ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ
Назлы хисләрне ничек белдерергә?
Өйләнешкәннән соң күпмедер вакыт узгач, кайбер ирле-хатынлыларның бер-берсенә хисләре суына. Сезнең очракта да шулай икән, моның турында борчыласы бармы?
Нәрсәне белү мөһим
Никах бәйләнешләре нык булсын өчен, назлы хисләр белдерү мөһим. Сәламәт булырга теләсәк, безгә көн дә ризык ашарга һәм су эчәргә кирәк. Шул ук принцип гаилә тормышында да кулланырлык: тормыш иптәшебезгә карата яратуны үстерергә һәм арабызны ныгытырга теләсәк, безгә көн дә бер-беребезгә карата назлы хисләр белдерергә кирәк. Өйләнешкәннән соң дистәләгән еллар узса да, ирле-хатынлылар тормыш иптәшләреннән: «Мин сине яратам»,— дигән сүзләрне ишетергә һәм үзләре турында назлы кайгыртуларын сизәргә тели.
Чын мәхәббәт — фидакарь мәхәббәт. Андый ярату башка кешене бәхетле итә. Теләк туганда гына назлы хисләрне белдерү җитмәс. Игътибарлы тормыш иптәше үз иренең я хатынының ихтыяҗларын исәпкә алып эш итә һәм моңа карап, аңа назлы хисләрен белдерә.
Гадәттә хатыннар ирләренә караганда назлылыкка күбрәк мохтаҗ. Әйтик, ир үз хатынын өзелеп ярата, ди. Әмма ул назлы хисләрен көненә ике тапкыр — иртүк һәм кич белән генә я тик якынлык кылыр алдыннан гына белдерсә, хатынының: «Ирем мине чыннан да ярата микән?» — дип шикләнә башлавы бар. Шуңа күрә назлы хисләрне һәр көн дәвамында мөмкин кадәр ешрак белдерергә кирәк.
Нәрсә эшләп була
Назлы хисләрне сүзләр белән белдерү. Тормыш иптәшегезгә «мин сине яратам» яисә «син минем өчен бик кадерле» дип әйтегез, шулчак ул үзе турында кайгыртуыгызда шикләнмәс.
Изге Язмалардагы принцип: «Күңелдә ни булса, авыздан шул чыга бит» (Маттай 12:34).
Киңәш. Назлы хисләрне сүзләр әйтеп кенә түгел, ә берәр записка калдырып, электрон хат җибәреп я текстлы хәбәрләре язып белдерегез.
Назлы хисләрне эшләр белән белдерү. «Мин сине яратам»,— дигәндә, тормыш иптәшегезне кочаклап алсагыз да, аны үпсәгез дә я аны кулыннан тотсагыз да була. Шуннан сезнең аны чыннан да яратуыгыз күренер. Яратуыгыз шулай ук тормыш иптәшегезне йомшак сыйпап алудан, аңа наз белән караудан һәм берәр бүләк бирүдән күренер. Ә хатыныгыз өчен файдалы нәрсәләр эшләү турында нәрсә әйтеп була? Мәсәлән, авыр сумкасын алып була, ишек ачып, савыт-саба юып, кер юып я аш пешереп, аңа ярдәм итеп була. Күп кенә хатыннар өчен андый эш-гамәлләр ярдәм генә түгел, ә назлы ярату билгесе.
Изге Язмалардагы принцип: «Яратуыбызны сүз һәм тел белән генә түгел, ә эшләребез белән, эчкерсез күрсәтик» (1 Яхъя 3:18).
Киңәш. Йөрешкәндә тормыш иптәшегезгә нинди мөнәсәбәт күрсәткән булсагыз, өйләнешкәннән соң да шундый мөнәсәбәт күрсәтегез.
Бергә вакыт үткәрү. Бергә вакыт үткәрү араны ныгыта һәм тормыш иптәшен яратуда ышандыра. Балалар һәм көндәлек тормыш мәшәкатьләре аркасында икәү генә калу җиңел түгел. Бәлки, сез берәр нәрсә уйлап чыгара алырсыз, мәсәлән, икәү прогулкага чыга аласыз.
Изге Язмалардагы принцип: «Сез нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10).
Киңәш. Кайбер парлар, буш вакытлары аз булса да, икәү генә калып вакыт үткәрә: алар вакыт-вакыт «йөрешү көннәрен» я хәтта «йөрешү ял көннәрен» оештыра.
Тормыш иптәшен якынрак белү. Назлы хисләр турында әйткәндә, һәр кешенең ихтыяҗлары үзенчә канәгатьләндерелә. Бер-берегез белән ихтыяҗларыгыз һәм нәрсәне яхшыртып булганы турында сөйләшегез. Шуннан соң тормыш иптәшегезнең ихтыяҗларын исәпкә алырга тырышыгыз. Шунысын истә тоту мөһим: арагыз нык булсын өчен, назлы хисләр белдерү мөһим.
Изге Язмалардагы принцип: «Мәхәббәт... [...] үз файдасын эзләми» (1 Көринтлеләргә 13:4, 5).
Киңәш. Тормыш иптәшегезне үзегезне наз белән кайгыртырга мәҗбүр итмәгез. Үзегездән: «Иптәшем мине наз белән кайгыртсын өчен, мин нәрсә эшли алам?» — дип сорап уйланыгыз.