Йәһвәнең даны аның халкына балкый
Йәһвәнең даны аның халкына балкый
«Ходай [«Йәһвә», ЯД] синең өчен мәңгелек яктылык булачак» (ИСАЙ 60:20).
1. Йәһвә үзенең тугры халкына ничек фатихаларын бирә?
«ХОДАЙ Үз халкына илтифат итә, сабырларны коткару белән данлый» (Мәдхия 149:4). Бу сүзләрне мәдхия җырлаучы күптән элек әйткән булган һәм тарих бу сүзләрнең дөреслеген кабат-кабат раслаган. Йәһвә, аның халкы тугры булганда, алар турында кайгырта, аларның санын арттыра һәм аларны яклый. Борынгы заманда ул аларга дошманнарын җиңәргә көч биргән, ә бүген рухи яктан нык калырга ярдәм итә һәм аларны Гайсә корбаны нигезендә аларда коткарылырга мөмкинлек бар дип ышандыра (Римлыларга 5:9). Йәһвә алар аның алдында күркәм булганга күрә моны эшли.
2. Каршы килү белән очрашса да, Алла халкы нәрсәдә ышанычлы?
2 Әлбәттә, караңгылыкка баткан дөньяда «хак дин буенча яшәргә теләүчеләр» каршы килү белән очрашачак (2 Тимутегә 3:12). Ләкин Йәһвә каршы килүчеләрне күзәтә һәм: «Сиңа хезмәт итәргә теләмәгән халык һәм патшалыклар — һәлак булачак һәм мондый халыклар тулысынча юк ителәчәк»,— дип аларны кисәтә (Исай 60:12). Безнең көннәрдәге каршы килүчеләр үзләренең төрле ысулларын куллана. Мәсәлән, кайбер илләрдә алар эчкерсез мәсихчеләрнең Йәһвәгә гыйбадәт кылуларына чик куярга яисә аны тыярга да тырыша. Икенче илләрдә фанатиклар Йәһвә хезмәтчеләренә һөҗүм итә һәм аларның милекләренә ут төртә. Ләкин Йәһвә аның ихтыяры үтәлүенә каршы килгән кешеләрнең ахыры нинди була икәнен алдан ук билгеләгәнен онытмыйк. Алар юк ителәчәк. Сионга — аның җирдәге балаларына — каршы сугышкан кешеләр уңышлы булмаячак. Безнең бөек Алла, Йәһвәдән булган бу ышандыру әллә безнең рухыбызны күтәрмиме?
Көткәннән зуррак фатиха алу
3. Йәһвәгә гыйбадәт кылучының күркәм булуына һәм уңдырышлылыгына символ булып нәрсә хезмәт итә?
3 Әйберләрнең бу системасының соңгы көннәрендә Йәһвә үз халкына көткәннән зуррак фатиха бирә. Аеруча бу аңа гыйбадәт кылган урыннар, анда булган һәм аның исемен йөрткән кешеләргә кагыла. Йәһвә вакыт узу белән бу урынны тагын да күбрәк данлы итә. Исай пәйгамбәрлеге буенча ул Сионга болай дип әйтә: «Минем изге урынымны бизәкләр өчен Ливанның даны, кипарис һәм корычагач һәм кедр сиңа киләчәк, һәм Мин Минем аяк басу урынымны данлаячакмын» (Исай 60:13). Куе урманнар белән капланган таулар — бу искиткеч күренеш. Шуңа күрә зур, матур агачлар Йәһвәгә гыйбадәт кылган кешеләр күркәм һәм уңышлы булуына яхшы символ булып хезмәт итә (Исай 41:19; 55:13).
4. «Изге урын» һәм Йәһвәнең «аяк басу урыны» нәрсәне аңлата һәм ничек алар данлана?
