Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Авырлыкларга әзер булыгыз

Авырлыкларга әзер булыгыз

Авырлыкларга әзер булыгыз

«Мин яңа туган сабыебыз хакына тәмәке тартуны ташларга булдым. Өйдә мин „Тартырга ярамый“ дигән язуны элеп куйдым. Әмма инде бер сәгатьтән соң миндә тартырга көчле теләк туды. Бу цунами каплагандай булды. Һәм мин яңадан тарта башладым» (Йошимитсо, Япония).

ЙОШИМИТСО мисалыннан күренгәнчә, тәмәке тартуны ташлау җиңел түгел. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, тәмәкегә яңадан тотынган кешеләрнең 90 проценты бу гадәткә кире кайткан. Шуңа күрә сез тәмәке тартуны ташларга теләсәгез, авырлыкларга һәм вәсвәсәләргә әзер булыгыз. Шулай итеп сез тизрәк уңышка ирешерсез. Нинди авырлыклар булырга мөмкин?

Тәмәке тартырга көчле теләк. Гадәттә, андый теләк соңгы сигарет тартканнан соң өч көндә туа һәм якынча ике атнадан соң бетә. Элек тарткан бер кеше болай дип сөйли: «Бу теләк өзлексез түгел, ә вакыт-вакыт туып тора». Чынлыкта, хәтта еллар узгач та, бу теләк яңадан барлыкка килә ала. Андый мизгелләрдә үзегезне кулда тотарга тырышыгыз. Биш минут түзегез, һәм бу теләк бетәр.

Тәмәке тартуны ташлау аркасындагы симптомнар. Тәмәке тартуны ташлаган кеше башта мондый симптомнар кичерергә мөмкин: йокы басу, игътибарны туплый алмау, тазару, хәлсезлек, тән кычыту, тирләү һәм йөткерү. Шулай ук бу кешенең кинәт кәефе үзгәрергә, ул тиз кызып китәргә я хәтта депрессиягә бирелергә мөмкин. Әмма бу симптомнарның күбесе дүрт — алты атна эчендә бетә.

Бу авыр чорда сезгә киләсе киңәшләр булышырга мөмкин:

● Туйганчы йоклагыз.

● Күбрәк су һәм сок эчегез. Дөрес тукланыгыз.

● Күнегүләр ясагыз.

● Тирән сулагыз һәм үпкәләрегезнең саф һава белән тулганын күз алдына китерегез.

Нәрсә вәсвәсә тудыра ала? Бу төрле нәрсәләр булырга мөмкин. Әйтик, сез кофе эчкәндә тәмәке тартырга яратасыз ди. Ул чакта, тәмәке тартырга теләк уянмасын өчен, бәлки, сез кофе тизрәк эчеп бетерергә тырышырсыз. Әлбәттә, вакыт узу белән, тәмәке тарту теләгегез беткәч, сез кофе яңадан ләззәтләнеп ашыкмыйча эчә алырсыз.

Хәтта тәнегез никотиннан чистарынгач та, кайбер ситуацияләр тәмәке тарту теләген уятырга мөмкин. «Тәмәке ташлаудан инде унтугыз ел үтте, ә минем һаман да вакыт-вакыт тәнәфес вакытында тәмәке тарту теләге уяна»,— дип әйтә өстәрәк искә алынган Торбен. Билгеле, вакыт узу белән андый ситуацияләр инде вәсвәсә тудырмас.

Алкоголь белән исә хәл гел башка. Тәмәке ташлаган вакытта сезгә, мөгаен, исерткеч эчемлекләрне бөтенләй эчмәскә һәм кешеләр эчә торган урыннарга йөрмәскә кирәк булыр, чөнки күпчелек очракта кешеләр, нәкъ исерткеч эчемлекләрне эчкәндә, вәсвәсәләргә бирелә. Ни өчен шулай?

● Хәтта кечкенә күләмдәге алкоголь тәмәке биргән ләззәтне көчәйтә.

● Эчәр өчен җыелган кешеләр еш кына тәмәке да тарта.

