Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең хакимлеге ягында торыгыз!

Йәһвәнең хакимлеге ягында торыгыз!

«Йәһвә Аллаһыбыз, син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Бар нәрсәне син яраттың бит» (АЧЫЛ. 4:11).

ҖЫРЛАР: 12, 150

1, 2. Безнең һәрберебез нәрсәгә инанырга тиеш? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ҮТКӘН мәкаләдән белгәнебезчә, Иблис Йәһвәнең хакимлек итәргә хакы юк һәм кешеләр үзләре идарә итсә, яхшырак яшәячәк дип әйткән. Шайтанның сүзләре хакмы? Әйтик, кешеләр үз-үзләре белән идарә итеп, мәңге яши ала, ди. Алар Аллаһының идарәсе булмаса, яхшырак яши алыр идеме? Сез бөтенләй бәйсез булсагыз һәм мәңге яши алсагыз, бәхетлерәк булыр идегезме?

2 Беркем дә сезнең өчен бу сорауларга җавап бирә алмый. Һәр кеше моның турында җитди уйланырга тиеш. Шунда Аллаһының идарә итәргә хакы бар икәнлеге ап-ачык булып китәр. Аның идарәсе иң яхшы идарә һәм безнең эчкерсез яклавыбызга лаек. Изге Язмалар андый ышанычка нигез бирә. Мәсәлән, Изге Язмаларда Йәһвә хакимлегенең законлы булуы турында нәрсә әйтелә икәнен карап чыгыйк.

ЙӘҺВӘНЕҢ ХАКИМЛЕК ИТӘРГӘ ХАКЫ БАР

3. Ни өчен Йәһвә бердәнбер законлы Хаким?

3 Йәһвә галәмнең законлы Хакиме, чөнки ул чиксез кодрәтле Аллаһы һәм Барлыкка Китерүче (1 Елъ. 29:11; Рәс. 4:24). Бер күренештә Мәсихнең күктәге 144 000 хакимдәше болай ди: «Йәһвә Аллаһыбыз, син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Бар нәрсәне син яраттың бит, һәм барысы да синең ихтыярың белән гамәлдә тора һәм барлыкка китерелде» (Ачыл. 4:11). Әйе, Йәһвә бар нәрсәне барлыкка китергәнгә, аның кешеләр белән һәм шулай ук рухи затлар белән идарә итәргә тулы хакы бар.

4. Ни өчен Аллаһы хакимлегенә каршы тору ихтыяр иреген дөрес кулланмау була?

4 Шайтан исә бернәрсә барлыкка китермәгән. Шуңа күрә аның галәм белән идарә итәргә бернинди хакы юк. Йәһвәнең хакимлегенә каршы фетнә күтәреп, ул һәм Адәм белән Хаува тәкәбберләнеп эш иткән (Ирм. 10:23). Әлбәттә, ихтыяр ирегенә ия затлар буларак, алар Аллаһыдан бәйсезлекне сайлый алган. Ләкин бу аларга шулай эшләргә хокук биргәнме? Юк. Ихтыяр иреге ярдәмендә кешеләр һәр көн күп кенә яхшы сайлаулар ясый ала. Әмма ул аларга үзләренең Барлыкка Китерүчесе һәм Яшәү Бирүчесенә каршы фетнә күтәрергә хокук бирми. Һичшиксез, кеше Йәһвәгә каршы торса, бу ихтыяр иреген дөрес кулланмау булыр. Без, кешеләр, Йәһвәнең гадел идарәсенә буйсынып яшәргә тиеш.

5. Ни өчен без тулы ышаныч белән Аллаһының карарлары гадел дип әйтә алабыз?

5 Йәһвәнең законлы Хаким булуына тагын бер сәбәп бар. Ул үз хакимлеген камил гаделлек белән башкара. Ул болай ди: «Кеше... минем Йәһвә икәнемне... минем җирдә тугры мәхәббәт, гаделлек һәм тәкъвалык белән эш итүемне белүе белән мактансын, чөнки шундый нәрсәләр мине сөендерә» (Ирм. 9:24). Йәһвәгә, нәрсәнең гадел икәнлеген билгеләр өчен, камил булмаган кешеләр язган кануннар җыентыгы кирәк түгел. Ул гаделлек чыганагы һәм үзенең камил гаделлек хисе нигезендә кешеләргә кануннар биргән. Мәдхия җырлаучы аның турында: «Тәкъвалык һәм гаделлек — тәхетеңнең нигезе»,— дигән, шуңа күрә без тулы ышаныч белән аның бар кануннары, принциплары һәм карарлары гадел дип әйтә алабыз (Зәб. 89:14; 119:128). Ә Шайтан Йәһвәнең хакимлеге начар дип әйтә, ләкин үзе гаделлек өстенлек иткән дөньяны булдыра алмаган.

