Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куеп яшәгез

Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куеп яшәгез

«Сез алга таба да [Аллаһы] Патшалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (ЛҮК 12:31).

ҖЫРЛАР: 40, 44

1. Ихтыяҗ белән теләк арасында нинди аерма бар?

КЕШЕНЕҢ ихтыяҗлары әллә ни күп түгел, ә менә теләкләре чиксез-чамасыз диләр. Әйтерсең лә, күпләр ихтыяҗ белән теләк арасындагы аерманы бөтенләй күрми. Аермасы нәрсәдә соң? Ихтыяҗ — тормыш-көнкүреш өчен бик кирәкле, зарур нәрсә. Ризык, кием һәм яшәү урыны — тормышта иң кирәкле нәрсәләр. Теләк исә — берәр нәрсәне теләү, әмма ул көндәлек тормыш өчен әллә ни мөһим түгел.

2. Кешеләр бүген нәрсә тели?

2 Кайда яшәүләренә карап, кешеләр төрле нәрсәләр теләргә мөмкин. Үсеш алган илләрдә күпләр смартфон, мотоцикл я җир кисәге сатып алыр өчен, җитәрлек акча җыярга тели. Баерак илләрдә кешеләр зиннәтле киемнәр, зуррак йортлар я тагы да кыйммәтлерәк машиналар сатып алырга омтыла. Ничек кенә булмасын, монда бер куркыныч бар, ул — материализм тозагы. Бу тозакка эләккән кеше күбрәк әйберләргә ия булырга тели һәм теге-бу әйбер аңа кирәкме, юкмы икәне турында уйламый, аның бәясенә дә карап тормый.

МАТЕРИАЛИЗМ ТОЗАГЫННАН КАЧЫГЫЗ

3. Нәрсә ул материализм?

3 Нәрсә ул материализм? Материализм — рухи нәрсәләргә түгел, ә материаль нәрсәләргә тартылу, шулар белән мавыгу. Аның тамырлары, гадәттә, кешенең теләкләрендә, приоритетларында һәм максатларында чагыла. Ул кешедә мал-мөлкәт җыю нәфесен тудыра. Материалистик карашлы кеше күп акчалы булмаска да я акчасын кыйммәтле әйберләр сатып алуга тотмаска да мөмкин. Хәтта ярлы кешеләрнең, материализм корбаны булып китеп, Патшалыкны тормышларында беренче урынга куймый башлаулары бар (Евр. 13:5).

4. Шайтан «күзләр нәфесен» ничек куллана?

4 Шайтан үзенең коммерция дөньясын кулланып, безне, әллә ни кирәкмәгән нәрсәләргә ия булу тормышыбызны бәхетлерәк итәр өчен бик кирәк, дип ышандырырга тырыша. Ул оста итеп «күзләр нәфесен» куллана (1 Яхъя 2:15—17; Ярат. 3:6; Гыйб. сүз. 27:20). Бу дөнья төрле-төрле нәрсәләр тәкъдим итә: зиннәтле нәрсәләрдән алып сәер булганына кадәр, шуларның кайберләре бик тә ымсындыргыч. Сезнең кайчан да булса берәр әйберне кирәк булганга түгел, ә реклама тәэсиренә бирелгәнгә я кибеттә күреп кызыкканга күрә сатып алганыгыз булдымы? Һәм соңрак сез ансыз да яшәп булганын аңлагансыздыр. Гадәттә, шундый әһәмиятсез нәрсәләр тормышыбызны бары тик катлауландыра һәм безгә мәшәкать өсти. Алар безне тозакка эләктереп, игътибарыбызны рухи нәрсәләрдән — Изге Язмаларны өйрәнүдән, җыелыш очрашуларына әзерләнүдән һәм йөрүдән, шулай ук регуляр рәвештә вәгазь хезмәтендә катнашудан читкә юнәлдерергә мөмкин. Рәсүл Яхъя: «Дөнья да, аның нәфесләре дә үтеп китә»,— дип кисәткән.

5. Үз көчен күбрәк әйберләргә ия булуга туплаган кеше белән нәрсә булырга мөмкин?

