«Кем Йәһвә яклы?»
«Аллаһың Йәһвәне тирән хөрмәт ит, аңа хезмәт ит, аңа нык тотын» (КАН. 10:20).
1, 2. а) Ни өчен Йәһвә яклы булу акыллы? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә турында сөйләшербез?
ЙӘҺВӘ кулына нык тотынып тору чыннан да акыллы. Кем Йәһвәдән куәтлерәк, акыллырак һәм назлырак була алсын инде! Әйе, барыбыз да Йәһвә яклы булырга телибез (Зәб. 96:4—6). Ләкин Аллаһының кайбер хезмәтчеләре үз тугрылыкларын саклап калмаган.
2 Кайбер кешеләр үзләрен Йәһвә яклы дип уйлаган, әмма чынлыкта аны рәнҗеткән. Бу мәкаләдә без андый кешеләрнең тәртипләре турында уйланырбыз. Бу безгә Йәһвәгә тугры булып калырга ярдәм итәчәк.
ЙӘҺВӘ ЙӨРӘКЛӘРНЕ ТИКШЕРӘ
3. Йәһвә, Кабилгә ярдәм итәр өчен, нәрсә әйткән?
3 Башта Кабил очрагына игътибар итик. Ул башка илаһларга хезмәт итмәгән. Ул үзен Йәһвәнең хезмәтчесе дип санаган. Ләкин Аллаһы аның хезмәтен кабул итмәгән, чөнки Кабилнең эшләре явыз булган (1 Яхъя 3:12). Йәһвә Кабилне төзәтергә тырышкан: «Игелек кылсаң, әллә мин сине хупламаммы? Ә инде игелек кылмыйсың икән, ишек төбендә гөнаһ сагалап тора. Аның синнән өстенлек итәсе килә, әмма син аңа хуҗа булырсыңмы?» (Ярат. 4:6, 7) Асылда, Йәһвә Кабилгә болай дигән: «Тәүбә итсәң һәм минем яклы булсаң, мин дә синең яклы булырмын».
4. Кабил, Йәһвә яклы була алса да, ничек эш иткән?
4 Кабил үз фикер йөртүен үзгәрткән булса иде! Ул чакта Аллаһы аны хуплаган булыр иде. Ләкин Кабил киңәшкә колак салмаган. Ялгыш фикер йөртүгә һәм эгоистик теләкләргә бирелеп, ул җитди гөнаһ кылган (Ягък. 1:14, 15). Яшьлегендә Кабил Йәһвәдән читләшер дип күз алдына да китерә алмагандыр. Шулай да, еллар узгач, Кабил акылга сыймаслык эш кылган: Йәһвәгә каршы фетнә күтәргән һәм үз энесен үтергән!
5. Нәрсә аркасында без Йәһвәнең хуплавын югалтырга мөмкин?
5 Кабил кебек, кайбер мәсихчеләр, үзләрен Аллаһының тугры хезмәтчеләре дип санап та, ялгыш юлга баса (Яһүд 11). Мәсәлән, кемдер хезмәттә һәм җыелыш очрашуларында актив булырга, әмма шул ук вакыт әхлаксыз фантазияләргә я комсызлыкка бирелергә яисә кардәшен нәфрәт итәргә мөмкин (1 Яхъя 2:15—17; 3:15). Андый фикер йөртү кешене гөнаһка китерә ала. Кешеләр нәрсә турында уйлаганыбызны һәм нәрсә эшләгәнебезне белмәскә мөмкин, ләкин Йәһвәдән бернәрсәне дә яшереп булмый. Ул тугрылык саклыйбызмы, юкмы икәнен бик яхшы белә. (Ирмия 17:9, 10 укы.)
6. Йәһвә безгә начар теләкләрне җиңәргә ничек булыша?
6 Без хаталар кылсак та, Йәһвә безгә кул селтәми. Үзеннән читләшә башлаган кешеләргә Йәһвә: «Миңа кире кайтыгыз, һәм мин сезгә кайтырмын»,— дип әйтә (Мал. 3:7). Без берәр кимчелек белән көрәшкәндә, Йәһвә безгә аеруча мәрхәмәтле һәм безне аңлый, ләкин шул ук вакыт ул гөнаһ белән алга таба да көрәшүебезне һәм тугры булып калуыбызны көтә (Ишаг. 55:7). Шулай эшләсәк, Йәһвә безгә рухи, эмоциональ һәм физик көч бирәчәк һәм гөнаһлы теләкләргә «хуҗа булырга» ярдәм итәчәк (Ярат. 4:7).
«АЛДАНМАГЫЗ»
7. Сөләйман Йәһвә белән дуслыгын ничек югалткан?
