Төп мәгълуматка күчү

Фәрештәләр кемнәр алар?

Фәрештәләр кемнәр алар?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Фәрештәләр кешеләрдән көчлерәк һәм сәләтлерәк (2 Петер 2:11). Алар күктә, ягъни рухи дөньяда, Галәмнән югарырак төзелештә яши (1 Патшалар 8:27; Яхъя 6:38). Шуңа күрә алар еш кына рухлар дип атала (1 Патшалар 22:21; Зәбур 18:10).

Фәрештәләрне кем булдырган?

 Гайсә Изге Язмаларда «яратылганнарның беренчесе» дип атала. Аллаһы аның ярдәмендә фәрештәләрне барлыкка китергән. Гайсәнең Аллаһы белән бергә барлыкка китерүдә катнашканы Изге Язмаларда болай итеп сурәтләнә: «Күктәге һәм җирдәге, күзгә күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе [шул исәптән фәрештәләр дә Гайсә] аркылы яратылган» (Көләсәйлеләргә 1:13—17). Фәрештәләрнең хатыннары да, балалары да юк (Марк 12:25). «Аллаһы улларының» һәрберсен Аллаһы үзе яраткан (Әюп 1:6).

 Фәрештәләр борын-борын заманда, җир әле булмаганда барлыкка китерелгән булган. Аллаһы җирне яраткач, фәрештәләр «куанып кычкыра» башлаган (Әюп 38:4—7).

Фәрештәләр саны күпме?

 Изге Язмаларда конкрет сан китерелми, ләкин алар шактый күп дип әйтелә. Мәсәлән, рәсүл Яхъя күргән күренештә йөз миллионлаган фәрештәләр саны китерелә (Ачылыш 5:11).

Фәрештәләрнең шәхси исемнәре һәм үзенчәлекләре бармы?

 Әйе, бар. Изге Язмаларда ике фәрештәнең исеме китерелә: берсе — Микаил, икенчесе — Җәбраил (Даниял 12:1; Лүк 1:26) a. Башка фәрештәләрнең сүзләреннән күренгәнчә, аларның да исемнәре бар, ләкин алар исемнәрен әйтми (Яратылыш 32:29; Хакимнәр 13:17, 18).

 Һәр фәрештә — аерым бер шәхес. Алар бер-берсе белән аралаша ала (1 Көринтлеләргә 13:1). Алар уйлый һәм Аллаһыны данлый белә (Лүк 2:13, 14). Аларның кайберләре Аллаһыга каршы фетнә күтәргән Шайтан Иблискә кушылып гөнаһ юлына баскан, шуңа күрә мондый нәтиҗә ясау акыллы: фәрештәләрнең сайлау иреге бар (Маттай 25:41; 2 Петер 2:4).

Фәрештәләр бер үк дәрәҗәдәме?

 Юк. Иң көчле һәм хаким фәрештә — Микаил, ул баш фәрештә (Маттай 25:41; 2 Петер 2:4). Серафимнар — Йәһвәнең тәхете янында урнашкан югары дәрәҗәле фәрештәләр (Ишагыя 6:2, 6). Керубимнәрнең дә югары дәрәҗәләре, алар махсус вазифалар башкара. Мәсәлән, керубимнәр, Адәм белән Хаува Гадән бакчасыннан куылгач, шул бакчага керү урынын саклап торган (Яратылыш 3:23, 24).

Фәрештәләр кешеләргә булышамы?

 Әйе, Аллаһы үзенең тугры фәрештәләре аша кешеләргә бүген дә булыша.

  •   Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү турында әйткәндә, Аллаһы үз хезмәтчеләрен фәрештәләр аша җитәкли (Ачылыш 14:6, 7). Андый җитәкчелек вәгазьләүчеләргә дә, яхшы хәбәрне кабул итүчеләргә дә файда китерә (Рәсүлләр 8:26, 27).

  •   Фәрештәләр ярдәмендә мәсихче җыелыш явыз кешеләрнең тәэсиреннән азат (Маттай 13:49).

  •   Фәрештәләр Аллаһыга тугры хезмәт итүчеләрне җитәкли һәм яклый (Зәбур 34:7; 91:10, 11; Еврейләргә 1:7, 14).