6. Йәһвәнең дөнья белән идарә итәргә хакы барлыгына бер сәбәпне әйтегез.

6 Өстәвенә, Йәһвә — законлы Хаким, чөнки аның галәмне кайгыртыр өчен кирәкле белеме һәм зирәклеге бар. Без моны шуннан күрәбез, мәсәлән, Аллаһы үз Улына табиблар дәвалый алмаган авыруларны савыктырырга сәләт биргән (Мат. 4:23, 24; Марк 5:25—29). Йәһвәнең карашыннан бу могҗиза булмаган. Ул кеше организмының эшчәнлеген аңлый һәм андагы һәр зыянны бетерә ала. Шуны ук аның үлеләрне терелтү һәм табигать афәтләрен кисәтү сәләте турында да әйтеп була.

7. Йәһвәнең зирәклеге Шайтан идарәсендәге дөнья зирәклегеннән никадәр өстенрәк?

7 Шайтан тәэсирендәге дөнья һаман да милли һәм халыкара бәхәсләрне чишү юлларын эзли. Дөньяга тынычлык китерергә Йәһвәнең генә зирәклеге бар (Ишаг. 2:3, 4; 54:13). Йәһвәнең белеме һәм зирәклеге турында күбрәк белгән саен, без рәсүл Паул хис иткәнне хис итәбез. Ул Аллаһының рухы тәэсирендә язган: «Аллаһының байлыгы, зирәклеге һәм белеме нинди бөек! Аның хөкемнәре акыл ирешмәслек, аның юллары төшенә алмаслык!» (Рим. 11:33).

ЙӘҺВӘНЕҢ ИДАРӘСЕ ИҢ ЯХШЫСЫ

8. Йәһвәнең идарә итү рәвеше турында сез нәрсә уйлыйсыз?

8 Изге Язмалар Йәһвәнең идарә итәргә хакын раслап кына калмый. Анда ни өчен аның хакимлеге һәркемнекеннән яхшырак икәнлеге дә күрсәтелә. Моңа бер сәбәп: ул ярату белән идарә итә. Аның хакимлек итү рәвеше турында уйланганда, йөрәкләребез рәхмәт хисе белән тула. «Йәһвә — шәфкатьле һәм кызганучан Аллаһы. Йәһвә ярсырга ашыкмый, тугры мәхәббәткә бай һәм әйткән сүзен һәрвакыт үти» (Чыг. 34:6). Аллаһы үзенең җирдәге хезмәтчеләренә ихтирам күрсәтә. Ул безне үзебезгә караганда да яхшырак кайгырта. Иблиснең сүзләре буенча, Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләреннән яхшыны яшерә, әмма бу ялган. Ул, безнең мәңге яшәргә өметебез булсын өчен, хәтта үзенең кадерле Улын биргән! (Зәбур 84:11; Римлыларга 8:32 укы.)

9. Аллаһы аерым шәхесләрне кайгырта икәнен без кайдан беләбез?

9 Йәһвәнең кайгыртуы үз халкының иминлеге белән генә чикләнми. Ул шулай ук һәр шәхес белән нык кызыксына. Әйдәгез, борынгы заманда нәрсә булганын карап чыгыйк. Йәһвә өч гасыр дәвамында, Исраил халкын җәберләүчеләрдән коткарыр өчен, хакимнәрне куеп, аларга ярдәм иткән. Шул тынычсыз вакытта ул Рут исемле исраилле булмаган бер хатынны күрми калмаган. Күпне корбан итеп, ул хак гыйбадәт кылучы булып киткән. Йәһвә Рутны фатихалап, аңа ир һәм угыл биргән. Алай гына да түгел. Терелтелгәч, ул үз улының Мәсих шәҗәрәсенә кергәнен беләчәк. Шулай ук аңа үзенең тормышы турында Изге Язмаларның бер китабында язылганы билгеле булачак. Үз исемен йөрткән бу китап турында белгәч, аның таң калганын күз алдыгызга китерегез! (Рут 4:13; Мат. 1:5, 16)

10. Ни өчен Йәһвәнең хакимлеге азатлыкны чикләми?

10 Йәһвәнең идарә итү рәвеше аяусыз да, кырыс та түгел. Ул азатлыкка юл куя һәм шатлык тудыра (2 Көр. 3:17). Давыт моны болай дип белдергән: «Бөеклек һәм мәһабәтлек — аның [Аллаһының] хозурында, көч-куәт һәм шатлык — аның яшәү урынында» (1 Елъ. 16:7, 27). Мәдхия җырлаучы Итан да болай дип язган: «Шатлыклы аваз салуның нәрсә икәнлеген белгән халык бәхетле. И Йәһвә, алар йөзеңнең яктылыгында йөри. Алар синең исемеңә көне буе сөенә, Тәкъвалыгың аша югарылана» (Зәб. 89:15, 16).

