ИҖАДИ ЭШЛӘР
Диңгез кабырчыкларының формасы
ДИҢГЕЗ моллюсклары үз кабырчыклары ярдәмендә диңгез төбендә коточкыч басымга каршы торып, авыр шартларда яши ала. Диңгез кабырчыкларының үз хуҗаларына шундый яхшы яклау бирергә сәләте инженерларны аларның формасын һәм төзелешен өйрәнергә этәргән. Нинди максат белән? Алар хуҗаларын саклаячак автомобильләр һәм биналар уйлап чыгарырга ниятләгән.
Игътибар итегез. Инженерлар ике төрле: ике капкачлы һәм спиральсыман (винтсыман) диңгез кабырчыкларын җентекләп тикшергән.
Ике капкачлы кабырчык очрагында шунысы ачыкланган: аның өске ягындагы сырлары аркасында басым капкачлары тоташкан җиргә һәм аның чикләренә юнәлгән. Ә спиральсыман кабырчыкның борылмалы өсте басымны аның үзәгенә һәм киң очына юнәлткән. Ике очракта да диңгез кабырчыкларының формасы ярдәмендә басым аларның иң көчле өлешләренә юнәлгән, ягъни җәрәхәтләнү була калса, моллюск иң яхшы якланган булыр иде.
Тикшеренүчеләр табигый кабырчыкларны һәм аларның формасына һәм төзелешенә охшаш (3D принтерда ясалган) гади ярымшарлар һәм конусларны басымга дучар итеп, сынау үткәргәннәр. Нәтиҗәләр шуны күрсәткән: гади формалар белән чагыштырганда, табигый диңгез кабырчыкларының, өсләре катлаулы булганга, басымга каршы торырга сәләте икеләтә артык булган.
Бу тикшерү нәтиҗәләрен куллану турында бер журналда болай диелә: «Сезгә берәр көнне кабырчык формасында ясалган берәр машинада йөрергә туры килсә, бу менә дигән заманча һәм эчендә утыручыларны яклау өчен яраклаштырылган машина булыр» («Scientific American»).
Сез ничек уйлыйсыз? Диңгез кабырчыкларының формасы эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аларны Аллаһы барлыкка китергәнме?