Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үзара каршылыкларны хәл итеп, тынычлыкка омтылыгыз

Үзара каршылыкларны хәл итеп, тынычлыкка омтылыгыз

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ мәсихчеләрне тынычлыкны кадерләргә, һәрвакыт тынычлыкка омтылырга өнди. Тынычлык яратканга, арабызда татулык хөкем сөрә. Бу мәсихче җыелышны ызгыш-талашларны яратмаган кешеләр өчен күркәм урын итәргә булыша.

Мадагаскарда яшәүче билгеле бер сихерче ир кеше Йәһвә Шаһитләре арасында хөкем сөргән татулыкка игътибар иткән. Ул эченнән генә кайчан да булса берәр динне тотасым килсә, шуны тотармын дигән. Вакыт узу белән ул сихерчелекне ташлаган, берничә ай дәвамында никахын Изге Язмалар таләпләренә туры китергән һәм тынычлык Аллаһысы Йәһвәнең хезмәтчесе булып киткән.

Бу ир кеше кебек, меңләгән кеше һәр ел мәсихче җыелышта бик теләгән тынычлыкны таба. Әмма Изге Язмаларда әйтелгәнчә, җыелышта ачы «көнчелек белән әрләшү» булса, дуслык мөнәсәбәтләре бозылырга һәм авырлыклар туарга мөмкин (Ягък. 3:14—16). Бәхеткә каршы, Изге Язмаларда андый авырлыкларны булдырмас өчен һәм тынычлыкны ныгытыр өчен киңәшләр бар. Әйдәгез, тормыштан алынган берничә мисал карап чыгыйк.

АВЫРЛЫКЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ЧИШЕЛЕШЕ

«Миңа үзем белән эшләгән бер кардәш белән уртак тел табу авыр иде. Бер тапкыр бер-беребезгә кычкырганда, яныбызга ике кеше килеп, безнең талашканыбызны күрде» (КРИС).

«Мин еш кына бер апа-кардәш белән вәгазьләдем, әмма ул кинәт кенә минем белән хезмәт итүдән туктады. Аннары ул минем белән бөтенләй сөйләшми башлады. Мин нәрсә уйларга да белмәдем» (ДЖАНЕТ).

«Мин берьюлы ике кеше белән телефоннан сөйләшкән идем. Аларның берсе саубуллашкач, мин ул элемтәне өзде дип уйладым. Шунда аның турында икенче кешегә яман сүзләр әйттем, ләкин тегесе элемтәне өзмәгән булган икән» (МАЙКЛ).

«Җыелышыбызда ике пионер арасында каршылык туды. Аларның берсе икенчесе белән әрләшә башлады. Аларның ызгышуы башкаларны күңелсезләндерде» (ГАРИ).

Сезгә бу очраклар әһәмиятсез булып тоеладыр. Шулай да, алар аркасында күп кардәшләр озак дәвамлы эмоциональ һәм рухи зыян күрә алган. Әмма сез шуны белеп шатланырсыз: ул кардәшләр, Изге Язмаларның җитәкчелеген кулланып, тынычлыкны кайтарган. Изге Язмалардагы нинди принципларны алар кулланган?

«Юлда бер-берегез белән әрләшмәгез» (Ярат. 45:24). Бу киңәшне Йосыф үз абыйларына, алар аталарына кайтып киткәндә, биргән. Нинди акыллы булган аның сүзләре! Берәр кеше үз хисләренә хуҗа була алмыйча, тиз кызып китә икән, ул башкаларны ярсытырга мөмкин. Крис үзенең йомшак якларын: горур булганын һәм җитәкчелекне кабул итәргә теләмәгенен аңлап алган. Аның үзгәрәсе килгән, шуңа күрә ул теге кардәштән гафу үтенгән һәм аннары үз-үзен кулда тотар өчен зур тырышлыклар куйган. Крисның тырышлыкларын күргәч, аның хезмәттәше дә үзендә үзгәрешләр ясаган. Хәзер алар бергә шатланып Йәһвәгә хезмәт итә.

«Киңәшсез ниятләр таркала» (Гыйб. сүз. 15:22). Джанет бу киңәшкә җитдирәк карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килгән. Ул шул апа-кардәш белән «киңәшләшергә», ягъни сөйләшергә булган. Сөйләшү вакытында Джанет ул апа-кардәшне үзенә булган үпкәсен ачык белдерергә әдәпле генә чакырган. Башта аралашу бераз киеренке барган, ләкин туган каршылык турында тыныч кына фикер алышкач, хәл яхшырган. Теге апа-кардәш хәлне аңлап бетермәгәнен, Джанетның ул хәлгә хәтта катышы да булмаганын ачыклаган. Ул гафу үтенгән, һәм хәзер алар Йәһвәгә яңадан бергә хезмәт итәләр.

