Төп мәгълуматка күчү

E+/IvanJekic via Getty Images

Иҗади эшләр

Тузганак орлыгының очуы

Тузганак орлыгының очуы

 Тузганак орлыгы — табигатьтә иң яхшы очучы нәрсәләрнең берсе. Җил тузганакка искәндә, дистәләгән кечкенә орлыклар парашютлар булып һавага оча. Тузганак орлыклары җиргә бик якын булса да, җил, аларны күтәреп, бер километрга я хәтта зуррак арага очырта ала. Нәрсә ярдәмендә алар шулкадәр озак оча ала? Күптән түгел галимнәр бу орлыкларның үзенчәлекле формасына игътибар иткән. Моның ярдәмендә алар гади парашютка караганда эффективрак һәм тотрыклырак оча ала.

 Игътибар итегез: һәр орлыкның — таякчыгы, ә таякчыкның очында паппус дип аталган чәчләргә охшаш төкләр бар.

Кайбер белгечләр әйтүенчә, һава өермәсе ярдәмендә орлык озаграк оча ала

 Парашют функциясен үтәп, паппус орлыкка һавада очарга булыша. Әмма бу гына да түгел, төкләр аша һәм тирәли һава үткәндә, өстән боҗрасыман өермә пәйда була. Өермә эчендәге түбән һава басымы паппусны өскә таба тарта һәм орлык озак төшми тора.

 Паппусның яхшы тәртиптә урнашкан төкләре аңа парашют кебек очарга, әмма шул ук вакыт эффективрак һәм тотрыклырак булырга булыша. Шунысы гаҗәеп: паппус 90 процентка бушлыктан тора. Шуңа күрә аңа әллә ни күп материал кирәкми.

 Галимнәр тузганак орлыгы очышының принцибын әллә ни күп энергия сарыф итмәүче дроннарны ясауда кулланмакчы була. Андый дроннар ярдәмендә, мәсәлән, һава пычрануын күзәтеп булыр иде.

 Тузганак орлыгының очуын карагыз

 Сез ничек уйлыйсыз? Тузганак орлыгының эффектив очу сәләте эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?