Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез ничек уйлыйсыз?

Сез ничек уйлыйсыз?

Изге Язмалар сезгә Аллаһының дусты булырга ярдәм итә аламы?

КАЙБЕР КЕШЕЛӘР...

үзләрен нәҗес һәм гөнаһлы итеп сизгәнгә, Аллаһының дусты була алмый дип саный. Башкалар Аллаһы безнең турында кайгыртмый ди. Ә сез ничек уйлыйсыз?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Намуслылар... [Аллаһының] якын дуслары» (Гыйбрәтле сүзләр 3:32). Аллаһыга буйсынсак, без аның дуслары була алабыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ТАГЫН НӘРСӘ БЕЛЕП БУЛА?

  • Аллаһының безгә дус буласы килә (Ягъкуб 4:8).

  • Безнең дустыбыз булганга, ул безгә булышырга һәм безне кичерергә әзер (Зәбур 86:5).

  • Аллаһының дуслары ул яратканны ярата һәм ул нәфрәт иткәнне нәфрәт итә (Римлыларга 12:9).