннан бер өлешен биргән; ә ирек алганнар үзләренең барлык милкен Ходай максатлары өчен билгели... шулай фәкыйрь тол хатын үзенең барлык милкен Алланың сәдака сандыгына биргән» («Против ересей», Ириней Лионский, якынча б. э. 180 елы).

«Безнең акча тартмасы булса да, дин сатылучан булган кебек, ул тартмага сатып алынган акчалар [котылу сатып алыр өчен акчалар] җыелмый. Безнең тартмага һәркем айның беренче көнендә яисә кайчан тели, әгәр теләсә генә һәм бирә алса гына, зур булмаган сәдака бирә, чөнки моңа беркем дә мәҗбүр ителми, әмма һәркем үз теләге белән бирә» («Апология», Тертуллиан, якынча б. э. 197 елы).

«Чиркәү киңәйгәнгә һәм аның төрле учреждениеләре барлыкка килгәнгә күрә, руханиларны тиешле һәм тотрыклы рәвештә акча белән тәэмин итүче кануннар урнаштыру кирәклеге туган. Уннан бер өлеш түләү Муса кануныннан үзләштерелгән булган. Бу сорауга кагылган иң беренче анык карар, мөгаен, 567 елда Турда җыелган епископлар хатында һәм 585 елда Макон шәһәрендә үткән җыелыш [кануннарында] бар» («Католик энциклопедия»).

[Чыганак]

Тәңкә (өстә, сулда): Pictorial Archive (Near Eastern History) Est.

[6 биттәге иллюстрация]

Үз теләгең белән бирү шатлык китерә.

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Үз теләге белән бирелгән иганәләр вәгазьләү эшенә, төрле бәла-казалардан зыян күргәннәргә ярдәмгә һәм очрашулар үткәрү өчен биналар төзүгә китә.