«Шуңа күрә, корбан китерү урынына бүләк китергәндә, кардәшеңнең сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып тор. Башта барып, кардәшең белән татулаш» (Мат. 5:23, 24). Исегездәдер, бу киңәшне Гайсә Таудагы вәгазен сөйләгәндә биргән. Майкл үзенең никадәр дуамал һәм мәрхәмәтсез эш иткәнен аңлагач, бик нык хафаланган. Ул, үпкәләткән кардәш белән татулашыр өчен, тырышлыклар куярга тәвәккәл булган. Ул аңардан, икәүдән-икәү очрашып, басынкы гына гафу үтенгән. Нәтиҗәсе нинди булган? «Кардәшем мине чын күңелдән кичерде»,— дип әйтә Майкл. Аларның дуслыгы дәвам иткән.

«Бер-берегезгә карата сабыр булып һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез» (Көл. 3:12—14). Озак вакыт хезмәт иткән ике пионер очрагында, игелекле бер өлкән аларга мондый сораулар турында уйланырга ярдәм иткән: «Безнең икебезнең фикер каршылыкларыбыз аркасында башкаларның рухын төшерергә хакыбыз бармы? Бер-беребезгә карата сабыр булмаска һәм тату гына Йәһвәгә хезмәт итүебезне дәвам итмәскә җитди нигез бармы?» Алар өлкәннең киңәшен кабул итеп, аны кулланган. Хәзер алар бер-берсе белән уртак тел таба һәм хезмәттәшлек итеп, шатлык белән яхшы хәбәрне вәгазьли.

Берәрсе сезне рәнҗетсә, башта әле генә каралган Көләсәйлеләргә 3:12—14 тәге күрсәтмәне куллану яхшы булыр иде. Күпләр әйтүенчә, рәнҗетүчене басынкылык белән кичереп, үпкәне онытып була. Әмма кичереп булмый кебек тоелса, Маттай 18:15 тәге принципны кулланырга туры килер. Гайсәнең андагы киңәше берәрсе башка кешегә каршы җитди гөнаһ эшләгәндә кулланыла. Ләкин, асылда, сезгә дә шул рәвешчә эшләргә кирәк булыр. Үзегезне рәнҗеткән кардәш янына барып, басынкы һәм дусларча аның белән сөйләшергә һәм хәлне җайга салырга тырышыгыз.

Әлбәттә, Изге Язмаларда башка гамәли киңәшләр дә бар. Бу киңәшләр эшләсен өчен, сезгә «рух җимеше — мәхәббәт, шатлык, тынычлык, түземлек, игелек, яхшылык, иман, юашлык, тотнаклылык» күрсәтергә кирәк (Гәл. 5:22, 23). Май механизмны майлаган кебек, Аллаһыга яраклы бу сыйфатлар да тынычлык урнаштыру барышын шома итә.

ТӨРЛЕЛЕК ҖЫЕЛЫШЛАРНЫ БАЕТА

Һәрберебез төрле үзенчәлекләргә ия, һәм алар башка кешеләрнекеннән аерылып торырга мөмкин. Андый үзенчәлекләр төрле дуслар булдырырга ярдәм итә. Төрлелек шулай ук үзара каршылыкларга да китерергә мөмкин. Тәҗрибәле бер өлкән болай ди: «Оялчан кешегә аралашучан, шат күңелле кеше белән аралашу авыр булырга мөмкин. Андый аерма кечкенә булып күренәдер; ләкин ул җитди каршылыкларга китерә ала». Ләкин төрле үзенчәлекләргә ия кешеләрнең каршылыклары, һичшиксез, булырга тиешме? Ике рәсүл мисалын карап чыгыйк. Петер нинди булган? Сез аның турында ачык һәм хисләргә бирелүчән булган дип әйтерсез. Ә Яхъя? Ул кайгыртучан һәм гадәттә сүзләрендә һәм эшләрендә тотнаклы булган диярсез. Әлбәттә, бу ике рәсүл турында шулай уйларга сәбәпләр бар. Алар, күрәсең, бер-берсеннән аерылып торган. Шулай да алар бик яхшы хезмәттәшлек иткән (Рәс. 8:14; Гәл. 2:9). Димәк, төрле үзенчәлекләргә ия мәсихчеләр дә бүген бик яхшы хезмәттәшлек итә ала.

Сезнең җыелышыгызда, бәлки, сөйләме я эшләре белән ачуыгызны китергән берәр кардәш бардыр. Шулай да сез Мәсихнең шул шәхес өчен үлгәнен һәм сез аңа ярату күрсәтергә тиеш икәнегезне аңлыйсыз (Яхъя 13:34, 35; Рим. 5:6—8). Шуңа күрә аның белән дуслык була алмый дип уйлар я аңардан читләшер урынына үзегездән сорагыз: «Шул кардәшем Изге Язмаларда ачыктан-ачык тыелганны эшлиме? Ул белә торып миңа кыенлык тудырамы? Яки без төрле үзенчәлекләргә ия шәхесләр генәме?» Мондый сорау бирү дә бик мөһим: «Аның нинди яхшы сыйфатын мин үрнәк итеп тота алам?»

