Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ

Изге Язмалар — яхшы китап кынамы?

Изге Язмалар — яхшы китап кынамы?

Изге Язмаларның язылуы якынча ике мең ел элек тәмамланган. Шул вакыттан бирле бик күп китаплар язылган һәм соңрак юкка чыккан. Изге Язмалар исә сакланып калган. Берничә фактка игътибар итик.

  • Хакимлеккә ия булган кешеләр Изге Язмаларга еш кына каты һөҗүм иткәннәр. Мәсәлән, бер китапта әйтелгәнчә, урта гасырларда кайбер «христиан» илләрендә «Изге Язмаларга ия булу һәм аны үз телендә [гади кешеләр телендә] уку еш кына ересь һәм диссидентлык дип саналган» («An Introduction to the Medieval Bible»). Изге Язмаларны туган телләренә тәрҗемә иткән һәм аны өйрәнергә дәртләндергән галимнәр үз тормышларын куркыныч астына куйган. Аларның кайберәүләрен хәтта үтергәннәр.

  • Күп каршылыкларга карамастан, Изге Язмалар кешелек тарихында иң киң таралган китап булып киткән, бүген дә ул андый булып кала. Бу китап тулысынча я өлешчә 2 800 дән артык телгә тәрҗемә ителгән һәм якынча 5 миллиард данә тираж белән басылып чыккан. Фәлсәфә, фән һәм башка өлкәләргә караган китапларның тиражы исә еш кына чикле була, һәм алар үз кыйммәтлеген тиз югалтырга мөмкин.

  • Изге Язмаларның төрле телләргә тәрҗемә ителүе кайбер телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә өлеш керткән. Мартин Лютерның немец теленә тәрҗемәсе шул телгә зур йогынты ясаган. «Яков патша тәрҗемәсе»нең беренче чыгарылышы турында, бу китап инглиз телендә «кайчан да булса бастырылган китаплар арасында, күрәсең, иң йогынтылысы», дип әйтелгән булган.

  • Изге Язмалар «Көнбатыш илләрендәге дини ышануларга һәм гореф-гадәтләргә генә түгел, ә шулай ук сәнгатькә, әдәбиятка, кануннарга, сәясәткә һәм башка бик күп өлкәләргә йогынты ясап, шул илләрнең культурасына нык тәэсир иткән» («The Oxford Encyclopedia of the Books of the Bible»).

Бу — Изге Язмаларны башка китаплардан аерып торган фактларның кайберләре генә. Әмма ни өчен бу китап шулкадәр киң таралган? Ни өчен кешеләр аның хакына үз тормышларын куркыныч астына куйган? Сәбәпләрнең берсе шул: Изге Язмаларда бирелгән әхлакый һәм рухи җитәкчелек искиткеч зирәклек белән сугарылган. Изге Язмалар безгә кешеләр кичергән газапларның һәм үзара конфликтларының төп сәбәбен аңларга булыша. Өстәвенә, анда бу авырлыклар юкка чыгачак дип вәгъдә ителә һәм хәтта моның ничек булачагы аңлатыла.

Изге Язмалар әхлакый һәм рухи яктан аңлау бирә

Дөньяви белем алу мөһим. Әмма Канададагы бер газетаның редакторы әйткәнчә, кешенең күп төрле дипломнары булса да, бу аның әхлакый яктан дөрес карарлар кабул итә белгәнен әле аңлатмый («Ottawa Citizen»). Бер социологик тикшеренү буенча, күп кенә югары белемле кешеләр, шул исәптән эре бизнесменнар һәм хөкүмәт кешеләре, алдый, хәйлә кора һәм урлый; нәтиҗәдә кешеләр җитәкчеләргә карата ышанычларын югалта.

Изге Язмалар әхлакый һәм рухи белемнең мөһимлеген ассызыклый. Аның ярдәмендә без «тәкъвалыкның, гаделлекнең һәм намуслылыкның нәрсә икәнен» аңлый алабыз (Гыйбрәтле сүзләр 2:9). Польшада яшәүче 23 яшьлек бер ир кешенең мисалына күз салыйк. Аны Стефан дип атыйк. Төрмәдә утырганда ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, һәм андагы гамәли киңәшләр аңа бик ошаган. «Хәзер мин „Әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит“ дигән әмер нәрсә аңлата икәнен беләм,— дип язган ул.— Мин шулай ук үз хисләремне, аеруча ачу-ярсуымны тыя белергә өйрәндем» (Эфеслеләргә 4:31; 6:2).

Стефанның йөрәгенә тәэсир иткән принцип Гыйбрәтле сүзләр 19:11 дә язылган: «Төшенә белү кешенең ачуын баса, үпкә тотмау аны күркәм итә». Хәзер Стефан, авыр хәлгә юлыкканда, шул хәл турында тынычлык саклап уйланырга һәм Изге Язмалардан туры килгән принципларны кулланырга тырыша. Ул болай дигән: «Мин Изге Язмаларның иң яхшы җитәкчелек бирә торган китап икәнлеген аңладым».

