Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре кешеләрне үз диннәрен үзгәртергә мәҗбүр итәме?

Йәһвә Шаһитләре кешеләрне үз диннәрен үзгәртергә мәҗбүр итәме?

 Юк, Йәһвә Шаһитләре алай эшләми. Безнең төп басмабызда, «Күзәтү манарасы» журналында болай дип әйтелгән иде: «Кешеләрне үз диннәрен алмаштырырга мәҗбүр итү дөрес түгел» a. Без кешеләрне үз диннәрен алмаштырырга мәҗбүр итмибез, чөнки...

  •   Гайсә пәйгамбәр кешеләрне үзенең сөйләгән тәгълиматларын кабул итәргә мәҗбүр итмәгән. Ул үзенең әйткән сүзләрен әз санлы кеше генә кабул итәчәк икәнен белгән (Маттай 7:13, 14). Берничә шәкертнең аның әйткән сүзләрен ишеткәч, ачулары чыккан һәм алар аны ташлап киткән. Әмма Гайсә аларны үзе белән калырга көчләп тормаган (Яхъя 6:60—62, 66—68).

  •   Гайсә үз шәкертләренә кешеләр берәр нәрсәгә ышанса, аларны үз карашларын үзгәртергә мәҗбүр итмәскә кушкан. Кешеләрнең ихтыярларына каршы килеп Патшалык турындагы яхшы хәбәрне кабул итәргә мәҗбүр итәр урынына, шәкертләр шул хәбәрне кабул итүчеләрне эзләргә тиеш булган (Маттай 10:7, 11—14).

  •   Кешене көчләп үз динен үзгәртергә мәҗбүр итү — мәгънәсез эш, чөнки Аллаһы чын күңелдән килгән гыйбадәт кылуны кабул итә (Канун 6:4, 5; Маттай 22:37, 38).

Без кешене үз динебезгә күчерергә тырышабызмы?

 Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалардагы хәбәрне «җир читенә кадәр» тарата һәм моны «өйдән өйгә йөреп» эшли (Рәсүлләр 1:8; 10:42; 20:20). Беренче мәсихчеләрне кешеләрне үз диннәренә күчерергә тырышалар дип гаепләгәннәр, андый гаепләүләрне бүген дә ишетеп була (Рәсүлләр 18:12, 13). Әмма бу ялган. Безнең үз ышануларыбызны беркемгә дә тагасыбыз килми. Без болай дип уйлыйбыз: һәр кешенең белем алып сайлау ясарга иреге булырга тиеш.

 Без кешеләрне үз диннәрен үзгәртергә мәҗбүр итмибез, үзебезне динле итеп күрсәтеп кенә сәяси көрәштә катнашмыйбыз. Без, шулай ук, үз динебезгә берәр кемне күчерер өчен мал-мөлкәт я башка берәр яктан «өстенлек» тәкъдим итмибез. Үзләрен христианнар дип атаучыларның кайберәүләре алай эшләп Мәсих исеменә тап төшерсә дә, без үзебезне башкача тотабыз b.

Кешенең бер диннән икенче дингә күчәргә хакы бармы?

Ибраһим пәйгамбәр үз туганнары тоткан динне калдырган

 Изге Язмаларда кешенең андый хакы бар дип әйтелә. Анда үз туганнарының динен калдырып башка дин тота башлаган кешеләрнең күп кенә мисаллары бар. Алар үз теләкләре белән хак Аллаһыга гыйбадәт кылырга булган. Менә берничә мисал: Ибраһим, Рут, Афинада яшәгән кайбер кешеләр, рәсүл Паул (Йошуа 24:2; Рут 1:14—16; Рәсүлләр 17:22, 30—34; Гәләтиялеләргә 1:14, 23). Изге Язмалар, шулай ук, кешенең хәтта Аллаһы хуплаган гыйбадәт кылуны ташларга — андый акылсыз адым ясарга хакы барлыгын таный (1 Яхъя 2:19).