● Исерткеч эчемлекләр аек фикер йөртергә һәм үзеңне кулда тотарга комачаулый. Изге Язмаларда дөрес язылган: «Шәраб дөрес булганны эшләү теләген урлый» (Һошия 4:11).

Аралашу. Сайлаучан булыгыз. Тәмәке тарткан я аны сезгә тәкъдим итә алган кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Шулай ук тәмәке тартуны ташларга теләгәнегез өчен сездән көлгән кешеләрдән дә читтә торыгыз, чөнки алар сезнең тәвәккәллегегезне җимерә ала.

Тискәре хисләр. Бер тикшерү буенча, вәсвәсәгә бирелгән кешеләрнең өчтән ике өлеше вәсвәсәгә бирелер алдыннан стресс я ачу кебек хисләр кичергән. Сезнең дә ниндидер эмоциягез тәмәке тарту вәсвәсәсен уятса, игътибарыгызны башка нәрсәгә тупларга тырышыгыз. Мәсәлән, су эчеп алыгыз, сагыз чәйнәгез яисә урамда йөреп алыгыз. Уңай нәрсәләр турында уйланыгыз. Моның өчен Аллаһыга дога кылыгыз һәм Изге Язмаларны укыгыз (Зәбур 19:14).

Ялгыш фикерләр

Мин бер генә суырып алам.

Чынлыкта ничек була? Хәтта бер тапкыр гына суырып алу баш миендәге махсус рецепторларның яртысына өч сәгать дәвамында тәэсир итәргә мөмкин, һәм, мөгаен, сез бер тапкыр суырып алу белән генә чикләнмәссез.

Тәмәке тарту стрессны киметә.

Чынлыкта ничек була? Тикшеренүләр күрсәткәнчә, никотин стресс гормоннарын арттыра гына. Ни өчен алайса кеше тартканда җиңеллек сизә? Чөнки ул шулай итеп тәмәкене ташлау аркасындагы симптомнарны вакытлыча киметә.

Миңа тәмәкене ташларга инде соң.

Чынлыкта ничек була? Пессимизм ихтыяр көчен баса. Изге Язмаларда болай дип әйтелгән: «Кайгы-хәсрәт көнендә күңелең төшкән икән, көч-куәтең аз, димәк» (Гыйбрәтле сүзләр 24:10). Шуңа күрә тискәре фикерләрдән качыгыз. Кешенең тәмәке ташларга көчле теләге булса һәм ул гамәли киңәшләрне, мәсәлән, бу мәкаләләрдәге киңәшләрне кулланса, һичшиксез, уңышка ирешәчәк.

Мин моңа чыдый алмам.

Чынлыкта ничек була? Әйе, тәмәкене ташлау аркасындагы симптомнарны кичерү бер дә җиңел түгел, әмма инде берничә атнадан соң сезгә җиңелрәк булып китәр. Шуңа күрә бирешмәгез! Айлар һәм хәтта еллар узгач та, тәмәке тарту теләге яңадан туарга мөмкин, ләкин ул бик тиз бетәр, бәлки, хәтта берничә минуттан соң. Иң мөһиме — яңадан сигаретка тотынмаска.

Миңа тәмәкене ташларга ярамый, чөнки минем психик авыруым бар.

Чынлыкта ничек була? Сез берәр психик авырудан, мәсәлән, депрессия я шизофрениядән дәваланасыз икән, табибыгыздан тәмәкене ташлар өчен ярдәм сорагыз. Ул сезгә булышырга шат булыр һәм, сезнең тәмәкене ташларга теләгегезне исәпкә алып, дәвалау ысулларын һәм даруларны үзгәртер.

Мин тәмәке тарту вәсвәсәсенә бирелсәм, үз-үземә ышанычым бөтенләй югалыр.

Чынлыкта ничек була? Сез вәсвәсәгә бирелсәгез — ә күпләрнең шулай була — кулларыгыз салынып төшмәсен. Бар көчегезне җыеп, көрәшегезне дәвам итегез. Вәсвәсәгә бирелү — бу әле җиңелү түгел. Ә менә көрәшүдән туктау — җиңелү. Шуңа күрә бирешмәгез! Ахыр чиктә сезнең барысы да килеп чыгар!

