Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алиса

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Төркия

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Төркия

БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДА мәсихчеләр «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәрне» мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә җиткерер өчен зур тырышлыклар куйган (Мат. 24:14). Кайбер мәсихчеләр хәтта башка илләргә чыгып киткән. Мәсәлән, рәсүл Паул үзенең миссионерлык сәяхәтләре вакытында хәзерге Төркия урнашкан җирләрдә төпле шаһитлек биргән *. Якынча 2 000 ел узганнан соң, 2014 елда, Төркиядә махсус вәгазьләү кампаниясе үткәрелгән. Ул нинди максат белән оештырылган булган? Анда кемнәр катнашкан?

«НӘРСӘ БУЛДЫ?»

Төркиядә 2 800 дән артык вәгазьче бар, әмма халык саны 80 миллионга якын. Шулай итеп, 1 вәгазьчегә 28 000 кеше туры килә. Моннан күренгәнчә, илдәге халыкның зур өлешенә яхшы хәбәр ирешми кала. Шуңа күрә махсус вәгазьләү кампаниясенең максаты кыска вакыт эчендә мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерү булган. Төрек телен белгән якынча 550 абый һәм апа-кардәш төрле илләрдән Төркиягә килеп, җирле вәгазьчеләр белән бергәләп шушы кампаниядә катнашкан. Нәтиҗәсе нинди булган?

Гаҗәеп шаһитлек бирелгән. Стамбулдагы бер җыелыш болай дип язган: «Безне күргәч, кешеләр: „Монда берәр съезд үтәме әллә?“ — дип сорый иделәр. Кая карама, бөтен җирдә Йәһвә Шаһитләре!» Ә Измир шәһәрендәге бер җыелыш болай дип язган: «Такси тукталышында эшләүче бер ир кеше җирле өлкәнебез янына килеп: „Нәрсә булды? Сез соңгы арада бигрәк активлаштыгыз“,— дигән». Әйе, кампания игътибарсыз калмаган.

Стеффен

Башка илләрдән килгән кардәшләр вәгазь эшендә катнашудан зур куаныч алган. Даниядән килгән Стеффен исемле абый-кардәш болай дигән: «Мин көн саен Йәһвә турында беркайчан да ишетмәгән кешеләрне очраттым. Шунда мин Аллаһы исемен игълан итү нинди хөрмәт икәнен аңладым». Ә Франциядән булган Жан-Давид болай дип язган: «Без бер урамда гына сәгатьләр буе вәгазьләдек. Бу искиткеч булды! Күпчелек кешенең Йәһвә Шаһитләре турында беркайчан да ишеткәне булмаган. Һәр ишек янында диярлек безнең яхшы сөйләшүләр булды. Без аларга берәр видеоролигыбызны күрсәтеп, әдәбиятыбызны калдырдык».

Жан-Давид (уртада)

Нибары ике атна эчендә 550 вәгазьче якынча 60 000 басмабызны тараткан. Кампания нәтиҗәсендә, чыннан да, гаҗәеп шаһитлек бирелгән.

Вәгазьчеләрнең хезмәткә ашкынулары үскән. Бу кампания җирле вәгазьчеләргә бик нык тәэсир иткән. Күпләр тулы вакытлы хезмәтне башлау турында уйлый башлаган. Кампания уздырылганнан соң 12 ай үткәч, Төркиядә пионерлар саны 24 процентка арткан.

Ширин

Чит илләрдән килгән вәгазьчеләр кампаниядә катнашуның файдасын өйләренә кайтканнан соң да сизгәне турында әйткән. Германиядән килгән Ширин исемле апа-кардәш болай дип язган: «Төркиядәге кардәшләр бик җиңел генә очраклы вәгазьли. Бик оялчан булганым аркасында минем өчен бу җиңел түгел. Әмма махсус кампания, җирле кардәшләрнең үрнәге һәм күп догалар кылу миңа моңарчы башкара алмаган нәрсәләрне башкарырга ярдәм итте. Мин хәтта метрода вәгазьләп, буклетлар тараттым! Хәзер инде мин очраклы вәгазьләргә курыкмыйм».

Иоганнес

Германиядән килгән Иоганнес исемле абый-кардәш болай дигән: «Мин күп нәрсәгә өйрәнеп, хезмәтемне яхшырттым. Төркиядәге кардәшләр хакыйкатьне мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә җиткерергә тели. Алар һәр мөмкинлекне кулланырга тырыша. Германиягә кайткач, мин шулай ук эш итәргә булдым. Хәзер мин, элеккегә караганда, күбрәк кешеләргә вәгазьлим».

Зәйнәп

Франциядән килгән Зәйнәп исемле апа-кардәш болай дип язган: «Бу кампания минем хезмәтемә бик нык тәэсир итте. Ул миңа кыюрак булырга һәм Йәһвәгә күбрәк таянырга ярдәм итте».

Вәгазьчеләр бер-берсе белән якынлашып киткән. Төрле илләрдән булган абый һәм апа-кардәшләр арасында хөкем сөргән мәхәббәт һәм бердәмлек аларда онытылмаслык тәэсир калдырган. Югарыда искә алынган Жан-Давид болай дигән: «Без кардәшләребезнең кунакчыллыгын үзебездә „татып күрдек“. Алар безне үз дусларыдай һәм туганнарыдай итеп кабул итте, үз ишекләрен безгә киң итеп ачып җибәрде. Кардәшлегебезнең халыкара булуын мин белә идем. Моның турында басмаларыбыздан күп укыганым булды. Әмма хәзер мин моның шулай икәненә үзем инандым. Йәһвә халкы арасында булуым белән мин хәзер тагы да ныграк горурланам. Шундый зур хөрмәт өчен мин Аллаһыга мең рәхмәтлемен».

