48 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Авыр вакытларда Йәһвә сезгә булышачак
«„Нык булыгыз...“ „Мин бит сезнең белән“,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә» (ҺӘГ. 2:4).
118 ҖЫР «Иманыбызны арттырчы»
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1, 2. Иерусалимга кайткан яһүдләр нинди авырлыкларга очраган һәм безнең турында нәрсә әйтеп була? (Шулай ук «Һәггәй, Зәкәрия һәм Езра заманы» дигән рамканы кара.)
СЕЗ киләчәккә карап борчыласызмы? Бәлки, сез эшегезне югалткансыздыр һәм гаиләгезне ничек тәэмин итәчәгегез турында борчыласыздыр. Я, бәлки, сез илегездәге сәяси тотрыксызлык һәм эзәрлекләүләр аркасында гаиләгезнең иминлеге турында кайгырасыздыр. Шулай булса, бу мәкалә сезнең өчен аеруча файдалы булыр. Без борынгы исраиллеләрнең охшаш авырлыкларга очраганын һәм Йәһвәнең аларга ничек булышканын карап чыгарбыз.
2 Яһүдләргә, Бабылдагы уңайлы тормышларын калдырып, Яһүд җиренә кайтыр өчен, нык иман кирәк булган. Ни өчен? Бер яктан, алар туган яклары турында бернәрсә дә белмәгән диярлек. Шулай ук, анда кайткач, алар матди авырлыкларга дучар булган. Һәм сәяси тотрыксызлык, каршылыклар аркасында да кыенлыклар туган. Шуңа күрә аларга Йәһвәнең гыйбадәтханәсен торгызуны мөһим дип санау авыр булган. Аларның рухларын күтәрер өчен, Йәһвә б. э. к. 520 елда Һәггәй һәм Зәкәрия пәйгамбәрләрне җибәргән (Һәг. 1:1; Зәк. 1:1). Аларның хезмәтләре бик уңышлы булган. Ләкин якынча 50 елдан соң яһүдләр кабат дәртләндерүгә мохтаҗ булган. Шунда Бабылдан Иерусалимга Канунны оста күчереп язучы Езра, Аллаһы халкын саф гыйбадәт кылуны беренче урынга куярга дәртләндерер өчен, кайткан (Езра 7:1, 6).
3. Без нинди сорауларга җавап алырбыз? (Гыйбрәтле сүзләр 22:19)
3 Үткәндә Һәггәй һәм Зәкәрия пәйгамбәрләр Аллаһы халкына, каршылыкларга очраганда, Йәһвәгә таянырга булышкан. Бүген бу пәйгамбәрлекләр турында укып уйлану безгә дә авыр вакытта Йәһвәгә таянырга булыша ала. (Гыйбрәтле сүзләр 22:19 укы.) Аллаһының Һәггәй һәм Зәкәрия аша әйткән хәбәрен, шулай ук Езра үрнәген карап чыкканда, без мондый сорауларга җавап алырбыз: Авырлыклар Бабылдан кайткан Яһүдләргә ничек тәэсир иткән? Ни өчен без авыр вакытларда да Аллаһының ихтыярын беренче урынга куярга тиеш? Һәм ничек без бу соңгы авыр көннәрдә Йәһвәгә иманыбызны ныгыта алабыз?
АВЫРЛЫКЛАР БАБЫЛДАН КАЙТКАН ЯҺҮДЛӘРГӘ НИЧЕК ТӘЭСИР ИТКӘН?
4, 5. Ни өчен яһүдләрнең ашкынучанлыклары сүрелгән?
4 Яһүдләр Иерусалимга кайткач, аларны күп эш көткән. Алар тиз арада Йәһвәнең мәзбәхен төзегән һәм гыйбадәтханәнең нигезен салган (Езра 3:1—3, 10). Ләкин тиздән аларның ашкынучанлыклары сүрелгән, чөнки, гыйбадәтханәне төзүдән тыш, аларга үз йортларын да төзергә, кыр эшләре дә белән шөгыльләнергә һәм гаиләләрен дә ашатырга кирәк булган (Езра 2:68, 70). Өстәвенә, дошманнар да аларның гыйбадәтханә төзү эшләрен туктатырга тырышкан (Езра 4:1—5).