26 ел буе тәмәке тарткан Ромуальдо инде 30 ел элек бу гадәттән арынган. Ул болай дип сөйли: «Мин вәсвәсәгә ничәмә тапкыр бирелдем, һәм һәр очракта мин үземне булдыксыз итеп хис иттем. Әмма мин Йәһвә Аллаһым белән мөнәсәбәтләрне үстерергә тәвәккәл идем, күп дога кылдым һәм, нәтиҗәдә, уңышка ирештем».

Бу мәкаләләрнең соңгысында тәмәке тарту коллыгыннан азат ителер өчен тагын берничә киңәш карала.

[Рамка]

ТӘМӘКЕНЕҢ БАР ТӨРЛӘРЕ ҮТЕРӘ

Тәмәке төрлечә кулланыла. Кайбер тәмәке төрләре хәтта дөрес туклану кибетләрендә һәм даруханәләрдә сатыла. Шулай да Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) кисәткәнчә, «тәмәкенең бар төрләре үтерә». Тәмәке тарту төрле чирләргә, мәсәлән, рак һәм йөрәк кан тамырлары авыруларына китерә. Моның аркасында кеше хәтта үлә ала. Әгәр дә йөкле хатын тартса, ул үз баласына зыян китерергә мөмкин. Тәмәке куллануның нинди формалары бар?

Биди — Азия илләрендә киң таралган кулдан терелгән кечкенә сигаретлар. Гадәти сигаретларга караганда, бидида сумалалар, никотин һәм сөрем газы күләме берничә мәртәбә күбрәк.

Сигаралар — тыгыз төренгән тәмәке яфраклары. Сигаретлардан аермалы буларак, сигараның тәмәкесе селтеле. Шуңа күрә хәтта кабызылмаган сигарадан никотинны суырып була.

Кретек — 60 процентка тәмәкедән һәм 40 процентка канәфердән торган сигаретлар. Гадәти сигаретларга караганда, кретекта сумалалар, никотин һәм сөрем газы күләме күбрәк.

Трубка. Трубка тарту сигарет тарту кебек үк зыянлы. Ул шул ук авыруларга, шул исәптән рак чиренә китерә.

Төтенсез тәмәке. Моңа чәйни торган һәм исни торган тәмәке, шул исәптән Көньяк Көнчыгыш Азиядә таралган хуш исле гутха керә. Бу очракта никотин канга авыз аша эләгә. Андый тәмәке гадәти тәмәке кебек үк куркыныч.

Кальян (бонг, наргиле, хукка, шиша). Кальян тартканда, кеше су аша үткән төтенне суыра, әмма бу организмга әзрәк токсиннар һәм әзрәк канцерогеннар эләгә дигән сүз түгел.

[Рамка]

БЕРӘРСЕНӘ ТӘМӘКЕНЕ ТАШЛАРГА БУЛЫШУ

Уңай карашлы булыгыз. Тәнкыйтьләү һәм акылга өйрәтүгә караганда, мактау һәм кечкенә бүләкләр бирү зуррак көчкә ия. «Син яңадан тартасыңмы?!» дигән сүзләр урынына «Тагын тырышып кара, синең килеп чыгар!» дигән сүзләрне әйтү күпкә яхшырак.

Кичерүчән булыгыз. Тәмәке тарту гадәте белән көрәшкән кеше сезгә ачуланса, моңа игътибар итмәскә тырышыгыз. Аңа җылы сүзләр әйтегез, мәсәлән: «Мин аңлыйм, бу җиңел түгел, ләкин мин синең белән шундый горурланам»,— дип әйтегез. Һәм беркайчан да: «Тарткан чакта син яхшырак идең!» — дип әйтмәгез.

Чын дус булыгыз. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17). Әйе, тәмәке тарту гадәте белән көрәшкән кешенең кәефе нинди генә булса да, аңа карата һәрвакыт сабыр булыгыз һәм ярату күрсәтегез.