4 Исай 60:13 тә әйтелгән «изге урын» һәм Йәһвәнең «аяк басу урыны» нәрсәне аңлата? Бу сүзтезмәләр Йәһвәнең бөек рухи гыйбадәтханәсенең җирдәге эчке ишегалларын сурәтли. Бу ишегаллары Йәһвәгә гыйбадәт кылыр һәм Гайсә Мәсих аша аңа якынлашыр өчен билгеләнгән (Еврейләргә 8:1—5; 9:2—10, 23). Йәһвә бу рухи гыйбадәтханәне, анда аңа табынырга бар халыклардан кешеләрне җыеп, данларга үз ниятен әйткән (Аггей 2:7). Гыйбадәт кылу өчен Йәһвәнең биек тавына баручы барлык халыклардан булган кеше төркемнәрен Исай инде алдарак күргән (Исай 2:1—4). Берничә йөз ел үткәннән соң рәсүл Яхъя күренештә «бихисап күп кеше басып торуын» күргән һәм: «Аларны һичкем санап чыга алмас иде! Алар һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән иделәр»,— дип язган. «Алар Аллаһы тәхете алдында торалар, Аның Йортында Аңа көне-төне хезмәт итәләр» (Ачылыш 7:9, 15). Бу пәйгамбәрлек безнең көннәрдә үтәлеп барганда, без Йәһвә йорты данлана икәнен үзебез күрәбез.
5. Сион балалары камилләштерү ягыннан нинди зур үзгәрүләргә ия булган?
5 Камилләштерү ягыннан бу нинди зур үзгәрүләр Сион өчен булган! Йәһвә болай дип әйтә: «Синең аша беркем дә үтмәсен өчен, син калдырылган һәм нәфрәт ителгән булу урынына мин сине мәңгегә бөек, буыннан-буынга шатлыклы итәчәкмен» (Исай 60:15). Беренче бөтендөнья сугышы азагына «Алла Исраиле» чыннан да ташландык хәлдә булган (Гәләтиялеләргә 6:16, ЯД). Ул үзен чыннан да «калдырылган» итеп хис иткән, чөнки аның җирдәге балаларына аларга карата Алла ихтыяры тулысынча ачык булмаган. Шуннан соң, 1919 елда, Йәһвә үзенең майланган хезмәтчеләрен «үледән терелткән» һәм шул вакыттан аларны искиткеч рухи уңышлар белән фатихалый. Әллә Исай 60:15 тәге вәгъдә шатландырмыймы? Йәһвә Сионны «бөек» итеп күрәчәк. Әйе, Сион балалары һәм Йәһвә үзе Сионны бөек дип санаячак һәм аның белән горурланачак. Ул «шатлык» булачак һәм бик зур шатлык өчен сәбәп була. Һәм бу кыска вакытка гына булмый. Җирдәге балалары белән күрсәтелгән Сион өчен яхшы шартлар «буыннан-буынга күчәчәк». Бу беркайчан да бетмәячәк.
6. Чын мәсихчеләр халыкларның байлыгын ничек куллана?
6 Хәзер Алланың тагын бер вәгъдәсен тыңлап китик. Сионга мөрәҗәгать итеп Исай 60:16). Нинди мәгънәдә Сион «халыкларның сөтләре белән» туклана һәм «патшаларның күкрәкләрен имә»? Майланган мәсихчеләр һәм аларның юлдашлары — «башка сарыклар» — чын гыйбадәт кылуны таратыр өчен халыкларның кыйммәтле байлыкларын куллана (Яхъя 10:16). Ирекле иганәләр халыкара вәгазьләү һәм өйрәтү эшен алып барырга мөмкин булсын өчен ярдәм итәләр. Безнең көннәрдәге техник җиһазларны акыл белән куллану йөзләрчә телләрдә Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән әдәбиятны бастырырга ярдәм итә. Башка вакыт белән чагыштырганда хәзер Изге Язма хакыйкате танышыр өчен бик күп кешегә ачык. Күп илләрнең гражданнары, үз майланган хезмәтчеләрен рухи әсирлектән азат иткән Йәһвә — ул чыннан да аларның Коткаручысы икәнен беләләр.
