Ачылыш китабының 17 нче бүлегендәге җете кызыл төстәге ерткыч нәрсәне символлаштыра?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Ачылыш китабының 17 нче бүлегендә сурәтләнгән җете кызыл ерткыч бер сәяси оешманы символлаштыра. Аның максаты — дөньядагы бар милләтләрне берләштерү һәм аларның вәкиле булу. Башта бу оешманың исеме Милләтләр Лигасы булган, ә бүген ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) дип атала.
Җете кызыл төстәге ерткычны ничек билгеләп була?
Ул — сәяси оешма. Бу җете кызыл төстәге ерткычның «җиде башы» бар. Изге Язмаларда бу башлар «җиде тауны» һәм «җиде патшаны», ягъни идарә итүче хөкүмәтләрне символлаштыра диелә (Ачылыш 17:9, 10). Таулар һәм ерткычлар Изге Язмаларда еш кына хөкүмәтләргә карата кулланыла (Ирмия 51:24, 25; Даниял 2:44, 45; 7:17, 23).
Ул бөтендөнья сәяси системасына охшаган. Җете кызыл төстәге ерткыч Ачылыш китабының 13 нче бүлегендә сурәтләнгән җиде башлы ерткычка охшаш. Ерткычларның икесенең дә җиде башы, ун мөгезе бар, һәм икесе дә көфер исемнәр белән тулы (Ачылыш 13:1; 17:3). Аларның охшаш яклары очраклы хәл була алмый. Җете кызыл тәстәге ерткыч бөтендөнья сәяси системасының сурәте, яки чагылышы, булып тора (Ачылыш 13:15).
Аңа хакимлек хөкүмәтләрдән бирелә. Җете кызыл төстәге ерткыч үз «башлангычын» хөкүмәтләрдән алган, ягъни алар ярдәмендә барлыкка килгән (Ачылыш 17:11, 17).
Ул дин белән бәйле. Бөтен дөньядагы ялган диннәрне символлаштыручы Бөек Бабыл җете кызыл төстәге ерткыч өстендә утыра. Димәк, бу ерткычка төрле диннәр тәэсир итә (Ачылыш 17:3—5).
Ул Аллаһыны хурлый. Җете кызыл төстәге ерткыч «көфер исемнәр белән тулы» (Ачылыш 17:3).
Ул вакытлыча үз көчен югалта. Җете кызыл төстәге ерткыч ниндидер вакытка «упкынга» a эләккән, ягъни эш итү мөмкинлеген югалткан, ләкин ул кире күтәрелергә тиеш булган (Ачылыш 17:8).
Изге Язмалардагы пәйгамбәрлек үтәлә
Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм аңа кадәр булган Милләтләр Лигасы турында әйткәндә, Изге Язмалардагы җете кызыл төстәге ерткыч турындагы пәйгамбәрлек аларда ничек үтәлгәнен карап чыгыйк.
Ул — сәяси оешма. Берләшкән Милләтләр Оешмасы, «бар Әгъзаларының суверенитетлары үзара тиң булу принцибына» нигезләнеп, бөтендөнья сәясәт системасына булышлык күрсәтә b.
Ул бөтендөнья сәяси системасына охшаган. 2011 елда БМО ны 193 ил тәшкил иткән. Шулай итеп, бу оешма җирдәге бар милләтләрнең диярлек вәкиле булып тора.
Аңа хакимлек хөкүмәтләрдән бирелә. БМО үз эченә кергән илләр ярдәмендә барлыкка килгән һәм эш итә. Бу илләр аңа никадәр күп вәкаләт һәм көч бирсә, ул шулкадәр көчкә ия.
Ул дин белән бәйле. Дөньядагы диннәр Милләтләр Лигасы һәм БМО га һәрвакыт ярдәм итеп торган c.
Ул Аллаһыны хурлый. БМО «халыкара тынычлык белән иминлекне» саклап калыр өчен оештырылган булган d. Бу максат мактауга лаек булса да, БМО Аллаһыны хурлыкка төшерә, чөнки, асылда, бу оешма, Аллаһы Патшалыгы башкара алганны үзебез башкара алабыз, дип әйтә (Зәбур 46:9; Даниял 2:44).
Ул вакытлыча үз көчен югалта. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң күп тә үтмәстән, Милләтләр Лигасы оештырылган. Максаты тынычлыкны саклап калу булган. Ләкин ул 1939 елда Икенче бөтендөнья сугышын туктата алмаган һәм юкка чыккан. 1945 елда, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, Берләшкән Милләтләр Оешмасы оештырылган. Аның максатлары, ысуллары һәм төзелеше Милләтләр Лигасыныкы кебек була.
a Бер белешмәлек буенча, «упкын» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «чиксез тирәнлек» дигән мәгънә йөртә («Vine’s Expository Dictionary of Old and New Testament Words»). Бер тәрҗемәдә «төбе булмаган чокыр» дигән сүзтезмә кулланыла («King James Version»). Изге Язмаларда бу сүз чикләнгән булу хәлен я урынын һәм эш итә алмауны аңлата.
b Берләшкән Милләтләр Оешмасының Уставында икенче пунктны карагыз.
c Мәсәлән, 1918 елда Америкадагы протестант диннәре киңәшмәсе Милләтләр Лигасы — «Аллаһы патшалыгының җирдәге чагылышы» булыр дип игълан иткән. 1965 елда буддизм, католицизм, православие, индуизм, ислам, иудаизм һәм протестантизм вәкилләре, Берләшкән Милләтләр Оешмасы ягында торуын күрсәтер өчен һәм аның хакына дога кылыр өчен, Сан-Францискода җыелган. 1979 елда Рим папасы Иоанн Павел II нче БМО «тынычлык һәм гаделлекне булдырыр өчен югары киңәшмә» булыр дип өметен белдергән.
d Берләшкән Милләтләр Оешмасының Уставында беренче пунктны карагыз.