5 Аллаһы халкына сәяси һәм икътисади яктан тотрыксыз шартларда яшәргә туры килгән. Аларның илләре хәзер Фарсы империясенең өлеше булып киткән. Б. э. к. 530 елда Фарсы патшасы Кир үлгәч, аның урынына патша булып утырган Камбиз Мисырга яу белән чыккан. Аның гаскәрләре, Исраил аша Мисырга таба барганда, Аллаһы халкыннан ризык, су һәм сыену урыны таләп иткәндер. Камбиздан соң Дарий I идарә итә башлаган. Аның идарәсенең беренче елларында күп фетнәләр булган. Андый сәяси тотрыксызлык һәм билгесезлек аркасында исраиллеләргә үз гаиләләрен тәэмин итү тагын да авыррак булган. Һәм аларның кайберләре, Йәһвәнең йортын торгызыр өчен, вакыт җитмәгән әле дип уйлаган (Һәг. 1:2).
6. Зәкәрия 4:6, 7 буенча, яһүдләрнең тагын нинди авырлыклары булган һәм Зәкәрия аларны нәрсәдә ышандырган?
6 Зәкәрия 4:6, 7 укы. Бар бу авырлыклардан тыш, яһүдләргә күрше халыклар да каршылык күрсәткән. Б. э. к. 522 елда аларның тырышлыклары нәтиҗәсендә гыйбадәтханәне төзү эше рәсми рәвештә тыелган булган. Ләкин Зәкәрия яһүдләрне Йәһвәнең бар киртәләрне алып куячагына ышандырган. Аның сүзләре чынга ашкан. Б. э. к. 520 елда Дарий патша гыйбадәтханәне төзү эшен дәвам итәргә рөхсәт иткән һәм хәтта яһүдләргә матди ярдәм күрсәткән (Езра 6:1, 6—10).
7. Йәһвә аның ихтыярын беренче урынга куйган яһүдләрне ничек фатихалаган?
7 Йәһвә Һәггәй һәм Зәкәрия аша үз халкына, гыйбадәтханәне төзү эшен беренче урынга куйсалар, ярдәм итәчәк дип вәгъдә иткән (Һәг. 1:8, 13, 14; Зәк. 1:3, 16). Пәйгамбәрләрнең сүзләре яһүдләрне бик рухландырган һәм б. э. к. 520 елда алар гыйбадәтханәне төзү эшенә яңадан керешкән. Биш ел да үтмәстән, алар бу эшне тәмамлаган. Яһүдләр, бар билгесезлекләргә карамастан, Аллаһы ихтыярын беренче урынга куйганга, Йәһвә аларга матди яктан да, рухи яктан да булышкан. Нәтиҗәдә, алар Йәһвәгә шатлык белән гыйбадәт кыла алган (Езра 6:14—16, 22).
АЛГА ТАБА ДА АЛЛАҺЫ ИХТЫЯРЫН БЕРЕНЧЕ УРЫНГА КУЕГЫЗ
8. Һәггәй 2:4 тә язылган сүзләр безгә Аллаһы ихтыярын беренче урынга куярга ничек булыша? (Шулай ук искәрмәне кара.)
8 Бөек афәт якын булганга, без бүген вәгазь эше аеруча мөһим икәнлеген аңлыйбыз (Марк 13:10). Шулай да матди авырлыклар һәм эзәрлекләүләр аркасында безгә хезмәтне беренче урынга кую авыр булырга мөмкин. Патшалыкны беренче урынга куеп яшәргә безгә нәрсә булышыр? Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең b безнең ягыбызда торганын истә тоту. Ул безне яклый икән, безгә бер нәрсәдән дә куркасы юк. (Һәггәй 2:4 укы.)
9, 10. Бер мәсихче пар Гайсәнең Маттай 6:33 тә язылган сүзләренең дөреслегенә ничек инанган?
