Йәһвә тыңлаучан кешеләргә фатиха бирә һәм саклый
Йәһвә тыңлаучан кешеләргә фатиха бирә һәм саклый
«Мине тыңлаучы, явызлыклардан курыкмыйча, хәвефсез һәм имин яшәячәк» (ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ 1:33).
1, 2. Ни өчен Аллага тыңлаучан булу мөһим? Мисал белән күрсәтегез.
САРЫ йомшак йонлы чебешләр үсеп килгән үлән арасында мавыгып җим чүпли, ә күктә, биектә карчыга сагалап очып йөргәнен абайламыйлар да. Кинәт кыртлаган тавык ачы тавыш белән кытаклап һәм хафаланып канатларын җәя башлый. Тиз арада чебиләр йөгереп киләләр дә, аналарының канаты астына кереп тә качалар. Карчыга һөҗүмен туктата *. Монда нинди сабак бар? Тыңлаучанлык гомерне саклап кала!
2 Бу сабак хәзерге көннәрдә яшәүче мәсихчеләргә аеруча әһәмиятле, чөнки Иблис, бар булган көчен җәлләмичә, Алла кешеләрен мөмкин кадәр күбрәк йотарга омтыла (Ачылыш 12:9, 12, 17). Аның максаты — безне Йәһвәнең хуплавыннан һәм мәңгелек яшәүгә булган өметебездән мәхрүм итү өчен рухилыгыбызны җимерү (1 Петер 5:8). Әгәр без Аллага якын булсак һәм аның Сүзе белән оешмасы аркылы бирелгән җитәкчелеккә колак салсак, аның безне саклавына ышана алабыз. «Сине каурыйлары белән каплап торыр, һәм Син Аның канатлары астында курыкмый торырсың»,— дип язган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 90:4).
Тыңламаучан халык табышка әверелә
3. Исраил халкының озак вакытлы тыңламаучанлыгы нәрсәгә китергән?
3 Исраил халкы Йәһвәгә тыңлаучан булганда, даими рәвештә аның игътибарлы кайгыртуыннан файда алган. Алай да, халык үзенең Барлыкка Китерүчесе белән бик еш араны өзгән һәм агачтан яки таштан ясалган, «файда китермәүче һәм коткара алмый торган берни тормаган илаһларга» мөрәҗәгать иткән (1 Патшалык 12:21). Гасырлар буе дәвам иткән андый фетнәлектән халык мөртәтлектә шулкадәр азып киткән ки, төзәлмәслек халыкка әверелгән. Шуңа күрә Гайсәнең ачыргаланып: «Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзеңә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим! Кош үзенең балаларын канаты астына җыйган кебек, Мин дә синең кешеләреңне ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез теләмәдегез! Инде тыңлагыз: сезнең Изге йортыгыз ташландык хәлдә калдырылыр»,— дигән сүзләренә шаккатасы да юк (Маттай 23:37, 38).
4. Йәһвәнең Иерусалимнан баш тартканы б. э. 70 елында ничек аңлашылган?
4 Йәһвәнең мөртәтлеккә бирелгән Исраил халкыннан баш тартканы б. э. 70 елында фаҗигале рәвештә ачыкланган. Шул елны, бөркет сурәте төшерелгән байраклар күтәреп, Рим гаскәрләре, ерткыч кош сыман, коточкыч күп кешеләрнең гомерен өзеп, Иерусалим шәһәре өстенә ташланган. Ул вакытта шәһәргә Коткарылу бәйрәмендә катнашыр өчен, бик күп кеше җыелган иде. Аларның меңләгән корбаннары Алланың илтифатлылыгына 1 Патшалык 15:22).
ирешергә булышмаган. Бу фаҗигале хәл Самуилның тыңламаучан Саул патшага: «Әллә Ходайны барлык яндырулар һәм корбаннар Аның авазына тыңлаучан булган кебек үк шатландырамы? Тыңлаучанлык корбаннан яхшырак һәм буйсыну сарыклар маеннан яхшырак» — дигән сүзләрен искә төшергән (5. Йәһвә нинди тыңлаучанлык таләп итә һәм андый тыңлаучанлыкны күрсәтүе мөмкин икәне нәрсәдән күренә?
