Аллаһыга якынлаштыручы белем
Барлыкка Китерүчебез — тере Шәхес ул. Аның күркәм сыйфатлары бар. Ул безнең үзенә якынлашуыбызны тели (Яхъя 17:3; Ягъкуб 4:8). Шуңа күрә Аллаһы безне үзе белән таныштыра.
Аллаһының исеме бар
«Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген, синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде» (ЗӘБУР 83:18).
Изге Язмалар буенча, Йәһвә — бердәнбер хак Аллаһы. Ул тормышның һәм Галәмнең Барлыкка Китерүчесе. Ул гына гыйбадәт кылуыбызга лаек (Ачылыш 4:11).
Йәһвә — мәхәббәт Аллаһысы
«Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 ЯХЪЯ 4:8).
Изге Язмалар һәм тирә-яктагы табигать аша Йәһвә безгә үзен һәм күп кенә сыйфатларын ача. Аның сыйфатларының иң бөеге — мәхәббәт. Йәһвә бар нәрсәне мәхәббәттән чыгып эшли. Аллаһы турында күбрәк белгән саен, аңа карата мәхәббәтебез үсә бара.
Йәһвә — шәфкатьле Аллаһы
«Син кичерергә әзер» (НИКАМИ 9:17).
Йәһвә безнең камилсез, гөнаһлы булуыбызны белә. Шуңа күрә ул безне «кичерергә әзер». Без тәүбә иткәндә һәм үзгәрергә тырышканда, ул безне гафу итә һәм үткәндәге гөнаһларыбыз өчен җәзаламый (Зәбур 103:12, 13).
Йәһвә догаларыбызны тыңлый
«Йәһвә үзен чакыручыларның барысына... якын. ...Ярдәм сорап үтенүләрен ишетә» (ЗӘБУР 145:18, 19).
Йәһвәгә табынганда һәм дога кылганда, махсус йолалар үтәргә һәм дини әйберләр кулланырга кирәк түгел. Яратучан әти-әниләр үз балаларын тыңлаган кебек, Аллаһы да безнең догаларыбызны тыңлый.