9 Олег белән Ирина c мисалына игътибар итик. Бу гаилә пионерлар булып хезмәт иткән һәм вәгазьчеләргә ихтыяҗ зуррак булган территориягә күченгән. Илдәге экономик авырлыклар аркасында, алар эшсез калган һәм якынча бер ел даими эш таба алмаган. Шулай да Йәһвә һәм кардәшләр аларны калдырмаган. Бу билгесез хәлдә Олег белән Ирина нәрсә эшләгән? Башта Олег боегып киткән, әмма кулларын салындырмаган. Ул болай ди: «Хезмәттә актив булып калу безгә игътибарыбызны иң мөһим нәрсәләргә тупларга булышты». Алар эш эзләвен дәвам иткән һәм шул ук вакыт вәгазь белән мәшгуль булган.
10 Бер көнне Олег белән Ирина хезмәттән кайтканнан соң, аларны сюрприз көткән. Аларның бер дусты, 160 километр ара үтеп, ашамлыклар тулы ике зур сумка китергән. Олег болай ди: «Ул көнне без тагын бер тапкыр Йәһвәнең һәм кардәшләрнең безне никадәр нык яратканын сиздек. Хәл өметсез булып күренергә мөмкин, ләкин Йәһвә үз хезмәтчеләрен беркайчан да калдырмый» (Мат. 6:33).
11. Аллаһы ихтыярын үтәү безнең өчен иң мөһиме булса, без нәрсәгә өметләнә алабыз?
11 Йәһвә безнең шәкертләр әзерләү эшендә катнашуыбызны тели. Бу эш бит кешеләрнең тормышларын коткара. 7 нче абзацта әйтелгәнчә, Һәггәй исраиллеләрне гыйбадәтханәне төзүгә яңадан тотынырга дәртләндергән. Алар шулай эшләсә, Йәһвә аларга фатиха бирергә вәгъдә иткән (Һәг. 2:18, 19). Без дә Аллаһы эшен тормышыбызда иң мөһиме дип санасак, ул безне үз фатихасыннан аермас.
НИЧЕК БЕЗ ЙӘҺВӘГӘ ИМАНЫБЫЗНЫ НЫГЫТА АЛАБЫЗ?
12. Ни өчен Езрага һәм башка яһүдләргә, Иерусалимга кайтыр өчен, нык иман кирәк булган?
12 Б. э. к. 468 елда Езра яһүдләрнең икенче төркеме белән Бабылдан Иерусалимга кайткан. Бу сәяхәт бик куркыныч булган. Патша Езрага гыйбадәтханә өчен алтын һәм көмеш биргәнгә, юлда аларга юлбасарлар һөҗүм итә алган (Езра 7:12—16; 8:31). Иерусалим шәһәрендә дә куркыныч булган. Анда бик әз кеше яшәгән, ә аның стеналары белән капкалары җимерек хәлдә булган. Әйе, Иерусалимга кайтыр өчен, Езрага нык иман кирәк булган. Әмма ул Йәһвәгә таянган. Без аңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
13. Езра Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә ышанычын ничек үстергән? (Шулай ук искәрмәне кара.)
13 Езра Йәһвәнең үз халкын элек ничек коткарганын күргән. Б. э. к. 484 елда Ахашверош патша Фарсы империясе буйлап бар яһүдләрне юк итәргә боерган. Езра ул вакытта Бабылда яшәгән, күрәсең (Әсф. 3:7, 13—15). Езраның һәм башка яһүдләрнең тормышларына куркыныч янаган. Патшаның боерыгы турында ишеткәч, барлык өлкәләрдә яһүдләр ураза тоткан, кайгырып елаган һәм Йәһвәдән җитәкчелек сорап дога кылган (Әсф. 4:3). Ләкин, бәхеткә каршы, хәл бөтенләй үзгәреп куйган: яһүдләрне нәфрәт итүчеләр үзләре һәлак булган (Әсф. 9:1, 2). Бар бу вакыйгалар Езраны киләчәктәге сынауларга әзерләгән. Ул үз тәҗрибәсеннән шуңа инанган: Йәһвә үз халкын якларга сәләтле d.
