Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әйтеп бетергесез юмарт бүләк сезне өндәп торсын!

Әйтеп бетергесез юмарт бүләк сезне өндәп торсын!

«Аллаһыга әйтеп бетергесез юмарт бүләге өчен рәхмәт яусын» (2 КӨР. 9:15).

ҖЫРЛАР: 53, 18

1, 2. а) Аллаһының «әйтеп бетергесез юмарт бүләгенә» нәрсә керә? ә) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

ҮЗЕНЕҢ бердәнбер Улын җиргә җибәреп, Йәһвә безгә үзенең гаҗәеп мәхәббәтен күрсәткән! (Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:9, 10) Рәсүл Паул бу чараны Аллаһының «әйтеп бетергесез юмарт бүләге» дип атаган (2 Көр. 9:15). Ни өчен Паул шундый сүзләр кулланган?

2 Паул Аллаһының бөтен гаҗәеп вәгъдәләре Мәсихнең камил корбаны аша үтәләчәген белгән. (2 Көринтлеләргә 1:20 укы.) Шулай итеп, «әйтеп бетергесез юмарт бүләк» Йәһвәнең Гайсә аша безнең хакка башкарып торган бар игелекле эшләрен һәм тугры мәхәббәтен үз эченә ала. Әйе, бу бүләк шулкадәр гаҗәеп, аны хәтта сүз белән дә тасвирлап булмый. Андый искиткеч бүләккә ия булуыбыз безгә ничек тәэсир итәргә тиеш? Бу бүләк турында уйланып, 2016 елның 23 мартында чәршәмбе көнне үтәчәк Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә күңелебезне әзерләү безне нә́рсәгә дәртләндерергә тиеш?

АЛЛАҺЫНЫҢ КЫЙММӘТЛЕ БҮЛӘГЕ

3, 4. а) Бүләк алганда сез нинди хисләр кичерәсез? ә) Кыйммәтле бүләк сезнең тормышыгызга ничек тәэсир итәргә мөмкин?

3 Бүләк алганда сезнең күңелегез, һичшиксез, шатлык белән тула. Әмма кайбер бүләкләр үзенә күрә бер бүләк булырга мөмкин һәм хәтта тормышны чын мәгънәдә үзгәртә ала. Әйтик, сезне җинаять кылуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем иттеләр, ди. Әмма көтмәстән бер кеше алга чыгып, сезнең урынга җәза алырга ризалаша. Ул сезнең өчен үләргә әзер! Андый кыйммәтле «бүләк» сездә нинди хисләр уятачак?

4 Андый фидакарь мәхәббәтне тату, һичшиксез, сезне үз тәртибегез турында уйланырга һәм хәтта яшәү рәвешегезне үзгәртергә дәртләндерәчәк. Сез, мөгаен, башкаларга карата тагы да юмартлырак булырга, аларны тагы да көчлерәк яратырга һәм сезне рәнҗеткән һәркемне кичерергә әзер булырсыз. Гомерегезнең ахырына кадәр сезнең урынга җәза алырга ризалашкан кешегә сез, һичшиксез, үзегезне бурычлы итеп хис итәр идегез.

5. Ни өчен Аллаһы биргән йолым корбаны бар бүләкләрдән дә өстенрәк?

5 Әмма Йәһвәнең безгә Мәсих аша бирелгән бүләге югарыдагы мисалда тасвирланган «бүләктән» күпкә бөегрәк (1 Пет. 3:18). Ни өчен бу шулай икәнлеген карап чыгыйк. Мирас итеп алынган гөнаһ аркасында без барыбыз да үлем җәзасына дучар (Рим. 5:12). Яратудан чыгып Йәһвә Гайсәне җиргә җибәргән, һәм ул «һәркем өчен үлемне татыган» (Евр. 2:9). Йәһвә, теге мисалдагы кешедән аермалы буларак, безнең хәзерге тормышыбызны саклап кына калмаган, Ул үлемне мәңгегә юк итәр өчен нигез салган (Ишаг. 25:7, 8; 1 Көр. 15:22, 26). Гайсәгә иман итүчеләр, Мәсих җитәкчелегендә Аллаһы Патшалыгының гражданнары буларак, җирдә тынычлыкта мәңге яшәячәк, ә майланганнар күктә Гайсәнең хакимдәшләре булачак (Рим. 6:23; Ачыл. 5:9, 10). Йәһвәнең бу бүләге аша тагын нинди фатихалар мөмкин булачак?

6. а) Сез Йәһвәнең бүләге ярдәмендә мөмкин булган нинди фатихаларны зарыгып көтәсез? ә) Аллаһының мәхәббәте безне нинди өч яктан тырышлыклар куярга дәртләндерә?