Йәһвә болай дип әйтә: «Син халыкларның сөтләре белән тукланырсың һәм патшаларның күкрәкләрен имәрсең һәм Мин Ходай — синең Коткаручың һәм синең Йолып Алучың, Ягъкубның Көчле Алласы икәнен белерсең» (Оештыру ягыннан камилләштерү
7. Сион балалары нинди искиткеч камилләшү кичерәләр?
7 Йәһвә үз халкын башка яклардан да данлый. Ул аны оештыру ягыннан камилләштерү белән фатихалый. Исай 60:17 дә без болай дип укыйбыз: «Бакыр урынына сиңа алтын китерәчәкмен, һәм тимер урынына көмеш, һәм агач урынына бакыр, ташлар урынына — тимер; һәм синең хакимең итеп тынычлыкны һәм синең күзәтчеләрең итеп тәкъвалыкны куячакмын». Бакырны алтын белән алмаштыру бу яхшырту һәм башка материалларны алмаштыру турында да шуны ук әйтеп була. Моңа туры китереп Алла Исраиле соңгы көннәр вакытында оештыру ягыннан даими камилләшә. Берничә мисал карап чыгыйк.
8—10. 1919 елдан бирле булган кайбер оештыру үзгәрешләрен сурәтләгез.
8 1919 елга кадәр Алла халкының җыелышларында өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр җитәкчелек иткән. Аларның барысын да җыелыш әгъзалары демократик рәвештә сайлаган булган. Ләкин 1919 елдан башлап «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» һәрбер җыелышта вәгазьләү эшен күзәтергә хезмәттәш җитәкчене билгеләгән (Маттай 24:45—47). Ләкин мондый җитәкченең булуы күп җыелышларда зур уңышларга китермәде, чөнки сайланган өлкәннәрнең кайберләре яхшы хәбәр тарату эшенә тулысынча булышмаган. Нәтиҗәдә, 1932 елдан башлап җыелышларга өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне башка сайламаска күрсәтмә бирелгән. Моның урынына аларга хезмәттәш җитәкче белән хезмәттәшлек алып барырга тиешле хезмәт комитеты сайларга кирәк булган. Бу турыда «агач» «бакыр» белән алмаштырылган диелә. Һәм бу бик зур уңыш булган!
9 1938 елда бөтен дөнья җыелышлары Изге Язмага күбрәк туры килүче яңалык кабул итәргә хәл кылалар. Җыелышлар белән община хезмәтчесе һәм башка хезмәтчеләр җитәкчелек итә башлый. Алар барысы да «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» җитәкчелегендә билгеләнгән булган. Сайлау гамәлдән чыккан. Шулай итеп җыелыштагы билгеләүләр теократия буенча башкарыла башлаган. Бу «ташлар» урынына «тимер» һәм «бакыр» урынына «алтын» урнаштыру кебек булган.
10 Ләкин моның белән камилләштерү чикләнмәгән. Мәсәлән 1972 елда ачыкланды: әгәр дә җыелыш турында кайгыртучанлыкны теократия буенча билгеләнгән өлкәннәр советы күрсәтсә һәм өстәвенә бер-берсенә хезмәттәшлек күрсәтсәләр һәм аларның берсе дә башкалар өстеннән өстенлек итмәсә — бу беренче гасыр мәсихчеләренең оештыруына тагын да якынрак булыр иде. Ә ике ел элек алга алып баручы тагын бер адым ясалган булган. Үзгәреш кайбер юридик корпорацияләр белән җитәкчелек итүгә кагылган һәм бу Җитәкче советына юридик мәсьәләләрне чишү урынына, Алла халкының рухи ихтыяҗлары турында күбрәк кайгыртыр өчен мөмкинлек биргән.
11. Йәһвә халкы арасында үткәрелгән үзгәрешләр өчен кем җаваплы һәм бу үзгәрешләрнең нәтиҗәсе нинди булган?