11. Йәһвәнең идарәсе иң яхшы икәненә ышанычыбызны ничек ныгытып була?

11 Йәһвәнең яхшылыгы турында ешрак уйланган саен, аның идарәсе иң яхшы икәненә ышанычыбыз ныгый бара. Без дә мәдхия җырлаучы кебек: «Синең ишегалларыңда бер көн булу башка җирдә үткәргән мең көннән дә яхшырак!» — дип әйтәчәкбез (Зәб. 84:10). Башкача була алмый да. Безнең кайгыртучан Барлыкка Китерүче буларак, Йәһвә безгә, чын-чынлап бәхетле булыр өчен, нәрсә кирәк икәнен белә, һәм ул бу ихтыяҗны мул итеп канәгатьләндерә. Ул бездән таләп иткән һәр нәрсә безнең файдабызга була һәм ахыр чиктә безгә зур шатлык китерә. Аның таләпләрен үтәр өчен, ниндидер корбаннар китерергә кирәк булганда да, шуны ук әйтеп була. (Ишагыя 48:17 укы.)

12. Безне Йәһвәнең хакимлеге ягында торырга башлыча нәрсә дәртләндерә?

12 Изге Язмаларда күрсәтелгәнчә, Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе тәмамланганнан соң, кайбер кешеләр Йәһвәнең хакимлегенә каршы фетнә күтәрәчәк (Ачыл. 20:7, 8). Аларны моны эшләргә нәрсә этәрергә мөмкин? Төрмәдән азат ителгән Иблис, кешелекне алдарга ниятләп, һичшиксез, аларда эгоистик теләкләр уятачак. Ул һәрвакыт шулай эшләгән. Ул, бәлки, кешеләрне Йәһвәгә буйсынмыйча да мәңге яшәргә мөмкинлек бар дип ышандырырга тырышыр. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Әмма иң мөһиме, андый ялганга без ышанырбызмы? Йәһвәне яратсак һәм аңа, яхшылыгы һәм галәмнең законлы Хакиме булганы өчен, хезмәт итсәк, андый мәкерле ялган безнең өчен җирәнгеч булачак. Безнең Йәһвәнең законлы һәм кайгыртучан хакимлегенә генә буйсынып яшисебез килә.

АЛЛАҺЫ ХАКИМЛЕГЕ ЯГЫНДА ТУГРЫ ТОРЫГЫЗ

13. Аллаһыдан үрнәк алу аның ягында торганыбызны ничек күрсәтә?

13 Йәһвәнең хакимлеге, һичшиксез, безнең эчкерсез яклавыбызга лаек. Күргәнебезчә, аның хакимлек итәргә хакы бар һәм аның идарәсе иң яхшы идарә. Без Йәһвәнең хакимлеге ягында торганыбызны сафлыгыбызны саклап һәм Аллаһыга тугры хезмәт итеп күрсәтә алабыз. Моны тагын ничек эшләп була? Без бар нәрсәне Йәһвәне исәпкә алып эшли алабыз. Бар эшләрне Йәһвәдән үрнәк алып башкарсак, без аның идарә итү рәвешен яратканыбызны һәм яклаганыбызны күрсәтәчәкбез. (Эфеслеләргә 5:1, 2 укы.)

14. Өлкәннәр һәм гаилә башлары ничек Йәһвәдән үрнәк ала ала?

14 Изге Язмалардан белгәнебезчә, Йәһвә үз башчылыгын ярату белән башкара. Шуңа күрә аның хакимлеген яраткан гаилә башлары һәм өлкәннәр кырыс һәм таләпчән булмаслар, ә Йәһвәдән үрнәк алачаклар. Паул нәкъ шулай эшләгән дә, ул Аллаһыдан һәм аның Улыннан үрнәк алган (1 Көр. 11:1). Ул башкаларда гаеп хисе тудырмаган һәм аларны тиешле юлдан барырга мәҗбүр итмәгән. Киресенчә, ул аларга ялварган (Рим. 12:1; Эфес. 4:1; Фил. 8—10). Бу — Йәһвәнең эш итү рәвеше. Димәк, аның идарә итү рәвешен яклаган һәркем шулай эш итәргә тиеш.

15. Теократик хакимлекне хөрмәт итүдән Йәһвә идарәсен яратуыбыз ничек күренә?

15 Без шулай ук Йәһвә үзе хакимлек биргән кешеләргә ихтирам күрсәтеп һәм алар белән хезмәттәшлек итеп, аның хакимлеге ягында торабыз. Без хәтта ниндидер карарны аңлап бетермәсәк тә я аның белән риза булмасак та, барыбер теократик тәртипне тотарга омтылырбыз. Бу бүгенге дөньяның эш итү рәвешеннән бик нык аерылып тора, ләкин шулай эшләп, без Йәһвәнең идарәсен кабул итәбез (Эфес. 5:22, 23; 6:1—3; Евр. 13:17). Һәм без зур файда алабыз, чөнки Аллаһы безгә иң яхшысын тели.