6 Йәһвәнең бүләге ярдәмендә без бар чирләрдән савыгачакбыз, җир оҗмахка әйләнәчәк, үлеләр тереләчәк (Ишаг. 33:24; 35:5, 6; Яхъя 5:28, 29). Без Йәһвәне һәм аның кадерле Улын «әйтеп бетергесез юмарт бүләк» биргәннәре өчен, чын күңелдән яратабыз. Бу — бәхәссез. Шулай да мондый сорау бар: Аллаһының мәхәббәте безне нәрсәгә дәртләндерәчәк? Әйдәгез, Аллаһының мәхәббәте безне: 1) Гайсә Мәсихнең эзләре буенча барырга, 2) кардәшләребезне яратырга һәм 3) башкаларны чын күңелдән кичерергә ничек дәртләндерәчәген карап чыгыйк.

«БЕЗНЕ МӘСИХНЕҢ ЯРАТУЫ ӨНДӘП ТОРА»

7, 8. Мәсихнең яратуы безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

7 Беренчедән, без Гайсә Мәсих хакына яшәргә телибез. Рәсүл Паул: «Безне Мәсихнең яратуы өндәп тора»,— дигән. (2 Көринтлеләргә 5:14, 15 укы.) Паул Мәсихнең бөек яратуына рәхмәтле булу безне аның хакына яшәргә дәртләндерәчәген таныган. Йәһвәнең безнең хакка нәрсә эшләгәнен тирән аңлаганда күңелләребез аңа карата ярату белән тула. Бу бездә җан-тән белән Гайсә Мәсих хакына яшәү теләген тудыра. Без шулай яшәргә теләгәнебезне ничек күрсәтә алабыз?

8 Йәһвәне яраткан кешеләр Мәсихтән үрнәк алып, аның кебек эш итәргә һәм нәкъ аның эзләре буенча барырга тели (1 Пет. 2:21; 1 Яхъя 2:6). Тыңлаучан булып, без Аллаһыны һәм Мәсихне яратканыбызны раслыйбыз. Гайсә болай дигән: «Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше мине ярата. Ә мине яратучыны Атам да яратыр, мин дә яратырмын һәм аңа үземне ачык күрсәтермен» (Яхъя 14:21; 1 Яхъя 5:3).

9. Без нинди басымга очрыйбыз?

9 Кичә алдыннан һәм аннан соң яшәү рәвешебез турында уйлану яхшы булыр иде. Үз-үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Тормышымның нинди өлкәләрендә мин Гайсә Мәсихнең эзләре буенча уңышлы барам? Нинди өлкәләрдә миңа яхшырырга кирәк?» Үз-үзеңне тикшерү бик мөһим, чөнки бу дөнья һәрвакыт диярлек безне үз юллары буенча барырга мәҗбүр итә (Рим. 12:2). Игътибарлы булмасак, безнең бу дөнья фәлсәфәчеләре тарафдарлары булып китүебез я хәтта атаклы кешеләр һәм спорт йолдызлары үрнәгенә ияреп китүебез бар (Көл. 2:8; 1 Яхъя 2:15—17). Бу басымга ничек каршы торырга?

10. Кичә алдыннан я Кичәдән соң без үз-үзебезгә нинди сораулар бирә алабыз, һәм алган җавапларыбыз безне нәрсәгә дәртләндерәчәк? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

10 Кичә алдыннан я Кичәдән соң гардеробыбызны, фильмнар я җырлар коллекциясен һәм шулай ук компьтерыбызда, смартфоныбызда я планшетыбызда сакланган материалны тикшереп була. Гардеробыгызны тикшергәндә үз-үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин Гайсә килгән җиргә барган булсам, өстемдәге киемем аркасында миңа уңайсыз булмас идеме? (1 Тимутигә 2:9, 10 укы.) Аны кисәм, минем Гайсә Мәсихнең шәкерте булганлыгым ап-ачык күренерме?» Фильмнар һәм музыка сайлаганда без үз-үзебезгә охшаш сораулар бирә алабыз: «Гайсә андый фильмны карар идеме я андый музыканы тыңлар идеме? Ул минем телефонымны я планшетымны алып торган булса, ул анда күргән нәрсәләр аркасында миңа уңайсыз булмас идеме?» Видеоуеннар турында әйткәндә, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Миңа Гайсәгә ни өчен бу уенны уйнарга яратканымны аңлату авыр булыр идеме?» Йәһвәгә карата яратуыбыз безне Мәсих шәкертләре өчен яраксыз булган нәрсәләрдән, аларның бәясе кыйммәт булса да, котылырга дәртләндерергә тиеш (Рәс. 19:19, 20). Йәһвәгә тормышыбызны багышлаганда без аңа үзебез өчен түгел, ә Мәсих өчен яшәргә вәгъдә иттек. Шуңа күрә без Мәсих эзләре буенча барырга комачаулый алган нәрсәләргә «ябышырга» тиеш түгел (Мат. 5:29, 30; Флп. 4:8).

