ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Үземдә спорт белән шөгыльләнергә теләкне ничек уятырга?
Спорт белән шөгыльләнүнең нинди файдасы бар?
Кайбер илләрдә яшьләр бик сирәк спорт белән шөгыльләнә, шунлыктан аларның сәламәтлекләренә зыян килүе бар. Инҗилдә «тән өчен күнегүләрнең файдасы» турында әйтелә (1 Тимутигә 4:8). Менә нәрсәгә игътибар итик:
Күнегүләр рухыңны күтәрә. Спорт белән шөгыльләнгәндә, кешенең баш миендә бәхет гормоны — эндорфин бүленеп чыга. Кайберәүләр спортны антидепрессант дип атый.
«Иртән иртүк урамга чыгып йөгерсәм, көнем уңышлы һәм шатлыклы була. Йөгерү кәефемне күтәрә» (Регина).
Күнегүләр килеш-килбәтеңә уңай яктан тәэсир итә. Спорт белән шөгыльләнү турында әйткәндә, акыл белән эш итсәң, син таза, сылу егет (кыз) булырсың һәм үз көчеңә ышана башларсың.
«Бер ел элек мин бер тапкыр да турникта күтәрелә алмый идем, ә хәзер 10 тапкыр! Иң мөһиме — тәнгә рәхәт» (Оливия).
Күнегүләр гомереңне озынайта. Спорт белән шөгыльләнеп, син йөрәк-тамыр һәм сулыш авыруларыннан сакланасың. Аэробика күнегүләре сине шулай ук кискен коронар синдромыннан саклар. Шул синдром еш үлүнең сәбәбе була.
«Регуляр рәвештә күнегүләр ясап, без Барлыкка Китерүчебезгә тормышны кадерли белүебезне күрсәтәбез» (Джессика).
Нәтиҗә. Күнегүләр сәламәтлеккә зур файда китерә: файдасын бүгенге көннән башлап әле озак вакыт күрерсең. «Кайчак мин спорт белән шөгыльләнмәс өчен үземне акларга тырышам, — ди Тоня исемле яшь хатын.— Ләкин үз уйларыма бирешмәсәм, мин күнегүләр ясаганыма шатланам, бер дә үкенгәнем булмады».
Миңа нәрсә комачаулый?
Сүз менә нәрсә турында бара:
Стимул юклыгы. «Минемчә, яшьләр үзләрен җиңелмәс итеп күрсәтәләр. Яшь чакта сәламәтлек турында уйламыйсың да. Моның турында картлар борчылсын дип уйлыйсың» (София).
Вакыт юклыгы. «Графигым тыгыз булганга, миңа ашка һәм йокыга вакыт бүлеп куярга туры килә. Ә менә спортка вакыт табу авыррак» (Кларисса).
Абонемент юклыгы. «Үзеңне формада саклау арзан түгел: тренажер залына йөрү өчен түләргә кирәк» (Джина).
Уйлап кара:
Спорт белән шөгыльләнергә сиңа нәрсә комачаулый? Бу мәсьәләне хәл итәр өчен тырышлыклар кую мөһим, ләкин бу заяга булмас.
Сәламәт булыр өчен, мин нәрсә эшли алам?
Менә кайбер тәкъдимнәр:
Сәламәтлегең өчен син үзең җаваплы (Гәләтиялеләргә 6:5).
Акланма (Вәгазьче 11:4). Әйтик, спорт белән шөгыльләнә башлар өчен абонемент сатып аласы юк. Үзеңә ошый торган күнегүләрне тап һәм аларны регуляр рәвештә яса.
Башкалардан киңәш сора (Гыйбрәтле сүзләр 20:18).
График төзе. Максатлар куй һәм нәрсәгә ирешкәнеңне язып бар (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).
Спорт белән шөгыльләнер өчен, үзеңә пар тап. Дустың сиңа дәрт бирер һәм графиктан тайпылмаска булышыр (Вәгазьче 4:9, 10).
Уңышсызлыкларга әзер бул. Аларга очраганда, бирешмә (Гыйбрәтле сүзләр 24:10).
Дөрес караш сакла
Инҗилдә ир-атлар да, хатын-кызлар да «гадәтләрендә тыйнак» булырга тиеш дип әйтелә (1 Тимутигә 3:2, 11). Күнегүләр ясау турында әйткәндә, акыл белән эш ит. Спортка чамадан тыш күп вакыт бүлеп куючы кешеләр уңышка ирешми. «Егетнең мускуллары аның акылыннан өстен чыга икән, аны матур дип атап булмас»,— ди Джулия исемле яшь хатын.
Кемдер безне: «Аякта баса алырлык хәлдә булмасаң да күнегүләр ясаудан туктама»,— дип өндәсә дә, аның сүзләренә колак салырга ашыкма. Туктамасаң, үзеңнең берәр җирең авырттыруың һәм мөһимрәк нәрсәләрне кулдан ычкындырып җибәрүең бар (Филипиялеләргә 1:10).
Моннан тыш, андый «девизлар» аркасында синең рухың төшәргә мөмкин. Вера исемле бер яшь хатын үз уйлары белән бүлешә: «Кызлар кемне ошата, шул кешеләрнең фотосурәтләрен саклап кала. Фотосурәтләренә карап, алар үзләре өчен стимул таба. Ләкин үзләрен теге кешеләр белән чагыштыра башлагач, куллары салынып төшә. Килеш-килбәтеңне үзгәртергә тырышма, сәламәтлекне яхшыртырга тырыш».