11 Мондый үзгәрешләр кем ярдәмендә мөмкин булган? Әлбәттә, Йәһвә Алла ярдәмендә. Чөнки ул үзе: «Сиңа алтын китерәчәкмен»,— дип әйтә. Һәм: «Синең хакимең итеп тынычлык һәм синең күзәтчеләрең итеп тәкъвалыкны куячакмын»,— дип дәвам итә. Йәһвә үз халкына кайгыртучанлык күрсәтү буенча үзе бурычлы. Алдан ук әйтелгән оештыру яхшыртулар аның үз халкын данлый торган тагын бер ысул. Нәтиҗәдә, Йәһвә Шаһитләре күп фатихалар ала. Исай 60:18 дә без мондый сүзләр укыйбыз: «Синең җиреңдә көчләү, синең чикләреңдә харап итү һәм тар-мар китерү башка ишетелмәячәк; һәм үз стеналарыңны коткару дип һәм капкаларыңны — дан дип атаячаксың». Нинди искиткеч сүзләр! Ләкин ничек алар үтәлгән?
12. Нәрсә ярдәмендә чын мәсихчеләр арасында тынычлык хөкем сөрә?
12 Чын мәсихчеләр Йәһвәдән җитәкчелек һәм өйрәтү көтәләр һәм нәтиҗәдә Исай: «Синең барлык улларың Ходай тарафыннан өйрәтелгән булачак һәм синең улларыңда бөек тынычлык булачак»,— дип алдан ук әйткән сүзләр үтәлә (Исай 54:13). Өстәвенә, Йәһвә рухы аның халкына тәэсир итә һәм бу рух җимешенең бер өлеше — тынычлык (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Йәһвә халкының тынычлык яратуы аларны явыз дөньяда ышык урын итә. Аларның тынычлыгы мәсихчеләрнең бер-берсенә күрсәткән яратуга нигезләнгән һәм яңа дөньядагы тормышның чагылдырылышы булып хезмәт итә (Яхъя 15:17; Көлессәйлеләргә 3:14). Әлбәттә, безнең һәрберебез бу тынычлыкка шатлана һәм аңа ярдәм итәргә шат, чөнки ул безнең Аллабызга хөрмәт һәм дан китерә, шулай ук, ул безнең рухи оҗмахның төп өлеше! (Исай 11:9).
Йәһвә яктылыгы яктыртуын дәвам итәчәк
13. Йәһвә яктылыгы аның халкына яктыртудан беркайчан туктамаячак икәнендә ни өчен без ышанычлы була алабыз?
13 Йәһвә яктылыгы аның халкын яктыртуны дәвам итәрме соң? Әйе! Исай 60:19, 20 дә без болай дип укыйбыз: «Кояш инде сиңа көн яктысы булып хезмәт итмәячәк һәм ай яктысы сиңа яктыртмаячак; Ходай сиңа мәңгелек яктылык һәм синең Аллаң синең даның булачак. Синең кояшың инде баемый һәм аең да качмый, чөнки Ходай сиңа мәңгелек яктылык булачак һәм синең кайгы-хәсрәт көннәрең бетәчәк». Рухи әсирләрнең «кайгы-хәсрәт көннәре» 1919 елда үзенең ахырына килгәннән соң, Йәһвә үз халкына яктылык бирә башлаган. 80 елдан артык вакыт үткәннән соң да алар Йәһвәнең илтифатлылыгына шатлануларын дәвам итәләр һәм аның яктылыгы балкуын дәвам итә. Һәм беркайчан да туктамаячак. Алла үз гыйбадәт кылучылары өчен кояш кебек «баемый» яисә ай кебек «качмый». Киресенчә, ул аларга яктылыгын мәңге биреп торачак. Караңгылыкта ятучы дөньяның соңгы көннәрендә яшәгән кешеләргә — безгә — нинди бу искиткеч ышандыру!
