Безгә белемле өйрәтүчеләр булырга ярдәм итә торган шәхси өйрәнү
Безгә белемле өйрәтүчеләр булырга ярдәм итә торган шәхси өйрәнү
«Алга китешең һәркемгә ачык күренсен өчен, шулар белән шөгыльлән, үзеңне шуларга багышла. Үз-үзеңне һәм өйрәткән тәгълиматыңны күзәтеп тор» (1 ТИМУТЕГӘ 4:15, 16).
1. Вакыт һәм шәхси өйрәнү турында нәрсә әйтеп була?
ВӘГАЗЬЧЕ 3:1 дә Изге Язмалар: «Һәр эшнең үз вакыты бар»,— дип әйтә. Һичшиксез, Изге Язмаларны шәхси өйрәнү өчен дә вакыт булырга тиеш. Әгәр кешеләр рухи сораулар турында уйлану өчен уңайсыз вакыт я урын сайласалар, күпләр өчен моны башкару авыр булырга мөмкин. Мәсәлән, авыр эш көненнән соң тыгыз гына ашап алгач һәм, өстәвенә, телевизор каршына яраткан кәнәфиеңә җәелеп утыргач, синдә Изге Язмалар өйрәнергә теләк туар идеме? Әлбәттә, юк. Нәрсә эшләргә соң? Тырышлыгыбыз күбрәк файда китерсен өчен, безгә өйрәнүне кайда һәм кайчан үткәрергә икәнен сайларга кирәк булуы ачык.
2. Шәхси өйрәнү үткәрер өчен кайсы вакыт еш кына иң яхшысы була?
2 Күп кешеләр өйрәнү өчен иң яхшы вакыт иртән дип саный, чөнки бу вакытта өйрәнгәнне алар бик яхшы үзләштерә. Башкалар, кыска гына шәхси өйрәнү үткәрер өчен, төшке тәнәфесне куллана. Чираттагы мисалларда Мәдхия 142:8). Исай пәйгамбәр: «Ходай Алла Мин хәлсезләнгәнне сүз белән ныгыта алыр өчен Миңа акыл ияләре телен биргән; укучылар кебек Мин тыңласын өчен һәр иртә Ул уята, Минем колагымны уята»,— дип әйткәндә моңа охшаш караш белдергән. Көннең нинди вакытын гына сайласак та, бу сүзләр Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә һәм Йәһвә белән якыннан аралашканда безнең аек булырга тиеш икәнебезне аңлата (Исай 50:4, 5; Мәдхия 5:4; 87:14).
мөһим рухи эшләр өчен нинди вакыт бүлеп куелуына игътибар итик. Борынгы Исраил патшасы Давыт болай дип язган: «Мәрхәмәтеңне миңа иртүк ишеттер, чөнки мин Сиңа өметемне баглыйм. Барасы юлымны миңа күрсәт, чөнки Сиңа мин үз җанымны күтәрәм» (3. Өйрәнү файда китерсен өчен, аны нинди шартларда үткәрү яхшы булыр иде?
3 Шулай ук өйрәнүебез уңышлырак үтсен өчен, без уңайлы кәнәфи я йомшак диванга утырырга тиеш түгел. Юкса без аек булып кала алмыйбыз. Өйрәнгәндә без уйларга тиеш, ә бик йомшак һәм уңайлы урыннар моңа комачаулый гына. Өйрәнү һәм уйлану вакытында бернәрсә дә комачауламаса һәм тынычлык булса, яхшы булыр иде. Радио, телевизор эшләгәндә яисә балалар яныңда булганда өйрәнергә тырышу иң яхшы уңышлар китермәячәк. Гайсә уйланырга теләгәндә тыныч урынга барган. Ул шулай ук, дога кылыр өчен аерым урын сайларга кирәк, дип әйткән (Маттай 6:6; 14:13; Марк 6:30—32).
Сорауларга җавап бирергә ярдәм итүче шәхси өйрәнү
4, 5. «Алла бездән нәрсә таләп итә?» дигән брошюра нинди яклардан файдалы?