 Кешенең бер диннән икенче дингә күчәргә хакын Кеше хокуклары декларациясе дә таный. Берләшкән Милләтләр Оешмасы аны «халыкара кеше хокуклары законының нигезе» дип атаган. Бу документта һәр кешенең «үз динен я ышануларын алмаштырырга», шулай ук төрле карашларны, шул исәптән дини карашларны, «төрле мәгълүматны эзләргә, кабул итәргә һәм таратырга» хакы бар дип әйтелә c. Әлбәттә, андый хокуклар башка кешеләрнең дә хокукларын хөрмәт итәргә кирәк дигәнне аңлата: аларның да үзләре теләгәнгә ышанып яшәргә һәм, берәр караш ошамаса, аны кире кагарга хокуклары бар.

Кеше башка дин тота башласа шулай итеп үз туганнарын хурлыкка калдырамы я ул гореф-гадәтләрне бозамы?

 Алай дип әйтү дөрес булмас иде. Изге Язмалар кешене, аның тоткан диненә карамастан, хөрмәт итәргә дәртләндерә (1 Петер 2:17). Өстәвенә, Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалардагы сүзләрне үтәп, үз әти-әнисен, алар хәтта башка дин тотса да, хөрмәт итә (Эфеслеләргә 6:2, 3).

 Шулай да кайберәүләр Изге Язмаларның карашы белән риза түгел. Замбия илендә яшәүче бер хатын болай ди: «Безнең якларда кеше башка дингә күчсә... аны тугрылыксыз кеше дип саный башлыйлар. Ул үз гаиләсенә һәм үз күрше-туганнарына хыянәт иткән дип әйтәләр». Бу хатын үзе, яшүсмер чагында Йәһвә Шаһитләре белән бергә Изге Язмаларны өйрәнә башлагач һәм тиздән үз динен алмаштырырга булгач, андый хәлгә эләккән. Ул болай ди: «Әти-әнием бу аларга ошамый дип кат-кат әйтте һәм алар һич тә моны хупламый дип әйтеп торды. Бу бик авыр булды, чөнки аларның хуплавы минем өчен бик мөһим иде... Дини гореф-гадәтләргә түгел, ә Йәһвәгә тугры булу гаиләмә хыянәт итәм дигәнне һич тә аңлатмый иде». d

a «Күзәтү манарасы» (рус) 2002 ел, 1 гыйнвар, 12 нче бит, 15 абзацны кара.

b Мәсәлән, б. э. 785 елларында Карл Бөек бер боерык чыгарган һәм шул боерык буенча, Саксониядә яшәүче кеше христиан булыр өчен суга чумдырылу үтмәсә, үтерелергә тиеш булган. Ә 1555 елда Изге Рим империясендә ике дошман армия арасында дини тынычлык турында килешү төзелгән булган (Аугсбург килешүе). Шул килешү буенча, һәм илнең җитәкчесе я католик динен, я лютераннар динен сайларга тиеш булган, ә аның халкы шул ук дин тотарга тиеш булган. Кеше моның белән риза булмаса, ул шул илдән китәргә тиеш булган.

c Моңа охшаш хокукларга гарантия мондый документлар бирә: Американың кеше хокуклары һәм бурычлары турындагы декларациясе, Гарәпләрнең кеше хокуклары турындагы хартиясе (2004 ел), Африканың кеше һәм халыклар хокуклары турындагы хартиясе, кеше хокуклары турындагы АСЕАН декларациясе, кеше хокукларын һәм иреген саклау турындагы Конвенция, шулай ук граждан һәм сәяси хокуклар турындагы Халыкара пакт. Ләкин кайбер хөкүмәтләр кешенең андый хокуклары бар дисә дә, ни дәрәҗәдә үтәлергә тиеш икәнен үзләре билгели.

d Изге Язмалар буенча, Йәһвә — хак Аллаһының исеме.