Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Эла үзәне

Давыт белән Голиат йөзгә-йөз сугыша. Бу риваятьме я чынбарлыкмы?

Давыт белән Голиат йөзгә-йөз сугыша. Бу риваятьме я чынбарлыкмы?

Кайбер кешеләр Давыт белән Голиат турындагы хәбәргә ышаныргамы, юкмы дип шикләнә. Узган мәкаләне укыганда, сездә дә андый шикләр тудымы? Туган булса, аста китерелгән өч сорауны карап чыгыгыз.

1 | Кешенең буе якынча 3 метр булырга мөмкинме?

Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Голиатның буе «якынча өч метр» булган (1 Ишмуил 17:4). Шулай да кайберәүләр Голиат шулкадәр озын була алмаган дип уйлый. Әмма уйлап карагыз: бүгенге вакытта рәсми рәвештә теркәлгән иң озын кешенең буе 2,7 метр булган. Әллә Голиат аңардан бераз озынрак була алмаганмы? Ул озын буйлары белән билгеле рефалылар токымыннан булган. Б. э. к. XIII гасырда язылган бер Мисыр документында Кәнган җирләрендә яшәгән 2,4 метр озынлыктагы сугышчылар искә алына. Шуңа күрә Голиатның шулкадәр озын буйлы булганы бик тә ихтимал.

2 | Давыт чыннан да яшәгәнме?

Кайчандыр белгечләр Давыт патшаны риваятьләр герое дип санаган, әмма бүген аның яшәгәненә ышанмау бик авыр. Археологлар тапкан бер борынгы язуда «Давыт йорты» искә алына. Моннан тыш, Гайсә Мәсих тә Давыт турында сөйләгән, аны реаль шәхес дип санаган (Маттай 12:3; 22:43—45). Гайсәнең Мәсих булуын күрсәтүче ике шәҗәрәдә аның Давыт патша нәселеннән килеп чыкканы күрсәтелә (Маттай 1:6—16; Лүк 3:23—31). Әйе, Давытның чыннан да яшәгәненә шикләр юк.

3 | Бу вакыйгалар чынбарлыкта булган урында үткән дип әйтеп буламы?

Изге Язмалар буенча, бу сугыш Эла үзәнендә үткән. Әмма анда шулай ук төгәлрәк урыны да китерелә: филистилеләр лагере калкулыкта, Сохка белән Азика шәһәрләре арасында, урнашкан дип әйтелә. Исраиллеләр исә үзән буйлап капма-каршы якта торган. Бу урыннар чыннан да булганмы?

Әлеге җирләргә күптән түгел генә экскурсиягә барган бер кеше болай ди: «Экскурсоводыбыз безне Эла үзәненә алып барды — ә ул дини кеше түгел иде,— һәм без бер калкулыкка мендек. Шуннан үзәнгә караганда, ул безне 1 Ишмуил 17:1—3 не укырга сорады. Аннан соң, үзәнгә күрсәтеп: „Сул якта Сохка хәрабәләре ята“,— диде. Борылгач, ул болай диде: „Уң якта исә Азика хәрабәләре ята. Филистилеләр лагере шул ике шәһәр арасында каршы калкулыкта урнашкан булган. Хәзер без, күрәсең, нәкъ исраиллеләр торган урында торабыз“. Шунда мин, Шаул белән Давыт шушы урында басып торганнардыр, дип уйлап куйдым. Аннары без үзәнгә төштек һәм күбесенчә коры булган ташлы елга үзәнен кичтек. Шунда мин Давытның, иелеп, биш шома таш алганын һәм шуларның берсе белән Голиатны үтергәнен күз алдыма китердем». Бу кеше, башкалар сыман, Изге Язмалардагы хәбәрнең хәтта нечкәлекләре дә төп-төгәл язылган икәненә гаҗәпләнгән.

Бу тарихи вакыйганың чыннан да булганына шик тә юк. Ул чынбарлыкта булган урында үткән, һәм анда катнашкан кешеләр дә чыннан да яшәгән. Ә тагы да мөһимрәге — аның турында Аллаһы Сүзендә язылган, ә хакыйкать Аллаһысы «ялганлый алмый» (Титуска 1:2; 2 Тимутигә 3:16).