4 Берәр сорауны тирәнрәк «казыр» өчен, бигрәк тә берәр эчкерсез кешенең соравына җавап табар өчен, төрле ярдәмлекләр куллансак, шәхси өйрәнү канәгатьлек китерә (1 Тимутегә 1:4; 2 Тимутегә 2:23). Башта кызыксынган кешеләрнең күпләре «Алла бездән нәрсә таләп итә?» дигән брошюраны үтә *. Бүгенге көндә ул 261 телдә бастырылган. Бу брошюра тулысынча Изге Язмаларга нигезләнгән, гади тел белән язылган, шул ук вакыт ул конкрет мәгълүматлы. Шуңа күрә ул укучыларга Алланың чын гыйбадәт кылуга кагылышлы таләпләрен тиз аңларга ярдәм итә. Ләкин аның күләме һәрбер каралган теманы да җентекләп карап чыгарга мөмкинлек бирми. Ә инде Изге Язмаларны өйрәнүче бу темалар буенча җитди сораулар бирә башласа? Аңа бу сорауларга җавап бирергә ярдәм итүче Изге Язмалардагы мәгълүматларны безгә ничек күбрәк табарга?
5 Үз телендә «Күзәтү манарасы китапханәсе» исемле компакт-дискы булган кешенең компьютер аша мәгълүматлар табар өчен зур мөмкинлекләре бар. Ләкин мондый мөмкинлеге булмаган кешегә нәрсә эшләргә? Без аңлавыбызны ничек киңәйтә алабыз? Кызыксынган кешеләрнең сорауларына, аеруча, кем ул Алла һәм Гайсә Мәсих чынлыкта кем булган дигән сорауларга, ничек җентекләбрәк җавап бирә алабыз? Бу сорауларга җавап бирер өчен, әйдәгез, «Алла бездән нәрсә таләп итә?» дигән брошюрадан ике теманы карап чыгыйк (Чыгыш 5:2; Лүк 9:18—20; 1 Петер 3:15).
Алла — кем ул?
6, 7. а) Алла турында нинди сорау барлыкка килә? б) Бер рухани үз чыгышында нинди җитди хата ясаган?
6 Брошюраның 2 нче дәресе: «Алла — кем ул?»— дигән бик мөһим сорауга җавап бирә. Бу төп сорауларның берсе, чөнки Алланы белмәсәң яисә Аның барлыгына шикләнсәң, чын Аллага гыйбадәт кылып булмый (Римлыларга 1:19, 20; Еврейләргә 11:6). Ләкин бөтен дөнья буенча кешеләрдә Алланың кем булуы турында йөзләрчә фикерләр бар (1 Көринтлеләргә 8:4—6). Һәрбер дини фәлсәфә Алланың табигате турындагы сорауга үзенчә җавап бирә. Христиан диннәренең күпчелегендә Алланы Троица дип саныйлар. АКШның бер атаклы рухание «Син Алланы беләсеңме?» дигән тема белән чыгыш ясаган һәм, Яһүди Язмаларыннан берничә тапкыр өземтә китерсә дә, бер тапкыр да Алла исемен әйтмәгән. Әлбәттә, ул Изге Язмаларның Йәһвә яисә Яхве дип язылган урыннары «Ходай» дигән аңлаешсыз һәм үзенчәлексез сүз белән алмаштырылган тәрҗемәсен кулланган.
7 Йәрәми 31:33, 34 тән өземтә китергәндә, рухани мондый бик мөһим фикерне төшереп калдырган: «Һәм бер-берсен, кардәш кардәшен: „Ходайны белегез“ [борынгы яһүди телендәге текстта „Йәһвәне белегез“],— дип инде өйрәтмәячәк, чөнки бөтенесе, кечедән олыга кадәр үзләре Мине беләчәк, дип әйтә Ходай [борынгы яһүди телендәге текстта „Йәһвә“]». Бу тәрҗемәдә Алланың махсус, аны аерып торучы исеме — Йәһвә — төшереп калдырылган (Осия 12:5).