5 Шайтан Йәһвәнең колы булуыбызны түгел, ә Байлыкның колы булуыбызны тели (Мат. 6:24). Үз көчләрен материаль әйберләр җыюга туплаган кешеләрнең тормышлары нәтиҗәдә я мәгънәсез һәм буш булачак, чөнки алар үз-үзләрен канәгатьләндерү турында гына уйлый, я аларның рухилыгы аяныч хәлдә булып, тормышлары хәсрәт һәм канәгатьсезлек белән тулы булачак (1 Тим. 6:9, 10; Ачыл. 3:17). Бу Гайсәнең чәчүче турындагы мисалыннан ачык күренә. Патшалык хакындагы хәбәр «чәнечкеле үсемлекләр арасында» чәчелгәндә, «төрле нәфесләр аларның йөрәкләренә үтеп керә, сүзне баса, һәм сүз инде уңыш китерми» (Марк 4:14, 18, 19).

6. Барух мисалыннан нинди сабак алып була?

6 Ирмия пәйгамбәрнең сәркатибе Барух мисалына игътибар итик. Иерусалимның җимерелүе якынлашып килгән арада Барух үзенә «бөек нәрсәләр» — чын кыйммәте булмаган нәрсәләр эзли башлаган. Әмма ул бар игътибарын Йәһвә бирергә вәгъдә иткән нәрсәгә генә тупларга тиеш булган. Аллаһы аңа: «Сиңа мин... җаныңны саклап котылу бирермен»,— дигән (Ирм. 45:1—5, иск.). Аллаһы беркемнең дә юк ителәчәк шәһәрдәге мал-мөлкәтен саклап калырга җыенмаган (Ирм. 20:5). Бу дөнья төзелеше үз ахырына якынлашып килә. Шуңа күрә хәзер тагы да күбрәк материаль әйберләр туплау вакыты түгел. Бөек афәт вакытында хәзерге мал-мөлкәтебез, ничек кенә кыйммәтле булмасын, безнең белән бергә сакланып калачак дип өметләнергә кирәк түгел (Гыйб. сүз. 11:4, иск.; Мат. 24:21, 22; Лүк 12:15).

7. Без хәзер нәрсә карап чыгарбыз һәм ни өчен?

7 Гайсә игътибарыбызны мөһим нәрсәләрдән читкә юнәлдермичә, материализм тозагына эләкмичә һәм үзебезгә кирәкмәгән борчулар тудырмыйча тормыш ихтыяҗларыбыз турында кайгыртуга кагылышлы иң яхшы киңәшләр биргән. Бу киңәшләрне ул Таудагы вәгазендә әйтеп киткән (Мат. 6:19—21). Әйдәгез, Маттай 6:25—34 не укыйк һәм шушы өзек турында уйланыйк. Бу безнең материаль әйберләрне түгел, ә Аллаһының Патшалыгын беренче урынга куеп яшәргә кирәк икәненә ышанычыбызны арттырыр (Лүк 12:31).

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕҢ ИХТЫЯҖЛАРЫБЫЗ ТУРЫНДА КАЙГЫРТА

8, 9. а) Ни өчен без үзебезгә кирәк булган нәрсәләр турында артык борчылырга тиеш түгел? ә) Гайсә кешеләр һәм аларның ихтыяҗлары турында нәрсә белгән?

8 Маттай 6:25 укы. Гайсә үз тыңлаучыларын борчылмаска өндәгән. Күрәсең, алар борчылырга кирәк булмаган нәрсәләр турында борчылган. Ни өчен Гайсә борчылмаска кушкан? Чөнки кирәкмәгән борчулар, алар хәтта нигезле булсалар да, кешенең акылын биләп алып, игътибарын тормыштагы күпкә мөһимрәк булган рухи нәрсәләрдән читкә юнәлдерергә мөмкин. Үз шәкертләре турында кайгырганга, Гайсә үзенең Таудагы вәгазендә аларны бу куркынычтан тагын дүрт тапкыр кисәткән (Мат. 6:27, 28, 31, 34).

