ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН ТЕМА
Рухи кешеләр акыллы карарлар кабул итә
Исау белән Ягъкубның акыллы карарлар кабул иткәнме, юкмы икәнен белер өчен, Яратылыш 25:29—34 не укыгыз.
Контекстка игътибар итегез. Бу очракка кадәр нәрсә булган? (Ярат. 25:20—28) Аннан соң нәрсә булган? (Ярат. 27:1—46)
Нечкәлекләргә игътибар итегез. Шул заманнарда беренче угылның вазифалары һәм хокуклары нинди булган? (Ярат. 18:18, 19; w10-U 1.5. 13)
-
Ир кешегә, Мәсихнең шәҗәрәсенә керер өчен, беренче угыл булырга кирәк булганмы? (w17.12 14, 15)
Сабаклар табып, аларны кулланыгыз. Ни өчен Ягъкуб беренче угылга тиешле хокукларны Исауга караганда күбрәк кадерләгән? (Евр. 12:16, 17; w03-U 15.10. 28, 29) Йәһвә бу абый-энелегә ничек караган һәм ни өчен? (Мал. 1:2, 3) Исау, яхшырак карарлар кабул итәр өчен, нәрсә эшли алган?
-
Үзегездән сорагыз: «Мин рухи нәрсәләрне кадерлимме? Мәсәлән, гаилә белән гыйбадәт кылуны һәр атна планлаштыраммы?»