5 Йәһвә тыңлаучанлык таләп итсә дә, кешеләргә камилсезлек комачаулаганы аңа бик тә яхшы билгеле (Мәдхия 129:3, 4). Ул таләп иткән нәрсәләр — йөрәкнең эчкерсезлегенә һәм иманга, мәхәббәткә, Алланың күңеленә хуш килмәскә файдалы куркуга нигезләнгән тыңлаучанлык (Икенчезаконлык 10:12, 13; Гыйбрәтле хикәя 16:6; Исай 43:10; Михей 6:8; Римлыларга 6:17). Андый тыңлаучанлык күрсәтергә мөмкин икәненә «[мәсихчеләргә кадәр булган] шаһитләр шулкадәр күп», алар куркыныч сынаулар, хәтта үлем алдында да сафлык саклап калган (Еврейләргә 11:36, 37; 12:1). Алар Йәһвәнең йөрәген ничек сөендергән! (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Әмма башкалар башта тугры булсалар да, ахырга хәтле тыңлаучанлыгын саклап калмаган. Аларның берсе борынгы Яһүдия патшасы Иоас булган.
Азгын кешеләр белән аралашудан бозылган Патша
6, 7. Иодай исән чакта Иоас нинди патша булган?
6 Иоас патша сабыйлык елларында кеше үтерүчеләр кулыннан чак котылып кала. Иодай исемле баш рухани аны качырып яткан җирдән җиде яше тулгач тәвәккәллек белән алып кайта һәм патша итеп куя. Алладан курыккан Иодай Иоас өчен ата һәм киңәшче кебек булганга күрә, яшь идарә итүче «Иодай руханиның бар көннәрендә Алла каршында яраклы эшләр кылды» (2 Паралипоменон 22:10—23:1, 11; 24:1, 2).
7 Иоасның яхшы эшләренә Йәһвәнең гыйбадәтханәсен яңарту да кергән. Бу «Иоасның күңеленә килгән» эш булган. Моннан тыш, ул Яһүдия һәм Иерусалимда яшәүче кешеләрдән гыйбадәтханәгә, торгызу эшләрен тәэмин итәр өчен, «Муса билгеләгән» салымны җыярга кирәклеген баш рухани Иодайның исенә төшергән. Иодайның яшь патшаны Алла Канунын өйрән һәм тыңла дип өндәүләре уңышсыз булмаганы ап-ачык күренә. Нәтиҗәдә, гыйбадәтханәне торгызу һәм аның кирәк-яракларын төзәтү буенча алып барылган эшләр тиздән йомгакланган (2 Паралипоменон 24:4, 6, 13, 14; Икенчезаконлык 17:18).
8. а) Иоасны рухи яктан һәлакәткә китергән иң беренче сәбәп нинди? б) Тыңламаучанлык патшаны нәрсәгә китергән?
8 Кызганычка каршы, Иоасның Йәһвәгә булган тыңлаучанлыгы озакка сузылмаган. Нигә? Алла Сүзендә: «Иодай үлгәннән соң Яһүди мирзалары килделәр һәм патшага баш иделәр; шунда патша аларны тыңлый башлады. Һәм алар аталарының Алласы Йәһвә йортын калдырып багышланган агачларга һәм потларга табынырга кереште; һәм Яһүд белән Иерусалимга аларның бу гаебе өчен Алланың ачуы кабарды»,— дип әйтелә. Моннан тыш, патша Яһүд мирзаларының начар йогынтысына бирелеп, Алла пәйгамбәрләренең әйткәненә колак салмый башлаган. Аларның берсе Иоас белән халыкны тыңламаучанлыгы өчен кыюлык белән шелтәләгән Иодай улы Зәкәрия булган. Иоас, тәүбә итү урынына, аны ташлар ыргытып үтерткән. Азгын кешеләрнең йогынтысына бирелгәнгә 2 Паралипоменон 24:17—22; 1 Көринтлеләргә 15:33).
күрә, Иоас нинди каты күңелле, тыңламаучан кеше булып киткән! (9. Иоас һәм мирзалар белән булган хәлләр тыңламаучанлыкның ахмаклык икәнен ничек күрсәтәләр?
