ИҖАДИ ЭШЛӘР
Диңгез мидиясенең биссусы
ДИҢГЕЗ мидияләре ташларга, агачка я кораб корпусларына ябыша. Әмма, әйберләргә тыгыз ябышкан башка диңгез моллюскларыннан аермалы буларак, алар биссус җепләре дип аталган нечкә җепләр ярдәмендә чайкалып тора. Шул рәвешчә ябышу мидияләргә ашарга һәм күчеп йөрергә мөмкинлек бирсә дә, бу җепләр океан дулкыннарының бәрелүенә чыдар өчен бик нәзек булып күренә. Мидиянең биссусы аңа бер урында чайкалып торырга һәм ычкынып китмәскә ничек ярдәм итә?
Игътибар итегез. Биссус җепләренең бер очы каты булса, икенчесе йомшак һәм сузылучан. Галимнәр ачыклаганча, мидия кулланган каты һәм йомшак материалның нисбәте 4:1 — нык беркетелү өчен иң яхшы нисбәт. Шуңа күрә, биссус диңгез суларының кискен бәрү һәм этү көченә яхшы чыдый ала.
Профессор Гай Дженен бу тикшерүнең нәтиҗәләрен «искитәрлек» дип атый һәм болай дип өсти: «Бу организмның сере шушы сузылучан өлешне каты өлеш белән акыллы итеп берләштерүдә». Галимнәр биссус җепләренең үзлеген биналарга һәм су асты көймәләренә берәр нәрсәләрне беркетер өчен, шулай ук сеңерләрне сөякләргә һәм операция вакытында киселгән урыннарны ябыштырыр өчен кулланып була дип уйлый. «Ябыштыру матдәләрен куллануга килгәндә, табигать — өйрәнү өчен төпсез хәзинә чыганагы»,— дип әйтә Калифорния университеты профессоры Герберт Уэйт (Санта-Барбара, АКШ).
Сез ничек уйлыйсыз? Диңгез мидиясенең биссусы эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?