11. а) Йәһвәгә һәм Гайсәгә карата яратуыбыз безне вәгазьләү эшендә нәрсәгә дәртләндерә? ә) Ярату безне җыелышыбыздагы кардәшләргә булышырга ничек дәртләндерә ала?

11 Гайсәгә карата яратуыбыз безне шулай ук вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә җан-тән белән катнашырга дәртләндерә (Мат. 28:19, 20; Лүк 4:43). Кичә алдыннан һәм аннан соң безнең 30 я 50 сәгать вәгазьләп ярдәмче пионер булып хезмәт итү мөмкинлегебез бар. Моның өчен сез үз шартларыгызны карап чыга аласызмы? 84 яшьлек бер тол абый-кардәш үзенең яше һәм начар сәламәтлеге аркасында ярдәмче пионер булып хезмәт итә алмам дип уйлаган. Әмма аның территориясендәге пионерлар аңа булышырга булган. Алар аны үз машиналарында йөрткән һәм аңа хезмәт итәргә уңайлы булган территорияне сайлаган. Нәтиҗәдә, ул 30 сәгатьлек норманы үти алган. Сез үз җыелышыгызда берәрсенә Кичә алдыннан я аннан соң ярдәмче пионер булып хезмәт итүдән килгән шатлыкны татырга булыша аласызмы? Әлбәттә, һәммәбез дә ярдәмче пионер булып хезмәт итә алмас. Шулай да мактау корбаннарыбызны арттырыр өчен, без булган вакытыбызны һәм көчебезне куллана алабыз. Шулай итеп, без Мәсихнең яратуы безне, Паулны кебек, өндәп торганын күрсәтәчәкбез. Аллаһының мәхәббәте безне тагын нәрсә эшләргә дәртләндерәчәк?

БЕЗ БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ ЯРАТЫРГА БУРЫЧЛЫ

12. Аллаһының мәхәббәте безне нәрсәгә дәртләндерә?

12 Икенчедән, Аллаһының мәхәббәте безне үз кардәшләребезне яратырга дәртләндерергә тиеш. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Кадерле кардәшләр, Аллаһы безне шулай ярата икән, без дә бер-беребезне яратырга бурычлы» (1 Яхъя 4:7—11). Әйе, Аллаһының мәхәббәте өчен рәхмәтле булсак, без бер-беребезне яратырга бурычлы икәнебезне танырга тиеш (1 Яхъя 3:16). Без үз яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

13. Гайсә башкаларны яратуда нинди үрнәк калдырган?

13 Гайсә мисалына игътибар итик. Җирдә хезмәт иткәндә, ул гади кешеләрне игътибарсыз калдырмаган. Ул физик кимчелекләре булган кешеләргә — аксакларга, сукырларга, чукракларга һәм телсезләргә ярдәм иткән (Мат. 11:4, 5). Гайсәгә дин җитәкчеләре тарафыннан «ләгънәт ителгән» дип саналган һәм рухи яктан ач булган кешеләрне өйрәтү рәхәтлек китергән (Яхъя 7:49). Ул гади кешеләрне яраткан һәм аларга ярдәм итәр өчен ихлас тырышлыклар куйган (Мат. 20:28).

Өлкән яшьтәге кардәшләргә сез хезмәттә ничек ярдәм итә алыр идегез? (14 нче абзацны кара.)

14. Җыелыштагы кардәшләргә ярату күрсәтер өчен, сез нәрсә эшли аласыз?

14 Кичә алдыннан һәм аннан соңгы вакыт — Гайсәдән үрнәк алып җыелышыбыздагы кардәшләр турында уйланыр өчен яхшы вакыт. Шулай итеп сез ярдәмегезгә мохтаҗ булган кардәшләрне билгели алырсыз. Мәсәлән, олы яшьтәге кардәшләргә игътибар итәрсез. Сез бу кардәшләр янына килеп китә алмас идегезме? Аларга, бәлки, сезнең ярдәмегез кирәктер. Әйтик, кибеттән ашамлыклар сатып алырга, өй эшләрендә булышырга, аларны җыелыш очрашуына машинада китерергә я хезмәткә чакырырга була. (Лүк 14:12—14 укы.) Аллаһының мәхәббәте безне кардәшләребезгә карата ярату күрсәтергә өндәсен!

КАРДӘШЛӘРГӘ КАРАТА МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛЫГЫЗ

15. Без нәрсәне танырга тиеш?