8. Алла исемен куллану мөһим икәнен нинди сүзләр күрсәтә?
8 Мәдхия 8:10 да язылган сүзләрдән ни өчен Йәһвә исемен куллану бик мөһим икәне күренә: «Ходаебыз безнең Йәһвә, бөтен җир буенча Синең исемең нинди мәһабәт!» (Г. П. Павский тәрҗемәсе). Ә рус телендәге Синодаль тәрҗемәдә: «Әй Ходай, безнең Аллабыз, Синең исемең бөтен җир йөзендә нинди мәһабәт!» — дип әйтелә. (Шулай ук рус телендәге «Современный перевод» һәм Йосифонның «Танах» дигән китабын карагыз.) Ләкин алдагы мәкаләдә әйтелгәнчә, без «Алла турындагы белемне», аның Сүзенә безгә рухи яктан аң-белем бирергә рөхсәт итсәк кенә, ала алабыз. Изге Язмаларны өйрәнү өчен бирелгән кайсы ярдәмлектә Алла исеменең мөһимлеге турындагы сорауларга җавап табып була? (Гыйбрәтле хикәя 2:1—6).
9. а) Нинди басма Алла исемен куллануның мөһимлеген аңлатырга ярдәм итә ала? б) Ничек күп тәрҗемәчеләр Алла исеменә хөрмәт күрсәтмәгән?
9 «Алла исеме мәңге булачак» * дигән брошюраны карарга була. Ул бүгенге көндә 69 телгә тәрҗемә ителгән. «Алла исеме: аның мәгънәсе һәм әйтелеше» (6—11 битләр) дигән бүлек шуны ачык итеп күрсәтә: борынгы еврей тетраграмматоны (грек телендә «дүрт хәреф» дигән мәгънә йөртә) борынгы Яһүди Язмаларында якынча 7 000 тапкыр очрый. Ләкин яһүдиләрнең һәм христианнарның руханилары һәм тәрҗемәчеләре аны күпчелек тәрҗемәләрдән юри төшереп калдырган *. Әгәр алар Алланы исеме белән атарга кирәклеген кире кагалар икән, алар Алланы беләләр һәм аның белән ул хуплаган мөнәсәбәтләре бар дип ничек дәгъвалый алалар ди? Алланың чын исеме аның ниятләрен һәм аның кем икәнен аңлауга юл ача. Моннан тыш, әгәр Алла исеме кулланылмаса, Гайсәнең үрнәк догасындагы «Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен» дигән сүзләр мәгънәсен югалтмыймы? (Маттай 6:9; Яхъя 5:43; 17:6).
Гайсә Мәсих — кем ул?
10. Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында ничек тулы белем алып була?
10 «Алла бездән нәрсә таләп итә?» дигән брошюраның 3 нче дәресе «Гайсә Мәсих — кем ул?» дип атала. Бу алты абзацта кыскача гына Гайсәнең барлыкка килүе, җиргә килүенең максаты турында әйтелә. Әмма ләкин аның тормышы турында тулырак мәгълүматлар алырга телисез икән, Инҗилдән башка, «Кайчан да булса җирдә яшәгән кешеләрнең иң бөеге» дигән китаптан да яхшырагын тапмассыз. Ул 111 телдә бастырылган. Бу китап Инҗилнең беренче дүрт китабына нигезләнгән һәм анда хронологик тәртиптә Гайсә Мәсихнең бөтен тормышы һәм аның тәгълиматлары сурәтләнгән. Бу китапның 133 бүлегендә Гайсә тормышының һәм хезмәтенең вакыйгалары турында әйтелә. Ә инде аның тормышын аналитик яктан карарга теләсәгез, «Изге Язманы аңлау» дигән китапның 2 нче томындагы «Гайсә Мәсих» дигән мәкаләне карарга була.
11. а) Йәһвә Шаһитләренең Гайсә турындагы тәгълиматлары аның турындагы башка тәгълиматлардан нәрсәсе белән аерылып тора? б) Изге Язмаларда Троица тәгълиматының дөрес түгеллеген күрсәтүче нинди шигырьләр бар һәм нинди басма бу сорауны ачыкларга ярдәм итә?