9 Ни өчен Гайсә нәрсә ашарга, нәрсә эчәргә һәм нәрсә кияргә дип борчылмаска кушкан? Бу нәрсәләр тормыштагы иң кирәкле нәрсәләр түгелме соң? Әйе, нәкъ шулай! Аларны сатып алыр өчен акчабыз булмаса, без әллә борчылмыйбызмы? Әйе, борчылабыз. Гайсә моны белгән. Кешеләрнең көндәлек ихтыяҗлары аңа яхшы билгеле булган. Алай гына да түгел, ул күп гасырлар узгач шәкертләренең «аеруча авыр вакытлар» итеп тасвирланган «соңгы көннәрдә» яшәячәген белгән (2 Тим. 3:1). Бүген хөкем сөргән авыр шартлар аркасында эшсезлек, инфляция үсә, азык-төлек җитми һәм фәкыйрьлек арта. Әмма Гайсә «җан ризыктан, тән киемнән мөһимрәк» икәнен дә аңлаган.

10. Гайсәнең үрнәк догасы буенча, безнең тормышыбызда иң мөһиме нәрсә булырга тиеш?

10 Моңа кадәр Таудагы вәгазендә Гайсә кешеләрне күктәге Аталарыннан үзләренең физик ихтыяҗларын кайгыртуын болай дип сорарга өйрәткән: «Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир» (Мат. 6:11). Бүтән бер очракта ул болайрак дигән: «Безгә икмәгебезне көндәлек ихтыяҗларыбызга карап һәр көн бир» (Лүк 11:3). Ләкин бу киңәш без һәрвакыт матди ихтыяҗларыбызны кайгырту турында уйлап йөрергә тиеш дигәнне аңлатмый. Үрнәк догасында Гайсә беренче чиратта Аллаһы Патшалыгының килүе турында дога кылырга өйрәткән (Мат. 6:10; Лүк 11:2). Тыңлаучыларына артык борчылмаска булышыр өчен, Гайсә Йәһвәнең Тәэмин Итүче буларак роленә игътибар иткән.

11, 12. Йәһвәнең кошлар турында кайгыртуыннан нәрсәгә өйрәнеп була? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

11 Маттай 6:26 укы. Безгә кошларга игътибар итәргә кирәк. Шушы кечкенә җан ияләре бик күп җимеш, орлык, бөҗәк һәм корт ашый. Әгәр дә кош кеше хәтле булган булса, ул кешегә караганда күпкә күбрәк ашар иде. Әмма алар, ашарларына ризык булсын өчен, җир дә эшкәртми, җиләк-җимеш тә үстерми. Бар кирәклесен аларга Йәһвә бирә (Зәб. 147:9). Әлбәттә, Аллаһы азыкны аларның авызларына салмый! Алар аны үзләре эзләп табарга тиеш. Шулай да аларның ашарларына ризыгы җитәрлек.

12 Гайсә өчен күктәге Атасының кошларга азык биреп, кешеләрнең төп ихтыяҗлары турында кайгыртмавы акылга сыймаслык нәрсә булган [1] (1 Пет. 5:6, 7). Әлбәттә, Йәһвә ризыкны безнең авызыбызга салмаячак, әмма ул ризык булырдай нәрсәләрне үстерер өчен яки көндәлек ризыкка акча эшләр өчен куйган тырышлыкларыбызны фатихалый ала. Кирәк чакта ул башкаларны үзләрендә булганнары белән бүлешергә дәртләндерергә мөмкин. Гайсә кошларның оялары турында әйтмәсә дә, Йәһвә аларга үзләренә оя корыр өчен инстинкт, сәләт һәм кирәкле материал биргән. Шул рәвешчә, Йәһвә безгә дә гаиләбез өчен туры килгән яшәү урыны табарга ярдәм итә ала.

13. Безнең кошлардан кадерлерәк булганыбызны нәрсә дәлилли?