14, 15. а) Нинди мәгънәдә Алла халкының барысы «тәкъва»? б) «Башка сарыклар» Исай 60:21 нең нинди мөһим үтәлешен алда көтәләр?
14 Әйдәгез хәзер Йәһвәнең башка вәгъдәсенә игътибар итик. Ул Сионның җирдәге вәкилләре, Алла Исраиленә кагыла. Исай 60:21 дә болай дип әйтелә: «Барлык синең халкың тәкъва булачак, мәңгегә җирне мирас итеп алачак — Минем данлы ителүемә, Минем утыртканымның яшь ботагы, Минем кулларымның эше». 1919 елда майланган мәсихчеләр актив эшләрен яңадан башлап җибәргәндә, алар башка кешеләрнең төркемнәреннән аерылып торган. Гөнаһка тулысынча баткан дөньяда алар Гайсә Мәсихнең йолып алучы корбанына какшамас иманнарына нигезләнеп «тәкъва булганнар» дип игълан ителә (Римлыларга 3:24; 5:1). Шуннан соң, Бабыл әсирлегеннән азат ителгән исраиллеләр кебек алар «җирне», рухи җирне — үз эшләрен алып барыр өчен ил итеп — үзләренеке итеп алган һәм анда алар рухи оҗмахка шатлана (Исай 66:8). Бу илнең оҗмах кебек матурлыгы беркайчан да бетми, чөнки борынгы Исраилдән аермалы буларак, хәзерге Алла Исраиле гомумән алганда беркайчан да мөртәтлеккә бирелмәячәк. Аларның иманы, ныклыгы һәм ашкынулары Алла исеменә дан китерүдә беркайчан да сүрелми.
15 Бу рухи халыкның барлык әгъзалары да яңа килешүдә торалар. Аларның барысының да йөрәкләрендә Йәһвә кануннары язылган һәм Йәһвә, Гайсәнең йолып алучы корбанына нигезләнеп, аларның гөнаһларын кичергән (Йәрәми 31:31—34). Ул аларны «балалары» кебек тәкъва дип игълан итә һәм алар белән, алар камил булган кебек, мөгамәлә итә (Римлыларга 8:15, 16, 29, 30). Аларның «башка сарыклардан» булган хезмәттәшләренең дә Гайсәнең йолып алучы корбаны нигезендә гөнаһлары шулай ук кичерелә һәм алар, ышанулары аша, Ибраһим кебек, Алла дуслары кебек тәкъва дип игълан ителә. Алар «киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар». Һәм бу «башка сарыкларны» алда тагын искиткеч фатихалар көтә. «Зур газапны кичергәннән» яисә кире терелтелгәннән соң алар Исай 60:21 дә язылган сүзләрнең турыдан-туры үтәлүен күрәчәк: бөтен җир оҗмах булачак (Ачылыш 7:14; Римлыларга 4:1—3). Шул вакытта «юашлар җирне мирас итеп алырлар һәм тынычлыкның күплеге белән ләззәтләнерләр» (Мәдхия 36:11, 29).
Үсү дәвам итә
16. Йәһвә нинди искиткеч вәгъдә бирә һәм ничек ул үтәлгән?