Соңгы сорау каршылыкларны булдырмаска булыша. Әйтик ул кеше сөйләшергә ярата, ә сез юк. Алайса, ул хезмәттә җиңел генә сөйләшүләр башлыйдыр. Сез, бәлки, аңа хезмәткә барырга тәкъдим итәрсез һәм нәрсәгә өйрәнеп була икәнен күрерсез. Я, әйтик, ул еш кына башкаларга юмартлык күрсәтә, ә сез бигүк юмарт түгел. Алайса, аннан үрнәк алып, олы яшьтәгеләргә, авыруларга я мохтаҗларга бирүдән килгән шатлыкка сөенә алырсыз. Нәтиҗәсе шул: сез һәм кардәшегез, төрле үзенчәлекләргә ия булсагыз да, яхшы сыйфатларга игътибар итеп, бер-берегезгә якын булып китә аласыз. Сез, бәлки, якын дуслар булып китмәссез дә, ләкин шулай эшләп, сез үзара һәм җыелыштагы тынычлыкны арттырырсыз.

Әүдия һәм Синтиһия, күрәсең, төрле үзенчәлекләргә ия булган. Шулай да рәсүл Паул аларны «Раббыбызга хезмәт итеп бер фикердә булыгыз» дип өндәгән (Флп. 4:2). Сез дә шул максатка һәм шулай итеп тынычлыкка ирешергә тырышырсызмы?

ҮЗАРА КАРШЫЛЫКЛАРНЫ ХӘЛ ИТЕГЕЗ

Гөлбакчадагы чүп үләнне утамасаң, ул гөрләп үсәчәк. Башкаларга карата начар хисләр дә, аларны тамыры белән йолкып алырга тырышмасак, үсә барачак. Берәр кешенең йөрәгендә ачу хисе өстенлек алган икән, ул хәтта җыелышның рухына тәэсир итәргә мөмкин. Без Йәһвәне һәм кардәшләребезне яратсак, кешеләрнең төрлелеге Аллаһы халкының тынычлыгын бозмасын я киметмәсен өчен, кулыбыздан килгәнне эшләрбез.

Үзегезне басынкыландырсагыз һәм тынычлык урнаштырырга тырышсагыз, гаҗәеп нәтиҗәләр урырсыз

Үзара каршылыклар туганда һәм кешеләрнең төрлелеге белән очрашканда, тынычлык сакларга тырышсак, нәтиҗәләре безне гаҗәпләндерер. Бер апа-кардәшебезнең мисалына игътибар итик. «Бер апа-кардәш минем белән үзен бала белән тоткандай тотты,— дип сөйли ул.— Бу минем ачуымны чыгара иде. Ачуым үсә барды, һәм мин үземне аңа карата тупас тота башладым. Миңа тиешле хөрмәт күрсәтми икән, мин дә аны хөрмәт итмәм дидем мин үземә».

Аннары бу апа-кардәш үз гамәлләре турында уйлана башлаган. «Мин үземнең кимчелекләремне күрә башладым, һәм бу мине бик күңелсезләндерде,— дип әйтә ул.— Мин фикер йөртүемне үзгәртергә кирәк икәнен аңладым. Моның турында Йәһвәгә дога кылгач, мин шул апа-кардәшкә кечкенә бер бүләк сатып алдым һәм, үз тәртибем өчен гафу үтенеп, открытка яздым. Без кочаклаштык һәм булган хәлне онытырга килештек. Шуннан бирле безнең мөнәсәбәтләребез яхшы».

Кешеләр тынычлыкка бик мохтаҗ. Әмма күпләр, үзләренең абруен төшерә я горурлыгына тия башласалар, үзләрен тыныч тота алмый. Йәһвәгә гыйбадәт кылмаучы кешеләр арасында бу гадәти хәл, әмма Аллаһы хезмәтчеләре арасында тынычлык һәм бердәмлек хөкем сөрергә тиеш. Аллаһы Паулны болай дип язарга рухландырган: «Мин... сездән үтенәм: алган чакыруыгызга лаеклы булып яшәгез, һәрвакыт басынкы, юаш һәм түземле булыгыз, бер-берегезне яратып сабырлык күрсәтегез, бер-берегез белән тыныч-тату яшәгез һәм изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегегезне саклар өчен бар көчегезне куегыз» (Эфес. 4:1—3). Тынычлык — бик кыйммәтле хәзинә ул. Әйдәгез, аны ныгытыйк һәм арабызда килеп чыга алган һәртөрле каршылыкларны хәл итәргә тәвәккәл булыйк.