7 Сөләйман очрагыннан да без сабак ала алабыз. Яшьлегендә Сөләйман Йәһвәгә таянган. Аллаһы аңа зирәклек биргән һәм Иерусалимда мәһабәт гыйбадәтханә төзергә кушкан. Ләкин, вакыт узгач, Сөләйман Йәһвә белән дуслыгын югалткан (1 Пат. 3:12; 11:1, 2). Аллаһы Канунында патша, «йөрәге азып китмәсен өчен, үзенә күп хатыннар... алмасын» диелгән булган (Кан. 17:17). Сөләйман бу әмергә буйсынмаган һәм 700 хатын-кызга өйләнгән. Моннан тыш, ул үзенә 300 җария алган (1 Пат. 11:3). Аның күп кенә хатыннары исраилле булмаган һәм ялган илаһларга табынган. Шулай итеп, Сөләйман Канунның тагын бер күрсәтмәсен бозган: чит халык хатыннарына өйләнгән (Кан. 7:3, 4).
8. Сөләйман нинди җитди гөнаһлар кыла башлаган?
8 Йәһвәгә тыңламаучанлык күрсәткәнгә, Сөләйман Йәһвәдән акрын-акрын читләшкән һәм бик җитди гөнаһлар кыла башлаган. Ул Иштар дип аталган алиһәгә һәм Кемош исемле илаһка биеклекләр, ягъни мәзбәхләр, корган. Тагы да начаррагы, ул бу биеклекләрне Йәһвәнең гыйбадәтханәсе алдындагы тауда төзегән! Сөләйман үз хатыннары белән мәҗүси йолаларда катнаша башлаган (1 Пат. 11:5—8; 2 Пат. 23:13). Бәлки, Сөләйман үзен болай дип аклагандыр: «Мин бит әле дә Йәһвәгә хезмәт итәм һәм аңа корбаннар китерәм, шуңа күрә ул эшләремә күз йомар».
9. Сөләйманның тыңламаучанлыгы нәрсәгә китергән?
9 Ләкин Йәһвә гөнаһка беркайчан да күз йоммый. Изге Язмаларда болай диелә: «Йәһвәнең Сөләйманга ачуы кабарды, чөнки аның күңеле үзенә ике тапкыр төшендә күренгән... Йәһвәдән читләшкән иде. Ул аны нәкъ менә бу хакта кисәткән иде дә, бүтән илаһларга иярмә дигән иде. Ләкин ул Йәһвә кушканны үтәмәде». Нәтиҗәдә, Сөләйман Йәһвәнең хуплавыннан һәм ярдәменнән мәхрүм калган. Сөләйманның эшләре аркасында, Исраил патшалыгы икегә бүленгән һәм аның варислары Исраилнең бер өлеше белән генә идарә иткән. Патшаның тугрылыксызлыгы киләсе буыннарга күп зыян китергән (1 Пат. 11:9—13).
10. Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә нәрсә яный ала?
10 Сөләйман очрагыннан без шуны күрәбез: Йәһвәнең нормаларына хөрмәт белән карамаган кешеләр белән дуслык рухилыгыбыз өчен бик тә куркыныч. Җыелыш очрашуларына йөргән, әмма рухи яктан нык булмаган кешеләр яисә Йәһвәгә хезмәт итмәгән туганнар, күршеләр, хезмәттәшләр я сыйныфташлар белән якын аралашу Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне какшатырга мөмкин. Онытмыйк: дусларыбыз, Йәһвәнең кануннарын кадерләмәсә, вакыт узу белән безгә рухи зыян китерә ала.
11. Дусларны акыллы сайларга нәрсә булышыр?
11 1 Көринтлеләргә 15:33 укы. Хәтта бу дөньяда кешеләр яхшы сыйфатлар күрсәтә. Бар кешеләр дә бик әхлаксыз я начар дип әйтеп булмый. Шуңа күрә кайберәүләр бу дөнья кешеләре белән якын аралаша һәм аларны яхшы дуслар дип саный. Әмма бу акыллымы? Андый аралашуның Йәһвә белән дуслыкка ничек тәэсир иткәне турында уйланыгыз. Бу дуслар Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне ныгытырга булышырмы? Аларның күңелләре нәрсәгә тартыла? Мәсәлән, алар мода, акча, электрон җайланмалар, күңел ачу я байлыкка омтылу турында гына сөйләшмиме? Алар тәнкыйтьчел түгелме һәм әхлаксыз мәзәкләр сөйләргә яратмыймы? Гайсә юкка гына: «Күңелдә ни булса, авыздан шул чыга»,— дип әйтмәгән бит (Мат. 12:34). Сез аралашкан кешеләр рухилыгыгызга яный дип шигегез туса, тәвәккәл эш итәргә әзер булыгыз: андый аралашуны чикләгез я аңардан бөтенләй баш тартыгыз (Гыйб. сүз. 13:20).