9 Йәһвәне ташлап киткән Иоас һәм аның дуслары, бозык мирзалар белән нәрсә булган? Сириялеләрнең хәрби көчләре, «аз сандагы кешеләр», Яһүдиягә бәреп кереп, «халык арасындагы барлык халык мирзаларын кырып бетерде». Илбасарлар патшаны бар милкен, шулай ук изге урынның алтынын һәм көмешен бирергә мәҗбүр иткән. Иоас исән калса да, аны көчсез һәм бик каты авыру хәлдә калдырганнар. Тиздән аны үзенең коллары, аңа каршы чыгып, үтергән (2 Паралипоменон 24:23—25; 4 Патшалык 12:17, 18). Йәһвәнең Исраил халкына: «Әгәр Ходай Аллаңның авазына колак салмасаң һәм... Аның әмерләре белән боерыкларын тырышып үтәмәсәң, шул чакта сиңа бу барлык каргышлар киләчәк һәм синең башыңа төшәчәк»,— дигән сүзләре ничек хак булып чыккан! (Икенчезаконлык 28:15).
Тыңлаучанлык аркасында коткарылган сәркатип
10, 11. а) Йәһвәнең Варухка биргән киңәше өстеннән уйлану ни өчен файдалы? б) Йәһвә Варухка нинди киңәш биргән?
10 Яхшы хәбәрне вәгазьләп йөргәндә, кызыксынган кешеләрнең аз булуы күңелеңне төшермиме? Мул тормышта яшәгән һәм җаны ни тели шуны кылган кешеләрне күреп, бәлкем син, вакыт-вакыт, аз гына көнләшәсеңдер? Алай булса Йәрәминең сәркатибе Варух һәм Йәһвәнең аңа кайгыртучанлык белән биргән киңәше турында уйлап кара.
11 Йәһвәнең игътибары Варухның үзенә ул пәйгамбәрлек хәбәрен язган вакытта юнәлгән. Ни өчен? Сәбәбе: ул, тормышына сукранып, Аллага махсус хезмәт итүенә караганда, нәрсәдер яхшыракны тели башлаган. Йәһвә Варухның фикерләвендә мондый үзгәрешләрне күреп, аңа ап-ачык, шул ук вакытта йомшак итеп киңәш биргән: «Син үзеңә бөекне сорыйсың: сорама; чөнки менә Мин һәркайсы затка бәла китерәчәкмен... ә сиңа табыш урынына кая гына бармасаң да, бөтен җирдә синең җаныңны калдырам» (Йәрәми 36:4; 45:5).
12. Ни өчен бу дөньяның төзелешендә үзебезгә «бөекне» эзләргә ярамый?
12 Варухка әйтелгән сүзләрдә Йәһвәнең Йәрәми белән бергә тугры һәм кыю хезмәт иткән бу бик әйбәт кеше өчен тирән борчылуын сизәсеңме? Шул рәвешчә бүген дә, Йәһвә бу дөнья төзелешенең байлыгына кызыгучылар турында бик тә борчыла. Бәхеткә каршы, андый кешеләрнең күбесе, Варух кебек, җаваплы кардәшләрнең ярату белән бирелгән киңәшенә колак сала (Лүк 15:4—7). Бу дөньяның төзелешендә үзенә «бөекне» эзләгән кешеләрнең киләчәге юк икәнен һәрберебез белеп торсын! Андый кешеләр чын бәхет таба алмый. Моннан да яманы, тиздән алар бу дөнья һәм аның барлык тән нәфесләре белән бергә бөтенләй юк булачак (Маттай 6:19, 20; 1 Яхъя 2:15—17).
13. Варух турындагы белдерүдә безгә басынкылыкка бәйле нинди сабак өйрәтелә?