14. Бер апа-кардәш, авыр вакытта Йәһвәнең ярдәмен сизеп, нинди нәтиҗәгә килгән?
14 Авыр вакытта Йәһвәнең безнең хакта кайгыртканын сизгәндә, аңа карата ышанычыбыз үсә. Көнчыгыш Европада яшәүче Анастасия мисалына игътибар итик. Аңа, мәсихче нейтралитет саклар өчен, эшен калдырырга туры килгәнгә, ул акчасыз калган. Ул болай дип сөйли: «Минем әле беркайчан да буш кесә белән калганым булмады». Ул болай дип өсти: «Мин бу мәсьәләне Йәһвәгә тапшырдым һәм аның минем турында назлы кайгыртканын күрдем. Киләчәктә яңадан эшемне югалтсам, мин курыкмам. Күктәге Әтием минем турында бүген кайгырта икән, киләчәктә дә мине ташламаячак».
15. Езрага Йәһвәгә һәрчакта да таянырга нәрсә булышкан? (Езра 7:27, 28)
15 Езра үз тормышында Аллаһының кулын күп тапкыр күргән. Езра Йәһвәнең үзенә ярдәм итәчәгенә шикләнмәгән, чөнки Йәһвә аңа элек тә булышкан. Аның «Аллаһым Йәһвә миңа ярдәм итеп торды» дигән сүзләре игътибарга лаек. (Езра 7:27, 28 укы.) Бу һәм моңа охшаш сүзләр Езра китабында алты тапкыр очрый (Езра 7:6, 9; 8:18, 22, 31).
16. Нинди очракларда без Аллаһының кулын ап-ачык күрә алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
16 Йәһвә безгә дә ярдәм итәргә әзер. Әйтик, безгә, конгресска барыр өчен, начальниктан берничә көнлек отпуск сорарга я, бөтен җыелыш очрашуларына йөрер өчен, графигыбызны үзгәртергә кирәк, ди. Әгәр Йәһвәгә дога кылып, начальник белән сөйләшсәк, Аллаһының кулын күрә алырбыз. Йәһвәнең җавабы безне хәтта гаҗәпләндерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, аңа карата ышанычыбыз тагы да ныграк булачак.
17. Авырлыкларга очраганда, Езра ничек басынкылык күрсәткән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)
17 Езра басынкылык белән Йәһвәдән ярдәм сораган. Езра өстендә зур җаваплылык яткан, һәм кайвакыт ул бик борчылган. Андый чакларда ул Йәһвәгә дога кылган (Езра 8:21—23; 9:3—5). Езраның карашы башкаларны аңа ярдәм итәргә һәм аңардан үрнәк алырга дәртләндергән (Езра 10:1—4). Әйдәгез, без дә, матди ихтыяҗларыбыз я гаиләбезнең иминлеге турында борчылулар туганда, Йәһвәдән догада ярдәм сорыйк.
18. Үз тормышыбызда Йәһвәнең кулын күрер өчен, нәрсә эшләү мөһим?
18 Йәһвәгә басынкылык белән дога кылсак һәм кардәшләрнең ярдәмен кабул итсәк, үз тормышыбызда Аллаһының кулын күрербез. Өч баласы булган Эриканың мисалына игътибар итик. Кыска вакыт эчендә ул ике зур кайгы кичергән: аның әле тумаган баласы да, ире дә үлгән. Бу кайгылы вакытны исенә төшереп, ул болай ди: «Йәһвәнең сиңа ничек ярдәм итәчәген алдан белмисең. Ул сиңа гаҗәеп рәвештә ярдәм итәргә мөмкин. Йәһвә минем догаларыма еш кына кардәшләрнең сүзләре һәм эшләре аша җавап бирде. Безгә дусларыбызга авырлыкларыбыз турында сөйләргә кирәк. Шул чакта аларга безгә ярдәм итәргә җиңелрәк булыр».