Тагын бер мисалга игътибар итик. Бер мәлне Мария исемле Йәһвә Шаһитенә бик тискәре карашта торучы бер хатын башкалар алдында кычкырган. Әмма җавап кайтарыр урынына Мария тыныч кына үз юлын дәвам иткән. Теге хатынга үз тәртибе өчен оят булып киткән, һәм ул Йәһвә Шаһитләрен эзләп табарга булган. Якынча бер айдан соң бу хатын Марияне кабат күргәч, аны кочаклап, гафу үтенгән. Ул шулай ук Мариянең йомшаклыгы һәм тотнаклылыгы аның дини карашларына бәйле булганын аңлаган. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Кайчандыр тискәре карашта торган бу хатын һәм аның гаиләсенең тагын биш әгъзасы Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган.

Гайсә Мәсих әйткәнчә, «зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә» (Лүк 7:35). Изге Язмалардагы принциплар чыннан да файда китерә, һәм моңа күп дәлилләр бар! Алар безгә яхшырак булып китәргә булыша. Алар «тәҗрибәсезне зирәк итә», «йөрәкне шатландыра» һәм, әхлакый һәм рухи яктан аңлау биреп, «күзләрне яктырта» (Зәбур 19:7, 8).

Изге Язмалар газапларның һәм конфликтларның сәбәбен аңлата

Берәр эпидемия килеп чыкканда, галимнәр моның сәбәбен — моңа нәрсә китергәнен аңларга тырышалар. Нәкъ шулай ук кешеләр чиккән газапларның һәм каршылыкларның да сәбәбе бар. Һәм ул сәбәпне Изге Язмалар аңларга булыша, чөнки анда кешеләрнең тарихы баштан ук, газаплар башланган вакыттан алып, язылган.

Тәүраттагы Яратылыш китабыннан күренгәнчә, кешелекнең бәла-казалары беренче кешеләрнең Аллаһыга каршы фетнә күтәргәннәреннән башланган. Алар нәрсә яхшы һәм нәрсә яман икәнен үзләре хәл итәргә булган, әмма андый хокук Барлыкка Китерүчебездә генә бар (Яратылыш 3:1—7). Кызганычка каршы, ул вакыттан алып кешеләрнең күбесе шундый ук бәйсезлек рухы чагылдыра. Нәтиҗәдә, кешелек тарихы азатлык белән бәхет турында түгел, ә сугышлар, җәберләү, әхлакның һәм рухилыкның түбән төшүе турындагы хәбәрләр белән сугарылган (Вәгазьче 8:9). Изге Язмаларда: «Баручы хәтта үз адымнарына да юнәлеш бирә алмый»,— дип дөп-дөрес язылган (Ирмия 10:23). Әмма яхшы хәбәр дә бар: кешелекнең бу дәһшәтле эксперименты — Аллаһыдан бәйсез булу эксперименты тиздән тәмамланачак.

Изге Язмалар өмет бирә

Изге Язмалар безне шуңа ышандыра: Аллаһы үзенең хакимлеген һәм нормаларын хөрмәт итүче кешеләрне яратканга, яманлыкны һәм газапларны мәңге түзеп тормаячак. Явызлар «сайлаган юлларының җимешләрен татырлар» (Гыйбрәтле сүзләр 1:30, 31). «Ә юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:11).

«Ул [Аллаһы] һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тимутигә 2:3, 4).

Үз Патшалыгы ярдәмендә Аллаһы җирдә тынычлык урнаштырып, үз ниятен тормышка ашырачак (Лүк 4:43). Бу Патшалык — дөнья хөкүмәте, аның аша Аллаһы үзенең кешелек өстеннән законлы хакимлеген кулланачак. Бу Патшалыкның җир белән бәйле булуын күрсәтеп, Гайсә үзенең үрнәк догасында болай дигән: «Синең Патшалыгың килсен. ...Җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:10).

Әйе, Аллаһы Патшалыгының гражданнары үзләренең законлы Хакиме итеп берәр кешене түгел, ә Барлыкка Китерүчене танып, Аллаһы ихтыярын үтәп яшәячәк. Ришвәтчелек, комсызлык, экономика ягыннан тигезсезлек, милләтчелек һәм сугышлар юкка чыгачак. Ул вакытта чын мәгънәдә бер дөнья, бер хөкүмәт, әхлакый һәм рухи яктан бер нормалар булачак (Ачылыш 11:15).

Бу яңа дөньяны күрер өчен белем алу мөһим. Инҗилдә болай диелә: «Ул [Аллаһы] һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тимутигә 2:3, 4). Монда искә алынган хакыйкатькә Изге Язмалардагы тәгълиматлар керә, һәм аларны Патшалыкның конституциясе дип атап була. Ул үз эченә Патшалык идарә иткәндә кулланачак кануннарны һәм принципларны, мәсәлән, Гайсә Мәсих Таудагы вәгазендә әйткән принципларны ала (Маттай, 5—7 бүлекләр). Бу өч бүлекне укыганда, шуны күз алдына китерергә тырышыгыз: киләчәктә һәркем Гайсәнең зирәк сүзләре буенча эш иткәндә, тормыш нинди булачак?

Изге Язмаларның дөньядагы иң киң таралган китап булуына гаҗәпләнәсе юк! Ни өчен? Изге Язмаларның тәгълиматлары бу китапның Аллаһы тарафыннан рухландырылган булганын раслый. Аның киң таралган булуы шуны күрсәтә: Аллаһы барлык телләрдән һәм халыклардан булган кешеләрнең үзе турында белүләрен һәм Аллаһы Патшалыгы китерәчәк фатихаларны татып яшәүләрен тели (Рәсүлләр 10:34, 35).