11 Христиан динен тотучылар арасында Гайсә турында аның «Алла Улы» һәм «Алла да Угыл да» икәнен билгеләр өчен бәхәсләр бара; башкача әйткәндә, бу — Католиклар *. Анда Троица тәгълиматының дөрес түгеллеген күрсәтүче күп шигырьләр арасында Марк 13:32 һәм 1 Көринтлеләргә 15:24, 28 бар.
чиркәвенең Катехизисендә «христиан иманының үзәк сере» дип аталган нәрсә, ягъни Троица, турында бәхәсләр. Христиан диннәреннән аермалы буларак, Йәһвә Шаһитләре Гайсәне Алла барлыкка китергәненә иман итәләр, әмма аны Алла дип санамыйлар. Бу тема 95 телгә тәрҗемә ителгән «Троицага иман итәргә кирәкме?» дигән брошюрада яхшы ачыкланган12. Тагын нинди сорау безнең игътибарга лаек?
12 Без Алла һәм Гайсә Мәсихнең хезмәте турындагы темаларны карап чыктык. Бу карап чыгу ничек итеп шәхси өйрәнүебезне Изге Язмадагы хакыйкать белән таныш булмаганнарга төгәл белемнәр алырга ярдәм итү максатыннан чыгып үткәрә алуыбызны күрсәтә (Яхъя 17:3). Ә мәсихчеләр җыелышы белән озак вакыт бергә хезмәт иткән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Аларның Изге Язмалардан алган белемнәре инде бик күп һәм аларга Йәһвә Сүзен шәхси өйрәнүгә игътибар итүне дәвам итәргә кирәкме?
Ни өчен «күзәтеп торырга» кирәк?
13. Кайберәүләрдә шәхси өйрәнүгә карата нинди ялгыш фикер булырга мөмкин?
13 Йәһвә Шаһитләре җыелышының әгъзалары булып күп еллар хезмәт иткән кайбер кешеләрдә мондый гадәт үсә: алар Изге Язмалардан мәсихче юлының беренче елларында алынган белемнәр белән канәгать булырга өйрәнә. «Мин яңа килгән кеше кебек күп тырышмасам да була. Ахыр чиктә, мин инде Изге Язмаларны берничә тапкыр укыдым һәм аңа нигезләнгән басмаларны да инде күп еллар укыйм»,— дип уйлый башлавы бик җиңел. Моны: «Әгәр үткәндә күпме ашаганымны исәпкә алсам, хәзер ашавыма игътибар итмәсәм дә була»,— дип әйткән белән чагыштырып була. Тәнебез сәламәт һәм көчле булсын өчен, аңа дөрес итеп әзерләнгән яхшы ризык өзлексез рәвештә таләп ителгәнен беләбез. Безнең рухи сәламәтлегебезне һәм рухи көчебезне саклауда яхшы рухи ризык тагын да мөһимрәк! (Еврейләргә 5:12—14).
14. Ни өчен безгә үз-үзебезне күзәтеп торырга кирәк?
14 Шуңа күрә безнең барыбызга да, Изге Язмаларны озак вакыт өйрәнәбезме яисә юкмы, Паулның Тимутегә — ул вакытта тәҗрибәле һәм җаваплы күзәтчегә — язган киңәшенә игътибарлы булырга кирәк. «Үз-үзеңне һәм өйрәткән тәгълиматыңны күзәтеп тор һәм, нык торып, моны башкаруыңны дәвам ит. Чөнки шулай эшләсәң, үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың» (1 Тимутегә 4:15, 16). Ни өчен безгә Паулның киңәшен игътибар белән кабул итәргә кирәк? Паулның шулай ук «Иблиснең мәкерле ниятләре»нә һәм «күкләрдәге явыз рухи көчләргә... каршы» көрәшүебезгә басым ясаганын искә төшерик. Петер болай дип кисәтә: «[Иблис] кемне йотарга дип эзләнеп йөри» һәм безнең һәрберебез аның корбаны булырга мөмкин. Тынычлыкка бирелгәнлегебез Иблис эзләгән йомшак як булырга мөмкин (Эфеслеләргә 6:11, 12; 1 Петер 5:8).