ЙӘҺВӘ ҖАН-ТӘН БЕЛӘН БИРЕЛГӘНЛЕКНЕ ТАЛӘП ИТӘ
12. а) Аллаһы исраиллеләргә үзе турында нәрсә ачкан? ә) Исраиллеләр Аллаһының сүзләренә нинди җавап кайтарган?
12 Ә хәзер исраиллеләр белән булган бер очракны исебезгә төшерик. Мисырдан күптән түгел генә чыккан Исраил халкы Синай тавы алдында җыелган. Аларга Йәһвә гаҗәеп рәвештә күренгән булган. Исраиллеләр кара болыт, яшен яшьнәвен, куе томан күргән һәм күк күкрәвен, шулай ук быргы тавышына охшаш тавыш ишеткән (Чыг. 19:16—19). Йәһвә үзен «җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы» итеп ачкан. Аллаһы үзен яратучыларны һәм кануннарын үтәүчеләрне үз яратуында ышандырган һәм аларга тугры булырга вәгъдә иткән. (Чыгыш 20:1—6 укы.) Асылда, Аллаһы халыкка болай дигән: «Минем яклы булсагыз, мин дә сезнең яклы булырмын». Йәһвә сезгә андый сүзләр әйткән булса, сез нинди җавап кайтарыр идегез? Һичшиксез, сез дә, исраиллеләр кебек: «Без Йәһвә әйткән барлык сүзләрне үтәргә әзер»,— дип әйтер идегез (Чыг. 24:3). Әмма берникадәр вакыттан соң исраиллеләрнең тугрылыклары сыналган булган.
13. Исраиллеләрнең иманнары ничек сыналган булган?
13 Кара болыт, яшен яшьнәвен һәм Аллаһының курку-хөрмәт уятучы башка галәмәтләрен күреп, исраиллеләр куркуга төшкән. Алар Мусаны үзләренең вәкиле булырга үтенгән. Ул Йәһвә белән Синай тавында сөйләшергә тиеш булган (Чыг. 20:18—21). Муса Синай тавында озак вакыт үткәргән. Исраиллеләр, без чүлдә ышанычлы җитәкчесез, берүзебез генә калдык дип, борчыла башлаган. Күрәсең, исраиллеләрнең иманы нык булмаган һәм алар кешегә — Мусага — чиктән тыш таянган. Шуңа күрә алар Һарунга: «Безгә алдыбыздан барачак илаһ яса, чөнки безне Мисыр җиреннән алып чыккан бу Муса белән нәрсә булганын белмибез»,— дип әйткән (Чыг. 32:1, 2).
14. Исраиллеләр үз-үзләрен ничек алдаган һәм Йәһвә моңа ничек караган?
14 Халык потка табыну — җитди гөнаһ икәнен бик яхшы белгән (Чыг. 20:3—5). Шулай да алар алтын бозауга табына башлаган һәм шул ук вакыт үзләрен Йәһвә яклы дип санаган! Һарун хәтта исраиллеләрнең мәҗлесен «Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм» дип атаган. Йәһвә моңа ничек караган? Аның өчен бу хыянәт булган. Ул Мусага болай дигән: «Мисыр җиреннән алып чыккан халкың азгынлыкка төште. Алар мин йөрергә кушкан юлдан бик тиз тайпылды». Йәһвә шулкадәр ярсыган ки, хәтта Исраил халкын җир йөзеннән юк итәргә теләгән (Чыг. 32:5—10).
15, 16. Муса белән Һарун Йәһвә яклы булганнарын ничек күрсәткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
15 Шәфкатьле булганга, Йәһвә Исраил халкын юк итмәгән (Чыг. 32:14). Муса, таудан төшкәч, исраиллеләрнең алтын бозау алдында җырлауларын, кычкыруларын, биюләрен күргән. Аның шулкадәр ачуы чыккан, ул хәтта алтын бозауны, төеп ваклап, суга сибеп җибәргән. Аннан соң ул: «Кем Йәһвә яклы? Минем янга килсен!» — дип кушкан. Шулчак тугры исраиллеләрнең Йәһвә яклы булуларын күрсәтергә мөмкинлекләре туган. «Һәм бөтен левилеләр аның янына җыелган» (Чыг. 32:17—20, 26).
