Сез беләсезме?
Яһүдләр синагогаларда кайчан җыела башлаган?
«СИНАГОГА» дигән грек сүзе «җыелыш», «бергә җыелу» дигәнне аңлата. Бу исем чыннан да яхшы туры килә, чөнки борынгы заманнан алып яһүдләр бу урында үгет-нәсыйхәт тыңлар өчен һәм гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелган. Еврей Язмаларында синагогалар турында әйтелми, әмма, Грек Язмаларыннан күренгәнчә, б. э. беренче гасырында яһүдләр синагогаларга йөргән.
Күпчелек галимнәр санаганча, яһүдләр синагогаларда Бабылдагы әсирлек вакытында җыела башлаган. Яһүди энциклопедиядә болай диелгән: «Гыйбадәтханәсез калган әсирләр юатуга мохтаҗ булган, шуңа күрә вакыт-вакыт, гадәттә шимбә көнне, бергә синагогада җыелган һәм Изге Язмаларны укыган». Әсирлектән кайткач, яһүдләр, күрәсең, дога кылыр өчен һәм Изге Язмаларны укыр өчен җыелуларын дәвам иткән. Моның өчен алар яшәгән урыннарында синагогалар ачкан.
Б. э. беренче гасырында яһүдләр Якын Көнчыгышта, Исраилдә һәм Урта диңгез территориясендә яшәгән. Синагогалар алар өчен дини һәм иҗтимагый тормышның үзәге булган. «Синагогаларда кешеләр Изге Язмаларны өйрәнгән, ашлар уздырган, суд утырышларын үткәргән, төрле чыгымнар өчен билгеләнгән акчаларны саклаган, шулай ук сәяси һәм иҗтимагый очрашулар үткәргән»,— дип аңлата Яһүди университетта эшләүче профессор Ли Левин. Ул болай дип өсти: «Әлбәттә, иң беренче чиратта бу урыннар гыйбадәт кылу өчен кулланылган». Моны исәпкә алып, Гайсәнең синагогаларга еш килгәне бер дә гаҗәпләндерми (Марк 1:21; 6:2; Лүк 4:16). Анда ул кешеләрне өйрәткән һәм дәртләндергеч нотыклар сөйләгән. Мәсихче җыелыш оештырылганнан соң, рәсүл Паул да синагогаларда вәгазьләгән. Рухи нәрсәләргә сусаган кешеләр өчен синагогаларга йөрү гадәти хәл булган. Шуңа күрә, берәр шәһәргә килгәч, рәсүл Паул иң беренче чиратта нәкъ синагогага барган һәм анда яхшы хәбәрне сөйләгән (Рәс. 17:1, 2; 18:4).