13 Варух турындагы белдерүдә безгә басынкылыкка бәйле кыйммәтле сабак өйрәтелә. Йәһвәнең Варухка турыдан-туры түгел, ә Йәрәми аркылы киңәш биргәненә игътибар итик. Варух Йәрәминең камилсезлеген һәм аңа гына хас булган кайбер гадәтләрен бик яхшы белеп-күреп торган булса кирәк (Йәрәми 45:1, 2). Ләкин аны тәкәбберлек биләп алмаган; ул басынкылык күрсәтеп, бирелгән киңәшнең чыганагы Йәһвә икәненә төшенгән (2 Паралипоменон 26:3, 4, 16; Гыйбрәтле хикәя 18:12; 19:20). Шуңа күрә без «ниндидер гөнаһ кылып» аннары гына моны аңласак һәм Алла Сүзеннән кирәкле киңәш ишетсәк, әйдәгез, җитлеккәнлектә, рухи яктан төшенү сәләтендә һәм басынкылыкта Варухка охшарга тырышыйк (Гәләтиялеләргә 6:1).
14. Безнең арабызда җитәкчелекне үз кулына алучыларга тыңлаучан булу ни өчен файдалы?
14 Безнең басынкылык күрсәтүебез киңәш бирүчеләргә дә ярдәм итәчәк. Еврейләргә 13:17 дә: «Җитәкчеләрегезне тыңлагыз вә аларга буйсыныгыз. Алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, сезнең җаннарыгыз турында кайгырталар. Әгәр аларны тыңлыйсыз икән, алар шатланып эшләрләр, тыңламасагыз, кайгырып эшләрләр, һәм бу сезнең өчен файдалы булмас»,— дип әйтелгән. Никадәр еш өлкәннәр, аларның көтүчелек эшенең бу авыр өлеше таләп иткән йөрәклелек, акыллылык һәм әдәплелек турында сорап, Йәһвәгә догада йөрәкләрендәгеләрне сөйли! Әйдәгез, «мондыйларны хөрмәт итик» (1 Көринтлеләргә 16:18).
15. а) Йәрәми Варухка ышануын ничек белдергән? б) Басынкы тыңлаучанлыгы өчен Варух ничек бүләкләнгән?
15 Варухның фикерләвен үзгәрткәне анык, чөнки Йәрәми шуннан соң аңа бик җитди вазифа йөкләгән: Варух гыйбадәтханәгә барып, Йәрәми аңа әйтеп яздырткан хөкем карарын укып бирергә тиеш булган. Ул Йәрәмине тыңлаганмы? Әйе, ул «Йәрәми пәйгамбәр аңа боерганнарның барысын да үтәгән». Өстәвенә, ул шул ук кул язманы Иерусалимның мирзаларына да укып күрсәткән. Әлбәттә, бу да бик күп кыюлык таләп иткән (Йәрәми 36:1—6, 8, 14, 15). Унсигез елдан соң шәһәрне бабыллылар басып алгач, Варух, Йәһвәнең искәртүенә колак салып, үзенә «бөекне» эзләүдән туктаганга күрә, исән калганына ничек рәхмәтле булганын уйлап кына карагыз! (Йәрәми 39:1, 2, 11, 12; 43:6).
Камалыш вакытында тыңлаучанлык гомерләрне саклаган
16. Б. э. к. 607 елдагы бабыл камалышы вакытында, Йәһвә Иерусалимдагы яһүдләргә мәрхәмәтен ничек итеп күрсәткән?
16 Б. э. к. 607 елда Иерусалим җимерелгәч, Алла тыңлаучан кешеләргә кабат мәрхәмәт күрсәткән. Камалышның иң кызган вакытында Йәһвә яһүдләргә болай дигән: «Менә, Мин сезгә яшәү юлын һәм үлем юлын тәкъдим итәм: бу шәһәрдә калган кеше кылычтан, ачлыктан һәм үләт чиреннән үләчәк; ә кем чыгып, сезне камап алган халдейларга бирелсә, исән калачак һәм аңа үзенең җаны табыш урынына булачак» (Йәрәми 21:8, 9). Иерусалимда яшәүче халык юк ителергә тиеш булса да, Йәһвә, хәтта ул кискен һәм ахыргы мизгелдә дә, тыңлаучанлык белдергән кешеләргә мәрхәмәт күрсәткән *.
17. а) Йәһвә Йәрәмигә камалышка эләккән яһүдләрне «халдейларга бирелегез» дип өндәргә кушкач, аның тыңлаучанлыгы ничек ике яклап сыналган? б) Йәрәми күрсәткән кыю тыңлаучанлык үрнәге безгә ничек файда китерә ала?