15. Безнең нинди рухи саклау бар һәм без аны ничек тиешле дәрәҗәдә тота алабыз?
15 Ничек үз-үзебезне сакларга соң? Рәсүл Паул болай дип исебезгә төшерә: «Шуның өчен, начар көннәрдә дошманга каршылык күрсәтеп, ахыр чиккә кадәр көрәшкәч тә, бирешмичә нык тора алу өчен Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз» (Эфеслеләргә 6:13). Бу хәрби киемнәрнең ышанычлы булуы аларның иң башта нинди булулары белән генә түгел, ә шулай ук аларны регуляр рәвештә тиешле дәрәҗәдә тотуыбызга бәйле. Димәк, бу тулы хәрби кием Алла Сүзе турындагы иң яңа белемнәрне үз эченә алырга тиеш. Бу Йәһвәнең «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче»се һәм үз Сүзе аша ачкан хакыйкатен аңлауны күзәтү ни дәрәҗәдә мөһим икәненә басым ясый. Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны регуляр рәвештә шәхси өйрәнү безнең «рухи киемнәребезне» тиешле дәрәҗәдә тоту өчен бик мөһим (Маттай 24:45—47; Эфеслеләргә 6:14, 15).
16. «Иман калканыбыз» яхшы хәлдә булсын өчен, без нәрсә эшли алабыз?
16 Паул саклау киемнәребезнең әһәмиятле өлешен, «иман калканын», аерып күрсәтә. Без бу калкан ярдәмендә Иблиснең ялган гаепләүләрен һәм мөртәтләр тәгълиматының «утлы укларын» читкә юнәлтә һәм аларны сүндерә алабыз (Эфеслеләргә 6:16). Безнең иман калканы ни дәрәҗәдә нык икәнен сынау һәм, шулай ук, аны ничек яхшы хәлдә тотарга һәм ныгытырга икәнен күзәтү бик мөһим. Үз-үзеңә мондый сораулар биреп була: «„Күзәтү манарасы“ ярдәмендә һәр атна үтүче Изге Язмалар өйрәнүенә мин ничек әзерләнәм? Очрашуларда яхшы уйлап бирелгән җаваплар белән „бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерергә“ сәләтле булыр өчен, материалны җентекләп өйрәнәмме? Өземтәсе китерелмәгән, ләкин җөмләдән соң куелган шигырьне Изге Язмалардан ачып укыйммы? Очрашуларда теләп катнашып, мин башкаларның күңелен күтәрәмме? Безнең рухи ризыгыбыз «каты» һәм, аңардан тулысынча файда алыр өчен, безгә аны тырышып үзләштерергә кирәк (Еврейләргә 5:14; 10:24).
17. а) Безнең рухилыгыбызны җимерергә тырышып, Иблис нинди агу куллана? б) Иблиснең агуына каршы нинди «дару» бар?
17 Иблис камил булмаган кешеләрнең көчсез якларын белә һәм аның хәйләсе мәкерле. Үзенең явыз тәэсирен таратыр өчен, ул телевидениедә, Интернетта, видеофильмнарда һәм басмаларда җиңел таба алырлык порнография күбрәк булсын өчен тырыша. Кайбер мәсихчеләр хәлсезләнгән саклыклары аша бу агуга үтәргә рөхсәт иткәннәр һәм бу аларны җыелыштагы мөһим йөкләмәләрен югалтуга һәм хәтта җитдирәк нәтиҗәләргә дә китергән (Эфеслеләргә 4:17—19). Иблиснең рухи агуына каршы нинди «дару» бар? Безгә Изге Язмаларны регуляр рәвештә шәхси өйрәнүне, мәсихче очрашуларына килүне һәм Алла биргән рухи киемнәрне игътибарсыз калдырырга ярамый. Боларның барысы бергә безгә явызлык һәм яхшылык арасындагы аерманы күрергә һәм Алла нәфрәт иткәнне нәфрәт итәргә сәләт бирә (Мәдхия 96:10; Римлыларга 12:9).