  •   Тиз арада фәрештәләр Гайсә Мәсихкә кушылып явызлыкны юк итәчәк һәм шулай итеп кешеләргә азатлык китерәчәк (2 Тисалуникәлеләргә 1:6—8).

Саклаучы фәрештә һәр кешенең бармы?

 Фәрештәләр Аллаһы хезмәтчеләренең рухи сәламәтлекләре турында кайгыртса да, Аллаһы һәр кеше янына берәр фәрештәсен тегесен саклап торсын өчен җибәрми b (Маттай 18:10). Фәрештәләр Аллаһы хезмәтчеләрен һәрбер вәсвәсә-сынаудан саклап тормый. Инҗилдән күренгәнчә, Аллаһы кешеләргә сынауны кичерерлек зирәклек белән көч биреп «котылу юлын» күрсәтеп торачак (1 Көринтлеләргә 10:12, 13; Ягъкуб 1:2—5).

Фәрештәләр турында ялгыш фикерләр

 Ялгыш фикер: бар фәрештәләр яхшы.

 Факт: Инҗилдә «явыз рухи көчләр» һәм «гөнаһ кылган фәрештәләр» телгә алына (Эфеслеләргә 6:12; 2 Петер 2:4). Бу явыз фәрештәләр — Аллаһыга каршы фетнә күтәргән Шайтан Иблискә кушылган җеннәр.

 Ялгыш фикер: фәрештәләр — үлемсез рухлар.

 Факт: явыз фәрештәләр, шул исәптән Шайтан Иблис, юкка чыгачак (Яһүд 6).

 Ялгыш фикер: кеше үлгәч фәрештәгә әйләнә.

 Факт: Аллаһы фәрештәләрне үзе барлыкка китергән, ул кешеләрне үледән терелтеп аларны фәрештәләр итми (Көләсәйлеләргә 1:16). Үледән терелгәч күктә яшәүче кешеләрне Аллаһы үлемсез тормыш биреп бүләкли (1 Көринтлеләргә 15:53, 54). Алар фәрештәләрдән өстен дәрәҗәгә ия була (1 Көринтлеләргә 6:3).

 Ялгыш фикер: фәрештәләрнең яшәү максаты — кешеләргә хезмәт итү.

 Факт: фәрештәләр безне түгел, ә Аллаһыны тыңлый (Зәбур 103:20, 21). Гайсә дә шул ук фикерне исбатлаган: әгәр дә ул Аллаһыга ярдәм сорап ялварса, Аллаһы ярдәмгә үз фәрештәләрен җибәрәчәк (Маттай 26:53).

 Ялгыш фикер: фәрештәләргә ярдәм сорап дога кылып була.

 Факт: Аллаһыга дога кылу — гыйбадәт кылуыбызның өлеше, Йәһвә Аллаһы гына моңа лаек (Ачылыш 19:10). Безгә Аллаһыга гына Гайсә исеме хакына дога кылырга кирәк (Яхъя 14:6).

a Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә Ишагыя 14:12 дә «Люцифер» дигән исем кулланыла; кайберәүләрнең фикеренчә, Люцифер — Шайтан Иблис дип аталган фәрештәнең башка исеме. Ләкин еврей сүзе «балкып торган берәү» дигәнне аңлата. Контексттан күренгәнчә, бу сүз Шайтанга карата түгел, ә Бабылда нәселдән-нәселгә идарә итүчеләргә карата кулланыла; Аллаһы аларны горур булганга күрә басынкыландырган (Ишагыя 14:4, 13—20). «Балкып торган берәү» дигән сүзтезмә тәхетләреннән төшерелгән Бабыл идарәчеләрен түбәнсетер өчен кулланылган булган.

b Кайбер кешеләр Петернең төрмәдән азат ителүе турындагы өзекне укып, мондый нәтиҗәгә килгән: Петернең саклаучы фәрештәсе булган (Рәсүлләр 12:6—16). Әмма шәкертләр «аның [Петернең] фәрештәсе» диеп, Петерне күздә тотмаганнар, алар, бәлки, аңардан хәбәр алып килгән фәрештәне ялгыш күз алдына китергән.