17 Халдейларга бирелергә өндәү вазифасын яһүдләргә сөйләп-йөреп үтәгәндә, Йәрәминең дә тыңлаучанлыгы сыналганы һичшиксез. Моның беренче сәбәбе: ул Алланың исеменә карата көнчелек белдергән. Йәрәми җиңүне үзләренең җансыз потларына сылтаячак дошманнарның бу исемне хурлавын теләмәгән (Йәрәми 50:2, 11; Йәрәминең елавы 2:16). Моннан тыш, ул, халыкны бирелергә өндәп, үз гомерен куркыныч астына куйганын белеп торган, чөнки күпләр аның сүзләрен хыянәт дип аңлар иде. Әмма ул курыкмаган, ә тыңлаучанлык белән Йәһвәнең хөкемнәрен игълан иткән (Йәрәми 38:4, 17, 18). Йәрәми кебек, без дә киң танылмаган хәбәрне таратып йөрибез. Ул хәбәр өчен Гайсәне нәфрәт иткәннәр (Исай 53:3; Маттай 24:9). Әйдәгез шуңа күрә, «кешеләрдән курыкмыйк», киресенчә, Йәрәми сыман, Йәһвәгә тулысынча өмет баглап, кыюлык белән аның сүзен тыңлыйк (Гыйбрәтле хикәя 29:25).
Гог һөҗүм иткән чакта тыңлаучанлык күрсәтү
18. Киләчәктә Йәһвә хезмәтчеләрен тыңлаучанлыкка нинди сынаулар көтә?
18 Тиздән Шайтанның бөтен бозык төзелеше моңарчы күрелмәгән «зур афәттә» юк ителәчәк (Маттай 24:21). Ул вакыйга дәвамында һәм аның алдында Алла халкының иманы һәм тыңлаучанлыгы каты сыналачагы шөбһәсез. Мәсәлән, Изге Язмада әйтелгәнчә, «Магог җирендәге... Гог» ролен башкарган Шайтан, «җирне капларга болыт» кебек «күп сандагы гаскәр» дип сурәтләнгән өерләрен җыеп, Йәһвәнең хезмәтчеләренә каршы барлык көче белән ташланачак (Йәзәкил 38:2, 14—16). Алланың аз сандагы коралсыз халкы ышык урынны Йәһвәнең тыңлаучан кешеләр өчен җәелгән «канатлары» астында эзләячәк.
19, 20. а) Кызыл диңгез янында исраил халкының тыңлаучанлыгы ни өчен бик тә әһәмиятле булган? б) Кызыл диңгез буенда булган вакыйга өстеннән дога белән фикер йөртү бүген безгә нинди файда китерә?
19 Бу вакыйга Исраил халкының Мисырдан чыкканын исебезгә төшерә. Мисырны ун җәза белән тар-мар иткәннән соң, Йәһвә үз халкын Вәгъдә ителгән җиргә кыска юл белән алып бармаган, дошман һөҗүм итә калса, аны ансат кына китереп тери алырлык Кызыл диңгез янына алып килгән. Хәрбиләр күз карашыннан чыгып карасак, бу фаҗигале адым булып тоела. Әгәр шунда исраиллеләр арасында син дә булсаң, Вәгъдә ителгән җирнең башка якта ятканын белә торып, Йәһвәнең Муса аркылы әйтелгән сүзләренә буйсынып, какшамас ышаныч белән Кызыл диңгез ярлары ягына юнәлер идеңме? (Чыгыш 14:1—4).
20 Чыгыш китабының 14 нче бүлеген укып, Йәһвәнең ничек үз халкын гаять зур көч күрсәтеп коткарганын күрә алабыз. Мондый белдерүләр, әгәр аларны өйрәнергә һәм алар турында фикер йөртергә вакыт тапсак, иманыбызны никадәр ныгыта ала! (2 Петер 2:9). Ә нык иман, Йәһвәнең таләпләре адәм баласының акылына сыймаслык сыман тоелган чакта да, безгә Алланы тыңларга дәрт өстәп торачак (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6). Шунлыктан үзеңнән: «Мин иманымны Изге Язманы тырышып өйрәнү, догада тору, фикер йөртү һәм даими рәвештә Алла халкы белән аралашу аша ныгытырга омтыламмы?» — дип сора (Еврейләргә 10:24, 25; 12:1—3).