18. Рухи көрәшебездә «Рух кылычы» безгә ничек ярдәм итә?
18 Әгәр без Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнүебезне дәвам итсәк, без Алла Сүзенең төгәл белемнәренә нигезләнгән ышанычлы саклау төзибез һәм шулай ук, «Рух кылычын — Аллаһы сүзен» кулланып, уңышлы һөҗүм итәргә дә өйрәнәбез. Чөнки Алла сүзе «ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнең эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера. Ул безнең йөрәгебездәге уй-фикерләребезне хөкем итә» (Эфеслеләргә 6:17; Еврейләргә 4:12). Әгәр «кылычны» оста кулланырга өйрәнсәк, без вәсвәсәләр белән очрашканда зарарсыз яисә хәтта ягымлы кебек күренгәнне, әмма чынлыкта Явызның үлем китерүче тозагы булганны чабып өзә алабыз. Бездәге Изге Язмалардан алган белем хәзинәсе һәм аңлавы явыз әйберләрне кире кагарга һәм яхшыны эшләргә ярдәм итәчәк. Шуңа күрә безнең барыбызга да үз-үзебездән сорарга кирәк: «Минем „кылычым“ үткенме яисә күгәргәнме? Изге Язмаларның һөҗүм итәргә ярдәм итүче шигырьләрен искә төшерү минем өчен авырмы?» Әйдәгез, Изге Язмаларны регуляр рәвештә тырышып өйрәнүне һәм шуның белән Иблискә каршы торуны дәвам итик (Эфеслеләргә 4:22—24).
19. Тырышып үткәрелгән шәхси өйрәнү нинди файда китерә?
19 Паул: «Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен, бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы»,— дип язган. Әгәр Тимутегә язган бу сүзләрне күңелебезгә салсак, без рухилыгыбызны ныгыта алабыз һәм хезмәтебез тагын да уңышлырак булачак. Рухи өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләре җыелышка тагын да күбрәк файда китерә алачак һәм без барыбыз да иманыбызда нык кала алабыз (2 Тимутегә 3:16, 17; Маттай 7:24—27).
[Искәрмәләр]
^ 4 абз. Гадәттә, кызыксынган кеше «Алла бездән нәрсә таләп итә?» дигән брошюрадан соң «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китапны үтә. Икесе дә Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Монда китерелгән киңәшләр рухи яктан үсәргә комачаулаган авырлыкларны юк итәргә ярдәм итәчәк.
^ 9 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган (рус). Әгәр сезнең телегездә «Изге Язманы аңлау» дигән энциклопедиянең II томы булса, «Йәһвә» дигән бүлекне карап була.
^ 9 абз. Испаниянең һәм Каталониянең кайбер тәрҗемәләрендә борынгы еврей тетраграмматоны калдырылган һәм Yavé, Yahveh, Jahvé һәм Jehová формасында кулланыла.
^ 11 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган (рус).
Хәтерлисезме?
• Нинди шартлар шәхси өйрәнүне уңышлы итеп үткәрергә ярдәм итә?
• Изге Язманың күп тәрҗемәләрендә Алла исеменә кагылышлы нинди хата ясала?
• Троица турындагы тәгълиматның дөрес түгеллеген күрсәтер өчен, Изге Язманың нинди шигырьләрен кулланыр идегез?
• Мәсихче булып күп еллар хезмәт итсәк тә, үзебезне Иблиснең мәкерләреннән саклар өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[25 биттәге иллюстрацияләр]
Шәхси өйрәнүебез уңышлырак булсын өчен, безгә уйланырга яраклы һәм тыныч урын кирәк.
[26 биттәге иллюстрацияләр]
Сезнең «кылычыгыз» үткенме яисә күгәргәнме?