16. Аллаһы хакимлеге яклы булганнар шәхси карарлар ничек кабул итә?

16 Аллаһы хакимлеге яклы икәнебезне без шулай ук үз карарларыбыз белән күрсәтә алабыз. Йәһвә тормышыбыздагы һәр очракка аерым бер әмер бирми. Ул безгә җитәкчелек биреп, үз фикер йөртүен ача. Мәсәлән, ул мәсихчеләр өчен киемгә кагылышлы кагыйдәләр җыентыгы төземи. Ә үзенең Сүзе аша безгә тыйнаклык белән һәм Аллаһының хезмәтчеләренә туры килгән кием стиле һәм тышкы күренеш сайларга кирәк икәнен аңлата (1 Тим. 2:9, 10). Шулай ук без үз карарларыбыз белән башкаларга абыну ташы булмаска һәм зыян китермәскә тиеш (1 Көр. 10:31—33). Үз адымнарыбызны үзебез хуш күргәнебез буенча гына түгел, ә башлыча Йәһвәнең фикер йөртүе һәм теләкләре буенча ясасак, без аның идарә итүен яратканыбызны һәм аның яклы булганыбызны күрсәтербез.

Аллаһы хакимлеген дөрес карарлар кабул итеп һәм гаиләдәге авырлыкларны хәл итеп яклагыз (16—18 нче абзацларны кара.)

17, 18. Ирле-хатынлылар Йәһвәнең хакимлеге ягында торганнарын ничек күрсәтә ала?

17 Мәсихче ирле-хатынлылар Йәһвәнең эш итү юлларын яклап, аның хакимлеге ягында ничек тора ала? Мәсәлән, никахтагы тормыш алар көткәннән авыррак булса, ни эшләргә? Әйтик, ул хәтта күңелсез дә булып тоела, ди. Йәһвәнең Исраил халкы белән ничек эш иткәне турында уйлану яхшы булыр иде. Ул бу борынгы халыкның ире сыман булган (Ишаг. 54:5; 62:4). Нинди авыр «никах» булган бу! Шулай да, Йәһвә аннан баш тартырга ашыкмаган. Ул күп мәртәбә халыкка мәрхәмәтен һәм алар белән төзегән килешүгә тугрылыгын күрсәткән. (Зәбур 106:43—45 укы.) Андый тугры мәхәббәт әллә безне Йәһвәгә якынлаштырмыймы?

18 Шуңа күрә Йәһвәнең эш итү рәвешен яраткан ирле-хатынлылар да аңардан үрнәк ала. Алар Изге Язмаларга нигезләнмәгән сәбәп булмый торып, авыр никахларын өзәргә тырышмый. Алар Йәһвәнең үзләрен кушылдырганын һәм бер-берсенә «ябыштырасы» килгәнен аңлый. Фәхешлек кенә аерылышыр өчен һәм яңадан никахка керер өчен Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәп булып тора (Мат. 19:5, 6, 9). Ирле-хатынлылар үз шартларында иң яхшысын эшләп һәм хәтта туган хәлне яхшыга үзгәртергә тырышып, Йәһвәнең гадел идарәсен яклаганнарын күрсәтә.

19. Хаталар кылганда, без нәрсә эшләргә тиеш?

19 Без камил түгел, шул сәбәпле кайвакыт Йәһвәне күңелсезләндергән эшләр эшләячәкбез. Ул моны белә, шуңа күрә, ярату күрсәтеп, чара күргән: Мәсихне йолым итеп биргән. Һәм хаталар кылганда, без Йәһвәгә кичерүен сорап, дога кылырга тиеш (1 Яхъя 2:1, 2). Үзебезне даими тиргәр урынына, хаталарыбыздан сабак алырга тырышыйк. Йәһвәгә якын булсак, ул безне кичерәчәк һәм аякка басарга һәм шулай ук киләчәктә охшаш хәлләрне уңышлы кичереп чыгарга ярдәм итәчәк (Зәб. 103:3).

20. Ни өчен хәзер Аллаһы хакимлеге ягында торырга кирәк?

20 Яңа дөньяда бар кешеләр Йәһвәнең хакимлегендә яшәячәк һәм аның гадел юлларына өйрәнәчәк (Ишаг. 11:9). Әмма без андый белемне инде хәзер алабыз. Галәмдә хакимлек итү турындагы сорау чишелә бара. Хәзер Аллаһы хакимлеге ягында тору вакыты, һәм моны без сафлыгыбыз, хезмәтебез белән һәм бар эшләребездә аңардан үрнәк алырга тырышып күрсәтергә тиеш.