Тыңлаучанлык өмет тудыра
21. Йәһвәгә тыңлаучанлык белдергән кешеләр хәзер һәм киләчәктә нинди фатихалар алачак?
21 Йәһвәне тыңлаган кешеләр хәзер дә Гыйбрәтле хикәя 1:33 тә әйтелгән сүзләрнең дөреслеген тоеп яши. Анда: «Ә инде мине тыңлаучы, явызлыклардан курыкмыйча, хәвефсез һәм имин яшәячәк»,— дип әйтелә. Бу юатучы сүзләр Йәһвәнең якынлашып килә торган үч алу көнендә ничек искиткеч рәвештә тормышка ашачак! Өстәвенә, Гайсә үзенең шәкертләренә: «Болар гамәлгә аша башлагач, курыкмыйча, тураеп басыгыз, башларыгызны күтәрегез, чөнки сезнең котылуыгыз инде якын»,— дип әйткән (Лүк 21:28). Әлбәттә, Аллага тыңлаучанлык белдергән кешеләр генә ышаныч белән ул сүзләрчә эшләячәк (Маттай 7:21).
22. a) Йәһвә халкының ышанычлы булырга нинди нигезе бар? б) Киләсе мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?
22 Ышанычлы булырга тагы бер сәбәп бар: «Ходай Алла үз колларына, пәйгамбәрләренә Үзенең серен ачмыйча, һичнәрсә эшләми» (Амос 3:7). Йәһвә бүгенге көннәрдә, борынгы вакыттагы кебек, пәйгамбәрләр җибәреп тормый. Моның урынына, хезмәтчеләрен рухи азык белән үз вакытында тукландыруны ул ышанычлы һәм акыллы хезмәтче сыйныфына тапшырган (Маттай 24:45—47). Алайса, шул «хезмәтчегә» тыңлаучан булуыбыз никадәр әһәмиятле! Киләсе мәкалә мондый тыңлаучанлык «хезмәтченең» хуҗасы Гайсәгә карата безнең мөнәсәбәтебезне күрсәтәчәк. Чөнки «халыклар ...буйсынуы» Гайсәнеке (Яшәеш 49:10).
[Искәрмәләр]
^ 1 абз. Еш кына тавыкларны куркач итеп сурәтләсәләр дә, хайваннарны саклаучы бер оешманың басмасында, «кыртлаган тавык чебешләрен сакларга теләп, үлгәнче сугышырга әзер», дип әйтелгән.
^ 16 абз. Йәрәми 38:19 да күрсәтелгәнчә, күпмедер яһүди халдейлар «ягына качып чыккан». Аларны коллыкка алып китсәләр дә, гомерләре сакланган. Ул яһүдләр Йәрәминең сүзләренә колак салганлыктан халдейларга бирелгәнме яки аңа башка сәбәп булганмы, билгесез. Нәрсә генә булмасын, аларның исән калулары пәйгамбәрнең сүзләренең чынлыгын раслый.
Хәтерегездәме?
• Исраил халкының бик еш тыңламаучанлык күрсәткәне нәрсәгә китергән?
• Яшь чагында һәм аннан соң Иоас патшага якындагы кешеләр ничек тәэсир иткән?
• Варух турындагы белдерүдән үзебезгә нинди сабак алабыз?
• Хәзерге дөнья төзелешенең ахыры якынлашып килгән чакта, ни өчен Йәһвәгә тыңлаучан кешеләргә куркак булырга һичбер сәбәп юк?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[20 биттәге иллюстрация]
Иодайның җитәкчелеге астында Иоас яшь чагында Йәһвәгә тыңлаучанлык белдергән.
[22 биттәге иллюстрация]
Азгын дусларының йогынтысына бирелеп, Иоас Алланың пәйгамбәрен үтерткән.
[23 биттәге иллюстрация]
Син Йәһвәгә буйсынучан булыр идеңме һәм аның коткара торган искиткеч көчен үз күзләрең белән күрер идеңме?