15 Өченчедән, Йәһвәнең мәхәббәте безне кардәшләребезне кичерергә дәртләндерергә тиеш. Адәмнең токымнары буларак, без барыбыз да гөнаһ белән үлем мирас итеп алдык. Беребез дә: «Мин йолымга мохтаҗ түгел»,— дип әйтә алмый. Хәтта Аллаһының иң тугры хезмәтчеләре дә Йәһвәнең Мәсих аша күрсәтелгән юмарт игелегенә мохтаҗ. Безнең гаять зур бурычыбыз кичерелгән! Безнең һәрберебез моны танырга тиеш. Ни өчен бу мөһим? Җавап Гайсәнең бер ачык мисалында бар.

16, 17. Гайсә китергән мисалдан без нәрсәгә өйрәнәбез?

16 Гайсә үз мисалында бер патшаның үз хезмәтчесенә бик зур бурычны бәхилләгәне турында сөйләгән. Хезмәтче үз хуҗасына 10 000 талант, ягъни 60 000 000 динар бурычлы булган. Әмма бу хезмәтче, зур бурычы кичерелгән булса да, үзенә нибары 100 динар тиешле хезмәттәшен кичерергә теләмәгән. Патша теге хезмәтченең каты бәгырьле булганы турында ишеткәч, бик нык ярсыган. Ул болай дигән: «Явыз хезмәтче, син миннән ялварып сораганда, мин синең бурычыңны тулысынча бәхилләдем. Мин сиңа шәфкать күрсәткән кебек, син дә хезмәттәшеңә шәфкать күрсәтергә тиеш түгел идеңме?» (Мат. 18:23—35, искәрмә) Әйе, Патшаның искиткеч шәфкатьлелеге бу хезмәтчене үз хезмәттәшен дә кичерергә дәртләндерергә тиеш булган. Ә безне Йәһвәнең мәхәббәте һәм шәфкатьлелеге нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

17 Кичә алдыннан һәм аннан соңгы вакыт — без кардәшләребезгә үпкә саклыйбызмы, юкмы икәнен тикшерер өчен яхшы мөмкинлек. Берәрсенә үпкә тотабыз икән, бу — кичерергә әзер булган Йәһвәдән үрнәк алып эш итү өчен иң яхшы вакыт (Ник. 9:17; Зәб. 85:5). Йәһвә безнең гаять зур бурычыбызны кичергәнен югары бәяләсәк, без башкаларны чын күңелдән кичерергә әзер булачакбыз. Башкаларны яратмасак һәм кичермәсәк, Аллаһының яратуына һәм мәрхәмәтенә өметләнү мөмкин булмаячак (Мат. 6:14, 15). Кичерү үткәндә булганнарны үзгәртмәсә дә, ул, һичшиксез, киләчәгебезне яхшыга үзгәртәчәк.

18. Аллаһының мәхәббәте бер апа-кардәшкә үз имандашына карата сабыр булырга ничек булышкан?

18 Безнең күбебезгә, бәлки, кардәшләребезгә «карата сабыр булу» авырдыр. (Көләсәйлеләргә 3:13, 14; Эфеслеләргә 4:32 укы.) Мәсәлән, кияүдә булмаган Ли́ли исемле апа-кардәш Кэ́рол [1] исемле тол апа-кардәшкә ярдәм иткән. Лили Кэролны үз машинасында йөрткән, йомышларын башкарган һәм аңа башка төрле эшләрендә булышкан. Кэрол исә Лилиның игелекле эшләренә карамастан, аңа карата һәрвакыт таләпчән булган һәм Лилига кайчак аңа булышу авыр булган. Шулай да Лили үз игътибарын Кэролның яхшы сыйфатларына туплаган. Бервакыт Кэрол бик нык авырып киткән һәм Лили аның үлеменә кадәр берничә ел дәвамында аны кайгырткан. Лили болай ди: «Булган авырлыкларга карамастан, мин Кэролның үледән тереләчәген түземсезлек белән көтәм. Минем камил Кэролның нинди булачагын күрәсем килә». Әйе, Аллаһының мәхәббәте безне кардәшләребезгә карата сабыр булырга һәм камилсезлек мәңгегә юк ителәчәк вакытны зарыгып көтәргә өнди ала.

19. Аллаһының «әйтеп бетергесез юмарт бүләге» сезне нәрсәгә өнди?

19 Безгә Йәһвәдән «әйтеп бетергесез юмарт бүләк» бирелгән. Әйдәгез, бу кыйммәтле бүләккә беркайчан да гадәти нәрсәгә кебек карамыйк. Аеруча Кичә алдыннан һәм аннан соңгы вакыт дәвамында Йәһвәнең һәм Гайсәнең безнең хакка башкарган бар эшләре турында рәхмәт хисе белән уйланыйк. Әйе, аларның мәхәббәте безне Гайсә эзләре буенча барырга, кардәшләребезгә ярату күрсәтергә һәм аларны чын күңелдән кичерергә өндәп торсын.

^ [1] (18 нче абзац) Бу мәкаләдә кайбер исемнәр үзгәртелгән.