Клер (уртада)

Франциядән килгән Клер исемле апа-кардәш болай дигән: «Данияданмы, Франция, Германия я Төркиядәнме — без барыбыз да бер гаилә булдык. Аллаһы илләр арасындагы чикләрне зур бетергеч белән сөртеп ташлагандай булды».

Стефани (уртада)

Ә Франциядән килгән Стефани исемле апа-кардәш болай дигән: «Махсус кампания ярдәмендә без безне мәдәният я тел түгел, ә Йәһвәгә карата мәхәббәтебез берләштерә икәнен аңладык».

БЕТМӘС ФАЙДА

Башка илләрдән килгән күп кенә вәгазьчеләр Төркиядә башкарыласы эшнең һаман да күп булуын күреп, күченү турында уйлый башлаган. Аларның күбесе инде үз ниятләрен тормышка ашырган. Аларның ярдәме бәяләп бетергесез.

Мисал өчен 25 вәгазьчедән торган бер төркемне алыйк. Анда күп еллар буе бер генә өлкән булган. 2015 елда Германиядән һәм Нидерландтан ихтыяҗ буенча 6 вәгазьче күченеп килгәч, җирле кардәшләрнең ничек шатланганнарын күз алдына гына китерегез!

ЗУР ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҖИРДӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ

Төркиягә күченеп килгән кардәшләр үзләренең тормышлары турында нәрсә әйтә? Әлбәттә, кайчак кыенлыклар була, әмма ихтыяҗ буенча күченеп килүләре аларга мул фатихалар китерә. Аларның кайберләре менә нәрсә дигән:

Федерико

«Материаль әйберләрем әллә ни күп булмаганлыктан, мин аларга бәйле түгел. Бу миңа үземне ирекле хис итеп, бар игътибарымны мөһимрәк нәрсәләргә юнәлтергә ярдәм итә»,— дип әйтә 40 тан чак кына узган Испаниядән килгән Федерико исемле өйләнгән абый-кардәш. Ул хезмәтнең шушы төрен башкаларга да киңәш итәме? «Һичшиксез!— дип әйтә ул.— Кешеләргә Йәһвәне танып белергә ярдәм итәргә дип чит илгә күченгәндә, син чынлыкта үзеңне Аллаһы кулына тапшырасың. Нәтиҗәдә син Йәһвәнең кайгыртуын элеккегә караганда тагы да күбрәк сизәсең».

Руди

«Вәгазьчеләргә зур ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итеп, хакыйкатьне беркайчан да ишетмәгән кешеләргә вәгазьләү безгә чын канәгатьлек китерә!— дип әйтә 50 дән узган Нидерландтан килгән Руди исемле өйләнгән абый-кардәш.— Кешеләрнең яхшы хәбәрне кабул итүләрен күреп, чиксез шатлык кичерәсең».

Саша

40 яшьтән узган Германиядән килгән Саша исемле өйләнгән абый-кардәш болай дигән: «Вәгазьдә мин һәрвакыт хакыйкатьне беренче тапкыр ишеткән кешеләрне очратып торам. Аларга Йәһвәне танып белергә булыша алуыма мин шундый шат!»

Ацуко

35 ләр тирәсендәге Япониядән килгән Ацуко исемле кияүдәге апа-кардәш болай ди: «Элегрәк мин Армагеддонның тизрәк килүен тели идем. Әмма Төркиягә күченеп килгәч, мин Йәһвәгә һаман да сабырлык күрсәткәне өчен рәхмәтләр укыйм. Йәһвәнең эшләр белән ничек җитәкчелек иткәнен күбрәк күргән саен, Аңа тагы да ныграк якынлашасым килә».

Ә Россиядән булган 30 дан чак кына узган Алиса исемле апа-кардәш болай ди: «Хезмәтнең мондый төрендә Йәһвәгә хезмәт итеп, мин Аның игелеген татыдым һәм күрдем» (Зәб. 34:8). Ул болай дип өсти: «Йәһвә минем өчен Әти генә түгел, Ул минем якын Дустым да, чөнки мин Аны төрле шартларда тагы да яхшырак белдем. Минем тормышым бәхетле мизгелләр, кызыклы очраклар һәм фатихалар белән тулы!»

«ИГЕННӘР ӨЛГЕРГӘН»

Төркиядә уздырылган махсус вәгазьләү кампаниясе ярдәмендә яхшы хәбәрне бик күп кешеләр ишеткән. Шулай да әле вәгазьләнмәгән җирләр аз түгел. Төркиягә күченеп килгән вәгазьчеләр Йәһвә турында беркайчан да ишетмәгән кешеләрне көн саен очратып тора. Сезнең дә шундый территориядә хезмәт итәсегез киләме? Килсә, Яхъя 4:35 тә язылган сүзләр турында уйланыгыз: «Башыгызны күтәреп кырларга карагыз, игеннәр өлгергән, һәм урак өсте җиткән». Сез «игеннәр өлгергән» илгә күченеп, анда ярдәм итә алыр идегезме? Алайса, шушы максатка таба гамәли адымнар ясый башлагыз. Шуңа һич шикләнмәгез: әгәр дә сез яхшы хәбәрне «җир читенә кадәр» игълан итү өчен хезмәтегезне киңәйтсәгез, сез чагыштыргысыз мул фатихалар алачаксыз! (Рәс. 1:8)

^ 2 абз. «„Яхшы җиргә“ күз салыгыз» (рус) дигән брошюраның 32—33 нче битләрен кара.