16 Алтын бозауны үзе ясаган булса да, Һарун тәүбә иткән һәм левилеләргә кушылган. Чыг. 32:27—29).
Шулай итеп, бу тугры кешеләр, гөнаһ кылучылардан аерылып, Йәһвә ягына баскан. Бу бик акыллы адым булган. Ул көнне меңләгән кеше, потка табынулары аркасында, тормышларын югалткан бит. Ә Йәһвә ягына баскан кешеләр фатиха алган (17. Паулның сүзләре безне нәрсәгә өйрәтә?
17 Рәсүл Паул, алтын бозау белән очракны искә төшереп, мәсихчеләрне болай дип кисәткән: «Алар кебек булмас өчен, болар безнең өчен сабак булып тора. ...Потка табынучылар булмагыз. Алар белән булган бу хәлләр безнең өчен сабак булып тора һәм безгә, дөнья төзелешләренең ахырында яшәүчеләргә, кисәтү итеп язылган. Шуңа күрә нык торам дип уйлаучы, егылмас өчен, сак булсын» (1 Көр. 10:6, 7, 11, 12). Паул язганча, хәтта Аллаһы хезмәтчеләренең дә явыз эшләрдә катнашуы бар. Вәсвәсәгә бирелгән кеше Йәһвә белән мөнәсәбәтләре әле дә якын дип санарга мөмкин. Әмма Йәһвәнең дусты булу теләге генә я «Мин Йәһвәгә тугры» дип әйтү генә җитми (1 Көр. 10:1—5).
18. Нәрсә аркасында без Йәһвәдән ераклашырга мөмкин һәм бу нинди нәтиҗәләргә китерә ала?
18 Исраиллеләр Мусаның Синай тавыннан озак кайтмаганы аркасында борчылган кебек, мәсихчеләр дә Армагеддон белән яңа дөньяның озак килмәгәне аркасында борчылырга мөмкин. Яисә кемдер бу вакыйгалар якын киләчәктә үтәлмәс я бөтенләй булмас дип уйлый ала. Әмма андый фикер йөртү аркасында, мәсихченең, Йәһвә ихтыярын икенче урынга куеп, дөньяви максатларга омтыла башлавы бар. Вакыт узу белән ул Йәһвәдән ераклашырга һәм элек хәтта күз алдына китерә алмаган гөнаһлы эшләрдә катнаша башларга мөмкин.
19. Безгә нәрсәне онытырга ярамый һәм ни өчен?
19 Беркайчан да онытмыйк: Йәһвә бөтен йөрәктән хезмәт итүебезне һәм җан-тән белән бирелгәнлекне көтә (Чыг. 20:5). Йәһвәдән читләшсәк, без Шайтан ихтыярын үти башларбыз, ә бу, үз чиратында, һәлакәткә китерер. Шуңа күрә Паул кардәшләргә мондый сүзләр язган да: «Йәһвә касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә берьюлы эчә алмыйсыз. „Йәһвә табыныннан“ да, җеннәр табыныннан да берьюлы ашый алмыйсыз» (1 Көр. 10:21).
ЙӘҺВӘ КУЛЫНА НЫК ТОТЫНЫП ТОРЫГЫЗ!
20. Без ялгыш адым ясасак та, Йәһвә безгә ничек ярдәм итә?
20 Кабил, Сөләйман һәм исраиллеләрнең бер уртак ягы бар: аларның, «тәүбә итеп», «Аллаһыга таба борылырга» мөмкинлекләре булган (Рәс. 3:19). Йәһвә ялгыш адым ясаган кешеләрдән шунда ук баш тартмый. Мәсәлән, Һарун очрагында Йәһвә шәфкатьлелек күрсәткән. Бүген Йәһвә безне Изге Язмалар, аңа нигезләнгән басмалар я имандашлар аша кисәтә. Бу кисәтүләргә колак салсак, Аллаһы безгә дә үз шәфкатьлелеген күрсәтәчәк.
21. Йәһвәгә тугрылыгыбыз сыналганда, без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?
21 Йәһвә юмарт игелекне билгеле бер максат белән күрсәтә (2 Көр. 6:1). «Бу юмарт игелек безне бозык тәртипне, дөньяви нәфесләрне кире кагарга... өйрәтә». (Титуска 2:11—14 укы.) «Бу дөнья төзелешендә» Йәһвәгә җан-тән белән бирелгәнлегебез сыналып торачак. Шуңа күрә, әйдәгез, һәрвакыт Йәһвә яклы булып, «Аллаһыбыз Йәһвәне тирән хөрмәт итик, аңа хезмәт итик» һәм «аңа нык тотыныйк»! (Кан. 10:20)