Армагеддон сугышы. Нәрсә ул?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Армагеддон сугышы — кешелек хөкүмәтләре белән Аллаһы арасында булачак сугыш. Бу хөкүмәтләр һәм аларның ярдәмчеләре хәтта безнең көннәрдә дә Аллаһыга каршы тора: аларның аның идарәсенә буйсынасы килми (Зәбур 2:2). Армагеддон сугышында кешеләр уйлап чыгарган идарә юк ителәчәк (Данил 2:44).
Армагеддон дигән сүз Изге Язмаларда бер тапкыр гына, Ачылыш 16:16 да очрый. Пәйгамбәрлек итеп, Ачылыш китабында «еврей телендә Һар-Магедон дип аталган урынга» «бөтен җир патшалары» «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугышка җыела» дип әйтелә (Ачылыш 16:14).
Армагеддон сугышында кем катнаша? Гайсә Мәсих Аллаһы дошманнарын җиңәр өчен күктәге гаскәрләрне китерәчәк (Ачылыш 19:11—16, 19—21). Дошманнар санына Аллаһы хакимлегенә каршы торучылар һәм Аллаһыны санга сукмаучы кешеләр дә керә (Йәзәкил 39:7).
Армагеддон сугышы Якын Көнчыгышта үтәчәкме? Юк. Бу сугыш берәр аерым урында гына түгел, ә тулаем җир шарына кагылачак (Иремия 25:32—34; Йәзәкил 39:17—20).
Армагеддон, я Һар-Магедон (еврейчә Һар-Мегиддон) «Мегиддо тавы» дигәнне аңлата. Мегиддо — борынгы Исраилнең бер шәһәре булган. Тарихчылар әйтүенчә, шул шәһәр янында бик мөһим сугышлар үткән һәм аларның кайберләре турында Изге Язмаларда әйтелә (Хакимнәр 5:19, 20; 2 Патшалар 9:27; 23:29). Ләкин Армагеддон берничек тә борынгы Мегиддо шәһәре янындагы җир була алмый. Анда зур тау да юк, һәм хәтта якында гына урнашкан Йәзриил үзәне дә Аллаһыга каршы сугышкан бар кешеләрне сыйдыра алмый. Армагеддон — бөтен дөньяга кагылышлы хәл. Халыклар ул вакытта Аллаһы идарәсенә каршы соңгы тапкыр җыелып чыгачак.
Армагеддон вакытында нәрсә булачак? Аллаһы үз кодрәтен ничек кулланачак? Без моны белмибез. Шулай да үткәндә ул үзендә булган коралларны кулланган. Мәсәлән, боз яуган, җир тетрәүләр үткән, коеп яңгыр, күкерт белән ут яуган, яшен яшьнәгән, төрле авырулар кешеләрне һәлак иткән (Әюб 38:22, 23; Йәзәкил 38:19, 22; Аввакум 3:10, 11; Зәкәрия 14:12). Буталыш башлангач, Аллаһы дошманнарының кайберләре бер-берсен үтерәчәк. Әмма ахыр чиктә алар шуны аңлаячак: бу хәл Аллаһы аларга каршы сугышканга туган (Йәзәкил 38:21, 23; Зәкәрия 14:13).
Армагеддон аркасында дөнья бетәчәкме? Юк, чөнки җир кешелеккә мәңгегә яшәү өчен бирелгән (Зәбур 37:29; 96:10; Вәгазьче 1:4). Бу сугыш кешелекне бетермәячәк, ә киресенчә, саклап калачак, чөнки Аллаһы хезмәтчеләре — «бихисап күп кеше» исән калачак (Ачылыш 7:9, 14; Зәбур 37:34).
Изге Язмаларда «дөнья» дигән сүз кайвакыт Аллаһыга каршы торган явыз кешелекне аңлата (1 Яхъя 2:15—17). Шул мәгънәдә Армагеддон «бу дөнья төзелешен» юк итәчәк (Маттай 24:3).
Армагеддон кайчан булачак? Армагеддон сугышының югары ноктасы — «бөек афәт» булачак. Бу вакыт турында Гайсә: «Ул көн һәм сәгать хакында һичкем белми: күкләрдәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ә Ата гына белә»,— дигән (Маттай 24:21, 36). Шулай да Изге Язмаларда Армагеддон Гайсә күзгә күренмичә күктән идарә иткәндә булачак дип әйтелгән, ә Гайсәнең идарә итүе 1914 елда башланган (Маттай 24:37—39).