АХЫРГА КАДӘР ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНЫГЫЗ
19, 20. Иерусалимга кайта алмаган яһүдләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
19 Иерусалимга кайта алмаган яһүдләрдән дә без күп нәрсәгә өйрәнәбез. Кайберләре, күрәсең, олы яшь, авырулар һәм башка җитди сәбәпләр аркасында Иерусалимга кайта алмаган. Шулай да алар Иерусалимга кайткан кардәшләренә матди яктан ярдәм итеп торган (Езра 1:5, 6). Яһүдләрнең беренче төркеме Иерусалимга кайтканнан соң 19 ел үткәч тә, Бабылда калган яһүдләр аларга әле дә матди ярдәм җибәргән, күрәсең (Зәк. 6:10).
20 Төрле сәбәпләр аркасында хезмәттә күп нәрсә эшли алмасак та, Йәһвә чын күңелдән башкарган бар эшләребезне дә кадерли. Без моны кайдан беләбез? Бабылдагы яһүдләр Иерусалимга җибәргән алтын белән көмештән Йәһвә Зәкәриягә таҗ ясарга кушкан (Зәк. 6:11). Бу мәһабәт таҗ аларның юмарт иганәләре турында истәлек булып торырга тиеш булган (Зәк. 6:14, иск.). Бу очрактан күренгәнчә, Йәһвә безнең дә авыр вакытларда аңа хезмәт итәр өчен куйган тырышлыкларыбызны беркайчан да онытмаячак (Евр. 6:10).
21. Авыр вакытларда Йәһвәгә таянырга безгә нәрсә булышыр?
21 Бу соңгы көннәрдә авырлыклар тагын да күбрәк булыр һәм шартлар начарланганнан начарлана барыр гына (2 Тим. 3:1, 13). Әмма безгә артык борчылырга кирәкми. Йәһвәнең Һәггәй көннәрендә үз халкына әйткән сүзләрен истә тотыйк: «Мин бит сезнең белән... [...] Курыкмагыз!» (Һәг. 2:4, 5). Без дә Йәһвә ихтыярын үтәүдә кулыбыздан килгәнне эшләсәк, Йәһвә безнең белән дә булачак. Бу мәкаләдә без Һәггәй һәм Зәкәрия пәйгамбәрлекләренә, шулай ук Езра үрнәгенә игътибар иттек. Әйдәгез, өйрәнгәннәребезне үз тормышыбызда кулланыйк. Ул чакта хәтта авыр вакытларда да без Йәһвәгә таяна алырбыз.
122 ҖЫР Нык, какшамас булыгыз!
a Бүген күпләребез матди авырлыкларга, эзәрлекләүләргә очрый я сәяси яктан тотрыксыз шартларда яши. Бу мәкалә безне авыр вакытларда да Йәһвәгә таянырга өйрәтер.
b Һәггәй китабында «Гаскәрләр Иясе Йәһвә» дигән сүзтезмә 14 тапкыр очрый. Бу титул Йәһвәнең чиксез кодрәте барлыгын һәм ул рухи затлардан торган зур гаскәр белән идарә иткәнен исебезгә төшерә (Зәб. 103:20, 21).
c Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
d Езра, Канунны күчереп язучы булганга, Йәһвәнең пәйгамбәрлек сүзе белән яхшы таныш булган һәм, әле Иерусалимга кайтканчы, бу пәйгамбәрлекләргә иманын үстергән (2 Елъ. 36:22, 23; Езра 7:6, 9, 10; Ирм. 29:14).
e ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Абый-кардәш, конгресска барыр өчен, берничә көнгә аны эштән җибәрергә сорый, әмма начальник ризалашмый. Абый-кардәш дога кыла һәм начальник белән кабат сөйләшүгә әзерләнә. Ул начальникка конгресска чакыруны күрсәтә һәм Изге Язмалардагы белемнәрнең файдасын аңлата. Начальникка бу тәэсир итә, һәм ул абый-кардәшкә конгресска барырга рөхсәт итә.