13 Кошлар турында сөйләгәннән соң, Гайсә тыңлаучыларыннан: «Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң?» — дип сораган. Һичшиксез, бу сүзләрне әйткәндә Гайсә тиздән үзенең гомерен кешелек хакына бирәчәге турында уйлаган (Лүк 12:6, 7 белән чагыштыр). Мәсихнең йолым корбаны башка бернинди җан ияләре өчен түләнмәгән. Гайсә кошлар өчен түгел, ә без мәңге яши алсын өчен, безнең өчен үлгән (Мат. 20:28).

14. Борчылулар кешегә кайсы яктан беркайчан да булышмаячак?

14 Маттай 6:27 укы. Ни өчен Гайсә кеше борчылып үз гомерен бер терсәккә дә озайта алмый дигән? Чөнки кирәкмәгәнгә борчылу гомеребезне һич тә озынайтмас. Киресенчә, чамасыз борчылу гомеребезне кыскартыр гына.

15, 16. а) Йәһвәнең кырдагы лаләләр турында кайгыртуыннан нәрсәгә өйрәнеп була? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш һәм ни өчен?

15 Маттай 6:28—30 укы. Кемнең матур итеп киенеп йөрисе килми? Кем аеруча вәгазьгә я җыелыш очрашулары белән конгрессларга кияр өчен, матур киеме булуын теләми? Шулай да безгә кием турында борчылырга кирәкме? Гайсә игътибарыбызны кабат Йәһвәнең кулы башкарган эшләренә юнәлтә. Ул кырдагы лаләләрне мисал итеп китерә. Алардан күп нәрсәгә өйрәнеп була. Гайсә, күрәсең, гладиолус, гиацинт, ирис һәм тюльпан кебек лаләләргә охшаш чәчәкләрне күздә тоткан. Аларның һәммәсе дә үзенчә матур. Аларга эрләргә, тегәргә, тукырга да кирәк түгел. Шулай да алар күз явын алырлык матур күлмәкләргә киенгән! Гайсә әйткәнчә, «хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйман да алар кебек киенмәгән»!

16 Аннары Гайсә мөһим фикерне җиткерергә теләп, мондый сорау биргән: «Кыр үсемлекләрен Аллаһы шулай киендерә икән, иманга зәгыйфьләр, әллә ул сезне киендермәсме?» Әлбәттә, киендерәчәк! Әмма Гайсәнең шәкертләренә иман җитеп бетмәгән (Мат. 8:26; 14:31; 16:8; 17:20). Аларга Йәһвәгә иманнарын һәм ышанычларын ныгытырга кирәк булган. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Йәһвәнең безнең хакта кайгыртырга теләгәненә һәм кайгырта алачагына иманыбыз никадәр нык?

17. Йәһвә белән дуслыгыбызга нәрсә зыян китерә ала?

17 Маттай 6:31, 32 укы. Без «башка халыкларның» үрнәгенә иярергә тиеш түгел. Алар күктәге кайгыртучан Атаның Патшалыкны тормышларында беренче урынга куючылар турында кайгыртачагына ышанмый. «Башка халыкларның төп кайгылары» булган нәрсәләрнең барысын тупларга тырышсак, без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә зыян китерәчәкбез. Һәм, киресенчә, Йәһвә бездән көткәнчә эш итеп, рухи эшләрне тормышыбызда беренче урынга куйсак, ул безгә кирәк булганның барысын, хәтта артыгы белән бирәчәк. «Ризык һәм кием-салым белән яшәү урыныбыз булса», Аллаһыга бирелгәнлегебез безне шуның белән канәгать булырга дәртләндерәчәк (1 Тим. 6:6—8).

СЕЗ АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫН БЕРЕНЧЕ УРЫНГА КУЕП ЯШИСЕЗМЕ?

18. Йәһвәгә безнең һәрберебез турында нәрсә билгеле, һәм ул нәрсә турында кайгыртачак?

