Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен күк зәңгәр?

Ни өчен күк зәңгәр?

КОСМОСТА күбесенчә караңгылык хөкем сөрә. Күк йөзе дигәндә, без Җир шары тирәсендәге атмосфераны, ягъни космосның күзгә күренгән өлешен күздә тотабыз. Бу киңлеккә карап, күпләр: «Ни өчен күк зәңгәр?» — дип сорый. Һәм чыннан да, ни өчен күк шәмәхә дә, яшел дә, сары да, кызыл да түгел? Бу төсләр дә бит күренмә спектрның төсләре булып тора.

Кояш яктылыгы төрле озынлыктагы дулкыннардан тора, һәм алар күренмә спектрның төрле төсләре итеп күренә. Иң озын дулкыннар — кызыл төстә, ә иң кыскалары зәңгәр һәм шәмәхә төстә була. Атмосферадагы газлар молекулалары кыска (зәңгәр) дулкыннарны озын (кызыл) дулкыннарга караганда көчлерәк тарата. Менә ни өчен аяз күк зәңгәр. Бихисап күп каты кисәкчекләрдән, мәсәлән, тузан бөртекләреннән, торган Җир атмосферасы аша үткәндә, кояш яктылыгы чәчелә һәм, көзгедән чагылгандай, атмосфераны күренерлек итә.

Әмма кояш офыкка якын булганда, яктылыкка атмосфера аша күбрәк ара үтәргә туры килә. Озын дулкыннар аның аша кыска дулкыннарга караганда яхшырак үтә. Шуңа күрә күк йөзе куе әфлисун һәм кызыл төсләргә керә. Һавадагы каты кисәкчекләр кызыл төсне көчәйтә. Ә инде күкне төтен я куе болытлар капласа, яктылыкның бар төстәге дулкыннары тарала, һәм күк соры булып күренә.

Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән яктылык һәм атмосфера белән бәйле гаҗәеп бу күренеш Давыт пәйгамбәрнең мондый сүзләрен исебезгә төшерә: «Күкләр Аллаһының данын игълан итә, күк йөзе аның куллары булдырган эшләр турында сөйли» (Зәбур 19:1).