16 Исай китабының 60 нчы бүлегенең соңгы шигырендә без Йәһвәнең соңгы вәгъдәсен укыйбыз. Ул Сионга: «Кечкенәдән — мең һәм иң көчсездән — көчле халык барлыкка киләчәк. Мин, Ходай, моны үз вакытында эшләргә тизләтермен»,— дип әйтә (Исай 60:22). Безнең көннәрдә Йәһвә бу сүзләрне үти. Майланган мәсихчеләр 1919 елда үзләренең актив эшчәнлеген яңадан башлап җибәргәч, алар аз гына — «кечкенә» булганнар. Аларга яңа рухи исраиллеләрнең килүе белән аларның саны тагын да үскән. Аннары аларга саннары белән үсәргә дәвам итә торган «башка сарыклар» кушыла башлаган. Аларның «илләрендәге» тынычлык һәм рухи оҗмах шулхәтле эчкерсез кешеләрне җәлеп иткән, хәтта «иң көчсездән» — «көчле халык» барлыкка килгән. Безнең көннәрдә бу «халык» — Алла Исраиле һәм 6 000 000 нан артык Аллага үзләрен багышлаган «чит ил кешеләре» — дөньяның кайбер хәзерге илләре белән чагыштырганда саннары белән зуррак (Исай 60:10). Бу «илнең» гражданнары Йәһвә яктылыгын чагылдыруда катнашалар һәм бу аларның барысын Алла алдында күркәм итә.
17. Исай китабының 60 нчы бүлеген карап чыгу ничек сезгә тәэсир итте?
17 Чыннан да Исай китабының 60 нчы бүлегенең төп фикерләрен карап чыгу безнең иманыбызны ныгыта. Йәһвәнең алдан ук үз халкының рухи әсирлектә булуын һәм аннан соң азат ителәчәген белү безне бик юата. Без шулай ук, шаккатабыз: Йәһвә чын гыйбадәт кылучыларның хәзерге гаять зур үсүен алдан ук белгән. Һәм Йәһвә безне беркайчан да калдырмый икәнен белү шундый безне юата! «Мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнарны» кабул итәр өчен «шәһәрнең» капкалары һәрчакта да ачык булачак дигән ышандыруда эчкерсез ярату күренә! (Рәсүлләр 13:48). Йәһвә үз яктылыгының нурларын үз халкы өстенә сибүне өзми. Ә Сион балалары үз утларына тагын да ныграк яктырырга рөхсәт иткәнгә күрә һәм моның белән горурланырга була, Сион «бөек» булуын дәвам итәчәк (Маттай 5:16). Без Алла Исраиле белән бердәмлектә калырга һәм Йәһвә яктылыгын чагылдырырга кыйммәтле мөмкинлегебезне кадерләргә тагын да тәвәккәлрәк булыйк!
Сез аңлата алыр идегезме?
• Каршы килүләргә карамастан, без нәрсәдә ышанычлы?
• Ничек Сион балалары «халыкларның сөтләре белән тукланалар»?
• Ничек итеп Йәһвә «агач» урынына «бакыр» китерә?
• Исай 60:17, 21 дә нинди ике сыйфатка басым ясала?
• Ничек «иң көчсездән — көчле халык барлыкка килә»?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[28 биттәге рамка/иллюстрацияләр]
ИСАЙ ПӘЙГАМБӘРЛЕГЕ — барлык кешеләр өчен яктылык
Бу мәкаләләрдә каралган материал 2001—2002 нче елларда үткән «Алла Сүзенең укытучылары» дигән өлкә конгрессларындагы нотыкта каралган иде. Нотыкның азагында күп җирләрдә чыгыш ясаучы «Исай пәйгамбәрлеге — барлык кешеләр өчен яктылык» (II том) дигән китапның бастырып чыгарылуы турында игълан итте. Моннан алдагы елда бу китапның I томы бастырылган иде. Бу яңа китапларның чыгуы Исай китабын шигырь артыннан шигырь карап чыгарга мөмкинлек бирә. Бу китаплар Исай китабы пәйгамбәрлекләрен тирәнрәк аңларга һәм аны тагын да күбрәк кадерләргә ярдәм итә һәм иманыбызны ныгыта.
[25 биттәге иллюстрацияләр]
Каты каршы килүләргә карамастан, Йәһвә үз халкын коткару белән данлый.
[26 биттәге иллюстрацияләр]
Алла халкы чын гыйбадәт кылуны алга алып барыр өчен халыкларның кыйммәтле байлыгы белән куллана.
[27 биттәге иллюстрация]
Йәһвә үз халкына оештыруда уңышлар һәм тынычлык бирә.