18 Маттай 6:33 укы. Мәсихнең шәкертләре Патшалыкны һәрвакыт беренче урынга куеп яшәргә тиеш. Шулай эшләсәк, Гайсә әйткәнчә, «боларның барысы» да безгә бирелер. Ни өчен ул шулай дигән? Ул моны моннан алдагы шигырьдә аңлаткан: «Күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә», ягъни аңа безнең көндәлек ихтыяҗларыбыз билгеле. Без нәрсәгә ихтыяҗыбыз туачагын аңлаганчы, Йәһвә инде һәрберебезнең ризык, кием һәм яшәү урыны белән бәйле ихтыяҗларын күреп тора (Флп. 4:19). Ул киемнәребезнең кайсысы тиздән тузачагын белә. Аңа безгә нинди ризык һәм гаиләбезнең зурлыгына карап, нинди яшәү урыны кирәк икәне дә билгеле. Йәһвә без чыннан да мохтаҗ булган нәрсәләрнең булуы турында кайгыртачак.

19. Ни өчен без киләчәк турында артык борчылырга тиеш түгел?

19 Маттай 6:34 укы. Игътибар итегез: Гайсә бу шигырьдә үз шәкертләрен икенче тапкыр һич тә кайгырмаска өнди. Ул безнең бүгенге көн өчен генә борчылуыбызны һәм тулысынча Йәһвәгә таянуыбызны тели. Әгәр дә кеше киләчәктә нәрсә буласы турында артык борчылса, ул Аллаһыга түгел, ә үзенә таяна башларга мөмкин. Нәтиҗәдә бу аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә зыян китерә ала (Гыйб. сүз. 3:5, 6; Флп. 4:6, 7).

ПАТШАЛЫКНЫ ЭЗЛӘГЕЗ, Ә БАШКАСЫ ТУРЫНДА ЙӘҺВӘ КАЙГЫРТЫР

Патшалык эшләрендә күбрәк катнашыр өчен, сез үз тормышыгызны гадиләштерә алыр идегезме? (20 нче абзацны кара.)

20. а) Йәһвәгә хезмәт итүдә сез нинди максат куя алыр идегез? ә) Тормышыгызны гадиләштерер өчен нәрсә эшләп була?

20 Патшалык эшләрен беренче урынга куеп яшәр урынына көчебезне мал-мөлкәт җыюга тупласак, бу бик аяныч булыр иде! Иң яхшы максат — рухи максатларга омтылу. Мәсәлән, сез Патшалык вәгазьчеләре күбрәк кирәк булган җыелышка күчә алыр идегезме? Пионер булып хезмәт итү турында сез нәрсә уйлыйсыз? Әгәр дә сез пионер икән, сез Патшалык вәгазьчеләре мәктәбенә анкетаны тутыру турында уйладыгызмы? Сез Бәйтелнең штаттан тыш хезмәтчесе булып хезмәт итә я берәр тәрҗемә офисында булыша алыр идегезме? Сез төрле теократик төзелешләрдә ирекле хезмәтче буларак хезмәт итәргә я вакыт-вакыт Патшалык Залларын төзүдә катнашырга теләр идегезме? Патшалык эшләрендә тагы да күбрәк катнашыр өчен, тормышыгызны ничек гадиләштереп була икәнлеге турында уйланып була. Дога кылып,  «Тормышны ничек гадиләштерергә» дигән рамкадагы фикерләр турында уйланыгыз һәм максатыгызга ирешер өчен кирәкле адымнар ясый башлагыз.

21. Йәһвәгә тагы да якынлашырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

21 Гайсә безне барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләргә өндәгән. Шулай эшләсәк, безгә беркайчан да материаль ихтыяҗларыбыз турында борчылырга туры килмәс. Йәһвәгә таяну, шулай ук һәр теләгебезгә иярмәскә һәм, мөмкинлегебез булса да, бу дөнья тәкъдим иткән һәр нәрсәне сатып алмаска тырышу безгә Аллаһыга якынлашырга ярдәм итә. Инде хәзер гадиләштерелгән тормыш алып бару безгә киләчәктәге «чын тормышка» нык тотынырга булышачак (1 Тим. 6:19).

^ [1] (12 нче абзац) Йәһвәнең ни өчен кайвакыт мәсихчеләрнең кытлык кичерүенә юл куйганын белер өчен «Сез хакыйкатьтә булуыгызга инанганмы? Ни өчен?» дигән брошюраның 22 нче битендәге «Укучыларның сораулары» мәкаләсен кара.