Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Сихерчелек белән шөгыльләнү зыянсыз нәрсәме?

Сихерчелек белән шөгыльләнү зыянсыз нәрсәме?

 Сез ничек уйлыйсыз?

  •   Йолдызнамәгә ышану, медиумнарга мөрәҗәгать итү һәм күрәзәлек итү зыянсызмы?

  •   Сихерчелек көченә багышланган хикәяләр яхшылык белән явызлык арасындагы аерманы күрсәтүче аллегория генәме я бу күпкә җитдирәк нәрсәме?

 Ни өчен спиритизм шулкадәр кызыктыргыч булырга мөмкин? Аның нинди куркыныч яклары бар? Шушы мәкаләдә бу сорауларга җавап бирелә.

 Нәрсәдә кызыклыгы?

 Күңел ачу индустриясе кешеләрдә спиритизмга кызыксыну үстерә: күп кенә фильмнар, телетапшырулар, видеоуеннар һәм китаплар спиритизм белән бәйле. Нәтиҗәдә, яшьләр йолдызчылар, җеннәр, убырлар һәм тылсым белән кызыксына. Түбәндә кайбер сәбәпләр китерелә:

  •   Кызык өчен генә: фәрештәләрнең һәм җеннәрнең барлыгын белү теләге

  •   Борчуны басар өчен: киләчәкне белү теләге

  •   Элемтәгә керер өчен: үлгән якын кешесе белән сөйләшү теләге

 Андый теләкләр табигый. Кешеләргә киләчәкне белергә теләү һәм үлгән якыннарын сагыну хас. Ләкин боларның куркыныч яклары бар.

 Нинди куркыныч яклар?

 Изге Язмаларда спиритизм белән бәйле нәрсәләр катгый кисәтелә. Мәсәлән, анда болай диелә:

 «Синең араңда үз улын я кызын утта яндыручы, күрәзәчелек итүче, сихерчелек кылучы, фал ачучы, башкаларга әфсен белән тәэсир итүче, рухлар чакыручыга я багучыга баручы я үлгәннәр белән сөйләшүче булмасын. Чөнки шулай эшләүче һәркем Йәһвә өчен җирәнгеч» (Канун 18:10—12).

 Ни өчен Изге Язмаларда спиритизм белән шөгыльләнү тыела?

  •   Спиритизм белән шөгыльләнү кешеләрне җеннәр белән элемтәгә керергә мәҗбүр итә. Изге Язмалардан күренгәнчә, кайбер фәрештәләр Аллаһы Тәгаләгә каршы фетнә күтәреп, Аның дошманнары булып киткән (Яратылыш 6:2; Яһүд 6). Бу явыз фәрештәләрне җеннәр дип атыйлар, алар кешеләрне медиумнар, күрәзәлек итүчеләр, йолдызчылар һәм сихерчеләр аша адаштыра. Андый нәрсәләр белән шөгыльләнү Аллаһының дошманнары яклы булуга тиң.

  •   Спиритизм белән шөгыльләнү кешеләрне киләчәкне күрә белүләренә ышандыра. Чынлыкта андый кешеләр ялгыша. Аллаһы гына болай дип әйтә ала: «Мин баштан ук нәрсә буласын, борынгы заманнан әле башкарылмаган нәрсәләрне алдан әйтәм» (Ишагыя 46:10; Ягъкуб 4:13, 14).

  •   Спиритизм белән шөгыльләнү кешеләрне үлеләрнең тереләр белән элемтәгә керә алуларына ышандыра. Ләкин Изге Язмаларда: «Үлеләр бернәрсә дә белми. [...] Кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк»,— дип әйтелә (Вәгазьче 9:5, 10).

 Югарыда әйтелгәннәр аркасында Йәһвә Шаһитләре спиритизм белән бәйле нәрсәләргә якын да килми. Моннан тыш, алар зомби, убырлар һәм сихер көченә ышандыручы күңел ачуларны сайламый. «Берәр нәрсә спиритизм белән бәйле булса,— дип әйтә Мария исемле яшь кыз,— мин аңа якын да килмим» a.

Җинаятьче үзенең башка кеше булуына ышандырган кебек, җеннәр дә сине үзләренең үлгән якыннарың булуларына ышандыра

 Нәрсә эшләп була?

  •   Йәһвә алдында «саф вөҗдан сакларга» тырыш: сихер көченә нигезләнгән шөгыльләргә һәм күңел ачуларга якын да килмә (Рәсүлләр 24:16).

  •   Өеңдә сихерчелек белән бәйле нәрсәләр булса, андый әйберләрне ташла. Рәсүлләр 19:19, 20 не укы һәм беренче гасырдагы мәсихчеләрнең калдырган үрнәкләре турында уйла.

 Истә тот: сихер көченә нигезләнгән шөгыльләрдән һәм күңел ачулардан сакланып, син Йәһвә ягына басасың һәм аның йөрәген сөендерәсең! (Гыйбрәтле сүзләр 27:11)

a Аның сүзләре бар әкиятләр дә сихер көченә нигезләнгән дигәнне аңлатмый. Шулай да мәсихчеләр Изге Язмалардагы принциплар буенча өйрәтелгән вөҗданнарына таянып, сихер көченә нигезләнгән шөгыльләрдән һәм күңел ачулардан саклана (2 Көринтлеләргә 6:17; Еврейләргә 5:14).